Сценарий на тему: Керәшеннәрнең милли киемнәре

Тема.Керәшеннәрнең милли киемнәре. Максат. 1)Укучыларны халкыбызның күңел бизәкләре белән таныштыру. 2)Халыкның милли киемнәре турында белемнәрне тирәнәйтү. 3)Укучыларны милли культура һәм керәшен халкының милли киемнәренә хөрмәт хисе тәрбияләү. Җиһазлау. Интерактив такта, мультимедиа аппараты, компьютер, керәшен татарларының киемнәре күргәзмәсе.   «...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...» М...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема.Керәшеннәрнең милли киемнәре.

Максат.

1)Укучыларны халкыбызның күңел бизәкләре белән таныштыру.

2)Халыкның милли киемнәре турында белемнәрне тирәнәйтү.

3)Укучыларны милли культура һәм керәшен халкының милли киемнәренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Интерактив такта, мультимедиа аппараты, компьютер, керәшен татарларының киемнәре күргәзмәсе.

«...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...»

М.Ш.Шәймиев

Әй керәшен, карендәшем минем -

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй - туган әнкәдәй.

Гәрәй Рәхим

(Григорий Родионов)

Алып баручы. Керәшен татарларының үзенә генә хас гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре генә түгел, бик билгеле шәхесләре дә бар. Бүгенге әдәби музыкаль кичәбез керәшен халкының милли киемнәренә багышлана.

Керәшеннәрнең берсеннән-берсе матуррак борынгы киемнәре, тәңкәле калфаклары, хаситәләре, чүпләмле сөлгеләре һәм башка бик күп киемнәре бар.

1 нче укучы:

Чигүле алъяпкычлар

Бик килешә үзеңә.

Мәрҗән муенсаларыңнан,

Нур сибелә йөзеңә.

Инсафлы бу нур, мөгаен,

Буыннардан күчкәндер.

Нур шифасы тигәнгәдер,

Буең зифа үскәндер.

Елмаюлы карашларың,

Йөрәкләрне өзмәле ...

Эштә уңган, төскә булган

Ул-керәшен гүзәле!

(«Керәшен сылуына» Мирһади Разов шигыре)

2 нче укучы: Кием-салым ягыннан керәшен татарлары хәзер бүтән милләттәшләребездән аерылмый. Әмма өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып теккән, борынгыдан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратырга мөмкин. Гомумән, керәшеннәр үзләре суккан тукымалардан теккән киемнәрне әле утызынчы елларга кадәр кигән, фабрика товарларын сирәк кешеләрдә генә күрергә мөмкин булган. Үзләре сугып, үзләре теккән күлмәкләрне кайберәүләр әле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклый һәм бәйрәм, туй вакытларында киеп тә йөри.

3 нче укучы: Күп очракта ул киемнәр тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән. Сакланып калган борынгы ядкаръләрдән иң күзгә ташланганы - баш киемнәре. Үзенчәлекләр күбрәк хатын-кыз киемнәрендә чагыла.

4 нче укучы: Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора. Яшь кызлар башларына калфак киеп, аның өстеннән ука-чачак бөйләгәннәр. Бик борынгы заманнарда очына чук таккан ак калфаклар халкының борынгы баш киеме булган. Мәсәлән: Чистай, Минзәлә, Алабуга өязләрендә әле ХХ гасыр башларында да ак калфаклар киелгән.

5 нче укучы: Ак калфакның кырыйларына, маңгайны каплап торырлык итеп, ука җепләрдән үреп ишелгән чачак бәйләгәннәр. Ул ука чачак дип йөртелә.

Актый калфак белән сары чачак

Маңгай чәчләреңне капласын.

Бер битең ай, берсе кояш -

Яман күздән Ходай сакласын.

6 нчы укучы: Кайбер төбәкләрдә кара яки зәңгәр хәтфәгә чигеп, очына чук тагып эшләнгән калфакларны һәм ука чачакларны күрергү мөмкин. Мәсәлән: Балык Бистәсе районында баш артына, чәч толымнары өстенә тәңкәләр белән бизәлгән, очына чулпы тагылган чәчкап яки чәчүрем куйганнар, муенга исә мәрҗәннәр белән чигелеп, тәңкәләр тезеп эшләнгән тамакса кигәннәр.

Алып баручы: Ә хәзер борынгы лирик җыр тыңлыйбыз.

Эзәй буйларыннан эз киткән,

Ак калпакай кигән кыз киткән.

Ак калпакай сызмалы,

Без Йакты Күл кызлары.

Ак калпагың кисәнә,

Чугын артка чөй сәнә.

Эчеңдәге җаның ничек,

Безне шулай күрсәнә.

Алып баручы: Яшь киленнәрнең баш киемнәре икенчерәк төрле булган. Туй вакытында махсус, баш бәйләтү дигән йола булган. Килен буласы кешенең башына мәләнчек (мәләчлек) (башны кысып бәйләп куела торган чепчик), аның өстеннән чигәчә яки җилкәлек киертелә. Бу эшне әни башкарган. Казан арты керәшеннәрендә иң өстән «түгәрәк яулык» ябылган. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы булып, кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына чачак тагылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән була.

2 нче укучы:

Түгәрәк яулык чиктем мин,

Түгәрәк күзем түктәреп.

Син икәнен белгән булсам,

Карар идем күзем күтәреп.

Алып баручы: Алабуга районы керәшеннәрендә әле бүгенге көннәргә кадәр яшь киленнәр баш киеме булган борынгы үрнәкләрне күрергә мөмкин. Ул ука җепләр белән чигелгән, биек итеп эшләнгән баш киеме. Түгәрәк яулык һәм сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле кешеләрдән саналганнар.

3 нче укучы:

Сүрәкәләр чиктем киргесез,

Күреп чиккәннәргә биргесез.

Сайлап ярны мин сөймәдем,

Сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Сүрәкәләр чиктем исәпләп,

Дүртти почмакаен пичәтләп.

Әйтәсе сүземне әйтми калдым,

Алдагы көнемне исәпләп.

Алып баручы: Олырак хатын-кызлар исш башларына һәртөрле бизәнү әйберләре: чигәчә, җилкәлек, сүрәкәләрне кигәннән соң, иң өстән ак яулык бәйләгәннәр. Ак яулык дип аталса да, ул ике башы күпертеп чигелгән, сөлге сыман сугылган озын ак тукыма булган, аны иң өстән чалма итеп чорнап куйганнар.

4 нче укучы: Өстән бөркәлә торган ефәк яулыкны дарай яулык дип йөртәләр. Ул гадәттә кызыл төстәге ефәктән була.

Сүрәкә, чигәчәләр, маңгай ука, маңгай тәңкәнең арткы өлешенә сөлге сыман чәчәкле, укалап бизәлгән тукыма беркетелә.

Ул Казан арты керәшеннәрендә - сүрәкә канаты, Алабуга керәшеннәрендә чукул дип атала.

Алып баручы: Сөлге сыман итеп сугылган тукыманы (ул тастар дип атала) баш киеме итеп кулланганнар.Аны Апас районы керәшеннәрендә күрергә мөмкин. Килен булып төшкәч, башына тастар сарындыру йоласы булган. Килен кеше тастар сарынгач, инде икенче төрле тормыш башланачагын ачык сиземли.

5 нче укучы: Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре генә түгел, күлмәк яки җилән өстеннән киелә торган бизәнү әйберләре дә тәңкәләр тезеп эшләнгән. Өс киемнәрендә берникадәр рус йогынтысы да сизелә, шулай ук мари, мордва халыклары киемнәре белән дә уртак һәм охшаш яклар бар. Алабуга районы керәшеннәренең киемнәрендә мыйтумар яки буйдылар //бутумар// күренә. Ул тукымага өч-дүрт тәңкә тезеп ясалган, аркылыга, бер кулбашыннан икенче култык астына киелә. Казан арты керәшеннәре бутумар дигән сүзне кәсилә (хәситә) сүз белән йөртәләр. Мәгънәләре бер үкне аңлата.

1 нче укучы:

Кәсилә ди бауларың көмеш булса,

Саласың да килмәс муеныңнан.

Сөйгән дә җәрләрең матур булса,

Чыгарасың килмәс куйныңнан.

Алып баручы: Керәшеннәрдә шулай ук күкрәкнең алгы өлешен тоташтан каплап тора торган, тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчә кию дә күзәтелә. Ул Алабуга керәшеннәрендә сакал дип, ә Казан арты керәшеннәрендә түшлек дип атала.

6 нчы укучы: Сакал, түшлек - тәңкәләр тезеп ясалган изү.Ул күлмәк өстеннән киелгән.

Базарларга барып тәңкә алдым,

Хәсимәгә түгел, түшлеккә.

Кызыгыз өченборлыкмагыз,

Без тотарбыз аны кешелеккә.

2 нче укучы: Өскә киелә торган киемнәрдән шулай ук кара пастаудан билен бөреп теккән әрмәк кигәннәр. Хатын-кызларның җәйге киеме җилән шулай ук киң кулланылышта булган. Ул якалары һәм изүләре укалар белән чигеп эшләнгәнлектән, «ука җилән», дип тә йөртелгән.

3 нче укучы: Ак киндердән халат сыман итеп тегелгән кием чуба //чыба// дип атала, аны күбрәк төрле йолаларны үтәгән вакытта кигәннәр. Мәсәлән: кыр келәвендә, бәрмәнчек, чүк боткалары пешерүчеләр чуба киеп пешерергә тиеш булганнар.

1 нче укучы: Хатын-кыз күлмәкләре күп бала итәкләр ялгап тегелгән, ул калталы күлмәк дип атала.

Алып баручы: Колаккак киелә торган сыргалар (алкалар) хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында шулай ук киң кулланылышта булган. Аларны олы сырга, кечти сырга, дип аерып йөрткәннәр. Казан арты керәшеннәрендә сыргага ефәк тасма беркетелеп, ул билгә кадәр төшеп, бер сыргадан икенчесенә тоташкан була, ул сырга бавы дип йөртелә.

3 нче укучы:

Сырга ди бауларың билдәндер,

Киемчеләр печеп лә биргәндер.

Бу кашларың белән бу күзеңне

Бер Ходаем сөеп биргәндер.

5 нче укучы: Кулга, бармакларга тәңкәле йөзек, беләккә тәңкәле яки челтермәкле беләзек кигәннәр.

Челтермәкле пар беләзек

Уйды беләккәемне.

Мин киткәчтен кемнәр сөяр,

Минем йөрәккәемне.

4 нче укучы: Керәшен татарларының аяк киемнәре татар халкының башка төркемнәреннән аерылып тормаган. Шулай да алардан искә алып сөйли торган борынгы кием-чарык яки чирик башмакны (күннән тегелгән баулы аяк киеме) әле бүгенге көндә дә хәтерлиләр.

Ишәле урамын йөри-йөри,

Чуклы чәригымны туздырдым.

Чуклы чәригымны туздырмадым,

Яшьлек дәверемне уздырдым.

Алып баручы: Җәйнең матур көннәрендә чат башларында, су буйларында, ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, май чабу, питырау һәм тройсын бәйрәмнәрендә керәшен хатын-кызлары озын итеп тегелгән калталы (бәби итәкле) күлмәкләр, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм ука җепләр белән чигелгән баш киемнәре киеп, алмалап сугылган яки чигелгән алъяпкычлар бәйләп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне, үткән гомерләренең, әбиләрнең, әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк. Бүгенге кичәбездә үткән көннәрнең истәлеге өчен керәшен татарларының борынгы кием-салымнарын искә алдык.

Файдаланылган әдәбият

  1. Баязитов Ф.С. Керәшен татарларының йолалары һәм йола җырлары // Казан утлары. - 1992. - №6. - Б.174-181.

  2. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. - Казан: Татар. кит. нәшр., - 2004. - 156б.

  3. Мөхәммәдова Р.Г. Татар халык киемнәре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 224б.

  4. Харисов Ф.Ф., Харисова Л.А. Уен - милли тәрбия чарасы: педагогик язмалар. - Чаллы, Камаз нәшр., 1994. - 112б.


© 2010-2022