Урок по театральному искусству для 9-11 классов на тему «Үкенечле якшәмбе»

"Этот авторский материал (драматическая постановка) для театра здоровья Здесь могут участвовать учащиеся 9-11 классов. "Постановка на татарском языке. Сценарий можно использовать также при проведении «Недели театра», и т.д. В сценарии пропагандируется отношение против табака, алкоголя и т.д. Вот отрывок из постановки:  - Беренче бүлек Вакыйга безнең көннәрдә бара.Сәхнә ачыла.Бүлмә күренеше.( диван,өстәл,урындык куелган)Бүлмәдә ана һәм аның ике кызы – Алсу белән Гүзәл. Ана.Балалар, м... - Алсу.Ты что,апа, нишләп мин тәмәке тартыйм ди. - Тәмәкене дә,спиртлы эчемлекләрне дә авызыма якын да китергәнем юк. - Гүзәл.Ә нишләп соң курткаңнан тәмәке исе килә?! Алсу. - Каян белим ди мин.Таныш егетемнең тәмәке исе сеңгәндер.Тукта, син нишләп миннән допрос аласың әле,ә? - Нишләп әле мин сиңа отчет биреп торырга тиеш, әнигә дә бирмәгәнне.Воодще,это моё дело. - Мин сезгә бәләкәй бала түгел.Мин инде 10 нчы сыйныфта укыйм, и үзем беләм, нишләргә кирәклеген.Вот. Миңа акыл сатма,пожалуйста. Гүз...
Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по театральному искусству для 9-11 классов на тему «Үкенечле якшәмбе»

( 3 бүлектән торган драматик күренеш)





Катнашалар:

Ана.

Алсу-10 нчы сыйныф укучысы

Гүзәл- аның апасы,20 яшьтә.

1 егет

2 егет

1 кыз

Милиционер

Беренче бүлек

Вакыйга безнең көннәрдә бара.Сәхнә ачыла.Бүлмә күренеше.( диван,өстәл,урындык куелган)Бүлмәдә ана һәм аның ике кызы -Алсу белән Гүзәл.

Ана.Балалар, мин хәзер эшкә китәм.Сез кичке ашны пешереп,өйләрне җыештырырсыз инде.Гүзәл, апаең дәресләрен хәзерләсен,урамга чыкмасын.Анда бер яхшылык та юк,юньсезлектән башка.Мин төнге 12 ләр тирәсендә кайтып җитәрмен, якшәмбе итеп,алла боерса.Алсу кызым, апаңнан ачуландыртма, дәресләреңне яхшылап хәзерлә,яме. (китә)

Алсу. Ярар,ярар.

Гүзәл.Алсу,әни алдында әйтмәдем инде,аның болай да эш дип башы каткан,син кичә тәмәке тарткан идеңме әллә? Киемеңнән тәмәке исе аңкып тора иде.Мин, әни сизмәсен дип, курткаңны хушбуйга батырдым.

Алсу.Ты что,апа, нишләп мин тәмәке тартыйм ди.Тәмәкене дә,спиртлы эчемлекләрне дә авызыма якын да китергәнем юк.

Гүзәл.Ә нишләп соң курткаңнан тәмәке исе килә?!

Алсу. Каян белим ди мин.Таныш егетемнең тәмәке исе сеңгәндер.Тукта, син нишләп миннән допрос аласың әле,ә? Нишләп әле мин сиңа отчет биреп торырга тиеш, әнигә дә бирмәгәнне.Воодще,это моё дело.Мин сезгә бәләкәй бала түгел.Мин инде 10 нчы сыйныфта укыйм, и үзем беләм, нишләргә кирәклеген.Вот. Миңа акыл сатма,пожалуйста.

Гүзәл.Мин сиңа акыл сатмыйм,сеңлем.Синең бары тик яхшы юлдан тайпылмавыңны гына телим.Хәзер бит дөньясы начарлыкка корылган.Алкоголизм,наркомания,тәртипсезлек, СПИД заманы. Мин дә кайгыртмасам, кем кайгыртыр соң синең турыда? Яраткан сеңлем бит син минем.

Алсу.Мин дә сине бик яратам.Но менә акыл өйрәткәнең миңа бер дә ошамый.Мин үземә үзем хуҗа.

(Урамда сызгыралар.Гүзәл тәрәзәгә карый.)

Гүзәл.Әнә,теге дус егетең килгән.И, бер дә яратмыйм шуны.Нишләптер күңелгә шом сала торган ул.Дуслашып йөрмә әле шуның белән,апаем.Үзе бер җирдә дә эшләми,укымый.Авызыннан тәмәке төшми, бер җүнле сүзе юк.Аракы эчәргә дә ярата торгандыр әле,мөгаен.

Алсу.Зато ул бай малае ,апа.Мин бит аңа кияүгә чыгарга җыенмыйм, просто вакыт кына уздырам.Ул миңа конфет , шоколад ала, вот.Ә калганы миңа кагылмый, теләсә нишләсен.Ярар,апа, күп сөйләшмә әле син.Мин тиз генә урамда саф һава сулап керәм,ял көне бит бүген. Ә дәресләрне аннары хәзерләрмен.Дәрес бүре түгел, урманга качмас әле.

Гүзәл.Ял көне булгач, урамга чыгып китәргә дигәнмени?!Болай да гел урамнан кермисең, иптәшләрең дә әллә нинди.Әле дә ярый әни белми бөтен кыланышларыңны.Авырткан йөрәге тибүеннән туктар иде, билләһи.Укуың "2" легә төште,өйдә гел булышмыйсың, кесәңнән әллә нинди порошоклар табыла .Минеке түгел дип, авызны җавабың белән капларга гына торасың.(янына килеп)И,апаем, сүзне тыңламыйча йөрүең яхшыга илтмәс бит, аңлыйсыңмы син шуны, ә?!Әнине кызган инде әз генә булса да. Син дип тырыша бит инде, пенсиягә чыкса да , эшләп йөри. Ә син аның сүзен колагыңа да элмисең.Мин ярар, үзем эшләп үз тамагымны туйдырам.Ә син?

Алсу.(киенә-киенә)Уф, туйдым. Сиңа үрәтник кенә буласы калган,өйрәтеп тик утырыр идең.Все,пока,мин киттем. Әни кайтканчы кайтып җитәрмен.Чао!

Гүзәл.Тәртипсезләнеп йөрмә,кызый.Башыңны югалтма берүк!

Алсу.Ярар,ярар (чыгып китә)

Гүзәл.(тамашачыга карап)Нишләп тәртипсезләнде бу кыз?Гел бозылып бетте.Югыйсә,өйдә дә тәртип бит инде.Шул егете генә гаепле.Инде гел юлдан яздырмаса ярар иде.Мине дә, әнине дә тыңламый башлады.Урамда чабуының азагы үкенечле булмасын инде, ходаем.(диванга утырып бәйләм бәйли)

Икенче бүлек

Урам. Утыргычта 2 егет, 1 кыз һәм Алсу утыралар. Музыка уйнаталар,үзләре көлешәләр,кулларында пиво шешәсе.

1 егет.Я, нәрсә, Алсу, берне көйрәтеп җибәрәсеңме?

Алсу. И, нәрсә ул синең тәмәкең, аңардан бернинди "кайф" та юк бит. Син миңа "суперский"ын бир.

1 кыз. Син нәрсә, дустым,әллә көчлерәген дә кулланасыңмы?!Әй, юләр.Мин лучше ярты ак эчәм,но бүтәне кирәкми.Сиңа да не советую.

Алсу. И, нәрсә беләсең соң син?(егеткә) Әйдә, әнә тегендә барып килик.(китәләр)

2 егет.Ну болар кирәген бирәләр рәхәтлекнең, ичмасам.Ярар, бирсеннәр.Ә безгә бу да җитә, әйме?(шешәне күрсәтә)

1 кыз.Конечно.Музыканы ныграк ач әле, яратам да шушы җырны.(Җыр көчәя)

( Алсу белән егет килә.Икесе дә кычкырып-кычкырып көләләр.Алсу чайкала,кылана)

Алсу.Дусларым, әйдәгез машинада йөреп киләбез.

1 кыз. Ниниди машина булсын ди бездә, әллә ычкындыңмы?

Алсу.Нигә, урамда төн кунучы машиналар беткәнмени? Ишеген ачабыз да , и поехали (йөреп күрсәтә."вын-вын") Нәрсә, егетләр, слабо что ли?

1 егет.Кемгә слабо, безгәме ?Әйдәгез , мин якындагы йорт кырыенда гына бер шәп машина күрдем."Вольво". Сызгыртып кына йөртеп киләм мин сезне, " 120" белән.

1 кыз .Ә ГАИ туктатса?Без бит барыбыз да "на веселе"

2 егет. И, нинди куркак булдың соң син? Тәмәке тартып, спиртлы эчемлекләр эчкәндә бер дә курыкмыйсың.ә? Киттек әйдә, "бәйрәм" дәвам итә.(шаулашып, "ура" кычкырып чыгып китәләр)

Өченче бүлек

Бүлмә күренеше.Өйдә Гүзәл, әнисе. Гүзәл китап укый, әнисе оек бәйләп утыра.Үзе барып тәрәзәдән карый, тагын утыра, борчыла. Сәгать 12 не суга.Даң-даң-даң.

Ана.И,ходаем, нишләшп кайтмый соң бу тыңлау3сыз бала?!Кайларда нәрсәләр эшләп йөри икән инде? Күңелем гел тыныч түгел әле нишләптер.Сәгать 12 тулды бит инде, һаман кайтмый.(Гүзәлгә) Нигә чыгарып җибәрдең соң инде аны, Гүзәл кызым?

Гүзәл.Мине тыңлап торамы соң ул кире, тыңлаусыз кызый. Тиз кайтам дигән иде бит, югыйсә. Кайтсын гына әле, кирәген бирәм мин аның.Әни, син бар ят инде, эштән кайттың бит.Мин Алсуны көтәм әле, йокламыйм.

Ана. Юк, кызым, нинди йокы керсен инде миңа.Йөрәгем бер дә тыныч түгел әле.Көтәм, мин дә көтәм Алсуның кайтканын.Менә оекны бәйләп бетерим .Апаеңа дип бәйли идем,юньсез кызыйга.Кайтсын гына әле,кайтсын гына.

( машина тавышы ишетелә, бәрелү авазы яңгырый.Әни кеше кинәт йөрәген тота."А-а")

Гүзәл. Әни , нәрсә булды сиңа?Йөрәгең нык авырта мәллә? Кая даруың ,әни, кая куйдың?

Ана.Булды ,кызым, булды,җибәрде инде.Әллә нишләп кысып алды йөрәгем.Бүген гел начар эшли әле ул.Күңел дә тыныч түгел .(тәрәзәгә килеп) Нишләп кайтмый соң инде бу бала, нишләп кайтмый?!

( тынлык, бераздан ишектә звонок)

Гүзәл.Әнә, кайтып җитте, тыңлаусыз кыз.Хәзер кирәген бирәм мин аның.(ишек ачарга чыга, милиционер керә)

Милиционер. Исәнмесез.Алсу Галиеваның әнисе кем була?

Ана. Ай,аллам, нәрсә булды ?

Гүзәл.Берәр тәртипсезлек эшләгән мәллә җүләркәй?!

Милиционер.Кызганычка каршы, мин сезгә бик начар хәбәр алып килдем.Зинһар, көчлерәк булыгыз.Сезнең кызыгыз Алсу Галиева һәм аның өч иптәше ярты сәгать элек булган юл фаҗигасендә һәлак булдылар.Рульдә утырган егет тә, калганнары да исерек булганнар, кесәләреннән наркотик матдәләр дә табылган. Җитмәсә, машинасы да чит кешенеке.Шул урланган машина белән зур тизлектә "КамАЗ" астына барып та кергәннәр.

Ана.Юк,юк, ышанмыйм.Балакаем минем, җанкисәгем.А-а-а (йөрәген тотып егыла)

Гүзәл.Әни,әнием, нәрсә булды?Кая соң дару, дару кая?(эзләнә,таба) Әнием, мә, даруыңны кабып куй.Әни, әни!!!( ана гәүдәсе селкенми)

Милиционер.( ананың кулын тотып карый) И, бала, әниеңә берничек тә ярдәм итә алмыйсың.Ул үлгән.

Гүзәл.Әни, әнием!Юк!Юк! ( ана гәүдәсенә капланып елый, әниләр турында җыр яңгырый)

Милиционер. Их, бу балалар.Ата-анага , якыннарына кайгы-хәсрәт китерәчәкләрен гел уйламыйлар шул.Бу мескен ананың да баласы үлеменә йөрәге чыдамады.Чәчәк кебек гүзәл, яшь кызның , аның дусларының һәм балалары өчен тырышып яшәүче ананың бүген гомере өзелде.Дөньяның бозыклыгы, тәртипсезлек, аракы, наркотик куллану - бүгенге үкенечле якшәмбенең төп сәбәпчесе.

Сценарий авторы: Гараева Фидания Мунавировна , Әлмәт районы Колшәрип

төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



© 2010-2022