Ачык дәрес Бәхетле булыйк!

Тема: Бәхетле булыйк! Максат: Һәркемнең бәхете аның үз кулында икәнлегенә төшендерү һәм  бәхетле булырга омтылыш тәрбияләү. Җиһазлау:   Китаплар, компьютер,  китапчыклар,  ромашка чәчәге өчен таҗлар.                                     Сыйныф сәгате барышы.   1.     Танышу Укытучы:   Исәнмесез, укучылар. Хәерле җомга көннәре белән сезне. Мин сезгә Чулман буена сыенып утырган, үзенең табигатенең матурлыгы  белән  җәлеп иткән  Балык бистәсе районының Масловка авылыннан сәламнәр алып килдем.  Мин  ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бәхетле булыйк!

Максат: Һәркемнең бәхете аның үз кулында икәнлегенә төшендерү һәм бәхетле булырга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Китаплар, компьютер, китапчыклар, ромашка чәчәге өчен таҗлар.

Сыйныф сәгате барышы.



  1. Танышу

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле җомга көннәре белән сезне. Мин сезгә Чулман буена сыенып утырган, үзенең табигатенең матурлыгы белән җәлеп иткән Балык бистәсе районының Масловка авылыннан сәламнәр алып килдем. Мин Рәмзия Әхмәтзакир кызы Мингалеева булам. Бу чарада мин сезнең белән дә танышырмын дип уйлыйм. Балалар, мин бүген үземне бик тә бәхетле саныйм. Ни өчен дип уйлыйсыз? Чөнки бүген сезнең белән очрашуда. Минем бүген сезнең белән бәхет турында сөйләшәсем килә. Ә бәхет нәрсә соң ул? Сез ничек уйлыйсыз? ( укучыларның җавабы)

Укытучы: Ә менә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә БӘХЕТ сүзе болай әйтелә. Экранга карыйк.

1 нче СЛАЙД

БӘХЕТ - тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.

Укытучы: Укучылар, ә нәрсә соң ул тулы канәгатьләнү хисе? (укучыларның җавабы) Канәгатьләнү - ул күңел хисе. Ул кәефне күтәрә, үзеңнең башкарган эшеңнән тәм табу хисен тудыра. Ә нинди соң алар бәхетне тоемларга булыша торган хисләр? Бу очрашуда мин сезне бәхеткә китерә торган серле хисләр белән таныштырырмын. Аның иң беренчесе нәрсә? Кайсыгыз әйтә ала? Нәрсә әле ул безнең?(җавап) Ул - ярату, илдә тынычлык булу, әти-әниеңнең булуы. Ә мин аларны үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып һәм шушы китаплардан укып өйрәндем.

Укытучы: Укучылар, хәзерге вакытта сез үзегезне бәхетле саныйсызмы? Ә ни өчен? (җаваплары)Әйе, балалар, сезне бүген җылы өегездән әти - әниләрегез, әбиләрегез, якыннарыгыз озатып калгандыр. Сез якты, җылы, матур мәктәпләрдә укыйсыз. Үз гаиләң булу, ул, чыннан да, иң зур бәхет. Чөнки һәр кеше үз гаиләсен булдыру өчен омтылырга тиеш. Димәк, укучылар, бәхетле булу өчен ГАИЛӘ БӘХЕТЕ дә кирәк.

2 нче СЛАЙД

Слайдта бәхетле гаилә күрсәтелгән рәсем урнаштырыла.

Укытучы: Балалар, максат белән яшәгәндә генә ниндидер зур уңышларга, нәтиҗәләргә ирешеп була. Алдагы рәсемнәргә карыйк әле. Бу рәсемгә карап сез нәрсәләр әйтә аласыз?( Слайдта авыру кешеләр рәсеме була ) Димәк, укучылар, БӘХЕТ САУЛЫКТА була икән.

3 нче СЛАЙД

Слайдта авыру кешеләр рәсеме урнаштырыла.

Укытучы: Укучылар, шушы слайдка күз төшерик әле. Сез нәрсә күрәсез?(Слайдта төрле табигать, төзелеш, матур киемнәр һ.б. рәсемнәр була ) Кеше матурлыкка омтылганда һәм үз куллары белән шул матурлыкны тудырганда гына күңелендә әйтеп бетерә алмаслык канәгатьләнү хисе таба, үзен бәхетле тоя. Димәк, укучылар, бәхет МАТУРЛЫККА ОМТЫЛУДА да икән.

4 нче СЛАЙД

Слайдта төрле табигать, төзелеш, матур киемнәр һ.б. рәсемнәр урнаштырыла.

Укытучы: Кадрлардан күренгәнчә, шушы матурлыкны тудыруда төрле һөнәр ияләре хезмәт куя. Тикмәгә генә "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дип әйтмәгәннәр. Чөнки кеше үзе яраткан һөнәрен табарга һәм шул хезмәте белән тирә - юньдәгеләргә файдалы кеше булып яшәргә омтыла. Ә моның өчен белемле дә булырга кирәк. Димәк, ЭШЛЕ һәм БЕЛЕМЛЕ булу да зур бәхет икән.

5 нче СЛАЙД

Слайдта төрле һөнәр ияләрен чагылдырган рәсемнәр урнаштырыла.

Укытучы: Үзенең эше белән кеше җәмгыятькә үз өлешен кертә. Шулай итеп , ул үзен матди яктан да тәэмин итә, байлык туплый. Муллыкта яшәгәндә үзен бәхетле сизә, аның күңеле дә тыныч була. Ә сез муллыкта яшәүне ничек аңлатыр идегез?

( укучыларның җавабы) Димәк, бәхет БАЙЛЫКТА һәм МУЛЛЫКТА да була.

6 нчы СЛАЙД

Слайдта төрле ризыкларны, матур киемнәрне, матур йортны, машинаны һ.б. чагылдырган рәсемнәр урнаштырыла.

Укытучы: Һаваларда очкан аккошларның

Каурыйлары коела җилләрдә.

Туфрагына алтын чәчсәләр дә,

Җитми икән Туган илләргә... дип җырлыйлар.

Балалар, безнең татарлар дөньяның төрле почмакларына чәчелеп яшиләр. Сез моны зәңгәр экраннардан "Татарлар" тапшыруын карап белә аласыз. Кайда гына яшәсәләр дә татарлар үзләренең хезмәт сөючәнлекләре, чисталыклары, гореф - гадәтләрен һәм телләрен онытмаулары аркасында югалмыйлар. Ләкин гомерләре буена алар Туган илләрен сагынып яшиләр. Чөнки кеше үзенең туган җирендә генә үзен чын бәхетле тоя. Димәк, укучылар, ТУГАН ИЛДӘ ЯШӘҮ дә бәхет икән.

Укытучы: Кеше гомере буена бәхетле булырга омтылып яши. Менә шушылай яшәгәндә генә кеше күңел тынычлыгын таба, үзенең бәхетле картлыгын каршылый.

( укучыларга КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫ китабы күрсәтелә. ) Димәк, укучылар, БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК та була икән.

7 нче СЛАЙД

Слайдта төрле ак яулыклы әбиләр,

парлы картлар һ.б. чагылдырган рәсемнәр

урнаштырыла.

8 нче СЛАЙД - барлык слайд исемнәре бер слайдта була.



ГАИЛӘ БӘХЕТЕ

БӘХЕТ САУЛЫКТА

МАТУРЛЫККА ОМТЫЛУДА

ЭШЛЕ һәм БЕЛЕМЛЕ

БАЙЛЫКТА һәм МУЛЛЫКТА

ТУГАН ИЛДӘ ЯШӘҮ

БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК

Укытучы: Балалар, мин сезгә бик күп китаплар алып килдем. Сез боларны үзегезнең китапханәләрегездән алып укый аласыз. Әйдәгез әле, бер әкиятне искә төшерик . Валентин Катаевның "Цветик- семицветик"дигән әкиятен барыгыз да беләсездер. Татарча инде без аны җиде таҗлы чәчәк дип йөртәбез.

Кыскача эчтәлеге: Женя исемле кызга бер әби җиде таҗлы чәчәк бирә. Ул чәчәк гади чәчәк кенә түгел, ә тылсымлы була. Һәр таҗын өзгән саен, Женя теләген тормышка ашыра. Алты таҗны өзгәннән соң да ул әле канәгатьләнү хисен алмый. Укучылар, кыз алты таҗны нәрсәгә куллана? Кайсыгыз әйтә алыр икән?(җавап) Соңгысын гына ул файдалы эшкә куллана.

  1. өенә кайта

  2. вазаны төзәтә

  3. Төньякка китә

  4. Төньяктан кайта

  5. барлык уенчыкларны үзенеке итәргә тели

  6. уенчыкларны урыннарына җибәрә

  7. авыру малайны терелтә

Әгәр дә сезнең шул тылсымлы чәчәктән бер таҗыгыз булса, бәхетле булу өчен, нәрсә сорар идегез? Шушы таҗларга теләкләрегезне языгыз. (укучылар төркемләп, теләкләрен язалар һәм ахырда чәчәк барлыкка килә.)

Укытучы: Мин бүгенге очрашуны түбәндәге юллар белән тәмамлар идем.

Ил- көннәр булсын имин,

Күгебез булсын аяз.

Һәр кеше булсын бәхетле,

Күңелдә яшәсен яз.

Бертигез елмайсын кояш,

Пар канат сезгә терәк.

Ай-йолдыз яктыртсын төнне,

Сезгә миннән изге теләк.

Йөзне түгел, меңне телим,

Җир кешесе, бәхетле бул!

Тәхетле бул, сихәтле бул!

Янә бер кат бәхетле бул!



ТЕСТ

1.Кайсы санны бәхетле сан дип атыйлар?

а) 13

б) 7

в) 9

2. Телевидениеда алып барылган уен

а) "Бәхетле очрак"

б) "Бәхетсез очрак"

в) "Бәхетле бала"

3. Бәхет төшенчәсе нәрсәне аңлата?

а) тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе

б) уен

в) көлкеле вакыйга

4." Бәхетле бала" шигырен кем язган?

а) Г.Тукай

б) М.Җәлил

в) Һ. Такташ

5. Танылган сәүдә үзәге

а)"Шатлыклы"

б) "Бәхетле"

в) "Сөенеч"

Без килгәнбез бу дөньяга

Бәхетле булыр өчен,

Бәхет дигән төшенчәнең

Эчендә йөзәр өчен.



© 2010-2022