Сценарий «Хөрмәтле өлкәннәр»

1 октябрь - ул өлкәннәр көне. Шушы уңайдан , «Театр» түгәрәгенә йөрүче укучылар белән бик күңелле кичә үткәрдек.Кичәгә өлкән яшьтәге апалар, әбиләрне чакырдык. Укучылар матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.Шушы кичәдә укучылар үзләренең иҗатка, сәнгатькә гашыйк икәнлекләрен күрсәттеләр.Шулай ук җыр-моңга, биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләнде. Шулай ук укучылар арасында узара дуслык, татулык һәм бер-берсенә ярдәмләшү к...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез. Балалар белән бергә уйнап-җырлап утырыгыз.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

Бәйрәм бүген , Бәйрәм бүген ,

Безнең мәктәптә

Әбиләрне , бабайларны

Котларга килдек монда

Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр

Бәйрәмебезне мәктәбебезнең иң акыллы малайлары дәвам итә

Кызып- кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар

Фирдүс, Илназ, Инсаф,

Айназ һәм Рәмис

Минем әби пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерш

Телеңне йотарсың малай

Ашап карасаң менә

Очпочмакка җитми инде

Ни генә әйтсәгез дә

Әбием кебек берәү дә

пешерә бемидер лә

Кыстыбыйны да яратам

Бәлешне дә үз итәм

Әбием кебек пешекче

Бар микән бүтән җирдә

Чәк-чәк белән торт Ясарга

Минем әби бик оста

Тәмле, татлы ризыкларны

Бабаем да ярата

Камыр тылсымга әйләнә

Минем әби кулында

Кәнфит-прәнник кирәк түгел
Гөбәдия барында

Мактаншмагыз , малайлар

Иң оста минем әби

Сумса, пилмән ,бавырсакны

Вәт пешерә билләһи

Җыр

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хәрмәт итәбез сезне

Ышаныгыз ,Без мәктәптә

Гел тырышып укырбыз

Кайгы-хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык биюе.(Башкара кызлар)

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөл-бакча булсын

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын

Әбиләр каян килә ?

"Иң ягымлы кешем шул син,

Әбием, бердәнберем!

Өйрәт әле, мин дә белим

Әби булуның серен".

Әби көлә:"Әби булу

Тора бары оныктан.

Мин бит әби булдым, кызым,

Нәкъ син туган минуттан".

Алып баручы. Әбиләргә беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул "Бала баласы балдан татлы"дип атала.

Хөрмәтле әбиләр, сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш. Бәлки алар берничәдер, исегезгә төшерә торган арада сезнен өчен шигырь "Әбием"

Иртән торсам кояш чыгып

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап

Коймагы пешкән иде.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе-

Барысы безгә карата.

Әби безгә "тәмле ашлар-

Һәммәсен пешерәм",- ди.

Балаларым, сез дигәндә

Барысына өлгерәм,- ди.

Әби шулкадәр сагынган

Башлардан сыйпап ала

Яныннан узып киткәндә

Аркадан сөеп кала.

Алып баручы. Ә хәзер оныкларга назлы сузләр.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

Нинди бәйрәм соң бүген?

Һәммәсе көлеп тора

Уйныйсы да, биисе,

Җырлыйсы килеп тора.

Җыр:" Бәйрәм бүген"

Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая.

Яшерә алмый шатлыгын.

Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм!- дип.

Тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммә безнең дә.

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Дәү әнием.

Һәр иртәне иркәләп

Дәү әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне,

Курчагым да ярата.

Курчагым белән без аңа,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Уйнап аргач, дәү әнинең

Әкиятләрен тыңлыйбыз.

Алып баручы. Алдагы кокурс "Әбием әкиятләре" дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле. Уйларга вакыт бирәбез.

" Кунак әби".

Әбиемне көтеп алам,

Авылда яши бит ул.

Ул килгән көн бәйрәм

Аның белән рәхәт шул.

Әби килгәч үзебездә

Кунак кебек йөрибез.

Тәмле әйберләр пешереп

Ашата әбиебез.

Гел елмаепкына тора

Барыбызны да көйләп.

Кич утырганда, җыелып,

Көлдерә кызык сөйләп.

Әбекәм, син, кадерлем,

Тагын кайчан килерсең?

Җәй җиткәч, синең яныңа

Үзем барам, күрерсең.

Алып баручы. Ә хәзер әкият исемнәрен әйтеп чыгыйк.

Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килде мәктәпкә

Без йөри торган юлдан.

Бүген гади көн түгел бит,

Моны балалар белә.

Елмаеп сәламлиләр

Өлкән кешеләр белән.

Җыр."Дәү әнием"

Алып баручы. Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. "Әби мәктәп баласы"дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәбелән бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

- Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

Алып баручы. Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән "Педагог әби" конкурсын башлыйбыз.

- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Бергә: Дәү әнием, дәү әтием!

Сез бит минем йөрәккә иң якыны.

Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә бөркет булып!

Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

МУ «Управление образования» Арского муниципального района

Муниципальное учреждение дополнительного образования детей

«Новокинерский Дом детского творчества»







Сценарии : "Хөрмәтле өлкәннәребез"

Загилуллина Гульуся Валиахметовна

Педагог дополнительного образования

II квалификационной категории











2014 г.



8

© 2010-2022