Урок-вечер, посвященный учителям-ветеранам Иң гүзәл кеше

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Иң гүзәл кеше

( Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә )

Максат. Халкыбызның фронтта һәм тылдагы батырлык үрнәкләре белән таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; балалар күңелендә сугыш чорына, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт, алар белән горурлану хисе тәрбияләү; балаларда гадел, эшчән, игелекле булу теләге уяту.

Кичә барышы.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар, апалар, абыйлар, хөрмәтле укытучыларыбыз. Безнең бүгенге бәйрәмебездә лаеклы ялда булган ветеран-укытучылар, ялда булуларына карамастан, хезмәтләрен дәвам иттерүче өлкән укытучыларыбыз, шулай ук мәктәбебездә безгә белем һәм тәрбия бирүче кадерле укытучыларыбыз катнаша. "Очрашу җыры".

2 нче алып баручы. Кадерле апалар һәм абыйлар! Бүгенге бәйрәм белән һәрберегезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормышыбызда бәйрәмнәр аз түгел, алар арасында төрлесе бар. Бүгенге бәйрәм барысыннан да үзенчәлеклерәк. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп тарихында аерым урын алган сугыш һәм хезмәт ветераннарының, яки Яңа Дума җидееллык, урта мәктәбендә белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәрнең, якты истәлегенә багышлана.

1 нче алып баручы. Әйе, көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора. 20нче гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елдан артык вакыт үтеп китте. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул.

2 нче алып баручы. Тарих бу кадәр зур афәтне, әлбәттә, хәтерләми. Рәсми мәгълүматларга караганда, илебез бу сугышта 27 миллион кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән. Димәк, анда яшәүчеләрнең ачы язмышын күзалларга була.

1 нче алып баручы. Әйе, Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел, яки 1418 көн, 1418 төн буена халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән авыр газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

2 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан гына да 310лап кеше китә. Алар арасында мәктәбебезнең укытучылары да була. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмый. Алар еракта мәңгелек йокыга тала. Бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Җыр. "Җиңеп кайт".

Укучы. Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган.

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан.

Туган ил хакына, туган җир хакына,

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең якты тормыш өчен алар

Чит җирләрдә ятып калдылар.

1 нче алып баручы. Мәктәбебезнең бик күп укытучысы фронтка китә. Әмма мәктәптә укыту планында каралган барлык фәннәр дә укытыла. Бер генә дәресне дә өзмәс өчен, хатын-кыз укытучылар фронтовиклар кебек эшли. Бер укытучы ике укытучыны алыштыра. Тамаклары ач булса да, алар моны укучыларга сиздерми. Күңел төшенкелегенә бирелми алар.

2 нче алып баручы. Дәрес укыту, төрле чаралар үткәрү эшнең бер өлеше генә. Заем тарату, фронтка хатлар язу, посылкалар салу, агитмасса эшләре дә укытучылар җилкәсенә төшә. Мөгаллимнәр, укучылар, колхозчылар белән бергә, кыр эшләренә дә йөриләр. Әмма алар кыенлыклар алдында югалып калмыйлар, изге, гадел хезмәтләре белән җиңүне якынайталар.

1 нче алып баручы. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Фашистлар узган җирдә үтерелгән кешеләр, яндырылган, җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар калган. Алар совет халкын карусыз колларга әйләндерергә теләгән.

Укучы. Тып-тын дала. Моннан сугыш үткән.

Кан коелган монда, кан аккан.

Тәмуг кебек ялкын дөрләп янган,

Утлы телен сузып һәр яктан.

Көн тумаган. Ялкын, ут эчендә

Җир белән күк гүя тоташкан.

Җирләр тетрәп, күкләр тетрәп торган

Туплар улавыннан тоташтан.

Бүген тып-тын. Бөтен тирә-якта

Тибрәнә тик сары кылганнар.

Күпме ирләр монда тынлык саклап,

Мәңгелеккә тынып калганнар.

2 нче алып баручы. Ирләре, уллары, туганнары, сөйгән ярлары зур батырлыклар күрсәткәндә, барлык афәтне үз иңнәрендә кичергән тыл хезмәтчәннәре үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Аларның батырлыгы сугыш батырлыгына тиң.

Укучы. Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч өстендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп иңендә.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген, өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше, карты, барысы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды ятимнәр.

Җыр. " Әйләнеп кайтыгыз".

1 нче алып баручы. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк. Игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да түләргә. Ләкин алар сынатмый, сыгылмый.

2 нче алып баручы. Авыл халкы сугыш кырыннан хатлар көтеп яши ул чакта. Бик кадерле була кош теледәй солдат хатлары. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә авыл халкы. Кара пичәтле хатлар өзә үзәкне. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар әтисез, җиләк кебек кызлар сөйгән ярсыз кала. Җыр. "Солдатлар".

1 нче алып баручы. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килә. 1945 нче ел. 9 нчы май. Ул елдан соң күпме вакыт үтте. Менә 70 ел инде тыныч тормышта яшибез. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, авыр яралар әле һаман да үзен сиздерә.

2 нче укучы. Әйе, яралар төзәлми, хәсрәтләр онытылмый. Алар ветераннарның күкрәгендә йөрткән мина кыйпылчыклары аша, "әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буе олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша чагыла.

1нче укучы. Сугыш һәм хезмәт ветераннары сугыштан соң да җилкәләреннән авыр йөкне ташлый алмыйлар. Сугыш китергән хәрабәләрне торгызалар, намус белән үз хезмәтләрен үтиләр. Кирәген генә түгел, артыгын да башкарырга туры килә аларга. Ләкин алар бирешмиләр, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр һәркемгә үрнәк булып яшиләр.

2 нче алып баручы. Сугыш чоры хезмәтчәннәре! Сез олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар. Сез гаиләгездә дә, мәктәптә дә ихтирамлы кешеләр. Балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы, укучыларыгызның киңәшчесе булгансыз. Сез һәркемнең күңелендә. Тыныч йоклагыз.

Укучы шигыре. "Һәйкәл". Җыр "Мин телим дусларга".

1 нче алып баручы. Мәктәбебезнең укытучы-ветераннары! Сез гомерегезне намуслы хезмәт белән үткәнсез. Инде яшь буынның ихтирамын, кайгыртуын тоеп, иминлектә һәм тынычлыкта гомер кичерәсез. Сезгә гаилә бәхете, исәнлек, аяз күк йөзе телибез. Сезнең хөрмәткә татар халык биюе башкарыла.

Укучы. Әле һаман шат йөз белән

Мәктәп сукмагына карыйсыз.

Балаларның гөрләп,шаярышып

Бару-кайтуларын барлыйсыз.

Балаларның төрлеләре булды,

Якын булды сезгә барысы да.

Бөтенесе өчен рәхмәт әйтеп,

Баш иябез сезнең каршыда.

2 нче алып баручы. Сез тормышыгызны балаларның белемен, осталыкларын үстерүгә багышлагансыз. Рәхмәт Сезгә! Күңелегез бер дә картаймасын, исәнлектә яшәргә язсын.

Укучы. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык, бәхет һәм зур куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәрте, якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Җыр. " Рәхмәт сезгә".

1 нче алып баручы. Бүгенге көндә безгә белем һәм тәрбия бирүче, хөрмәтле укытучыларыбыз! Безнең киләчәк язмышыбыз сезнең кулларда. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә сезгә сабырлык, түземлек бирсен Ходай. Хезмәтегез хөрмәтле, үзегез ихтирамлы булып гомер кичерегез. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тормыш иминлеге телибез Сезгә. Укучыларыгыз Сезне һәрвакыт шатландырып торсын. Бию

2 нче алып баручы. Укытучы! Җиде хәрефтән торган шушы гади сүз эчендә күпме көч, тырышлык ята. Шул сүз бүген могҗизалар тудырырга сәләтле, бүген ул илнең тоткасы. Шушы гади сүз эчендә яткан тирән мәгънә кешене кеше итә, аңа тирән белем бирә һәм олы юлга озата.

1 нче алып баручы. Безне үз балаларыдай якын күргән укытучыдан да изге кеше бармы соң?! Авыр чакларда үз канаты астына алган, кирәккәндә мактый да, ачулана да белгән, бөтен түземлелеген, сабырлыгын җыеп безне олы юлга чыгарган, шушы юлда очраган киртәләрне ватып үтәрлек көч биргән укытучыдан да сабыр тагын кем бар?!

2 нче алып баручы. Шушы изге, киң күңелле кешегә карата булган ихтирамны, мәхәббәтне ничек аңлатырга? Укытучым, олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Ходай сезне сәламәтлектән мәхрүм итмәсен, күгегезне кара болытлар капламасын, кояшыгыз көннән-көн яктырак янсын! Сез - иң кадерле, иң гүзәл кешеләр! Җыр. "Иң гүзәл кеше".

Укучы. Картаймыйча шулай, кояш кебек,

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,

Онытмабыз сезне һич тә без.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Һәр шәхеснең гомере - мизгелләрдә,

Һәр гомердән күркәм эз калсын.

Сезнең гомерләрнең мисалыннан

Уллар-кызлар үрнәк-көч алсын!

Җыр. "Картаямыни соң йөрәк?"


© 2010-2022