Эссе на тему: Авыр да, мактаулы да укытучы һөнәре

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Авыр да, мактаулы да укытучы һөнәре

Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр укытучының үз язмышын мәктәп белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә, балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның беренчесенә кертер идем.

Кечкенәдән үк минем хыялым-укытучы булу иде, чөнки минем бабам да лаеклы ялга чыкканчы, башлангыч класслар укытучысы булып эшләде. Балачакта курчакларга билге куеп уйнасам, мәктәпне тәмамлаганда, туган телемә булган мәхәббәтем, Алабуга дәүләт педагогика университетытының татар теле һәм чит теле филологиясе факультетына алып килде. 2004 нче елда югары белемле филолог, татар теле һәм әдәбияты, чит теле укытучысы икәнлегемне дәлилләүче документ-диплом алып,тормышка тәүге адымнарын атларга торган яшь укытучы идем. Җиңел булды димим хезмәтемнең тәүге баскычларын. Беренче сентябрь, үземнән 5-6 яшь кенә кече укучылар алдына дәреслек тотып кереп басулар, калтыранган тавыш белән тема аңлатулар бүгенгедәй хәтеремдә... ... Хәзер исә мин укытучы исемен горур итеп күтәреп йөрер дәрәҗәгә ирешкән хезмәт иясе!

Бүгенге көндә мин Тойгелде махсус корреция интернат мәктәбендә укытучы булып эшлим. Коррекция - интернат мәктәпләренең төп максаты - балаларның барлык танып-белү мөмкинлекләреннән файдаланып, аларны социаль тирәлектә мөстәкыйль яши алырлык шәхес итеп әзерләү, тормышка яраклаштыру,тормыш-көнкүрештә кирәк булачак беренчел мөһим күнекмәләр бирү, күнекмәләрне мөстәкыйль тормышта файдаланырга , хезмәт коллективында яшәргә өйрәтү. Мин һәр дәрескә туры китереп, үземнең методик темадан чыгып, максатлар куярга тырышам. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен аваз, хәреф, иҗек, сүз, җөмлә, тартык аваз, сузык аваз һ.б. терминнарны үзләштерү, хәрефләрне истә калдырып укырга өйрәнү җиңел эш түгел. Ләкин уеннар ярдәмендә боларның барысын да үзләштерү, алай гына да түгел, моның белән мавыктыру, укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү мөмкин эш. Кул һәм сөйләм моторикасы тыгыз бәйләнештә булуын исәпкә алып, шөгыльләр вакытында бармак моторикасына күнегүләр, сөйләмне хәрәкәтләр белән күрсәтү күнегүләре кертәм. Һәрбер дәрестә өйрәнелә торган материалларны бала күрергә, ишетергә, капшап карарга, тотып уйнарга тиеш. Шуның өчен мин дәресләрдә компьютер технологияләрен дә кулланам.Күбрәк мультимедиа чаралары белән эшлим, бу бигрәк тә, яңа материалны аңлатканда, өй эшен тикшергәндә, дәрес барышында белемнәрне тикшергәндә бик урынлы. Һәрбер дәрескә туры китереп төзелгән презентацияләр дәресне тагын да җанландырып җибәрә, шулай ук дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем, үстерелешле укытуның нигезе булып тора. Гомумән, минем укыткан укучыларым бу тормышта югалып калмаслар дип уйлыйм. Алар профессиональ училещега кереп, эретеп ябыштыручы, кондитер, тракторчы-машинист һәм көндәлек тормышта кирәкле башка һөнәрләрне үзләштерерләр дип ышанып калам.

Тойгелде махсус коррекция интернат мәктәбе укытучысы

Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы



© 2010-2022