Башлангыч сыйныф укучылары өчен курчак театры сценариясе

                                                           Тәртипсез  тиен. (башлангыч сыйныф укучылары өчен курчак театры) Автор: Галиева Гөлназ Шамил кызы Катнашалар :  Кош Матуркай Йомшаккай Ана куян Керпеләр Әкиятче Әни тиен Күбәләкләр Аю бабай Аю малай   Күбәләкләр бии, куналар(кул чабу) куркып читкә очалар,утыралар. Әкиятче: -Исәннәрмесез. Мин шушы якларның тылсымлычысы булам. Бик матур безнең туган ягыбыз .Әйеме.Ямьле язларда уянган урман җәен-көзен гөрләп тора.Һәр җәнлек, кош ,бөҗәк үз э...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәртипсез тиен.

(башлангыч сыйныф укучылары өчен курчак театры)

Автор: Галиева Гөлназ Шамил кызы

Катнашалар :

Кош

Матуркай

Йомшаккай

Ана куян

Керпеләр

Әкиятче

Әни тиен

Күбәләкләр

Аю бабай

Аю малай



Күбәләкләр бии, куналар(кул чабу) куркып читкә очалар,утыралар.

Әкиятче:

-Исәннәрмесез.

Мин шушы якларның тылсымлычысы булам. Бик матур безнең туган ягыбыз .Әйеме.Ямьле язларда уянган урман җәен-көзен гөрләп тора.Һәр җәнлек, кош ,бөҗәк үз эше белән кайный. Бүген мин сезгә шушы урманнарында булган бер гап - гади хәл турында сөйләрмен.(музыка)

-Урманнның нәкЪ уртасында ,әнисе белән, тиктормас тиен баласы Матурбай яшәгән.Әллә бик матур буласы килгәнгә,әллә матур әйберләрне яратканга, аны әнисе гел Матуркаем- Матурбаем дип иркәләгән.

(Әни тиен чыга,палас кага.Матурбай чыгып күбәләк куа,уйный.Әнисе аның башыннан сыпыра да кереп китәләр.)

Әни тиен:

-Матуркаем-матурбаем.

куян

- Матурбай!Матурбай! Әйдә безнең белән!

-(Матурбай тәрәзәне ача да)-Шаулама әле,Йомшаккай.

Йокым килә,

Таң белән торып нигә,

йөрисең дусларың белән.

-1 куян

Язның бер көне, елны туйдыра.

Җәйге хезмәттән табын мул була.

Көзге уңышны сакларга куйгач,

Ял итәрбез без .Йокларбыз озак.

Матурбай.

-Куркып шул кыштан ,барыгыз да йөгерәсез,туйганчы йокласак та өлгерербез.(авызын ача,тәрәзәне яба)

2 куян:

-Калын урман

Яшел алан.

Безнең уртак йортыбыз.

Без тырышлар,булдыклылар.

Бернидән дә курыкмыйбыз.

Бердәм булып атлыйбыз.(Биеп лейка,тырма,көрәк,орлык алалар. Берсе казый,

берсе тырмалый,берсе су сибә, берсе утырта. Бииләр ,кишер үсә.Җыеп алалар, тутыралар.)

(Уянып матурбай чыга)

-Бер ике, бер ике

Мин- Матурбай,

Матур булыр өчен ,

Озак итеп йоклыйм.

Физзарядка ясыйм.

Үземне бик саклыйм.

Керпеләр:

-Физзарядка әйбәт нәрсә

Без бер дә карышмыйбыз.

Иртән торгач юынып,

Тешләрне чистартабыз,

Бии бии бергәләп,

Эшкә дип ашыгабыз.(Бииләр.)

Керпе курчак:

-Әйдә безнең белән!

Матурбай:

-Тагын эшләргәәәәә!!!

Тиеннәр:

  • Хезмәт -хәрәкәт.

  • Хәрәкәттә- бәрәкәт.

  • Ялтырап тора туннар,

  • Шомарган таза тешләр,

  • Җитез безнең тәпиләр,

  • Үткен күзләрһәм сүзләр ,

  • Көчле тырнак һәм бармак.

  • Сәламәт булыйм дисәң,

  • Хезмәтне - ярат !(Бииләр. Гөмбә җыялар.)

Әни тиен:

-Улым, Матурым,миңа үземә генә бик авыр, эшләве дә күңелсез, булыш әле әз генә.

-Ярар ,хәзер керәм.Кайчан җитә инде бу кыш?Туйдырды бетмәс эш.

(Аюлар чыга.Умарта карыйлар)

Аю малай:

-Бабай ,бабакай.

Син ул кортлар белән ничек дуслаштың.?

Аю бабай:

-Яхшылык теләсәң, үзең яхшылык эшлә.

-Ничек?

-Минем кебек кортларга оя эшләп,салкыннан сакла,алар синең белән дуслыкларын бүлешерләр.

Аю бабай:

-Мул табыннарга сөенеп

Күңелләр кышны көтә.

Аю малай:

-Хезмәттә ныгыган куллар

Дуслар белән күрешә.

Әни тиен:

-Җиләкләрдән кайнатма,

Чикләвекле кабартма,

Гөмбәле салат .



Матурбай:

-Уф, ясадык озааак.

Әкиятче:

- ай- яй- яй.



Әни тиен:

-Булышканга миңа улым,

Сиңа бирәм бер бүләк.

Алтынлы тасма,

Ул акыллыга , тырышканга бәхет,

Ялкау,ялганчыга кайгы китерә .

Миңа аны бәләкәй

вакытымда тылсымчы бүләк иткән иде.

Булышыр сиңа да, алып так билеңә!

Матурбай:

-Ай- яй матур ,алтынлы! Рәхмәт, әнием.

Тиен әни:

-Матурым,зыян салма,файдалы эшләр генә эшләп йөр.

Матурбай:

-Беләм инде әнием,көн дә шул сүзләрне әйтәсең.

Әни тиен:

-Бар улым , бар,бераздан булышырга керерсең.



(Куян,тиен,аю,керпе керәләр.)

Иң матур кишер - әниемә!

Иң баллы алма - әтиемә!

Иң тәмле гөмбә - әбиемә!

Иң татлы бал - бабаема!

Әйдә боларын куеп торабыз,

Уңышны өйгә кертеп чыгабыз.



Матурбай:

-Уф, уйнап арыдым,ашыйсы килә башлады.

Өйгә кайтсаң тагын эшләргә кирәк,ананары гына ашыйсың.Нишләргә инде әәә!!!!Туктале, менә бит кишер ,гөмбә ,алма -бик күп итеп җыйганнар, берне генә алганнан берни дә булмас.( алып ашый.)Шәп булды эле бу.



Кош:

- ай- яй -яй.

Матурбай:

-Кит эле моннан көш, көш. Торма күзәтеп.

(Йөгереп куян, тиен ,керпе, керә. Кәрзиннәрне алып чыгып китәләр.)

Матурбай:

Әнием ялгышкан.Имеш чит әйберләргә тияргә ярамый.Менә бит,мин алдым.Берни дә булмады,беркем дә күрмәде,орышмады да ,белмәде дә.

Тамагым тук,эшлисе юк,матураеп юынып алыйм әле.Тасмамны куеп торыйм,буялмасын.(Юына,тасманы кош алып китә.)

Эшләрем гел яхшыга таба бара ,алтын тасма булыша ахры.Кая куйдым әле мин аны? Ай- яй югалды,урладылар,юньсезләр, караклар,бирегез.Тапсаммы,бетерәм,кем алды,кайсыгыз ,чыгыгыз.!!!

(Барысыда чыга )

-Ни булды?

-Бу нинды тавыш?

-Нәрсәне урлаганнар?

Кош:

-Чик- чирик ,дусларым, урламаганнар, алганнар гына .

Матурбай:

-Ничек?

Кош:

-Чик- чирик,син куянның кишерен,тиеннең гөмбәсен,керпенең алмасын алган кебек.

(Алар)

-Без эзләдек,син алган идеңмени ,ах карак!!!

Матурбай:

-Мин теләмәдем,болай буласын белмәдем,кичерегез мине,мин гаепле.

Әни тиен:

-Күңелең чиста,

Уең уңай булсын,

Саранлык,караклык

Йөрсен ерак.

Керпе -курчак:

Кагылма чит әйберләргә,

Калырсың авыр хәлгә.

Тукайның "Су анасын "

Ишеткәнең юк мәллә?!

Куян-курчак:

-Үзеңнекен читләргә, бирәсең килми бер дә.

Башкаларна да читен хәлгә калдыра күрмә.

Матурбай:

-Мин хатамны аңладым . Әнием, син дөрес булгансың икән.

Кош:

-Чик- чирик, менә тасмаң,ал.

Ана куян:

-Дусларым, балам тирән чокырга төште, һич чыгара алмыйм,булышыгыз.

барысы да:

-Ничек булышыйк?

Матурбай:

-Мин хәзер тасмам белән тартам да алам, тотыгыз,булышыгыз.

(Әкиятче белән куян баласы чыга)

Ана куян:

-Рәхмәт, акыллы бала икәнсең,бәхетле булырсың.

Әкиятче:

-Урман тыныч,

Тулы табын,

Дуслар якын.

Рәхәт яшәү өчен ,

Тагын ни кирәк!

Хор :Без - бәхетле димәк!

Җыр:

Җәй буе куйган хезмәтнең,

Көзен уңышын алдык .

Җырлар җырлап ,дусланып.

Кышын шатланыр вакыт.



Яшелчәләр,чикләвекләр

Бөртекләр һәм гөмбәләр

Күптән әзер кышка җитәрлек

Бик файдалы витаминлы азык

Шуңадырмы безгә рәхәт бик.

































© 2010-2022