Разработка мероприятия по ПДД Юл маҗаралары

"Юл маҗаралары" сыйныфтан тыш чарасы укучы балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерүгә ярдәм итә. 1 нче сыйныф балалары үзләренә яңалыклар, мәгълүматлар алалар. Юл билгеләрен тану һәр балага да кирәк, чөнки һәркем көн саен юлда йөри, юл билгеләре белән очраша. Шуның белән беррәттән укучы балалар әкият геройларыбелән дә очраша, начарлык белән яманлыкны да күрә, аерырга өйрәнә.     Әлеге  материалда укучылар төрле конкурслар каралган, алар балаларның фикерләү, иҗади сәләтләрен ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Юл маҗаралары.

Максат: 1) Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

2) Балаларның игътибарын, фикерләү сәләтен үстерү.

3) Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибен формалаштыру.

4) Җаваплылык хисен тәрбияләү.

Кичә барышы.

А.б. Исәнмесез, укучылар! Без бүген сезнең белән юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерәчәкбез, үз-үзебезне сынап карарбыз. Ә хәзер сезнең алга бүген көч сынашачак командаларны чакырам. Каршы алыйк! Командалар, рәхим итегез, сүз сезгә!

"Светофор", "Зебра" командалары бер-берсен сәламли.

А.б. Хәзер бәйгебезне башлыйбыз. Командалар, тамашачылар! Зинһар игътибарлы булыгыз, сорауларга уйлап җавап бирегез. Юлдагы бер ялгыш мең бәла китерә ала. Әйдәгез, барыбыз да алдагы җөмләне үзебезгә девиз итеп алыйк: "Кагыйдәләрне белгән, юлда тынычлап йөргән". Командалар, сез әзерме? Әзер булсагыз, башлыйбыз. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез тыңлагыз, уйлап җавап бирегез.

Урам уртасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә бик якын дус.

Балалар : Светофор!

А.б. Дөрес, укучылар! Хәзер командалар әзерләнәләр. Сезнең өчен эстафета "Яшел ут".

3 команда катнаша. Старт сызыгына тезелеп басалар, билгеле бер ераклыкта флаглар куела. Алда торучы балаларның кулларында кызыл, сары яшел шарлар. "Башладык" дип әйтүгә, шарга куллары белән суга-суга флагны әйләнеп, старт сызыгына кире кайталар.

2 нче бәйге. "Белемле җәяүле" конкурс-викторина.

  • Җәяү баручы кеше ничек атала?

  • Җәяүле юлы ничек атала?

  • Тротуар булмаган очракта нишләргә?

  • Юлны аркылы чыгарга рөхсәт бирүче билге ничек атала?

  • Юлда хәвеф-хәтәр булмасын өчен көне-төне ул яна?

  • Юлда йөргәндә әгәр, ашыйсыгыз бик килсә,

Нинди билге һичшиксез ярдәм итәр соң сезгә?

  • Ник машина туктаган, әллә инде бик арган?

  • Нәрсә аңлата бу билге, ничек икән исеме? ("Игътибар, балалар!"_

  • Бу билгене олылар да, кечеләр дә белсеннәр,

Билге торган җирдә алар һич йөрмәсеннәр! ("Җәяүлегә юл юк!")

  • Аяклары түгәрәк, куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам теләсә кая табан. (велосипед)

А.б. Афәрин, булдырдыгыз! Чираттагы бәйгебез "Автомобилҗны җый!" дип атала. (Конструктордан автомобиль җыю)

Машинага утырган Бүре белән Кызыл калфак керәләр.

Бүре: Менә килеп тә җиттек. Әйдә төш, машинадан.

К. калфак: кая, әбием юк бит монда. Син мине кая алып килдең? Син мине алдадың (елый)

Бүре : Мин сине хәзер ашыйм!

А.б. Әй, бүре, син нишлисең? Тимә аңа. Бар, кит моннан!

Бүре: Абау, кемнәр җыелган монда? ( машинасына утырып кача)

К. калфак: Рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, бүре мине ашап бетерә иде. Сез кемнәр?

Балалар : Без Олы Мәңгәр урта мәктәбе укучылары, сине таныйбыз, Кызыл калфак. Кая барасың?

К. калфак: Мин әбигә кунакка барам. Юлда миңа бүре очрады, әбиеңә илтеп куям , диде. Ул машинасында бик тиз йөри, котым алынды куркудан. Юлда бер куянны бәрдерде, менә бу әйберләрне аударып бетерде. Нәрсә икән болар, белмисезме?

Балалар : Беләбез, юл билгеләре.

А.б. Әйдәгез, балалар, без аларны таныйбыз микән?

(юл билгеләрен тану)

К. калфак: Рәхмәт, балалар. Менә хәзер бу билгеләрнең ни өчен кирәклеген аңладым. Миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Кызыл калфак!

А.б. Дуслар, әйдәгез, малайларны сынап карыйк әле. Малайлар ничәү безнең, кулларыгызны күтәрегез әле. Ә шофер булырга теләүчеләр ничәү икән? О-о-о, бик күп икән! Ә менә минем хәзер бирәчәк сорауларыма җавап бирергә теләүчеләр ничәү? Менә монда күренә инде кыю егетләр! Киләсе бәйге сезнең өчен, егетләребез.

Сорау-җавап.

Борылган да сырылган, озын булып сузылган. (юл)

Бензин белән туклана.

Светофор ни өчен кирәк?

Йөк ташучы машина ничек атала?

Җәяүлеләр тротуарның кайсы ягыннан йөри?

Нәрсә ул велосипед?

Мотоциклны йөртүче кем?

Җир асты юлы ничек атала?

Трамвай нәрсә ул?

Велосипедта машина юлыннан ничә яшь тулгач кына йөрергә ярый?

"Игътибарлы, сизгер бул!» бәйгесе.

( транспорт тавышларын тану)

Бәйге " Юлдагы бөкеләр".

Катнашучы командаларның һәр әгъзасы машина руле тотып төрле биремнәр үтиләр, шул ук вакытта тизлекне дә саклыйлар.

Эстафета "Сак бул!"

Шакмаклар буйлап сикереп барырга, биремнәрне үтәргә.

А.Б. Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз, сынатмадыгыз. Хәзер сүзне бүгенге бәйгеләрдә үзара көч сынашкан командаларыбызны бәяләп барган жюри әгъзаларына бирәбез. ( жюри әгъзалары сөйли)

А.б. Үз чиратымда мин дә кадерле укучыларыбызга түбәндәге бүләкләрне өләшеп китәсем килә. Бу дәфтәр-китапчыкларда сезнең өчен башваткычлар, кагыйдәләр һәм башка күп кенә биремнәр бирелгән. Укыгыз, танышыгыз, истә калдырыгыз. Киләчәктә дә кагыйдәләрне бозмыйча юлларда исән-имин йөрергә язсын дигән теләктә калам! Барыгызга да сәламәтлек! Сау булыгыз!







© 2010-2022