О язык (история татарского языка)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!

Туган җир, туган ил,туган тел... Бу сүзләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора.Чөнки кеше туган илендә ,туган телендә иң беренче аваз сала, тәпи атлый,әти-әни сүзен әйтә. Безнең туган телебез- татар теле. Татар теленең,татар халкының үткәненә күз салсак, тарих менә нәрсә сөйли: "Татарлар - VII-XII гасырларда барлыкка килгән берничә этник берәмлек атамасы. Беренче тапкыр бу атама отуз татар токуз татар рәвешендә Күлтәгингә куелган һәйкәлташта (VIII гасыр) теркәлә; IX гасырның беренче яртысына караган кытай чыганакларында Кытайдан төньяктарак яшәүче кабиләләргә нисбәтләп - да-да ("та-та") язылышында бирелгән; XI-XII гасырлардагы төрки, фарсы телле мөселман язма чыганакларында Көнчыгыш Төркестан һәм Монголия җирләрендә яшәүчеләр татар буларак телгә алына. Мәхмүд Кашгарыйда шул ук төбәк "Дәште татар" (татар иле) дип аталган. XII гасыр ахырларыннан Чыңгызхан җитәкчелегендә Монгол дәүләте нигезләнә, аны төзү процессына татар кабиләләре дә җәлеп ителә. Урта гасырлар гарәп-фарсы язма чыганакларында Алтын Урда дәүләтенең төп халкы татар дип атала.

Татарларның килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндә 3 төп концепция яши.Беренчесе - болгар-татарчылык карашы. Аның буенча татарның килеп чыгышының төп нигезе - болгарлар һәм төркиләшкән җирле фин-угыр халкы. Ә. Вәлиди, Х. Габәши, М. Зәкиев, Ф. Урманчиев һ.б. галимнәр болгарлар килеп чыгышында Евразиянең иң борынгы чордан мәгълүм күчмә скиф, сармат, алан-ас һ.б.ның да катнашы бар дип исәплиләр. Болгар-татар карашы тарафдарлары татарның этнокультура традицияләре һәм гореф-гадәт нигезләре Идел буе Болгар дәүләте дәверендә формалашкан һәм Алтын Урда, соңрак Казан ханлыгы дәверләрендә әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән дип саныйлар

Икенче концепция - татар-монголчылык карашы. Ул Көнчыгыш Европага татар-монгол кабиләләре белән бергә күчеп килгәннәр, җирле кыпчаклар белән кушылып һәм Алтын Урда дәверендә Ислам динен кабул итеп, татар мәдәниятен һәм дәүләтчелеген барлыкка китергәннәр дигән карашка нигезләнә. Бу концепциянең төп асылы кайбер урыс, башкорт, чуваш галимнәре: Н. А. Мәҗитов, В. Ф. Каховский, В. Д. Дмитриев, Н.И. Егоров, М. Р. Федотов һ.б. хезмәтләрендә чагылыш таба.

Өченчесе - төрки-татарчылык карашы. Бу концепция татар халкының килеп чыгышында Идел буе Болгары халкы белән бергә кыпчак, кимәк дәүләти берләшмәләренә кергән халыклар катнашуына да зур урын бирә. Бу карашта торучылар фикеренчә, татар халкының төп үзенчәлеге һәм яшәеш өлгеләре - халыкның тарихында һәм тормышында гәүдәләнгән үзаңы үсешендә, гасырлар буе дәвам иткән дини йолаларында, дәүләтчелектә, язма мәдәният һәм мәгърифәт традицияләрендә чагыла. Татар халкы этник тарихының төп үсеш дәвере Алтын Урда чорына туры килә, шул чорда җирле болгар һәм кыпчаклар монголлар белән килгән ишле төрки-татар кабиләләренә кушыла, яңа дәүләтчелек һәм мәдәният традицияләре, төрки нигездә уртак әдәби тел барлыкка килә. XIX гасырның икенче яртысында, буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләр көчәйгән чорда, аерым милли мәдәниятләр, бигрәк тә Идел-Урал төбәгендәге татар мәдәнияте югарырак баскычка күтәрелә. Татар халкының тарихи-мәдәни бердәмлеге мәсьәләсе һәм үткәне белән кызыксыну арта, тарихи традицияне барлау яңартыла. Бу чорда Казан татарларының югары үсешкә ирешкән мәдәният, әдәби тел, уку-укыту, китап бастыру һәм вакытлы матбугат казанышлары Русиядә яшәүче байтак төрки халыклар өчен үрнәк була, башка татар этносы төркемнәренең милли үзаңы үсүенә китерә, аларда бердәм татар халкы булу хисе көчәя. 1926 елда халык санын исәпкә алу вакытындаСССРда яшәүче татарларның 88 проценты үзен шул исем белән атаган.»

Димәк безнең туган телебез- татар теле бик күп гасырлар буена зур үзгәрешләр кичергән,авырлыклар күргән ,әмма югалмаган.Ләкин бүгенге көндә безнең туган телебез югалуга таба бара.Шуның өчен Бүздәк районының барлык мәктәпләрендә дә татар теле укытыла,татарча бәйрәмнәр үткәрелә,туган телебездә газета-журналлар чыга.Мин татарча телем ачылганга,әти-әнием татар булганга туган телебезне югалтмаска өндәр идем.

Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан - буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф - гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола - бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф - гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала. Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәнлелеген аның күңеленә сендерергә тырышкан.



© 2010-2022