Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

Рус мәктэпләрендә башлангыч сыйныфларда татар телен укыту практикасы курсәткәнчә, укучылар аерым авазларны дөрес үзләштерәләр, ә сүз төзелешендә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә шушы авазларны әйткәндә хата җибәрәләр. Шушы мәсьәләдән чыгып мин татар әйтелешенә өйрәтү буенча күнегүләр системасын төзедем. Бу система: беренчедән-минем эшемне җиңеләйтте, чөнки дәресләрдә куллану ечен фонетик һәм орфоэпик күнегүләр эзләп торасы юк; икенчедән -укучыларда телгә карата кызыксыну уята; өченчедән - укучыларны т...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы


Рус мәктәбендә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә, әйтелешне камилләштерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия, чөнки сөйләм авазлар ярдәмендә белдерелә. Авазларны әйтү телнең бүтән структур өлешләре - лексик һәм грамматик төзелеш шикелле үк мөһим. Дөрес әйтелештән башка сөйләм, телдән сөйләгәндә генә түгел, язма формада да яши алмый. Шуңа күрә рустелле укучыларны татар телендә сөйләшергә өйрәткәндә түбәндәге сорауларга игътибар иттем:

  • авазларны дөрес әтергә өйрәтү методларын һәм алымнарын ачыклау;

  • интонация һәм басымның авазларны дөрес әйтүдәге ролен күрсәтү;

  • укучылар өчен хас булган ялгышларны күзәтү.

Чит тел авазларын әөтү күнекмәләре татар теле дәресләрендә беренче сыйныфта ук барыла. Традицион методикада башлангыч сыйныф укучыларын әйтелешкә өйрәтүнең төп өч методы бар:

  1. иярү методы - укытучының авазны әйтеп күрсәтүенә һәм укучыларның шуңа охшатып кабатлавына нигезләнә;

  2. артикуляция методы - укытучының авыр әөтелешле авазларны әйтеп күрсәтүе һәм әйтү ысулын аңлатып бирүе;

  3. чагыштыру методы - татар телендәге һәм рус телендәге охшаш авзлар белән аваз тезмәләрен янәшә куеп карау.

Бу методлардан кала, әйтелешкә өйрәнүнең шәхси алымнары да яшәп килә: авыр әйтелешле авазлар белән махсус фонетик күнегүләр үткәрү, текстларны кычкырып уку, шигырьләр ятлау, укучыларның орфоэпик ялгышларын төзәтү, тексттан өйрәнә торган аваз булгансүзләрне таптыру һәм кабатлау, бирелгән авазга сүзләр таптыру, бер үк аваздан башланган сүзләр кулланып җөмлә төзү һ.б. Татар теле һәм рус теле авазларын чагыштыру юлы белән укучыларның хаталарын, шулай ук дөрес яки ялгыш әйткән авазны күрсәтү аеруча нәтиҗәле.

Әйтелеш өстендә эшләгәндә, укучыныңана теле авазларын әйтә белүен исәпкә алу зур әһәмияткә ия, чөнки бу күнекмәләр татар авазларын, аларның кушымчаларын һәм сүзләрне ишетүне дә, әйтергә өйрәнүне дә җиңеләйтә.

Интонация һәм басым татарча дөрес әйтелешнең мәҗбүри компонентлары. Татарча дөрес әйтелешкә өйрәтүдә суз һәм логик басымнарының әһәмияте зур. Чөнки сүз басымы оештыру вазифасын да үти, сузнең мәгънәсе еш кына суз басымының кая төшүенә дэ бәйле була. Балаларны дөрес интонация белән укырга махсус текстлар ярдәмендә өйрәтергә була. Бу текстларда җөмләнең башында тавышны күтәрергә, ә фраза ахырында төшерергә кирәклеге уклар ярдәмендә (/) тамгалана.Синтагма басымы һәм фраза дөрес сөйләмгә өйрәтүдә зур роль уйный.

Татарча дөрес әйтелешкә өйрәтүдә сүз һәм логик басымнарының әһәмияте зур. Ченки суз басымы оештыру вазифасын да үти, сузнең мәгънәсе еш кына сүз басымының кая төшүенә дә бәйле була. Фраза басымы сөйләм темпына һәм агымына бәйле.

Укучыларның авазларны әйтүдәге ялгышларын төзәтү өчен, бу хаталарның кайсы очракларда һәм нинди авазлар белән бәйле булуын күзәтергә, өйрәнергә кирәк. Алар түбәндәгеләр:

1.Укучыларның әйтелеш хаталарының күбесе ә сузыгы белән бәйле. Рус укучылары анны [а] яисә [э] сузыгы белән алыштыралар: әни (мама) урынына [эни] , рәсем (рисунок) урынына [рэсем ], мәктәп (школа) урынына [ мэктэп] . Шушы кимчелекләрнең сәбәпләре бер яктан [ә] һәм [э] сузыкларының артикуляцион якынлыгына бәйләнгән, икенче яктан - балаларның ана телләрендә бер сүздә калын һәм нечкә иҗекләрнең бергә килүе гадәти хәл (сила, они).

2.Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне әйткәндә укучылар [ө] сузыгын [о] сузыгы
белән алыштыралар. Беренче чиратта бу хатаны шушы сузык авазларны
белдергән хәрефләрнең график якынлыгы белән аңлатып була: өстәл (стол)
урынына [остал], көз (осень) урынына [коз].

Укучыларның әйтелешләрендә [йө] тезмәсе зур кыенлык тудыра (йөри - [йори], йөрәк - [йорак] һ.б.). [өй] тезмәсе дә балалар өчен бик кыен. Укучылар [ө] сузыгын [о] сузыгы белән алыштыралар иде (сөйли -[сойли], көй - [кой]).

3.Татар теленең фонетик хаталарыньң күбесе специфик сузыкларның әйтелешенә бәйле. Шулар арасында [ү] сузыгы да урнашкан. Балалар үрдәк сузе урынына [урдак] дип әйтәләр.

4.[җ] тартыгы да әйтелешкә бик кыен. Укучылар җиләк (ягода) -[жилак], җиде (семь) - [жидэ] дип әйтәләр.

5.[ң] тартыгы белән бик күп хаталар бәйләнгән. [ң] авазының борын тартыгы булганлыгы балаларга билгеле. Ләкин укучыларның җавапларында [ң] тартыгы [н] тартыгы белән алыштыралар. Алар: яңгыр (дождь) - [янгыр], зәңгәр (синий) урынына [зангар] дип әйтәләр. Бу хатаны шушы хәрефләренең график якынлыгы белән бу авазларның борын авазлары булуы белән аңлатып була.

6.Башлангыч сыйныф укучыларында [һ] тартыгының әйтелешендә хаталар тоткырлыгы була. Балалар һәйкәл (памятник) урынына [хайкал], һава (воздух) урынына [хава] дип әйтәләр.

7.Әйтелештә специфик арткы телнец [къ] тартыгы кергән сүзләр зур кыенлыклар тудыра. Татар алфавитында [к] һәм [къ] авазлары бертөрле "к" хәрефе белән билгеләнәләр. Укучылар [къалакъ] (ложка) урынына [калак] дип, [къурчакъ] (кукла) урынына [курчак] дип әйтәләр.

Рус мәктэпләрендә башлангыч сыйныфларда татар телен укыту практикасы курсәткәнчә, укучылар аерым авазларны дөрес үзләштерәләр, ә сүз төзелешендә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә шушы авазларны әйткәндә хата җибәрәләр. Шушы мәсьәләдән чыгып мин татар әйтелешенә өйрәтү буенча күнегүләр системасын төзедем.

Бу система: беренчедән-минем эшемне җиңеләйтте, чөнки дәресләрдә куллану ечен фонетик һәм орфоэпик күнегүләр эзләп торасы юк; икенчедән -укучыларда телгә карата кызыксыну уята; өченчедән - укучыларны татар телендә дөрес сөйләшергә юнәлеш бирә.

ФОНЕТИК КҮНЕГҮЛӘР

[җ ]авазы

  1. җа аҗа җа-җа-амҗа оҗо җо-җо-онҗо

җу уҗу җу-җу-унҗу җы ыҗы җы-җы-ынҗы

җә иҗә җә-җә-кәҗә җе иҗе җе-җе-энҗе җө иҗө җө-җө-җөмлә җү әҗү җә-җә-әрҗә

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

  1. Җитез җирән атым җиктем.

Җитмеш җиде җиргә җиттем.

Җитмеш җиде җирдән яхшы

Җанга якын туган җирем.

  1. Тыңлагыз һәм [җ] авазы булган сүзләрне билгеләгез.

Җил, тау, ясый, тимераяк, чана, җир, җимлек, биек, шатланды, авырта, җиләк.

[ң] авазы

1. ңа аңа ңа-ңа- алңа ңо оңо ңө-ңо- олңо ңу уңу ңу- ңу- улңу ңы ыңы ңы- ңы- ылңы

ңә әңә ңә- ңә- әмңә ңе еңе ңе- ңе- емңе ңө өңө ңө- ңө өмңө ңү үңү ңү ңү- үмңү

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

  1. Ак кар явып тора,

Миңа эш табып тора.

Эш нәрсә соң миңа ул

Физзарядка гына ул.

3 .Сүзләрне тыңлагыз һәм [ң] авазы кергән сүзләрне ишеткәч кул чабыгыз.

Чана, чаңгы, сан, урын, яңгыр, ямь, нарат, яңа, Чаллы, таң



[һ] авазы


  1. һа аһа һа- һа ашһа

Һо оһо һо- һо- омһ

һы ыһы һы- һы- ымһы

һу уһу һу- һу- умһу

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

һә әһә һә- һә- әмһә һә

өһөһә- һә- өмһө һи

иһи һи- һи- имһи

һе еһе һе- һе- емһе

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

3. " Һау- һау! Һау- һау! Һау! "- дисең

һаман нигә һаулыйсың?

Җитте, һау- һау, һаулама,

Китап укыйм - шаулама!


  1. .Буш шакмакларны тутырып бетерегез.

һ

һ

һ

һ

[къ] авазы

1Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы .каака ка- ка-арка ку уку ку- ку- кукы кы ыкы кы- кы- җылкы ку уку ку- ку- курку


  1. Кыланчык.

Кар бөртеге кадәр дә юк

Кыланчыкның кылган эше.

Әллә ниләр кырган кебек

Кыланчыкның кыланышы.

Х.Халиков


3. Тыңлагыз һәм [къ] авазы булган сүзләрне ишеткәч кул чабыгыз.
Кәҗә, тәкә, куна, көймә, кабак, сабак, күке. кайры, калак,
күзлек.

[гъ] авазы

  1. гы ыгы гы- гы- аргы гу угу гу- гу- ургу га

ага га- га- чага го ого го- гомер

2. Сәгать.

Сәгать суга: даң - даң!

Хәбәр бирә таңнан

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган. М.Җәлил

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы



3. Тыңлагыз, [гъ] авазы кергән сүзләрне кабатлагыз.

Гүзәл, гизә, камыш, кага, чигә, гадәт, тегә, сәгать.

[ә] авазы

1.Ән әнә нә-нә- әннә

Әр рә рә- рә- әрҗә

Эш шә шә- шә- шәһәр

Әз зә зә- зә- зәһәр

Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы

2. Дәү әни
Әниемнең әнисе
Әбием була минем
Әби генә түгел әле
Ул минем дәү әнием.

Ә.Бикчәнтәева

3. Тыңлагыз. [Ә] авазы янында тартыклар ничек әйтеләләр?
Бәти, икмәк, мәк, әсәр, тәнәфес, рәсем, ьти, әни, рәхмәт.

[ү] авазы

1Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы. Үн нү нү- нү- түнү Үр рү рү- рү- үрү Үт тү тү- тү- үтүк Үз зү зү- зү- үзәк

2. Әнием белән бүген мин
Инешкә суга төштем.

Мин хәзер бәләкәй түгел,

Мин инде зур үстем.

Д.Гарифуллин



3. [ү] авазы булган сүзләрне ишеткәч кул күтәрегез.

Килү, күлмәк, урман, белү, ул, чүлмәк, урам, үтүк, буран, үзәк, сүз, ут, үз, урак, үрдәк, кунак.

4. Кем күбрәк сүз белә?

Ү авазыннан башланган сүзләр:

Ү авазы сүз уртасында булган сүзләр:

[ө] авазы

1Татар теле дәресләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны дөрес әйтелешкә өйрәтү системасы. Өл лә гө- гө- гөл
Өш шө шө- шө- Шөгер
Өс сө сө- сө- сөлге, сөт
Өн нө тә- нө- төн

Бө тә бө- бө- бөре.


  1. Күбәләк.

Аллы - гөлле төсләре,

Тимгел - тимгел өсләре,

Күзләре нәни төймә,

Син тимә аңа, тимә.

Р.Вәлиева

3. Тыңлагыз.[Ө] авазы кергән сүзләрне кычкырып кабатлагыз.
Бозгыч, бөккән, озын, тоз, көн , көндез, тоз, тозак, йөзек,
төзек, торак, көл.


© 2010-2022