Класс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгате

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Юлда йөрсәң бул өлгер ,

Юл кагыйдәсен син бел!

Максат:

  • балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау,

  • укучыларны төрле чаралар ярдәмендә урамда һәм юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү,

  • Балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.

  • үзеңне дөрес тоту культурасына өйрәтү.

Бурычлар:

  • укучы балаларны юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә төшендерү;

  • юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгатьләре, класстан тыш чаралар, ата-аналар җыелышлары үткәрү;

  • юлда үз-үзеңне тота белү культурасын формалаштыру;

  • танып белү, иҗади күзаллау, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

  • аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.

Җиһазлау:

юл билгеләре, презентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.

Чараның барышы.

Мэнэдж мэт.

1.а.б..Хәерле көн,укучылар,хөрмәтле кунаклар!

2а.б..-Яныңдагы иптәшеңә Кояшлы көн телә син

1.а.б.- Каршыдагы иптәшеңә Хәерле көн телә син

2.а.б..- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

1.а.б..- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк, күтәренке кәеф белән башлап җибәрик

Балалар : (-Көннәр кояшлы булсын!

-Җирдә тынычлык булсын!

-Барыбызга да хәерле көннәр!

-Көнебез хәерле үтсен!)

1.а.б. Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда "Хәерле юл!" дип озатып калу һәм "Исән - сау кайттыңмы" дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, машиналарга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юлга чыга, юллар белән очраша.

Көн буламы төн буламы

Юлга чыгып китәбез

Ничә мең чакрымнар үтеп,

Кабат кайтып керәбез

2.а.б..Бүгенге көндә юлларга чыгу, аны хәвеф - хәтәрсез, исән - имин үтәр өчен тиз фикер йөртә белү, тирән белемнәр, аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк.

Юлда төрле хәлләр була

Яңгыр да бураны да

Ходай зинхар исән йөрик

Без синең кулда гына.

1а.б.. Без дә бүген белем һәм күнекмәләребезне тикшереп карарбыз. Шулай итеп интеллектуаль уеныбызны башлап җибәргәнче ,тарих битләренә күз салыйк Тыңлагыз әле бу нинди тавыш?

(Тормоз тавышы.)

2.а.б.. Әйе .укучылар ,чыннан да бу тормоз тавышы ,бу тавышны без сезнең белән нинди дә булса юл хәләкәте булганда ишетәбез.Әйтегез әле ,нинди сәбәпләр юл хәләкәте барлыкка китерә соң?

1.а.б..Әйе укучылар чыннан да юл транспорты хәлакәтенең килеп чыгуның сәбәпләрен ачыгыз?( Җавап)

1-Юлларнын начар булуы

2-транспорт төзек булмау

3-юл йөрү кагыйдәләрен белмәү

4- тротуарлар булмау

5-зебра ,светофор

1 сәбәп: Юлларның начар булуы.

1 укучы. Чыннан да Рәсәй юллары элек-электән бик начар булганнар, беренче юлларны бүрәнәләрдән салганнар,бу юлларда йөрү уңайсыз булган ,ә инде 1692 елда Мәскәү шәһәре юлларын таштан җәяргә уйлыйлар,патша фәрманы буенча,шәһәргә керүче һәрбер кеше сакчыга өч каз йомыркасыннан кечкенә булмаган таш бирергә тиеш була,әгәрдә таш бирмәсәң шәһәргә керү тыелган.

Ә инде вак ташлардан (гравийдан)1722 елда Петр1 приказы буенча Мәскәү һәм Петербург арасын җәйгәннәр.Ә безнең юллар нәрсә белән җәелгән соң?

2.а.б.Укучылар сез беләсезме , кайчан беренче тапкыр Юл транспорт хәләкәте булган?

2 укучы Әйе ,беренче тапкыр юл транспорты хәлакәте 1769 елда Парижда Кюньо ясаган пар казаны белән эшли торган автомобиль белән булган Бу машина бик авыр булган һәм таш коймага килеп бәрелгән.Пар казанның тавышы бөтен Парижны өнсез калдырган.Машина йөртүчене больницага салганнар.Ә инде чын автомобиль ясалганнан соң 1896 елның августында Англиядә 6 км /сәг белән бара торган машина җәяүлене бәрдерә.( Бриджет Дрисколл)

Ел саен безнең илебездә 35 мең кеше һәлак була.Шуның 1500 е балалар.Ә инде 20000 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала

1.а.б. сәбәп

3 укучы Юл йөрү кагыйдәләре

Кайчандыр бик күптән урамнарда ,юлларда атлылар гына йөргән.Бу чараны да транспорт дип йөрткәннәр. Билгеле бу транспорт чарасының бернинди кагыйдәләре булмаган ,шул сәбәпле еш кына җигүле атлар бер-берсенә бәрелә , комачау итә торган булганнар.Ул вакытларда шәһәр урамнары бик тар ,ә юллар чокыр-чакрылы булган.Һәм менә шул вакытта юл йөрүне тәртипкә салырга ,кагыйдәләр уйлап табарга кирәклеге ачыкланган һәм шуннан соң гына юлларда тәртип барлыкка килә башлаган,юлларда йөрү куркынычсызга әйләнгән

Иң беренче юл йөрү кагыйдәсе 2000 еллар элек Юлий Цезарь вакытында барлыкка килгән .

Бу кагыйдәләр шәһәр юлында хәрәкәтне тәртипкә салырга ярдәм иткән.Кайбер кагыйдәләр бүгенге көнгә кадәр яши ,мәсәлән,берьяклы хәрәкәт

Рәсәйдә хәрәкәтне патша указлары ярдәме белән тәртипкә китергәннәр. 1730 елда патшабикә Анна Иоанновна фәрманында болай диелгән: "Җигелгән атта йөргән һәр кеше нык саклык белән ,куркып йөрергә тиеш,әгәрдә кагыйдәне бозучы булса ул кешене камчы белән кыйнарга,яисә каторгага җибәрергә "диелгән

. 18 гасыр ахырында автомобиль өчен кагыйдәләр чыгара башлаганнар ,бу кагыйдә буенча хәрәкәт итү 3 км\сәг. артмаска тиеш.

Һәр илдә үз кагыйдәләре була,бу бик зур уңайсызлыклар тудырган,шунлыктан 1909 елда Парижда Халыкара конференциядә юл йөрү кагыйдәләре буенча барлык илләр өчен Конвенция кабул ителә ,һәм шунда беренче юл билгеләре ,җәяүленең,йөртүченең таләпләр куела

Хәзерге заман кагыйдәләренә дә 100 ел тирәсе.

2.а.б. Нәтиҗә чыгару.

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк. Авылда да билгеләр куярлык урыннар күп. Чөнки анда да машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк юлыгалар.

4 укучы

Ә кайчан тротуар барлыкка килә соң?1782 елда Парижда яңа театр зданиясе салалар.Бу вакытта театрга байлар кареталар белән бара торган булалар Шул ук җәяүле кешеләр дә бара театрга. Кареталар күп булганлыктан җәяүле кешеләргә юлда йөрү бик уңайсыз була ,атлар бәрдерәләр, таптыйлар. Шул хәлдән соң шәһәр хакимияте юлны ике өлешкә бүлә,аның бер өлеше җигелгән ат кареталары өчен ,ә икенче өлеше җәяүлеләр өчен -тротуар була.Тротуарга җәяүле кеше хуҗа була.

2.а.б. Без барыбыз да беләбез,тротуардан гына йөрергә яраганлыгы турында, ә инде юлны кисеп чыкканда кайдан чыгарга тиеш соң без?

Г.Сәбәп.(Җавап)

5 укучы Светофор.Юлдагы хәрәкәтне механик прибор белән көйләү моннан 140 ел элек Лондон шәһәрендә,Британия парламенты каршына урнаштырыла. Бу приборны - Дж. П. Найт (англ. J. P. Knight) - тимер юл семафорлары хезмәткәре уйлап таба.Ул 6 м. биеклектәге баганага куела,бу прибор белән кеше идарә итә,анын ике семафор канаты була ,төнлә газ фонаре белән яктыртылган.Бу җәяүлеләр өчен һәм транспорт белән хәрәкәт итүне җиңеләйтү өчен ясала. Кызганычка каршы ,1869 ел башында фонарь шартлый һәм полиция хезмәткәрен яралый. Шушы хәлдән соң светофорны 50 елга онытып тордылар.Безнең илдә беренче светофор Мәскәүдә 1929 елда урнаштырылды.

Ә инде Беренче «зебра» 1953 елда сентябрьдә Германиядә ясала.

1.а.б. Менә шулай ,укучылар ,без сезнең белән юл хәләкәтен булдырмау сәбәпләрен ачыкладык..

Ә без ,укучылар үзебез нинди транспортка хуҗа соң?Бу транспортның исемен һәрберебез әйтә алабыз?(Велосипед)

Ләкин без 14 яшьтән соң гына йөрергә тиешлеген беләбезме соң?

2.а.б.Велосипедта йөрүнең дә үз кагыйдәләре бар:

  1. Велосипед белән машина юлында йөрергә ярамый.

  2. Велосипед махсус урыннарда гына йөрергә тиеш .Чөнки аның бамперы да,ишеге дә юк һәм бәрелгән очракта кешеләр өчен запчастлар уйлап тапмаганнар әле.

6 укучы. юл билгеләрен аңлата.

Физкультминутка.

1.а.б. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китү өчен 2 төркемгә бүленик.(Ике команда да үзенә исем уйлый.)

2.а.б.1 нче уен "Парын тап" уены.

1.а.б. 2 нче уен " Кемнең хәтере яхшы" дип атала.

Презентациядән рәсемнәр күрсәтелеп алына.

Класс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгатеКласс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгатеКласс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгатеКласс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгате

1 командага сорау . Рәсемдә ничә кисәтү билгесе бар иде?

Класс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгатеКласс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгатеКласс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгате Класс җитәкчесенә Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәсен син белачык сыйныф сәгате

2 командага Сорау: Ничә очракта балалар кагыйдәне бозалар?

(рәсемнәр яңадан карала һәм нәтиҗә ясала)

2.а.б.Зур теләк белән өйрән син,

Өлкәннәрне карап тор.

Машина узганын көтми-

Йөгермә син тизерәк.

Моны белү һәр балага,

Кайда йөрсә дә кирәк.

3.Компьютердан тест

1.а.б.4." Ярый, ярамый" уены

Хәзер " Ярый, ярамый " дигән уен уйнап алабыз. Пассажирларга үтәргә ярый торган эш булса- атлыйбыз, ярамый торган эш булса - чүгәлибез.

1 командага.

-юлны аркылы чыкканда башта сулга карарга ( ярый )

-юлны теләсә каян чыгарга ( ярамый )

-тукталышта этешә - төртешә уйнарга ( ярамый )

-троллейбуста буш урын булса, утырырга (ярый )

-трамвайда өлкәннәргә урын бирергә ( ярый )

-автобусның ишегенә терәлеп барырга ( ярамый)

2.а.б.2 командага

-Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

-Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

-Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

-Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

-Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

-Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

1.а.б.4 Проект эшләү.

  • Укучылар хәзер сез авылыбызны ничек үзгәтртер идегез.Отытмагыз быел парклар төзү елы.

2.а.б.5."Күңелле автомобиль" уены уйнала. Һәр командага шаян сораулар бирелә.

1) Елганы аркылы чыкканда автомобильнең нинди детале ярдәмгә килә? (мост-күпер)

2) Өйдә ут сүнгәндә автомобильнең нинди детале ярдәмгә килә? (свеча-шәм)

3 )Автомобильнең нинди җайланмасы белән өй ишеген биклибез? (замок-йозак)

4) Автомобильнең нинди җайланмасы ярдәмендә чалбарны тоттырабыз? (ремень-каеш)

1.а.б.6 нче уенда командирлар бәйгесе.

1 нче командага сораулар.

1.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

2.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

3.Светофорның ничә төсе бар? (3)

4.Машина юлы аша ничек чыгарга? ( җәяәүлеләр чыгу (пешеходный переход) юлы)

5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)

6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

7.Җәяүле юлы.( тротуар)

8.Автобусны ничек әйләнеп узарга? (әйләнеп узарга ярамый, киткәнен көтеп торырга, һәм куркынычсыз урыннан чыгарга)

9.Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты)

10.ЮХИДИ ничек була? (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе)

2.а.б. 2 командага сораулар

1. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)

2.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

3.Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

4.Зебра ничә төсле? (2)

5. Трамвайны ничек әйләнеп узарга? (әйләнеп узарга ярамый, киткәнен көтеп торып, куркынычсыз урыннан чыгарга кирәк)

6.Трамвай кайдан йөри? ( рельстан)

7.Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

8.Транспорт белән идарә итүче (водитель, транспорт йөртүче)

9.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярый (кеше утыртып йөрергә ярамый)

10. Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (иң өстә)

1.а.б.

Юл йөрү билгеләре ничә төргә бүленде?( 8)

Ситуация:Сез велосипедта йөргәндә үзегезнең иң якын дустыгызны күрдегез.Ләкин ул юлның икенче ягында сезне чакыра .Сез нишлисез?

Юл сүзендә ничә аваз бар?( 3)

Ситуация: Машина юлында велосипед белән йөрергә ярыймы?Ә ни өчен?

Зебра ничә төсле?(2)

Ситуация:Сезгә юл арткылы чыгарга кирәк.Зебра тамгасы ераграк.Бу очракта нишлисез?

Юл транспорт халәкәтенең ничә сәбәбен белдек.( 5)

Сит: Син бүген дәрестә нәрсәләр белдең? Фикерләрегезне уртаклашыгыз.

Йомгаклау.

1.а.б.Укытучы. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттелә.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем! Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Җыр : Динара

(Бүләкләү.)

2.а.б.Сак йөрегез зур юлларга
Юлыкмый хәвефләргә
Хәерле юл бар-чагызга
Киләчәк гомерләргә
1.а.б.Сак йөрегез зур юлларга
Юлыкмый хәвефләргә
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында





© 2010-2022