Үзебез сайлаган язмыш, укытучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Һәрберебезгә мәгълүм булганча безнең алда ике олы бәйрәм көтә. 1991 елдан бирле беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 октябрь укытучылар көне. Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Бу кичәбез укытучыларга багышлана.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үзебез сайлаган язмыш

(Укытучылар көненә багышланган тематик кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, "Тормышыбыз бизәге сез!" китап күргәзмәсе ясалган, плакатлар эленгән.

Музыка уйнап тора.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунакларыбыз! Һәрберебезгә мәгълүм булганча безнең алда ике олы бәйрәм көтә. 1991 елдан бирле беренче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 октябрь укытучылар көне.

Укытучы - дөньяны танып - белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән - газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул - ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!

Җыр "Иң гүзәл кеше икәнсез" (Фәнис Яруллин сүз. Хәйретдинов муз.)

Алып баручы: Укытучылар турында безнең якташ язучыларыбыз күп кенә шигырьләр иҗат иткәннәр: Атлас Галимов "Укытучыма теләк", Мәкмүнә апа Нәҗипова "Сизмәдек тә еллар үткәнен", Фәнис Яруллин сүзләренә җырлар. Хәмидә апа Идиятуллина "Укытучы бәхете".

Хәмидә Идиятуллина

"УКЫТУЧЫ БӘХЕТЕ "

«Яшь калуның сере нәрсә?» - диеп,

Сорасалар әгәр кешеләр.

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Рәхмәтлеләр безнең ишеләр.

Мәктәп безнең икенче йорт булды,

Дөнья мәшәкәте онтылды.

Картайганчы, ярсу атлар кебек,

Күңелебез шунда омтылды.

Җәйләр җитсә, көзне көтә идек,

Көзләр җитсә, көттек язларны,

һәр балага бүлдек тигез итеп

Йөрәктәге булган назларны.

Шуңамыдыр күңел сизми калган

Гомерләрнең көзе җиткәнен...

Чал чәчләрдә җилләр шаяралар,

Искә төшереп яшьлек үткәнен.

Ә шулай да без бик бәхетлеләр,

Яшәдек гел янып, рухланып.

Балаларның керсез күңеленнән.

Якты күзләреннән нур алып.

Узсалар да еллар агымсудай,

Яшьлек шаулап үтеп китсә дә,

Йөрәгебез һаман япь-яшь калды,

Гомерләрнең көзе җитсә дә.

Алып баручы: Әйе, "укытучы" сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзне тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Бер укучы укый.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә яшисез

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез.

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын,

Һәрбер кеше табар үз җырын,

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Бездә кунакта ветеран укытучы Сания Халимовна Салимова. Ул шигырьләр иҗат итә. Әйдәгез тыңлап китик.

Алып баручы: Әйе, "укытучы" сүзе изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын дөрес укырга һәм язарга, матур итеп үз фикерен җиткерергә, яхшылыкны күңеленә сеңдерергә тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә,чын күңелдән аларның уңышына шатлана һәм горурлана.

Еллар үтеп, тирән сырлар бизәсә дә йөзләрне,

Ничә еллар кыңгыраусыз

Каршы алсагыз көзләрне,

Моңаймагыз!

Һаман безнең арада сез,

Йөрәкләрдә гомергә

Олы җанлы кеше булып

Сакланасыз күңелдә.

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез!

Олы бәйрәмнәр белән үзегезне.

Алып баручы: Сайлаган һөнәрең хәтердә җуелмас якты нур калдырырлык матур да, рәхмәтле дә булсын өчен нишләргә? Укытучыларга хас иң мөһим сыйфатлар нинди? Балаларны ихластан ярату, зирәклек,намуслылык,тәлапчәнлелек - болар бар да безнең хөрмәтле кунакларыбыз - ветеран укытучыларыбызга хас сыйфатлар.1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган ветеран Загидә Нурмөхәммәтовна Закировага безнең хөрмәтебез зур. Ул 1957 елда пионер вожатые булып эшкә килә,соңрак татар теле укытучысы,ә 1967 елда завуч,һәм 1998 елга хәтле директор булып эшли. Загидә Нурмөхәммәтовна, сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, бу җыр сезнең хөрмәткә.

Җыр.

Алып баручы: Хәмидә апа Идиятуллина, Сания апа Салимова,Заһидә Варисовна, Тәгъзимә Мигмановна һәм башка күп ветеран укытучыларыбызны хезмәттәшләре дә укучылары да хөрмәт белән искә алалар. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә Сезнең олы исемегез алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына. Әйдәгез әле, чын күңелебездән аларга рәхмәт әйтеп тормыш юлларында гел яхшылыклар гына күреп яшәсеннәр иде дип телик.

Сүз укучыларга бирелә:

1 укучы: Бөтен гөмерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә кадәр янып -көюче.

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә-юньне нурга күмүче.

Барысе бергә:

Ул-укытучым!

2 укучы: Һәрбер сүзе,җылы күз карашы,

Сабый күңелемнең түренә үтүче.

Авырлыклар килсә,уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче.

Барысы бергә:

Ул-укытучым!

3 укучы: Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче.

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче.

Барысы бергә:

Ул-укытучым!

Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз, сөекле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!

Кулланылган әдәбият

1.Идиятуллина Х. Көзге моңнар: Шигырьләр/ Х. Идиятуллина. ─ Октябрьский, 2008. ─ 156 бит.

2.Нәҗипова М. Яшәү яме: Шигырьләр. - / Мәкмүнә Ш. Нәҗипова. ─ Октябрьский, 2007. ─ 152 бит.


© 2010-2022