Сценарий «Әтиләр сүзе-күңелнең күзе»

"Описание материала: Без - башлангыч класс укучылары белән «Әтиләр сүзе - күңелнең күзе» дигән исем астында әтиләр бәйрәме үткәрдек.Кичә Ватанны саклаучылар көнендә уздырдык. Балалар өчен кичә бар яктан да тәрбияви чара булды. Укучыларда әтиләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт, эчкерсез ярату хисләре тирәнәйде. Узара дуслык мөнәсәбәтләре ныгыды. Җыр - бию сәнгатенә дә дә тартылу, ярату хисләре тәрбияләнде.Шулай ук ата һәм бала арасында да дуслык тагы да ныгыды. Бу бәйрәмдә әтиләр һәм балалар узара та...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







МУ «Управление образования» Арского муниципального района

Муниципальное учреждение дополнительного образования детей

«Новокинерский Дом детского творчества»







Сценарии : Сценарий «Әтиләр сүзе-күңелнең күзе»

Загилуллина Гульуся Валиахметовна

Педагог дополнительного образования

II квалификационной категории











2014 г.








Укытучы: Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге - ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Ә хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирәбез.

I өлеш.


МОНТАЖ


Җыр. "Совет солдаты"

1 укучы. Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

Килә сезне һөрмәт итәсе.

2 укучы. Сезгә булган олы һөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Саулык - сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

3 укучы. Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

4 укучы. Бәхет кояшы һәркемгә

Төрлечә бирә нурын.

Миңа дип биргәненең

Ачамын сезгә серен.

Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

5 укучы. Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа.

6 укучы. Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Җыр. "Солдатлар".


1 укучы. Хөрмәтле әтиләр!

Сез хезмәт сөясез,

Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

Һәм остаз буларак кадерле безгә сез!

2 укучы. Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

3 укучы. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

4 укучы. Әти бик тә кыюсыз,

Бик бәләкәй һәм чандыр

Малай булган кайчандыр

Соңга да калгалаган

Шелтә дә алгалаган.

5 укучы. Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

6 укучы. Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта "3"ле.

Мин дә нәкъ

Әти төсле.

4 укучы. Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

"Кешелекле кеше" - дип

Мактыйлар бар да аны.

1 укучы. Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Җыр. "Мин яратам сине Татарстан"


II өлеш.


УЕННАР.


1 бәйге. "Солдатта булган диләр".


Әтиләр һәм укучылар командалары катнаша..

Һәр команданың капитаны үз командасын буй озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезәргә тиеш.

Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар. Бу бәйгедә тиз һәм дөрес тезелгән команда җиңүче була.

2 бәйге. "Тапкырлар - зирәкләр ярышы".

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.

Укучылар командасына сораулар:

  1. Әтиләрнең туган көнен әйтеп чыгарга.

  2. Әтием армиядә кайда хезмәт иткән?

  3. Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

  4. Борынгы заман сәгате (әтәч)

  5. Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

  6. Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

  7. Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

  8. Сөйләшү органы (тел)

  9. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

  10. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

  11. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

  12. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

  13. Кайда клоунны күреп була? (циркта)

  14. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)

  15. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

Әтиләр командасына сораулар:

  1. Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.

  2. Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)

  3. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

  4. Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)

  5. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)

  6. Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)

  7. Самоварда бар, кешедә бар (борын)

  8. Футбол командасында ничә уенчы? (11)

  9. Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)

  10. Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыәмы)

  11. Кипкән виноград (йөзем)

  12. Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)

  13. Казан хоккей комадасы (Ак барс)

  14. Әнинең әнисе (ерак әби, әби)

3 бәйге. "Кем? Нәрсә?"


Укучылар командасына:

1.Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел (елга)

4.Нарат (агач)

5.Камаз (машина)

6.Чаллы (шәһәр)

7.Бишле (билге)

8.Сыер (хайван)

9.Айсылу (кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева (җырчы)

Әтиләр командасына:

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)

4 бәйге. "Мәкаль һәм әйтем"


1.Агачны яфрак, кешене…(хезмәт бизи)

2.Иң элек уйла,.. (аннан сөйлә)

3.Карама беләккә,кара.. (йөрәккә)

4.Егет сүзе…(бер булыр)

5.Бүгенге эшне..(иртәгәгә калдырма)

6.Язның бер көне…(ел туйдыра)

5 бәйге. "Табышмак"

Әтиләр командасына:

1.Канаты бар - очмый

Аягы юк,йөрми. (балык)

2.Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)

3.Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

4.Тышта таш була, өйгә керсә су булла (боз)

5.Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)

6.Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

Укучылар командасына:

1.Лампа түгел - яктырта,

Мич түгел җылыта (кояш)

2.Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

3.Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)

4.Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

5.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)


© 2010-2022