Тәрбия сәгате: Бөек Җиңүгә-70 ел

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МАКСАТ: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына, сугыш чоры балаларына хөрмәт - ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.

ҖИҺАЗЛАР: 1.Газета - журнал материаллары:

2. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган газета.

3. Балалар ясаган рәсемнәр

4. Сугыш темасына язылган әсәрләрдән күргәзмә.

5.Обелиск макеты.

Дәрескә сугыш чоры баласы Гыйләҗев Занур Әмирҗан улы чакырыла.

Тәрбия сәгате барышы.

I. Укытучының кереш сүзе.

- Сугышның мин ни икәнен беләм,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы- хәсрәт, ачлык,

Тол хатыннар, ятим балалар.

(М.Садри)

Балалар, быел халкыбыз Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.


Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә...


Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган иле - Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да.1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.

70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.

Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

Менә шундый батырлар - каһарманнар турында булыр бүген безнең сүзебез. Безнең дәресебездә әйтелгән сүзләребез Ватаныбызның канга туймас фашистлардан саклап үз-үзләренең гомерләрен җәлләмәгән каһарман-геройларыбызга салют булып яңгырасын.

2. Укучылар, сез сугыш турында ниләр беләсез? (Китаплар уку, кинофильмнар караулары, музейда булулары турында әйтәләр).

II. Укытучы

Сезгә, Ватаныбыз каһарманнары: исәннәре, үлгәннәре, исемлеләре, исемсезләренә багышлана бу дәресебез.

22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Җыр.,,Солдатлар" Ф.Әхмәдиев көе,

Р.Әхмәтҗанов сүзләре.

Балалар, бүген дәрес Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Без бу сугыш турында бик күп китаплар, шигырьләр укыдык. Без сезнең белән "Безгә сугыш кирәкми" дигән темага рәсемнәр ясадык. Хәзер шулар белән мин килгән кунакларны таныштырып үтәм.

Балаларның рәсемнәре буенча әңгәмә оештырыла.

Укытучы: Балалар, сезнең гаиләдән бу сугышта катнашкан кешеләр булганмы? Алар турында ниләр беләсез?

( Укучыларның чыгышлары).

Укытучы: Бүгенге дәресебездә бездә кунакта - сугыш чоры баласы - Гыйләҗев Занур Әмирҗан улы. Әйдәгез, сүзне аңа бирик, ул үзенең балачагы, әти-әнисе, сугыш чоры турында истәлекләре белән уртаклашсын.

Гыйләҗев Занур Әмирҗан улы:

- Минем әтием Гыйләҗев Әмирҗан 1916 елда Атлас авылында туган була. 1934 нче елда Югары Табыннан мулла кызы Фатыймага димләп өйләндергәннәр. Өйләнеп аз гына торуга, армияга киткән, Фин сугышында катнашкан. Ул армиядә чакта кызы Мәгърифә туа. Армиядән кайткач, Бөек Ватан сугышы башланганчы, әти Мөслимдә "солдат уйнатып" йөргән (военрук булган). Бераз вакыт үткәч, Бөек Ватан сугышы башлана һәм әти сугышка китә. Ул китеп, берничә ай узгач, мин туганмын. Әти белән мин, шулай итеп, бер-беребезне күрми калдык.

Мәскәүдә сугыш вакытында, авылдашы Шәймәрдан бабайны ат илтергә барган җирендә очратып, "Гаиләм килсә, мине сугышка кертмәсләр, шушында "солдат өйрәтергә" калдыралар", - дигән. Ләкин әнием Фатыйма авылдан чыгып китәргә курыккан. Шулай итеп, әтине сугышка керткәннәр. 1943 елда Смоленск өлкәсендә яуда күрсәткән батырлыгы өчен "За отвагу" медале белән бүләкләнгән. Соңрак, август аенда яраланып, госпитальгә эләгә һәм алган яраларыннан 4 сентябрьдә вафат була.

Атлас авылында әни ике баласы белән иске салам түбәле, сәмән кирпичле, дүрт почмаклы өйдә тол кала. Шушы кечкенә генә өйдә язын, җәен, көзен генә торып була алган, ә кышкылыкка каравыл өенә яшәргә күченә торган булганнар, чөнки өйне җылытырга утын булмаган, лесник урманнан утын бирмәгән. Ә кышкылыкка безнең өйгә корчаңгы атларны яба торганнар иде. Яз көне, әни өйгә кайтып, атларның тиресләрен чыгарып, өйне тазарткач, балаларын кире үз нигезенә алып кайта иде. Ашарга булмагач, мине Югары Табынга-Нуретдин бабайларга илтә торган иде. Шулай ачлы - туклы яшәп, 9 яшемдә генә укырга керә алдым, чөнки укырга киеп барырга кием юк иде. Кыш көне аякка бияләйне чиратлашып киеп, укырга да бардык, уйнарга да чыктык. Яңа ел бәйрәмнәрендә күчтәнәч конфет-печенье урынына укытучы Әнисә апа йомры күмәч пешереп алып килә торган иде. Ул күмәчләрне телемләп балаларга яңа ел күчтәнәче итеп тарата иде. Дәфтәр, каләмнәр дә юк, гәҗитнең ак кырларына, юл араларына кара белән язарга өйрәндек. (Мәктәптә ятлаган "Мокамай" шигырен сөйли).

Авылда минем туганнарым булмагач, кечкенәдән үк бар эшләрне дә үзем эшләргә өйрәндем. Безнең кәҗә бар иде, кәҗә бәтиләрен суярга күрше бабайга әйтә торган идек, чөнки авыл бәләкәй, ир-атлар сугышта үлеп калаганнар, ир-ат - шушы бабай гына . Миңа 9-10 яшьләр тулгач, карт бабай: "Улым, хәзер үзең эшкә өйрән, мин - карт, хәлсез, үлсәм сине эшкә өйрәтүче булмас", - дип миңа кәҗә бәтиләре, сарыклар суярга өйрәтте. Шулай итеп, мин - "зур егеткә" әверелдем, авылдашларыма да терлекләр суя башладым һәм шушы һөнәрне гомерем буена ташламыйча, авылда да терлек суеп йөрдем.

Сез бәхетле, уйнарга уенчыкларыгыз, ашарга ашамлыклар, кияргә киемнәрегез, яшәргә җылы өйләрегез бар. Безгә боларның берсе дә эләкмәде. Газиз әтиемнең йөзен дә күрә алмадым, карточкасы да юк. Тормышның кадерен белеп, яхшы укыгыз, эшне яратыгыз, - дип үгет-нәсихәт биреп сүзләрен тәмамлады ветеран.

УКУЧЫ:

Сугышта солдат гомере

Була, диләр, бик кыска.

Ышанмагыз, дөрес түгел:

Солдат үлми сугышта.


"Солдатта булган диләр" җыры.

Укытучы:

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Әйе, балалар, сугыш күпләрнең гомерен өзде. Безнең районнан да фронтка меңләгән кеше киткән һәм аларның күбесе туган иленә әйләнеп кайта алмаган. Ләкин якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең - кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

(бер минутлык тыңлык)

Укытучы:

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!


,,Хәбәрсез югалганнар" җырын тыңлау.

Укытучы:

Алда - каберләр

Берәү, икәү, өчәү... егерме...

Тукта, кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз батырлар!

Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без - дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

Сез "чәчәкләр" дисез безне -

Аларны сулдырмагыз!

Сез бит көчле - сугышларны

Моннан соң булдырмагыз!

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

Җыр "Кояшлы ил"

Укытучы: Чыннан да, балалар, быел безнең өчен зур бәйрәм - Җиңүгә 70 ел. Безнең буын сугыш күрмәде. Моннан да зур бәхет бармы икән?! Тиздән бәйрәм - 9 май - Җиңү бәйрәме. 4 ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм - сагышлы да моңсу да.

Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Сез гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта үзара дус-тату булып үсегез, үзегез тынычлыкны яклаучылар, чын кешеләр булып яшәгез. Дөньялар имин, тыныч булсын!

"Һәрвакыт булсын кояш!" дигән җыр астында балалар шарлар һәм чәчәкләр тотып бииләр. Бию ахырында ветеранга үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Тәрбия сәгате: Бөек Җиңүгә- 70 ел.

© 2010-2022