Бала чагыңны искә төшер, студентлар белән очрашу кичәсе

Мәктәпләрдә студентлар белән очрашу кичәләре еш үткәрелә. Минсезгә шундый кичә үткәрү учен материал тәкъдим итәм. 1 нче өлештә кунакка чакырылган студентлар үзләре укыган уку йортлары, анда керү шартлары, укулары, булачак һөнәрләре турында сөйлиләр,укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.2 нче өлештә студентлар үзләренең бала чакларын искә төшерәләр,үзләрен балалар бакчасында итеп хис итәләр. Уеннар башлана.Группалар арасында ярышта җиңүчеләргә бүләкләр бирелә.Хыялларда гына булса да ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Бала чагыңны искә төшер!

(Студентлар белән очрашу кичәсе)


ЗәянәЗәйнетдиновна Гатауллина

Биектау районы, Казаклар төп мәктәбе


1 өлеш.

1.Кунакка чакырылган студентлар үзләре укыган уку йортлары, анда керү шартлары, укулары, булачак һөнәрләре ту-рында сөйлиләр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.

2 өлеш.

Алып баручы. Хәерле кич,кадерле дуслар ! Ныклап уйлап җавап бирегез әле: иң бәхетле ,бернинди борчу-хәсрәтсез , тыныч вакы-тыгыз кайчан иде? Яхшылап уйлагыз. Әгәр яхшылап уйласагыз ,аң-ларсыз ,чыннан да иң бәхетле вакытларыбыз бала чакта барыбыз-ның да.Ул чакта агачлар да бик биек, кояш та яктырак яна, җәй дә бик озын иде.Әйдәгез әле ,бер кичкә генә булса да әле бик еракта калмаган бала чагыгызга кайтыйк, алда торган имтиханнар ту-рында онытып торыйк.Күз алдына китерегез, сез - бакча балала-ры. Группаларыгызга исем уйлагыз.( Мәктәп укучылары 1 группа ,студентлар 2 нче группа .Группадагы малайлар һәм кызлар саны тигез.) Үзегезне чыннан да кечкенә балалар итеп сизәр өчен киемнәрне киегез(балалар башлыклары . кепкалар ,бантиклар , ко-сынкалар һ.б.).Сез -ясле балалары. Әле җитәкләшеп йөри белмисез. Шуңа күрә тәрбияче сезгә бау бирә һәм сез шуңа тотынып йөрисез

1 нче конкурс.Минем сигнал буенча беренче уенчы үзе генә бирелгән араны йөгереп уза , старт бирелгән урынга кайткач,бауга икенче "бала" тотына , икәү йөгерәләр, һ.б. Кайсы группа алдан финишка килеп җитә, шул группа җиңүче.

Алып баручы.Үзенең кечкенә вакытын ... группасы яхшырак искә төшерде. Кадерле дуслар ,үзегезнең кечкенә вакытагы туган көн-нәрегезне искә төшерегез әле. Әти-әниләрегез сезнең һөнәрләрегез белән горурланып ,аны килгән кунакларга күрсәткәндер. Урындык-ка басып ,шигырь сөйләгәнегез исегездәме?Менә хәзер карыйк әле,кайсыгыз уңышлырак , яхшырак үзенең бала чагына кайтыр икән?

Әйдә әле ,.... , урындыкка бас , бөтен кунаклар да күрсеннәр ,матур

итеп , кычкырып сөйлә .(2 нче конкурс)

Алып баручы.Сезнең күбегезнең энеләре , сеңелләре бар.Сез өлкәнрәк абый-апалар буларак ,аларга булышкансыздыр. Һәр группадан 1 "малай" һәм 1 "кыз" сайлагыз." Малай" - энекәш , ә "кыз" - апа булыр. Минем сигнал буенча апа энекәшен ял итәргә урамга алып чыгарга әзерли- киендерә. Тизрәк һәм шул вакытта җыйнаграк итеп киендергән апа җиңүче була.( Зурлар курткасы , колакчынлы бүрек , киез итекләр , резинкалы бияләйләр , шарф әзерләнә.) (3 нче конкурс)

Алып баручы.Ярар ,балалар , энекәшләр җылы итеп киендерелде ,инде бернинди суыклар да куркыныч түгел. Нәтиҗә ясала. "Эне-кәшләр"! Чишенми торыгыз ,киләсе конкурс сезнең өчен. Без барыбыз да беләбез, малайлар машиналар белән уйнарга яраталар. Балалар, сез киенеп урамга чыктыгыз, менә сезгә машиналар, юлы-гызда каршылыклар бар, аларны екмый гына бауга тагылган маши-налар белән йөгереп әйләнеп килергә тиешсез. Кем тизрәк икән ? (Куелган әйберләр арасыннан ,зигзаг ясап йөрергә тиешләр )(4 нче конкурс)

Алып баручы. Ял итеп алдык, инде көндезге аш вакыты җитте. Хәзер иң тиз ашаучы һәм балалар ашамлыкларын иң нык яратучы-ны сайлагыз( 5 нче конкурс).Сайланган балаларга йогурт һәм кашык бирелә, кем алдан ашап бетерә - шул җиңүче. Ашаганнан соң эчәсе килә бит. Тәрбияче һәм бер бала сайлагыз. Тәрбияче "бала"га сөт эчерә(пластик бутылкаларга сөт тутырып, авызына резин перчатка бармагы куела, ул зуррак итеп тишелә). Кайсы команданың шешәсе тизрәк бушый - шул команда җиңүче.( 6 нчы конкурс)

Алып баручы. Ял иттек ,ашадык , эчтек, инде хәзер "тихий час". Балалар тыныч итеп йокласыннар өчен мин әкият укырмын, ә сез уйнап күрсәтерсез. Кем кызыграк итеп күрсәтә - шул җиңү-че.( 7 нче конкурс)

Алып баручы. Йокыдан соң балалар гадәттә тыныч уеннар уйныйлар. Без дә шулай эшлик. Урындыкларга әйбәтләп утырыгыз. Табышмаклар әйтәм ,җавабын сез әйтегез. Кем күбрәк җавап таба - җиңүче була.( 8 нче конкурс )

Табышмаклар:

  1. Минем белән уйныйлар,

Кулларыннан куймыйлар,

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, иркәм, дияләр.

Үсә төшкәч, балалар

Мине онытып калалар. (курчак)

2.Бар бер чана,

Утырасы юк, бассаң - үзе чаба. (чаңгы)

3.Икесе дә ак, икесе дә вак,

Аерыйм дисәң - кап. (тоз һәм шикәр комы)

4.Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? (саулык)

5.Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. (аю)

6.Бер үлән бар чокырда,

Аны таный сукыр да. (кычыткан)

7. Тау битендә бер амбар,

Аның ике ишеге бар, -

Бервакытта ябылмый,

Көне-төне җил уйный. (борын)

8.Тәрәзәдән сыя,-

Ишектән сыймый,

Сандыкка сыя,-

Салып бикләп булмый. (кояш нуры)

9.Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк? (кәҗәнең)

10.Колга башында йорты,

Эчендә аның җырчы. (сыерчык)

11. Җәй такылдый бу чүкеч,

Кыш такылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)

12.Бал-шикәрдән татлы, ашап булмый. (йокы)

Алып баручы. Ә хәзер җыр конкурсы. Берәр куплет балалар җыры башкарыла.(9 нчы конкурс)

Уенга йомгак. Бүләкләү.

Алып баручы.Хөрмәтле дуслар,хыялларыгызда гына булса да еш-рак бала чагыгызга кайтыгыз һәм тормышыгыз күңеллерәк булыр.

Уенда катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.


© 2010-2022