Минем профессиям – минем карьерам

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Минем профессиям - минем карьерам

" Без бәхет турында көн дә сөйләшәбез, өметләнәбез, хыялланабыз. Бәхет бит безнең үз кулыбызда , бәхетне без үзебез тудыручылар. Һәркемнең яшь чактан ук ирешергә теләгән хыялы була, һәм кешенең шушы хыялга туры кыйбласы булса, әлбәттә ,ул максатына ирешә.

...Бишенче сыйныфта рус теле дәресендә яраткан укытучым -Гарипова Лемуза Зәки кызы " Кем булырга?" дигән инша яздырды ,һәм мин ,бер дә икеләнмичә , киләчәктә укытучы булам дип , туган авылымдагы укытучыларыма охшарга тырышуымны, алар сыман тыйнак, чибәр, белемле булырга теләгәнем турында язганымны хәтерлим. Хәтта укытучым чыга -рылыш вакытында минем Минзәлә педагогия училищасына барачагымны ишеткәч , сөенеп: "Афәрин, булдырасың, яшь чактан ук сайлаган хыялыңны тормышка ашырырга язсын," -дигән теләкләрен истән чыгармыйм.

Чынлап та, укытучы профессиясенең мәңгелек профессия булуына,кешенең дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт тормыш тәҗрибәсен өйрәнү,үзләштерү ихтыяҗы кичергәнлегенә өметләнеп, мин укытучы профессиясен үзләштердем һәм бер дә үкенмимен. Сабый күңеленә белем орлыклары,игелек, шәфкать иңдерүне ,белем баскычлары буенча югары менүче укучыларга ярдәм итүне мин үземә максат итеп куйдым һәм , әлбәттә, бу юлдан тайпылмыйча 32 ел хезмәт күрсәтүем белән горурланып сөйли алам. Язучыбыз Клара апа Булатова әйткәнчә:

Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул ?-дисәләр,

Бәхет-шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Минем укучыларым арасында үземнең профессиямне сайлаучы укытучылар да, шәфкать туташлары да,инженерлар да,җитәкчеләр һәм башка һөнәр әһелләре дә бар, шунысы куанычлы- үземнең улым һәм кызым да укытучылык һөнәрен сайлап минем юлдан киттеләр.

" ...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек," -дип язган яраткан язучыбыз Фәнис Яруллин. Бу искитеч сокланмалы,тормышның ачысын -төчесен күргән язучыбыз сүзләре барлык кешегә дә кагылмаса да,хәер мине дә читләп узмады, әти -әнием минем тормышымда иң кирәк вакытта үлеп китеп, әбине дә карап, соңгы юлга озаттым. Боларның барсына да минем әтием-әнием, әбиемнең мине тәрбияләп үстергәндә биргән шәфкатьлелекләре, миһербанлылыклары булышкандыр , ахры. Мин язмышыма үкенмим, чөнки мин бик бәхетле, тормышымда-лаеклы хатын, балаларымның -яраткан әниләре, мәктәптә-укучыларымның яраткан укытучысы. Сезгә дә киләчәктә яраткан һәм ышанычлы юлыгызны сайлавыгызга өметләнәм һәм уңышлар телим."



© 2010-2022