Внеклассная работа. Н. Гыйматдинова белән очрашу кичәсе

“Синең бер тамчы караңа Тулы кояш сыйган бит” - дип исемләнгән очрашу кичәсе. Максат: Укучыларны язучыларның әсәрләре белән кызыксындыру; иҗатларына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү. Җиһазлау: Язучылар иҗаты буенча презентация. Сезнең хөрмәткә Фәнзилә Сәләхиева  һәм Фәнзил Нуриев  башкаруында  “Эзмә” җыры. 1.а. б. Язучыны үз халкы тудыра.Ул аны үстерә,аңа канатлар бирә,очышын борчылып һәм куанып күзәтә - зур әдипләре булган халыклар,үз чиратында канатлы һәм мәңгелек.Безнең татар  халкы үтә үзенчәлекле язмышлы, фаҗигале тарихы, даими үткәне, яңарышка юл тоткан бүгенгесе һәм киләчәгенә өмете булган бер халык.Безнең көннәрдә исә аның гали рухын, әле дә яшеренеп яткан биниһая көчен, мөмкинлекләрен күрсәтер җан көзгесе булган язучыларыбыз бигрәк тә кирәк. Шөкер, алар бар. Алар безне яратып, үз итеп кун... 1 а.б.   Исәнмесез, хәерле көнОчрашулар шулай башланаСезнең белән очрашуга,Күңелебез шундый шатлана.   2а.б.  Карап тормый ара еракка  Килдегез Сез безгә кунакка     Дуслык безнең тормыш үзәге      Дуслык безнең бәйрәм бизәге. Наилә Фәйзрахманова башкаруында “Мин телим  дусларга” җыры  Сезгә олы ихтирамыбыз булып яңгырасын. 1.а.б.  Хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар! Чын йөрәктән чыккан серләребезне сөйләшер өчен,  “Синең бер тамчы караңа                                                 Тулы кояш сыйган бит!”       дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыелдык.    2.а.б.    Татар халкы зур шәхесләр белән                                                   Танылган ул гомер-гомергә                                                   Бүген дә без татар кызларының                                                   Язмаларын салыйк күңелгә                                       1.а.б.    Серле ут син – каләм уты                                                   Янасың көн дә төннәр.                                                   Сүндрә алмый бит сине                                                   Хәтта давыллар, җилләр. 2.а.б.  Әйе, Нәбирә апа Гыйматдинова – берәүне дә кабатламый торган үзенчәлекле прозаик. Беренче чиратта аның әсәрләре ихлас булуы белән җәлеп итә. Аның әсәрләрендә кеше, табигать, әхлак төп урын били. Адәм баласының күңел дөньясын, уй- кичерешләрен., әрнү- кичерешләренең йөрәккә үтәрлек итеп сурәтли белә, бер генә әсәрендә  дә акыл өйрәтми, вәгазь укымый, әдәпле, әхлаклы булырга, намуска хыянәт итмәскә өнди, динебезгә ихтирам уята, төрле әшәкелекләргә нәфрәт тудыра. Әсәрләрне укып чыккач, сафла... 1.а.б. Сезнең ихтибарыгызга “Икебезгә дә авыр” әсәреннән өзек.             1.а. б. Балалар күңеленә язучы кыска хикәяләрдән тупланган “Чәрелдек” исемле җыентыгы белән килеп керде. Татар һәм Башкорт театрлары язучының “Сихерче” әсәрен сәхнәләштереп тамашачыларга җиткерде, әлеге драма Минзәлә театры сәхнәсендә кабат яңартылды. Ә инде аның “Китәм, димә” дип аталган психологик-фәлсәфи әсәре буенча эшләнгән күп серияле телевизион фильм милли кино сәнгатебез тарихында вакыйга буларак кабул ителде. 2.а.б. Язучының проза әсәрен туплаган беренче китабы “Су хикәяте” 1981 нче елда басылып чыга. Тәүге әсәрләрендә үк Нәбирә Гыйматдинова хатын- кыз җаны, психологиясе, яшәү рәвеше кебек проблемаларны үзәккә куя.             1.а.б. Ул үзенчәлекле шәхес. Прозада үзенчәлекле реаль чынбарлык һәм күңел дөньясы, яшәешнең төрле мөмкинләкләре турында мавыктыргыч сюжет кору, үзенчәлекле, символик образлар тудыру сәләтенә ия сирәк очрый торган талантларның берсе. 9нчы сыйныф укучылары башкаруында “Сөлге” биюе. 2.а.б. Дөнья белән бергә бик күп әхлакый төшенчәләр барлыкка килгән. Алар нинди генә дәвердә дә җир йөзеннән югалмый, алар мәңгелек. Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә һәрдаим  чагылып килә. Язучы үз кыйбласына тугры калып Намус, Вөҗдан, Кешелеклелек, Изгелек, Җан һәм Мәхәббәт турында уйлана. Әйдәгез сүзне танылган язучыбыз Нәбирә апа Гыйматдинованың үзенә бирик.     1.а.б.  Үз халкының күңеленә Иң яраклы ачкыч бул; Биеклеккә менәр өчен    Ышанычлы баскыч бул. 2.а.б.  Гаделлекне иман ит син ,      Хакыйкатьне кыйблаң ит.                                          Синең бер тамчы караңа                                                                Тулы кояш сыйган бит. 1.а.б. Сезнең игътибарга Нәбирә  апа Гыйматдинованың “Күке әни” хикәясе.Укый 11 нче сыйныф укучысы Фәнзия Сафиуллина.                 2.а.б.    Тормышта да шулай –                            Буш урын юк.               Күрсәт кенә чүт- чүт саксызлык,        Игелекне таптап сыта- сыта       Калкып чыга өскә явызлык.               1.а.б.  Ышанмагыз, әйдә, мәңге ышанмагыз                              Мәкер, ялган җир йөзендә юк ул диегез.                          Юлдаш итеп матурлыкка ышынычны             Гомер буе сөегез һәм сөелегез “Сагыныр өчен”  - җырлый Фәнзил  Нуриев
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Синең бер тамчы караңа

Тулы кояш сыйган бит" - дип исемләнгән очрашу кичәсе.

Максат: Укучыларны язучыларның әсәрләре белән кызыксындыру; иҗатларына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү.

Җиһазлау: Язучылар иҗаты буенча презентация.

Сезнең хөрмәткә Фәнзилә Сәләхиева һәм Фәнзил Нуриев башкаруында "Эзмә" җыры.

1.а. б. Язучыны үз халкы тудыра.Ул аны үстерә,аңа канатлар бирә,очышын борчылып һәм куанып күзәтә - зур әдипләре булган халыклар,үз чиратында канатлы һәм мәңгелек.Безнең татар халкы үтә үзенчәлекле язмышлы, фаҗигале тарихы, даими үткәне, яңарышка юл тоткан бүгенгесе һәм киләчәгенә өмете булган бер халык.Безнең көннәрдә исә аның гали рухын, әле дә яшеренеп яткан биниһая көчен, мөмкинлекләрен күрсәтер җан көзгесе булган язучыларыбыз бигрәк тә кирәк. Шөкер, алар бар. Алар безне яратып, үз итеп кунакка килгәннәр. Бүген танылган язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни, Фаиз Зөлкәрнәй исемендәге "Бәллүр каләм" премияләре лауреаты, ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Нәбирә Гыйматдинова һәм "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты, "Саба таңнары" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, күп кенә хикәяләр авторы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә апа Галимуллина безнең белән очрашуда.


1 а.б. Исәнмесез, хәерле көн

Очрашулар шулай башлана

Сезнең белән очрашуга,

Күңелебез шундый шатлана.


2а.б. Карап тормый ара еракка

Килдегез Сез безгә кунакка

Дуслык безнең тормыш үзәге

Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

Наилә Фәйзрахманова башкаруында "Мин телим дусларга" җыры Сезгә олы ихтирамыбыз булып яңгырасын.

1.а.б. Хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар! Чын йөрәктән чыккан серләребезне сөйләшер өчен,

"Синең бер тамчы караңа

Тулы кояш сыйган бит!"

дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыелдык.


2.а.б. Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә

Бүген дә без татар кызларының

Язмаларын салыйк күңелгә.


1.а.б. Серле ут син - каләм уты

Янасың көн дә төннәр.

Сүндрә алмый бит сине

Хәтта давыллар, җилләр.

2.а.б. Әйе, Нәбирә апа Гыйматдинова - берәүне дә кабатламый торган үзенчәлекле прозаик. Беренче чиратта аның әсәрләре ихлас булуы белән җәлеп итә. Аның әсәрләрендә кеше, табигать, әхлак төп урын били. Адәм баласының күңел дөньясын, уй- кичерешләрен., әрнү- кичерешләренең йөрәккә үтәрлек итеп сурәтли белә, бер генә әсәрендә дә акыл өйрәтми, вәгазь укымый, әдәпле, әхлаклы булырга, намуска хыянәт итмәскә өнди, динебезгә ихтирам уята, төрле әшәкелекләргә нәфрәт тудыра. Әсәрләрне укып чыккач, сафланып, чистарып каласың, катлаулы язмышлар белән очрашып гыйбрәт аласың.

1.а.б. Сезнең ихтибарыгызга "Икебезгә дә авыр" әсәреннән өзек.

1.а. б. Балалар күңеленә язучы кыска хикәяләрдән тупланган "Чәрелдек" исемле җыентыгы белән килеп керде. Татар һәм Башкорт театрлары язучының "Сихерче" әсәрен сәхнәләштереп тамашачыларга җиткерде, әлеге драма Минзәлә театры сәхнәсендә кабат яңартылды. Ә инде аның "Китәм, димә" дип аталган психологик-фәлсәфи әсәре буенча эшләнгән күп серияле телевизион фильм милли кино сәнгатебез тарихында вакыйга буларак кабул ителде.

2.а.б. Язучының проза әсәрен туплаган беренче китабы "Су хикәяте" 1981 нче елда басылып чыга. Тәүге әсәрләрендә үк Нәбирә Гыйматдинова хатын- кыз җаны, психологиясе, яшәү рәвеше кебек проблемаларны үзәккә куя.

1.а.б. Ул үзенчәлекле шәхес. Прозада үзенчәлекле реаль чынбарлык һәм күңел дөньясы, яшәешнең төрле мөмкинләкләре турында мавыктыргыч сюжет кору, үзенчәлекле, символик образлар тудыру сәләтенә ия сирәк очрый торган талантларның берсе.

9нчы сыйныф укучылары башкаруында "Сөлге" биюе.

2.а.б. Дөнья белән бергә бик күп әхлакый төшенчәләр барлыкка килгән. Алар нинди генә дәвердә дә җир йөзеннән югалмый, алар мәңгелек. Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә һәрдаим чагылып килә. Язучы үз кыйбласына тугры калып Намус, Вөҗдан, Кешелеклелек, Изгелек, Җан һәм Мәхәббәт турында уйлана.

Әйдәгез сүзне танылган язучыбыз Нәбирә апа Гыйматдинованың үзенә бирик.

1.а.б. Үз халкының күңеленә

Иң яраклы ачкыч бул;

Биеклеккә менәр өчен

Ышанычлы баскыч бул.

2.а.б. Гаделлекне иман ит син ,

Хакыйкатьне кыйблаң ит.

Синең бер тамчы караңа

Тулы кояш сыйган бит.

1.а.б. Сезнең игътибарга Нәбирә апа Гыйматдинованың "Күке әни" хикәясе.Укый 11 нче сыйныф укучысы Фәнзия Сафиуллина.


2.а.б. Тормышта да шулай -

Буш урын юк.

Күрсәт кенә чүт- чүт саксызлык,

Игелекне таптап сыта- сыта

Калкып чыга өскә явызлык.


1.а.б. Ышанмагыз, әйдә, мәңге ышанмагыз

Мәкер, ялган җир йөзендә юк ул диегез.

Юлдаш итеп матурлыкка ышынычны

Гомер буе сөегез һәм сөелегез


"Сагыныр өчен" - җырлый Фәнзил Нуриев.

2.а.б. Һәркемнең тормышында җуелмас якты эз калдырган, искә төшкән саен күңелгә җылылык бирә торган кешеләр була. Аның белән кабат күрешү үз көчеңә ышаныч, дәрт тудыра, кешеләргә булган ихтирамыңны арттыра, рухыңа көч,җаныңа дәрман бирә. Аның белән үткәннәр хакында сөйләшәсеңме,киләчәк турында хыялланасыңмы, ничектер баеп,ныгып каласың. Безнең өчен әнә шундый хөрмәтле, ихтирамга лаеклы, кызыклы шәхес ул авылдашыбыз, якташыбыз журналистка Гөлсинә апа Галимуллина.

"Гармун алыйк ,әле дускай!"- җыры очрашу истәлеге булып яңгырасын.

1.а.б. Аның язмаларын "Саба таңнары", "Җир сулышы", "Безнең гәҗит" газеталарыннан, "Идел", "Сөембикә" журналларыннан һәрдаим укып барабыз. Хикәяләрендә табигать һәм кеше, мәхәббәт һәм нәфрәт, изгелек һәм мәкер, ана һәм бала язмышлары. Журналист шул хакта уйлана, шул хакта борчыла.

2а.б. Әле күптән түгел генә "Безнең гәҗит" тә басылып чыккан "Мәхәббәт аланы" телесериалы журналистны чын язучы дәрәҗәсенә күтәрерлек әсәр. Татар хатын-кызын көчле рухлы, гадел итеп сүрәтләвегез безне сокландыра, берсеннән-берсе матур әсәрләр иҗат итүегез өчен рәхмәт сезгә!

1.а.б. Ә хәзер сүз Татарстан Республикасы журналистлар Союзы берлеге әгъзасы, "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты, авылдашыбыз Гөлсинә апа Галимуллинага бирелә.

2.а.б. Язучының каләме кәгазь өстеннән йөгерә. Чөнки аның кешеләргә ул гына әйтә алган кадерле сүзләре бар. Коры фикерләр белән генә түгел, шулар янына хис, тойгы да өстәп эшли ул моны. Менә ни өчен аның сүзе бик күпкә үтемлерәк була. Язучы каләме бары тик игелекле фикерләр, тойгылар гына белдерсә, бүгенгебез, киләчәгебез имин, матур булыр.

1.а.б. Яши белү-сайран кылу түгел

Үзең салсаң гына зур юллар

Барып тоташа ул сукмаклар;

Үзең яксаң гына тәнгә, җанга

Җылы бирә бит ул учаклар.

2.а.б. Яшик шулай бер-беребезне зурлап,

Туган җирне зурлыйк иң элек.

Гомер мизгел, гомер үтә-китә

Яхшылыклар гына мәңгелек.

1.а.б. Рәхмәт сезгә, мәңге шулай

Тыйнак гүзәл булып калыгыз

Югалтмыйча күңел энҗеләрен

Киләчәккә алып барыгыз.

"Үз илемдә"- җырлый Динәрә Әхмәтҗанова.


© 2010-2022