Сценка на татарском языке на оздоровительную тему

Раздел Классному руководителю
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңача әкият яки

әкият геройлары - сәламәт яшәү өчен...

Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек

Спорт темасына спектакль

Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең максатлары:
Укучыны һәр яктан гармонияле үстерү, аны шәхес буларак формалаштыру, физик яктан сәламәт үсүгә мотивация булдыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга теләк уяту.

Бурычлар:

- кешенең рухи-әхлакый, физик сәламәтлек нигезләре турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру,

- яхшы гадәтләр булдыру, тормышның үзкыйммәтен күрсәтү

- укучыларны сәламәтлеген саклау һәм ныгыту алымнарына өйрәтү.


Нәтиҗә: укучылар белергә тиеш:
- физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыту;
- начар гадәтләрне кисәтү,;
- актив тормыш рәвешен пропагандалау.

- сәламәтлекне ныгытуда табигать байлыкларыннан киң файдалана белергә өйрәтү.

Начало формы

Конец формы

Җиһазлау: бокс перчаткалары, чипсы,"кириешки", кока-кола, пепси-кола, биремле карточкалар, альбом бите, карандашлар.

Катнашучылар: Чукмар, Тукмар, Әби, Кызыл Калфак, Бүре, Доктор Айболит, Торна, Төлке, Витаминнар, Яшелчәләр.

Тамаша барышы

Алып баручы: Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта әкият геройларыы сәламәт яшәү рәвеше алып барырга булганнар, ди.... Моннан нәрсә чыкты икән, бергәләп күзәтик әле...

Беренче күренеш.

"Чукмар белән Тукмар" әкиятеннән күренеш. Әби әтәчләренә җим болгатып йөри.

Әби: И-и, менә бит ничек әйбәт булды! Спорт белән шогыльләнә башлагач әтәчләрем күзгә күренеп үзгәрделәр. Күз тимәсен, тьфү-тьфү...

Чукмар белән Тукмар чыгалар. Кулларында бокс перчаткалары.

Чукмар: Тукмар, әйдә инде, тагын бер раунд ? Тренер һәрвакыт тренировка кирәк, буш вакытыгыз булса, бокс уйнагыз, диде бит...

Тукмар: Ярар, Чукмар, әйдә, тагын бер көч сынашыйк. Армадыңмы соң?

Чукмар: Юк инде, кая ул ару...Мин хәзер бөтенләй армыйм! Менә, минем мускулларны тотып кара әле!

Тукмар: Шәп! Ә минеке? (бер-берсен карыйлар) Чукмар, безнең авылда бокс түгәрәге эшли башлау бик әйбәт булды, әйеме? Әбиебез безне шунда яздырып дөрес эшләде.

Чукмар: Әйе шул, Тукмар, көчебезне кая куярга белми идек. Бер - беребезне тукмашып, чукып үтә иде көннәребез, хәтерлисеңме? Хәзер рәхәтләнеп бокс уйныйбыз!

Әби: Чукмар, Тукмар, килегез, кил! Тәмле җим әзерләдем үзегезгә!

Чукмар: Яле, Тукмар, менә бу кырые тәмлерәк күренә. Сыйлан!

Тукмар: Юк, юк, Чукмар, син сыйлан башта! (бер-берсенә табакны этәләр)

Әби: Сөбханалла, нинди дус алар хәзер! Тукмар белән Чукмарның әләкләшеп, тукмашып, чукышып йөргән көннәре булмаган да кебек. Менә бит спорт ничек - дуслаштыра да, көчне дә арттыра!

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС

Бокс уены. Сәламәтлек темасына табышмаклар әйтү. Җаваплар бер биткә языла. Уртага дөрес җавапны язалар. 1 нче номерлы ( 2, 3...) номерлы укучы укый.

  1. Янына килдем- үземне күрдем.

Көзге.

  1. Ышкый-ышкый юа юл

Сабын белән дус та ул.

Мунчала.

  1. Тешләре күп- ашамый,

Минсез эшен башламый.

Тарак.

  1. Иртә торгач кулыңа ал ,

Миннән башла эшеңне.

Паста белән мин чистартам

Ап-ак итеп тешеңне

Теш щеткасы

  1. Битне-кулны югач,

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам

Әйт син, тизрәк.

Сөлге

  1. Хуш исле, шома,

Үзе чисталап юа.

Сабын

Бу табышмаклар нәрсә турында? ( чисталык)

Ә чисталык - сәламәтлекнең нигезе!

Алып баручы: Күрәсезме, спорт кешегә сәламәт, көчле булырга ярдәм итә. Алга таба карап әкият иленә сәяхәтне дәвам итик. Сәламәт яшәү, спорт белән шогыльләнү тагын кайсы әкият геройларына ярдәм итте икән?

Икенче күренеш

Сәхнәдә Кызыл Калфак чәчәк иснәп йөри. Бүре килеп чыга.

Бүре: Исәнме, Кызыл Калфак! Кара урман уртасында нишләп йөрисең? Җиләк җыясыңмы әллә? Сине монда күрермен дип уйламаган да идем...

Кызыл Калфак: Юк, җиләк җыеп йөрмим. Әбием урманның икенче ягында яши минем, шуның хәлен белергә барам. Менә, күчтәнәчләр дә алып барам. ( кәрзинен күрсәтә)

Бүре: Алай икә-ә-ән! ( кулын угалап куя) Кызыл Калфак, менә бу сукмакны күрәсеңме? Ул каенлык аша үтә. Андагы җиләк! Әбиеңә күчтәнәчкә җиләк тә җыярсың...

Кызыл Калфак: (аптырабрак) Ә-ә-ә, белмәгән идем. Әбием каен җиләге ярата шул минем. Җыйсам, шатланыр инде...

Бүре: Әле бу сукмак - әбиеңә илтүче иң кыска юл да. Син шуннан бар, ә мин менә бу озыныннан китәрмен. Минем дә әбием шул тирәдәрәк яши бит (читкә карап көлә)

Кызыл Калфак: Рәхмәт , Бүре абзыкай. Мин китим инде... . Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Сау бул. (кәрзинен алып тиз - тиз чыгып китә).

Бүре: Хуш, хуш! Беркатлы кызый!

Алып баручы: Ә Кызыл Калфак җиңел атлетика түгәрәгенә йөри икән. Марафоннарда, йөгерү буенча ярышларда гел беренчелекне ала ди! Шулай булгач, ул теге озы-ы-ын сукмакны 5 минутта йөгереп, әбисе янына килеп тә җиткән. Юлда җиләк тә җыярга җитешкән икән.

Әби чәй әзерләп йөри. Ишек шакыйлар.

Әби. Кем бар анда?

Кызыл Калфак. Бу мин, әбием. Оныгың - Кызыл Калфак. Исән генә торасыңмы . әбием! (Әбисен кочаклый.)

Әби (сөеп). Сөбханалла, бәбкәчем - алтыным килгән икән. Иртәдән бирле нинди шатлыгым булыр дисәм - син киләсе булгансың икән, кызым. Әйдәле, сыйлыйм әле үзеңне.

Кызыл Калфак. Әби, хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы?

Әби. Аллага шөкер, балам, 90 яшемә җитеп, чынлап чирләгәнем дә юк. Башым авыртса, урманында дәвасы җитәрлек, шифалы үләннәр эчәм. Табигатьтә никадәрле шифалы үлән, белеп кенә файдалан.

Кызыл Калфак.Әбием , ә шулай сәламәт булып яшәвеңнең сере нәрсәдә?

Әби. Иң элек хәрәкәт кирәк , балам. Гомер буе бер минут тик торганым юк, эшсез торсам, җаным тыныч түгел. Аннан соң балам, кешеләрне , табигатьне яратырга кирәк, шулай ук күңелеңдә яхшылык, җаныңда чисталык сакларга кирәк. (Әби чәй ясый). Чәй эчик әле, кызым.

Кызыл Калфак. Бигрәк тәмле чәй.

Әби. Җиде төрле үләннән ясалган.

Кызыл Калфак: Мин сиңа тәмле каен җиләге дә җыйдым, әбием.

Алып баручы: Берзаман Бүре арып-талып, әбинең өенә килеп җитсә, әби белән Кызыл Калфак рәхәтләнеп чәй эчеп утыралар, ди.

Ишектән Бүре керә.

Бүре: Син кай арада килеп җиттең? Кызыл Калфак, мин күрсәткән сукмактан китмәдеңмени?

Кызыл Калфак: Шуннан киттем инде, Бүре абзыкаем. Мин бит җиңел атлетика бунче чемпион! 5 километр араны 5 минутта үтәм! Җиләк тә җыйдым!

Әле мин каратэ түгәрәгенә дә йөрим, бик беләсең килсә! Әллә ничә тапкыр чемпион булганым бар, "Чёрный пояс" по каратэ!

Бүре: Алай икән... . Ярый,мин китим әле, эшләрем дә бар иде.... ( әкрен генә чигенеп чыгып китә).

СТЁ ЗЕ КЛАСС

Дару үләннәре буенча белемнәрен ныгыту.

Һәр укучы 1 дару үләнен һәм аның нәрсәдән ярдәм иткәнен яза. ( 30 сек). Сыйныф буенча әкрен генә йөреп, пралашалар һәм дару үләннәрен өстиләр. 5 минуттан урыннарына утырып, РЕЛЛИ РОБИН үткәрәләр. Янәшәдәге партнёр белән җавапларны чиратлап укыйлар.

Алып баручы: Менә шундый хәлләр икән Кызыл Калфак яшәгән авылда. Алга таба күз салыйк, Торна белән Төлке ни хәлләрдә икән?

Өченче күренеш

Төлке белән Торна керәләр.

Төлке: Торна дускаем, мин сине кунакка чакырам. Бүген сәгать 3 тә килерсең, яме. Тәмлүшкәләр дә әзерләрмен!

Торна: Ярар, Төлке, килермен! Хәзер тиз генә кайтып күчтәнәчләремне алам да...

Торна китә. Төлке кунакка сый әзерли башлый. Чипсы, кока-кола чыгара. Торна килеп ишек шакый.

Төлке: Кер, кер, Торна дускаем, рәхим ит! Менә күрәсеңме, нинди тәмле әйберләр әзерләдем мин . Рәхәтләнеп сыйланыйк әле!

Торна: Их! Яратам да инде мин чипсы белән коланы! Мин дә күчтәнәчсез килмәдем бит. Менә... (кириешки һәм пепси-кола чыгара)

Төлке: У-у-у! Рәхмәт, рәхмәт! Әйдә, тәмләп кенә ашап куйыйк!

Торна белән Төлке ашыйлар. Икесе дә эчләрен тоталар. Ах! Ух! Киләләр.

Торна, Төлке: Ай-вай, эчем авырта, ярдәм итегез! Күз алларым караңгылана, башым әйләнә! Үләбез, ахрысы....

Торна: Ай! Эчем! (эчен угалый) Ярдәм итегез! Доктор Айболит, зинһар өчен, кил монда!

Доктор Айболит килеп җитә.

Доктор Айболит: Кемгә ярдәм кирәк монда? Кем мине чакырды? Төлке , Торна, ни булды сезгә? Кай җирегез авырта? ( аларның башларын, эчләрен тотып карый)

Төлке: Ярдәм ит, доктор. Эчем бик нык авырта, башым дә әйләнә. Әллә кояш сукты инде...

Доктор Айболит: ( чипсы һәм башкаларның чүпләренә күрсәтеп).Менә шушы ризыклар ашаганга авыртмый микән эчләрегез! Бүген нәрсәләр ашаган идегез?

Төлке: Чипсы...

Торна: Кириешки...

Доктор Айболит: Менә шуның өчен авырта инде сезнең эчегез.Шушындый зыянлы ризыкларны ашыйлар ди мени инде! Сез ничек дөрес тукланырга икәнен белмисезмени?

Торна, Төлке: Юк шул. ( елыйлар)

Витаминнар һәм яшелчә булып киенгән укучылар керә.

Доктор Айболит: Игътибар белән тыңлагыз! Исегездә калдырыгыз, сезгә дөрес туклану серләрен ачабыз.

1 нче укучы. А витамины җитешмәгәндә , күзләр начар күрәләр , балаларның үсүе туктала , тире өсте кибә һәм бозыла. А витамины балык , сыер маенда , кызыл борычта , кишердә, кузгалакта ,яшел суганда, помидорда, абрикоста, каймакта, сырда ,йомыркада бар.

2 нче укучы. В витаминын җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга , мәсәлән В1 , В2 , В6 бүленә һәм төрле авыруларны: йөрәк , кан тамырлары, ашказаны , сулыш органнары , күз , тире һәм нерв авыруларын дәвалауда кулланыла. В витамины группасы арыш һәм соры икмәктә , бодай , солы һәм карабодай ярмасында ,борчак һәм фасольдә , сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта , йомыркада бар.

3 нче укучы. Д витамины җитешмәгәндә , балаларда рахит авыруы барлыкка килә , скелет зәгыйфьләнә. Ул бавырда , иттә, каймакта , сөттә , майда була.

4 нче укучы. С витаминын да кешеләр , яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала. Ул кан әйләнешен яхшырта , кешедә йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә. С витамины киптерелгән гөләф җимешендә , кара һәм кызыл карлыганда , кузгалакта , помидорда , лимонда , мандаринда , алмада , кәбестәдә , яшел борчакта , редискада һәм кишердә була.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер - саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Суган.

Ә мин - суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр,

Суык тимәс үзегезгә.

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН (уйла - яз- командада фикер алмаш)

Һәр өстәлгә бер витамин атамасы бирелә. 1 - А, 2 - В, 3 - С, 4 - Д . укучылар 1 минут эчендә бу витамин нинди ашамлыкларда барлыгын уйлыйлар. 1 минут эчендэ язалар, чиратлап җавапларын тикшерәләр.

КЛОК БАДДИС. Сәгать 3 тә очрашасы укучы белән белемнәрен бүлешәләр. ( 1 мин)

Алып баручы: Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек - иң зур байлык" диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.Әйе "Саулык - иң зур байлык." Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан - кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмый. Сез дә авырмагыз, дуслар!

ТОКИН МЭТ

Уйлау өчен тема: СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ

1 минут эчендә командалар сүзләр язалар. 2 нче өстәлгә күчеп, сораулар язалар, яки бәйләнешне күрсәтәләр. Ахырдан һәр команда үз эшен күрсәтә.





© 2010-2022