Разработка внеклассного мероприятия Соревнуются татарские мальчики

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар малае бәйгесе.

Бүген бездә зур бәйрәм

Бик күңелле көн бүген.

Иртәдән үк кояш көлә

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек ,

Үзе бәйрәм балачак.

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак.

(Балалар җыр башкара)

Бүген бездә малайлар бәйрәме. Гомергә ир-егетләр туган илне саклаучы булган, алар армиядә хезмәт иткәннәр, сугышларда катнашкан. Кеше тынычлап йокласын, балалар мәктәптә әйбәт укысын, садик балалары матур уйнасын дип, төннәрен сакта үткәрәләр. Күбегезнең әтисе армиядә булган, Исламның әтисе Әфган сугышында катнашкан. Солдат буласы кеше белемле, тырыш, нык, спорт белән дус, сәламәт булырга тиеш. Исламның Алмаз абыйсы -солдаттан кайтты быел гына.

Бездә бүген ярыш-егетләр ярышы, сынап карыйк әле аларның осталыкларын.

Ямурзаны матур диләр.

Матур чөнки анда без туган

Ямурзада туып-үскәч,

чын татар егете булам.

Бүген сезгә сәлам юллыйлар

Батыр татар малайлары.

Кызлар бездән көлсә дә,

Түгел без банка калайлары.

Була бу Сахипов Булат-

Тик кенә тора алмый.

Әйтерсең аның атланганы-

әкияттәге канатлы ат.

Иң бәхетле кем ?дисәгез,

Ул кеше Илнур -белегез.

"5"кә эшләде ДЕМОны

Кызлар, килегез дә күрегез.

Биюгә дә аяклары

Диманың тора биеп кенә.

Сәхнәләргә чыгар әле

Түбәтәй киеп кенә.

Гөлнарага да кер юыша,

Игезләрне Салават караша

Телемастер, теле татлы-

Ул бит Илшат баласы.

Кайчагында Фәрхәднең

Йолдыз буласы килә.

Күккә йолдызлар янына

менеп кунасы килә.

Бу малай була Адел-

Һәркем белән була ул гадел.

Абйлары Нияз, Дияз-

Тыйнаклыкта аерма аз.

Көй ишетсә Ислам,

Биергә генә тора.

Брэк-данс, рокн-ролл биергә дип

Планнарны хәзердән үк кора.

Исеменә бу малайның

Җисеме туры килә.

Үзе булса- Нурислам,

Тоткан дине-ислам.

Элмард белән Рамазан

Айсылуга алар абый.

Өйгә кайткач бакчадан,

Алар Әлмирне карый.

Кечкенә Сәлмән, Хәсән-

шәһәрдә туган малайлар

Авылга татар телен

өйрәнергә кайттылар алар.

Тагын бар бер Адел.

Көлеп кенә тора гел.

Охшаса Адилә апасына

каратыр әле авызына.

Азамат булыр спорт остасы

Ник булмасын?

Яшәгән урыны бит-

спортчылар оясы.

Уенда катнашырга иң батыр малайларны чакырам -Илнур, Булат, Фәрхәд, Адел, Салават, Ислам.

Ярышны күзәтеп баручыларны сайлыйбыз.

1 ярыш.

Нинди һөнәр иясеннән башка безнең тамак туймас иде?(повар).Сез повар. Карточкада сүзләр язылган, апалары укырсыз.Алар белән ни пешереп була? Ничек? (сөт, дөге, тоз, бәрәңге, токмач, май, йомырка ...)

2. Солдат тапкыр , зирәк булырга тиеш. Укучылар мәкальне дәвам итегез, ә нәниләр табышмак әйтә.

Тырышка табар-(ташка кадак кагар)

Эш беткәч,(уйнарга ярый)

Аз сөйлә,(күп эшлә)

Калган эшкә (кар ява).

Егет кешегә (70 төрле һөнәр дә аз).

Табышмак :

Суда туа, җирдә үлә.

Җәен соры, кышын ак-аңа шулай яхшырак.

Суясың, суясың да туныйсың, тунаганда елыйсың.

Энәсе күп йөзләп, меңләп, берни тегә белми юньләп.

3.Егет кеше бар эшне дә булдырырга тиеш. Укучылар кызларга прическа ясый. Ә бәләкәйләр кызларга яулык бәйли. Кем оста микән?

4.Техника белмәгән егет булырга тиеш түгел. Укучылар машина моделен атый- кем иң соңыннан туктый, шул җиңә.

Бәләкәйләр кызлар исем әйтә.

5.22 кышкы Олимпия уеннарында Россия командасы җиңде. Без- булачак спортсменнар.Армиядә дә төз атучыларны яраталар. "Граната" атабыз-чиләккә салабыз.

6.Сүзне малайларга бирәбез- үзләре белән таныштырсыннар.

Бергәләп "Солдатта булган, диләр" җырлау.

Татар биюе бергәләп.

Бүген бар да бәйрәм итте,

Күңел ачтык барыбыз.

Җырладык та, биедек тә,

Ярышып та алдык без.

Татар теле-безнең туган тел,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби-бабай, әти-әни сөйләшә,

Бу телгә олы минем хөрмәтем.

Малайлар, сезгә эндәшәм:

Үз телегезне белегез!

Мин татар малае дип

Горурланып йөрегез.

(Малайларга бүләкләр бирү)







Сөт,тоз, дөге, песок

Бәрәңге, ит, токмач, су, тоз

Ит, суган, тоз, борыч

Йомырка, май, тоз.

Манный, сөт, тоз, май

Бәрәңге, тоз, май

© 2010-2022