Конспект классного часа на тему Үзеңне наркотикларга бәйләмә! (на татарском языке)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 нче класста уздырылган ачык класс сәгате


Тема: Үзеңне наркотикларга бәйләмә!

Дәреснең максаты: укучыларда сәламәт яшәү рәвеше , наркотикларга

каршы анык тискәре караш тәрбияләү эшенә мәктәп

белән берлектә ата - аналарны да тарту

Укытучының кереш сүзе.

Хөрмәтле әти-әниләр һәм укытучылар! Кадерле укучылар!

Бүгенге сөйләшүебезне башлар алдыннан мин сезгә бер кызның көндәлегеннән алынган юлларны укып китәр идем.

«Мин -наркоман. Берьялгызым әлеге чирдән берничек тә котыла алмаячакмын, миңа ярдәм кирәк.

Әти, әни, мин сезне һәрчак алдыйм һәм уңайсыз хәлгә куям. Ләкин сез һәрчак гафу итә киләсез, кайчак күрмәмешкә салышасыз. Ә мин моннан бик оста файдаланам. Көн дә кабатлый торган буш вәгъдәләремә ышанмагыз.

Кәефләнгән чагымда зинһар өчен, нотык укымагыз, матур сүзләр сөйләмәгез, бәхәсләшмәгез, барыбер акылга утырта алмассыз. Соң инде.

Минем аркада сез күпме газап күрәсез,тик сыгылып төшмәгез, ничек тә булса, бу тәмуган коткарыгыз мине.

Мин авыру, авыруым көннән көн көчәя бара, наркотикларсыз бер генә көн дә яши алмыйм. Аннан котылу өчен мине табибка күрсәтегез, психолог белән киңәшегез, нәрсә дә булса эшләгез инде. Йә , Ходай, коткар мине, ялварып сорыйм.

Үземне - үзем күралмыйм, ләкин яшисем килә.Әгәр сез ярдәм итмәсәгез, мин үләчәкмен. Зинһар, ярдәм итегез! Светлана.

Әрнеп, җан авазы белән әйтелгән бу сүзләр кемне генә битараф калдырыр икән! Ярдәм сорап әти-әнисенә ,ходайга ялварган кыз баланың фаҗигасе «мин-наркоман" дигән ике сүзгә сыеп беткән.

Нишләп ул бала шушы хәлгә төшкән? Кайда ялгышкан ул? Гомумән, ни өчен аның кебек йөз меңнәр бүген шушы афәт «ак үлем» корбанына әйләнә баралар? Ни өчен кайберәүләр үзендә ихтыяр көче табып, бу чир белән араны өзәләр, ә кайберәүләр гомерләрен чиклиләр?

Ни өчен, ни өчен? Сорауларның очы-кырые юк. Менә шушы сорауларга бергәләп җавап бирер өчен мин сезне бүгенге сөйләшүгә чакырдым да.

Димәк, бүгенге класс сәгатенең темасы: "Үзеңне наркотикларга бәйләмә!"

Берәү дә наркоман булып тумый бит. Нәрсә мәҗбүр итә яшь кешене кулына шприц алырга, таблетка йотырга, урларга, үтерергә? Нәрсә ул наркотик, һәм без аның турында ниләр беләбез?

Эмиль. Ул аңның халәтен үзгәртүче, мигә тәэсир итүче,һәм үзенә ияләштерүче төрле төрдәге матдәләр.

Аларга түбәндәгеләр керә:наркотик матдәләр(шул исәптән киндер дә)

Аларны куллану закон тарафыннан тыелган:

-агулы матдәләр (клей,бензин,һ.б.)

-кайбер дарулар.

-исеркеч эчемлекләр(шул исәптән сыра да)

-тәмәке (иң киң таралган наркотик)

Укытучы. Ә нәрсәдән барсы да башлана? Кайчан фаҗигагә,үлемгә таба беренче адым ясала?

Илсинә. Минемчә, күп проблемалар гаиләңдә әти-әниең,якыннарың сине аңламасалар килеп чыгадыр,шулай ук болар янына синең мәктәптә, укуда уңышсызлыкларың да өстәлсә,мондый кеше проблемаларны хәл итүнең шушы юлын сайлый торгандыр.

Рәсим. Ә кемдер наркотикны беренче тапкыр кызык өчен дә татып карарга мөмкин.

Инсаф. Шулай ук җавапсыз мәхәббәт хисе дә моңа сәбәп булырга мљмкиндер

Илүзә. . Наркотикларны беренче тапкыр нинди дә булса компаниядә дусларың тәкъдим итергә мөмкиннәр(хәер,дус дип атап була микән аларны)

«Әйдә, бер тапкырдан гына бер ни дә булмас,проблемаларны хәл итүнең менә дигән юлы бу!-диячәкләр алар.Ләкин бит тормышта шундый әйтем бар.»Бөтенесе өчен дә түләгә кирәк!» Димәк наркотиклар биргән вакытлыча ләззәт өчен дә. Ә нәрсә белән? Беренчедән син наркотиккабәйле булачаксың.

Ә инде дозаны арттырып җибәрсәң, беренче тапкырдан ук тормышың белән хушлашырга да мөмкинсең.

Шулай ук беренчетапкырдан да гепатит һәм ВИЧ инфекция йоктырырга мөмкин.

Укытучы Әйе, проблемалардан качу өчен наркотикларга тотынган кеше, киресенчә үзен шул проблемаларга батыра гына. Наркотиклар биргән ләззәт ул вакытлыча гына, билгеле бер вакыт үткәч,наркотик тәэсиреннән айныгач, ул җавапсыз калган мәсьәләләр яңадан алдыңа килеп басарлар. Ә ул проблемалар күбәү:

Рәмис. Беренчедән үзең белән.Чираттагы доза хакына тормышыңда иң кадерле булган ирегеңне һәм бәйсезлегеңне югалтачаксың. Ми томалана. хәтер югала. Эш, уку, бизнеска юл ябык, сиңа машина йөртү хокукын беркайчан да бирмәсләр. Нинди дә булса эш табу мөмкин булмаячак. Син чыгу юлы булмаган тупикка килеп терәлерсең.

Алия. Сәламәтлегең белән проблемалар.

Наркотик кешене эчке әгъзалары черек, утырган моторлы яшь бабайга әйләндерә. Синең таушалган тәнеңдә теләсә нинди авыру чәчәк атар. Ләкин син хастаханәгә бармыйсың-табиблардан куркасың:алар барысын да күрерләр, белерләр.Сине учетка куярлар.Син абцесс, сепсис белән танышырсың, ә гепатит һәм СПИД якын дусларыңа әйләнерләр.

Инсаф. Закон белән.

Наркотиклар җинаятьчел даирәгә тартып кертә - аны кулыңа алсаң,син инде тәртип бозучы. Наркотик-кызганмый торган башкисәр.Бик тиздән ул :"Урла, үтер,ләкин чираттагы дозаны тап!», дип боерачак һәм син каршы тора алмаячаксың. Син куылып,хәлдән тайган җәнлеккә әверелерсең-махсус киемле теләсә кайсы кеше синдә тир бәреп чыгарлык курку хисе тудырыр.

Укытучы. Бу урында мин, республиканы тетрәткән канлы фаҗига турында искә төшереп китмичә булдыра алмыйм. Ул вакыйганың корбаннары минем күршем Нурия апа кызы Гөлшатның кайнанасы һәм кайнатасы. ... Аларның күршләрендә яшәүче егет канлы пычак белән гомерләрен чикләде. Сәбәбе - наркотиклар. Әйе, егет наркоман була. Чираттагы доза өчен акча эзләгән егет якын күршеләренең дә гомерен аямады. Әлбәттә, ул гадел җәзасын алды. Кылган эше турында уйланырга аның вакыты бик күп хәзер. Гомеренең иң матур еллерын ул тимер рәшәткә артында уздырачак. Ләкин бер гаепсезгә кыелган гомерләр турында уйлаганда йөрәк бүген дә әрни.

Илүзә. Наркотиклар куллану туганнарың, дусларың, сөйгәнең белән мөнәсәбәтләрдә дә проблемалар китереп чыгарачак. Наркотик бар игътибарны үзенә юнәлтә. Син барлык якыннарың белән контактны югалтасың-алар сиңа каршы булачак. Тавыш-гауга, җәнҗал, өйдә мәңге бетмәс сугыш һәм синең очсыз-кырыйсыз ялганың. Дусларың сине аңламый башлар-аларның башка шөгыльләре, алар үсә, ә син аска упкынга тәгәрисең. Сөйгән ярлар китәр, ихтыярсыз һәм авыру гарипне, ышанычны югалткан алдакчыны яратырга мөмкинме соң? Һәм син ялгызлыктан улар дәрәҗәгә җитәрсең.

Укытучы. Наркотикларның организмга нинди зыян китерүен белү өчен, аларны үзең татып карау мәҗбүри түгел. Менә бу рәсемдә наркотикларның организмга тәэсире сурәтләнгән(наркотикларның кайсы органнарга нинди тәэсир ясавы сурәтләнгән плакат буенча сөйли)

Аеруча куркынычлы авырулар турында кайбер мәгүлуматларны тыңлап китик әле.

Әлфинә. СПИД турында,әлбәттә, бик күп сөйләргә мөмкин.Чөнки ул наркомания белән турыдан -туры бәйләнгән һәм алар икесе дә ХХ гасыр чирләре генә түгел,үзләренең үтерү гамәлләрен бу чирләр яңа ХХ1 гасырда да дәвам итәләр.

Без телевизор карыйбыз,газета-журналлар укыйбыз. Шулай ук мәктәптәдә зарарлы гадәтләр, аларның кеше организмына тәэсире турында сөйләшәбез. Ә менә СПИД турында бүгенге әңгәмәбездә күбрәк әйтергә кирәктер. Чөнки статистика мәгълуматларына караганда, бүгенге көндә,ВИЧ инфекцияле кешеләрнең 80% ы - наркоманнар. ВИЧ, тулы итеп әйткәндә, вирус иммунодифицита человека, кешедђ ВИЧ- инфекция китереп чыгаручы һәм шуның нәтиҗәсендә СПИД авыруын тизләтүче бик куркынычлы вирус. Ул организмда 10-15 ел качып яшәргә мөмкин.Һәм шул вакытта синең иммун системаңны җимерәчәк. Нәтиҗәдә, син барлык авырулар алдында да көчсез һәм кечкенә генә томау авыруы да синең гомереңне өзәргә мөмкин. Кызганычка каршы. СПИД ка каршы дару әле уйлап табылмаган. Әмма бу авыру бар, ул бик авыр һәм үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә аның турында белеп тору берәүгә дә комачауламас.

Димәк, СПИДны нинди очракларда йоктырырга мөмкин:

  1. Наркотикны венага кабул иткәндә

2. Тәнгә татуировка яки пирсинг ясатканда, стериль булмаган инструмент кулланганда.

3. Тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр вакытында

Укытучы. Бик күп гомерләрне алып киткән,шулай ук дәвалап булмый торган диярлек тагын бер куркыныч авыру- гепатит.

. Гепатитны нинди очракларда йоктырырга мөмкин:

Рәмис

  1. Наркотикларны венага керткәндә.

  2. Тәнгә татуировка ясатканда.

  3. Тәртипсез җенси тормыш алып барганда.


  1. Көндәлек тормышта гомуми кулланышта йөрүче әйберләрдән,теш щёткасыннан,теш чистарткычын-

нан файдаланганда.

Наркотиклар белән агуланган кан бавыр күзәнәкләрен үтерә һәм организм агулар, зарарлы матдәләргә каршы тора алмый.

Вируслы гепатит -халык телендә "сары авыруы" дип йөртелә. Бу авыруны кешедә иммунодифицит вирусларына караганда да йогышлырак вируслар китереп чыгара.

Бигрәк тә парентераль гепатитлар, ягъни турыдан-туры канны зарарлый торганнары куркынычлы. Болар- А,В, С, Д, F, G гепатитлары. Алар бавыр циррозы һәм бавыр рагы кебек куркыныч һәм дәвалап булмаслык авырулар китереп чыгаралар.

В гепатиты 5-10% очракта гына, ә С гепатиты-60-75% очракта хроник формага күчә. Аны дәвалау бик озак һәм кызганычка каршы күп очракта көтелгән нәтиҗәне бирми дә. Юкка гына бу авыруны "ягымлы үтерүче" дип атамаганнар.

Укытучы. Укучылар! Сезгә тормышта төрле ситуацияләрдә калырга туры килер, сез белмәгән кешеләр белән бер компанияда булырга, танышырга кирәк булуы мөмкин. Менә шундый вакытларда кемнең кем булуын, үзегезнең нинди кеше белән эш йөртүегезне сез белеп торырга тиешсез. Чөнки кеше турында кайвакыт аның тышкы кыяфәтенә карап кына да күп нәрсәләр белергә була. Наркотиклар куллану да кешенең холык-фигыленә дә, тышкы кыяфәтенә дә үзенең "эзләрен" сала.

Муса. Наркоманнарның тышкы кыяфәте дә аларны таныта: эссе көндә дә озын җиңле күлмәк, кояш булмаганда да кояш күзлеге кия, күз бәбәге я артык зур, я артык кечкенә, ә беләгендә укол эзләре.

Илсинә. Ул телефоннан еш сөйләшә, аның шикле дуслары күбәя.

Характеры, холык-фигыле дә үзгәрә, ул ялганлый башлый, төрле уйдырмалар уйлап таба, укуда да тырышлыгы кими, хәтере начарлану сәбәпле, бөтенләй бернәрсә белмәскә дә мөмкин.

Эмиль. Наркотиклар кулланган кеше үз эченә бикләнә, үз проблемалары белән ул япа-ялгыз кала һәм аларны чишүнең бердәнбер юлы наркотиклар дип белә.

Алия. Наркотиклар кулланган кешенең аппетиты кими яки киресенчә арта, кич йөреп кергәч ул күп ашый. Бигрәк тә баллыга һәм камыр ризыгына "ябыша".

Муса. Ул урамнан кайтып керми, яки киресенчә көннәр буе караватта ауный.

Укытучы. Без бик көчле информацион чорда яшибез. Бүгенге заман кешесенә нәрсә турында булмасын информация алу проблема түгел. Шул исәптән наркомания турында да. Бу турыда күп языла, күп укыйбыз, радио тыңлыйбыз, телевидение тапшырулары карыйбыз. Инде без "наркомания - афәт, наркомания-үлем " сүзләренә ияләшеп беттек бугай.

Ләкин кайвакытта шушы фаҗигане үз башыннан кичергән кешеләрнең язмаларын укыганда тетрәнеп куясың. Шундый вакыйгаларның берсе турында безгә Әлфинә сөйләп китәр.

Әлфинә. Мин «Крестьянка» журналыннан мондый аянычлы хәл турында укыдым. Ул хәлнең төп герое - яшь кыз Ольга-безнең яшьтәшебез. Ул үзе белән бер мәктәптә укучы бер егеткә гашыйк була. Алар дуслашып китәләр, арада мәхәббәт хисе туа. Ләкин егет наркоман булып чыга һәм бер очрашу вакытында Ольгага да наркотик тәкъдим итә. Кыз наркотиклар куллангач ни буласын да белә, ләкин егетенә ошыйсы килә, аны бик ярата һәм югалтудан курка. Шулай итеп ул беренче дозаны кабул итә. Аннан икенчесе, өченчесе, һәм шулай китә.

Ә бер көнне егете аны үзенең дуслары белән таныштыра. Наркотик кабул итканнән соң, компания күңел ача башлый. Ә соңыннан, Ольга инде, дозадан айныгач, кайтырга җыена. Ләкин аны егетенең дуслары туктаталар һәм ләззәт алган өчен түләргә кирәклеге турында исенә төшерәләр. Берүзе дүрт егеткә каршы мескен кыз бернишли алмый. Аны егетенең күз алдында көчлиләр. Ә иң аянычы егетен дә шуны ук эшләргә мәҗбүр итәләр. Бу хәлдән соң Ольга үз-үзенә кул салырга җыена. Ләкин ул үлсә, әти-әнисенә күпме хәсрәт китерәсен уйлап, бу адымын эшләмичә кала булган хәл турында туганнан-туган апасына сөйли. Һәм шушы апасы аңа ярдәм итә. Бүгенге көндә кыз наркодиспансерда һәм бер үк вакытта психотерапевтта да дәвалана.

Укытучы. Күрәбез, наркотиклар кызны физик яктан гына түгел, рухи яктан да имгәткәннәр. Ярый әле аның юлында аңа ярдәм кулы сузардай кеше очраган. Ә очрамаса? Вакыйганың ахыры тагын да аянычлырак бетәргә мөмкин иде.

Бу урында мин укучылар сезгә киләчәк тормышта үзегезгә дуслар сайлаганда игътибарлырак булырга киңәш итәр идем. Шул ук вакытта әти-әниләр дә үзегезнең баларыгызга игътибарлырак булсагыз иде. Хәзергә әле алар укыйлар, гел күз алдыгызда. Шулай да һәрдаим аның тормышы белән кызыксынуыгызны, аңа битараф булмавыгызны һәм ниһаять аны яратуыгызны балагыздан яшермәгез. Аның фикере белән исәпләшергә кирәклеге, һәм аның да ихтирамга һәм игътибарга мохтаҗ булуы турында да онытмасак иде. Аның тормышы белән кызыксыныгыз. Кем аның дуслары, алар ышанычлы кешеләрме, кешеләр арасында алар турында нинди фикерләр йөри? Бу урында татар халкының "Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал", "Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың" кебек мәкальләрнең асылын кечкенәдән үк балаларыбызга төшендерергә кирәктер дип әйтәсе килә.

Балачактан ук яхшыны яманнан аера белергә өйрәтеп үстерсәк, киләчәктә безгә алар өчен кызарырга туры килмәс, алар да ялгыш юлга кереп китмәсләр, һәм безне әтиләрне, әниләрне хәсрәт утына салмаслар.

Сыйныф җитәкчесе буларак, үземнең укучыларымның бүгенге көннәре дә, киләчәк тормышлары да кызыксындыра билгеле. Бүгенге көндә сыйныфта бер генә егетнең тәмәке тартмавы, алкогольле эчемлекләр кулланмавы, кызларның да шундый әдәпле, инсафлы булуларына мин бик сөенәм. Әлбәттә монда, сез, әти-әниләрнең тәрбиясе бик зур урын тота. Безнең әти-әниләр гаиләдә балаларын тәрбияләүдә нинди алымнардан файдаланалар? Бүгенге көндә әти-әниләрне ниләр борчый, ниләр уйландыра?Менә шушы сораулар белән мин сезгә мөрәҗәгать итәм, әти-әниләр!

(Әти - әниләрнең фикерләре тыңлап кителә)

Укытучы. Әгәр инде шундый хәл була калса, һәм сез балагызның наркотиклар куллануын белеп алсагыз нишләр идегез, үзегезне ничек тотар идегез?

(Әти - әниләрнең фикерләре тыңлап кителә)

Укытучы. Укучылар, киләчәктә тормышта ялгышмас өчен, зарарлы гадәтләргә бирелмәс өчен, сез үзегезне ничек тотарга, нинди яшәү рәвеше алып барырга тиешсез?

(укучыларның фикерләре тыңлана: актив тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, зарарлы гадәтләргә бирелмәскә, дуслар сайлаганда игътибарлы булырга, төрле ситуацияләрдә "юк" дип әйтә белергә)

Укучылар, бүгенге сөйләшүдә әйтелгән сүзләр, фикерләр сезнең йөрәкләрдә урын алгандыр, үзегездә дә бу проблемага карата ныклы фикер урнашкандыр дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскач та, аларны онытмагыз, исегездә тотыгыз! Әти-әниләрнең сезне кеше итү өчен түккән көчләрен, аларның изге теләкләрен аклагыз! Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, чын кешеләр булып яшәгез!

Бүгенге очрашуда катнашкан барлык әти-әниләргә, укучыларга рәхмәт белдерәм һәм бу сөйләшү күңелләрдә калыр, эзсез югалмас, дип ышанам


© 2010-2022