Конспект для родительского собрания «Гаиләдә ата–ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары»

"Описание материала: Это- "конспект родительского собрания для родителей начальных классов. Родительское собрание с использованием презентации, буклетов, на тему «Конфликты между детьми и родителями». Показаны различные способы, как разрешить проблемы между детьми, дается советы родителям, как избежать конфликты между детьми в различных проблемных ситуациях. На родительском собрании напоминается о законе РФ №71. Учитель заинтересовывает родителей тем, что использует элемент из сказки, каждый...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ата - аналар җыелышы.

Тема: Гаиләдә ата -ана белән бала арасындагы каршылыклар
һәм аларны хәл итү юллары.

Максат: Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү.

Бала белән каршылыклар килеп чыкканда, аларны уңай хәл итәргә юнәлеш бирү.

Материал: презентация, квадрат формасындагы чиста бит, буклетлар.

Җыелыш барышы.

  1. Исәнләшү. Хәл белешү. Слайд 1.

Ата -аналарны көн тәртибе белән таныштыру.Үткән җыелыш карары буенча бер ата-анага сүз бирү.Карар буенча балаларны компьютерда утыруларын күзәтергә иде, Вова, Илзидә әти-әнисе белән каршылыкка килә. Кайбер башка балалар да ри- засызлык белдерәләр.

II. "Кар бөртеге" күнегүе.

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер без сезнең белән "Кар бөртеге" күнегүе эшләрбез. Күнегүнең шарты- һәр кеше үзе эшли, кешегә карамый. Мин һәр кешегә кәгазь бирәм. Кәгазьләр бөтенесе дә бер төсле, бер зурлыкта. Мин эш тәртибен әйтә торам, сез эшлисез. Башладык.

1.Кәгазь урталай бөкләдек.

2.Өске уң почмагын ертып алдык.

3. Кәгазьне тагын урталай бөкләдек.

4 Өске уң почмагын ертып алдык.

5. Кәгазь тагын урталай бөкләдек.

6. Өске уң почмагын ертып алдык. Һәм шулай дәвам итәбез.

-Ә хәзер үзебезнең матур кар бөртекләрен ачабыз, бертөрле кар бөртеген табабыз. Бер-берсенә су тамчысы кебек ошаган булсын.

-Таптыгызмы? -Нишләп? Сез ничек уйлыйсыз?

Нәтиҗә: Эш тәртибе һәм кәгазьләр бер төсле булса да, эшне башкаручылар төрле.Менә безнең балаларыбыз да төрле. Хәттә бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, аларның сәләтләре, мөмкинлекләре төрле. Шуңа күрә каршылыклар да килеп чыга инде. Ул каршылыклар ата-ана белән бала арасында да килеп чыга. Слайд 2.

III. -Нәрсә ул конфликт? (Ата-аналарның фикерләрен тыңлау) Слайд 3. -Конфликт нидән килеп чыга? (...)

-Сәбәпләре нидә? (Ата-аналарның фикерләрен тыңлау)

- Ничек итеп конфликтны чишәргә соң? (Төрле юллар табарга. )

-Алар нинди юллар? (Фикерләр тыңлана)

Нәтиҗә ясау. Слайдлар буенча укыту.

IV. Теория өлеше. Класс җитәкчесе нәтиҗә ясый, киңәшләр бирә.

Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару - балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас. Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури. Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була. Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү. Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау. Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.

V. "Йомры икмәк" әкияте буенча эш. (Рус халык әкияте)

-"Йомры икмәк" әкиятен искә төшереп китик әле.- Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Беркөнне әби белән бабай йомры икмәк пешерергә булганнар.

-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?

-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.

Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.

Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.

Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз! Татарстан Мәгариф министрлыгының 71 нче законын истә тотыгыз.

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны, бүрене очраткан.

Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.

Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.

Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.

Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыль рәвештә чыгарга өйрәтегез. Шулай итеп менә нинди әкият килеп чыкты.

VI. Йомгаклау өлеше. Карар: Бала белән каршылыклар килеп чыкканда, аларны уңай хәл итәргә , санап үтелгән киңәшләрне истә тотарга, буклетларны күз уңында тотарга.

Бүгенгә безнең очрашуыбыз тәмам. Киләсе күрешүебездә нинди темага сөйләшергә телисез? Нинди проблемаларны хәл итүе авыр? Үзегезнең тәкъдимнәрегезне менә шушы дәфтәргә язып калдырыгыз. Балаларыбызны нинди булуларына карамастан яратыйк. Алар белән килешеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап яшик. Сезгә буклетлар тәкъдим итәм.



© 2010-2022