Бар җырымны илгә багышладым (Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кадыйрова Рәйхана Наил кызы,

Татарстан Республикасы

Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе,

башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Бар җырымны илгә багышладым (Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә)

Максат: сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, шагыйрь әсәрләренең мәгънәсенә төшенү; сугыш фаҗигасенең нәрсә икәнен укучылар белән аңларга тырышу; милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Муса Җәлил портреты, китаплар күргәзмәсе, шигырьләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, магнитофон язмасы.

Барышы.

Укытучы.

Хәерле көн, укучылар, кунаклар. М. Җәлил истәлегенә багышланган кичәбезне башлыйбыз. Бу кичәне "Бар җырымны илгә багышладым" дип атарбыз.

Кичәбезнең эпиграфы итеп үлмәс шагыйребезнең әсәреннән менә бу юлларны алырбыз:

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде;

Үлемем дә яңгырар җыр булып".

Укучылар чыгышы.

1нче укучы Герой шагыйрь Муса Җәлил үлеме белән исемен мәңгеләштергән шагыйрь.

2 нче укучы. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша.

3 нче укучы. М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә "Моабит дәфтәрләре" дигән җыентыкта әйләнеп кайтты. Бу әсәрләрендә лирик герой дошманга нәфрәт хисе белән тулы батыр сугышчы, туган иленә тугрылыклы солдат, тылда калган сөйгәнен, якыннарын, туган ягын сагынучы гадәти җир кешесе, тыныч хезмәткә сусаган егет образларында килеп баса. Лирик геройның хис-кичерешләре артында Шагыйрьнең мәхәббәтен, олы йөрәген күрәбез.

4 нче укучы. Моабитны күрдем төшемдә мин.

Фашистларны күрдем төшемдә.

Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,

Күрмәсәңче моны өнеңдә.

5 нче укучы. Тәрәзәсе тимер пәрәвезле,

Һәр ишеге кат-кат йозаклы.

Үтерелергә сәгать калган чакта,

Нигә минут

Озын бу чаклы?!

6 нчы укучы. Дивардагы акшар асларында,

Кансыл кызыл хәреф эзләре,

Кар астында калган гүрләр гүя,

Җәлилләрнең соңгы сүзләре.

7 нче укучы. Бармагымны ярып,

Каным белән

Соңгы сүзне яздым диварга:

Кем дә булса, бәлки, исән калса,

Алып чыгар аны дөньяга.

Укытучы. Кичәбезне "Җәлил шигырьләрен таны" темасына ике төркем арасында ярыш формасында дәвам итәбез.

"Балалар" темасына язылган шигырь исемнәрен әйтергә.

Барыгыз, болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез. ("Чәчәкләр")

Үтеп барам шулай урам буйлап,

Прадныйда күрәм бер бала.

Звонокка үрелә, буе җитми,

Аптырагач, карап уйлана.

("Ишек төбендә)

Ак мамык мендәрнең

Эченә күмелеп,

Ул йоклый, төсенә

Сокланып үләрлек.

("Бала йокысы")

Әти миңа куык алып бирде,

Мин курчагым тактым аңарга

Очып китте куык,

Аның белән

Курчагым да очты һавага. ("Парашютсыз курчак")

"Дуслык һәм мәхәббәт" темасына багышланган шигырь исемнәрен әйтергә.

Җырлый - җырлый,

Дилбәр күлмәк тегә,

Кулларында көмеш инәсе.

Җырлар түгел, җилләр җитә алмас

Ерак җирдә күлмәк иясе.

("Күлмәк")

Көрәш озак, юлы урау булыр,

Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!

Уттан, судан исән алып кайтыр,

Мәхәббәтең сөйгән егетеңне. ("Сөеклем")

Күрше белән борыннан

Булмады һич татулык.

Көн саен бер усаллык,

Көн саен бер катылык.

("Күршеләр")

Җәлилнең "Ирек" темасына язган шигырь исемнәрен әйтергә.

Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады соңгы сулышым,

Шунда бергә, сиңа кушылып.

("Ирек")

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

Бәлки менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер?

("Дуска")

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән.

Мескен әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән.

("Соңгы үпкә")

Кояш батты күптән, ә мин һаман,

Авыр уйлар тулы күңелдә.

Күз алмыйча күрше урманнардан

Басып торам ишегем төбендә.

("Урман")

(Ярышка нәтиҗә ясала)

8 укучы: "Җырларым" шигырен сөйли.

Укытучы: Герой - шагыйрь Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. М. Җәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Җырлары Туган илебезгә әйләнеп кайттылар.

("Җырларым" шигыре укыла.)


© 2010-2022