Внеклассное мероприятие к Международному женскому дню

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий: "8 март бәйрәм кичәсе"

Кулларына чәчәкләр тотып музыка астында балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар.

А. б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз, әниләр, әбиләр, мэктэбебезнен барлык хезмәткәрләре. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Март аенда кар өстендә(Гульнара)

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

Яз керэ(Азалия)

Яз: Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Мин кояшлы, аяз күкле, яшел, матур яз булам. Сезнең мэкт эбегез яныннан узып бара идем, с е з н е н я н г а кунакка керергә булдым.

Җыр "Яз килә"

Без беләбез җылы язның (Алина)

Иң беренче бәйрәме -

Әниләр ,әби, апалар

Хатын кызлар бәйрәме.

Яз: Әйдәгез әле, балалар, язның беренче чәчәкләре белән биеп тә алыйк.

Бию "Чәчәкләр илендә"

Без әниләрне яратабыз (Эльвина)

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Жыр :Энилэрнен зур бэйрэме

Нет роднее в мире этом,(Ислам)
Человека для меня
Ты мне ближе всех на свете,
И живу я для тебя!

Прими, в день 8 марта
Все подарки и цветы!
Счастья, радости, веселья,
Исполнения мечты

Будь примером на пути,
И с него не дай сойти.

Я люблю тебя, родная!
Мама - лучше не найти!

Маму любят все на свете,(Вадим)
Мама первый друг.
Любят мам не только дети,
Любят все вокруг.
Если что-нибудь случится,
Если вдруг беда,
Мамочка придет на помощь,
Выручит всегда.
Мама много сил, здоровья
Отдает всем нам.
Значит, правда, нет на свете
Лучше наших мам

Җыр "Мамочка милая"

А. Б. Әниләр бәйрәме үзенә күрә бер үзәнчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек котлый, хәзер шуны карап үтик.

(балалар уз сузлэре белэн энилэрен котлыйлар)

(Музыка астына Мила керә).

Мила: Исәнмесез, кунаклар, балалар! Мин кая эләктем ул?

А. б. Исәнмесез! Бу мэктэп! Бүген бездә әниләр бәйрәме! Ә син кем буласың?

Балалар: Мила!!!!!!

Мила: Балалар белә икән шул. Таныганнар мине, мин дә нэнэмне котларга дип бара идем!!!

Яз: Ә син нэнэнне ничек котларга җыенасың?

Мила: Нэнэмә бер кызыклы уен бүләк итәргә уйлыйм.

А. Б. Ә ул уеныңны безгә дә өйрәтмисеңме! Без уйнарга бик яратабыз!

Уен "Әниеңне бизәндер".

Уен "Чәчәкләр җыю"

А. б. Рәхмәт, Мила!!! Бик кызык уеннар уйнаттың!

Иң кирәкләрнең кирәге(Гульнара)

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Чәйне мин үзем генә дә(Азалия)

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Тәбигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә

А.б Әниләрнең бәйрәме ул -

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән!!

Әнием минем матур,(Алина)

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Кая барсаң, күз алдыңда,(Эльвина)

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул - безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

Яз: Хөрмәтле әниләр, әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк: ике түгәрәккә басабыз. Эчке түгәрәктә балалар, тышкы түгәрәктә әниләр. Бии-бии барабыз, музыка туктагач парлашып бала белән биибез.

А.б Әниләрнең бәйрәме ул -

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп күңел ачтык

Бүген әниләр белән!!

Жыр эни турында:»Доньяда ин гузэл,ин матур»

Мила: Сезнең белән бик кызык булды. Нэнэм янына барасым бар шул. Кая әле минем очкычым?

Яз: Әйдә, Мила, минем илгә дә барып кайтыйк.

Мила: Ә анда чәчәкләр бармы?

Яз: Бар, бар.

Мила: Ә анда җылымы?

Яз: Бигрәк күп сорау бирәсең. Сау булыгыз, балалар, кунаклар!

Сау булыгыз.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!



© 2010-2022