Внеклассное мероприятие «Ценности, которым нет цены»

В процессе формирования личности воспитание, как целенаправленное воздействие на человека, играет определяющую роль, так как именно посредством его в сознании детей закладываются основные нравственные и культурные ценности, которыми руководствуется общество в своей жизнедеятельности.  Обществу требуется  личность, обладающая духовно-нравственным потенциалом, способная адаптироваться в современных условиях, реализовать свой творческий потенциал. Личность, гуманистически ориентированная по ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем мәктәбе



"Бәһасе юк бәһаләр, ягъни

кешенең биш асылы…"

( ачык сыйныф сәгате)


Максат:

  1. укучыларда халкыбызның матур гореф- гадәтләрен, буыннан- буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү; аларны бу сыйфатларның һичшиксез кирәклегенә төшендерү;

  2. аларда югары әдәплелек гадәтләре булдыру;

  3. бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, үз фикерләрен ачык, төгәл әйтә белү күнекмәләре формалаштыру өстендә эшне дәвам итү.



Үткәрде: Шакирова Гөлназ Малик кызы.

14.02. 2014 нче ел.

1 СЛАЙД Салмак кына татар халкының "Шахта" көе яңгырый.

Укытучы. Укучылар, күзегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кылларын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләре белән горурлана. Элек - электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә өйрәткән. Яшәүнең нигезе - намуслылык, сабырлык, акыллылык, әдәплелек һәм яхшы күңелле булудан гыйбәрәт. Укучылар, әйдәгез, бер - берегезнең кулларын тотып, күңел җылысы, елмаю бүләк итегез.

Балалар, мин бүген сезне халкыбыздагы бәһа куеп булмастай бәһаләр, ягъни кешедә булырга тиешле биш иң матур сыйфат турында чын күңелдән сөйләшүгә чакырам.

Безнең максат - үзебездә халкыбызның матур гореф- гадәтләрен, буыннан- буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү; бу сыйфатларның һичшиксез кирәклегенә төшенү.

2 СЛАЙД

Ә нинди сыйфатлар турында сүз бара соң? Әйдәгез хор белән укып чыгыйк әле. (намус, акыл, әдәп, күңел, сабыр).

Менә сезнең алларыгызда папкалар ята. Алар гади папкалар гына түгел, аларның исемнәре нәк менә без укып киткән сыйфатлар белән аталган, димәк, сезнең төркемнәр дә шулай аталачак (1 нче төркем - намус; 2 нче төркем -акыл; 3 нче төркем - әдәп; 4 нче төркем - күңел һәм 5 нче төркем - сабыр.)

3 СЛАЙД

Ә хәзер шул сыйфатларның һәрберсенә тукталып китик әле. Моның өчен безгә Мифтәхетдин Акмулланың "Синең биш асылың" дип исемләнгән шигыре ярдәмгә килер.

Кеше өчен иң әвәле - намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен - көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул - явыз, дигән.

Балалар, әйтегез әле, намуслы кеше дип без нинди кешегә әйтәбез? Һәр төркемнең 1 нче номерлы укучылары җавап бирә. Рәхим итегез. (Балалар җавабы тыңлана)

4 СЛАЙД

Әйе, халкыбызда "Намусыңны яшьтән сакла" дигән әйтем бар. Кешедәге иң күркәм, иң кирәкле сыйфатларның берсе ул.

- Намуслы дип без хәйлә, куркаклык һәм ялган белән үзен пычратмаган кешене әйтәбез.

- Намуслы кеше ул - туры сүзле һәм кыю кеше. Дуслыкның кадерен белә торган, якыннарын, таныш - белешләрен һәм хәтта таныш түгел кешеләрне дә хөрмәт итә, ярата торган кеше.

Балалар, тормыш безне һәр көн сыный. Алдыбызга куйган күп кенә сорауларын без үзебез дә белмибез. Намусыбызга тугры булсак, без ул сынауларны җиңеп чыгарбыз, халкыбыз күзенә, ата - аналарыбыз күзенә, бездән күп эшләр көткән кешеләр күзенә гел туры карый алырбыз.

5 СЛАЙД

-Алга таба дәвам итәбез.

Икенче иң кыйммәтлесе - акыл, дигән.

Акылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

  • Ә укучылар, акыллы кеше дип без нинди кешегә әйтәбез? Һәр төркемнең 2 нче номерлы укучылары җавап бирә. Рәхим итегез. (Балалар җавабы тыңлана)

6 СЛАЙД

Димәк, аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган кешене акыллы кеше дип әйтә алабыз.

7 СЛАЙД

-Алга таба дәвам итәбез.

Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән.

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрү гаҗәп, дигән.

  • Ә әдәпле кеше дип без нинди кешегә әйтәбез? Һәр төркемнең 3 нче номерлы укучылары җавап бирә. Рәхим итегез. (Балалар җавабы тыңлана)

8 СЛАЙД

Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез, әдәплелек - кеше белән дөрес аралаша белү. Әдәпле булу -кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга гел ярдәм итәргә әзер тора.

9 СЛАЙД

-Алга таба дәвам итәбез.

Дүртенче иң кыйммәтлесе - күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше - кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

- Ә яхшы күңелле кеше дип без нинди кешегә әйтәбез? Һәр төркемнең 4 нче номерлы укучылары җавап бирә. Рәхим итегез. (Балалар җавабы тыңлана)

10 СЛАЙД

Балалар, кешенең итагатьле булуы күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр - ата - аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

11 СЛАЙД

-Алга таба дәвам итәбез.

Бишенче иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.


  • Ә сабыр кеше дип без нинди кешегә әйтәбез? Һәр төркемнең 3 нче номерлы укучылары җавап бирә. Рәхим итегез. (Балалар җавабы тыңлана)

12 СЛАЙД

Әгәр кеше сабыр булмаса, эшлисе эшнең мәгънәсенә төшенмичә, ашыгып хата ясый, хәтта төзәтеп булмаслык хаталар ясый, уйламыйча гына җавап бирә, хисләргә генә бирелеп эш итә. Түзем кеше нинди авырлык килсә дә, барысына да түзә һәм теләгенә, максатына ирешә. Тормышта үзең теләгән теләкләрне үтәп бетерү мөмкин түгел. Шул теләкләрне йөгәнләп, ирешү өчен тырышырга кирәк.

-Менә без кешеләрдә булырга тиешле һәм аларга бәһа дә куеп булмастай биш сыйфат белән таныштык. Ә хәзер сез алдыгыздагы папкаларны ачасыз. Анда бу сыйфатка кагылышлы шигырьләр, мәкальләр дә урнаштырылган. Шулардан файдаланып һәм үзебезнең фикерләрне дә өстәп, А 3 форматында үзебезгә туры килгән сыйфатны рекламалыйбыз һәм шуңа презентация ясыйбыз.. Сезнең бурыч - шушы сыйфатның кеше тормышында иң әһәмиятле булуын мисаллар ярдәмендә дәлилләү. Сезгә 3 минут вакыт. (Һәр төркедә эш бара)

-Ә хәзер әйдәгез үзебезнең рекламаларны презентациялибез. Беренче төркем башлап җибәрә. (Һәр төркем чыгыш ясый)

-Нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Кайсы төркем урынлы итеп, уңышлы итеп чыгыш ясады микән? Моны белү өчен миңа сез ярдәмгә киләчәксез. Сезнең алларда баллар язылган күрсәтәлелек. Ничә балл куярга кирәклекне төркем хәл итә.

-Беренче төркемгә ничә балл куясыз, күрсәтегез. Рәхмәт.

-Икенче төркемгә ничә балл куясыз, күрсәтегез. Рәхмәт.

-Өченче төркемгә ничә балл куясыз, күрсәтегез. Рәхмәт.

-Дүртенче төркемгә ничә балл куясыз, күрсәтегез. Рәхмәт.

-Бишенче төркемгә ничә балл куясыз, күрсәтегез. Рәхмәт.

(Укытучы тактада билгеләп бара һәм нәтиҗәләр чыгара.)

13 СЛАЙД

Укучылар, әдәп - әхлак темасына багышланган "Бәһасе юк бәһаләр, ягъни кешенең биш асылы…" исемле бүгенге сөйләшүебез ахырына якынлашты. Сүземне бик матур шигырь юллары белән төгәллисе килә:

Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма,борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә

Сүзен бүлдермә.

Яман сүз белән күңелгә

Җәрәхәт салма.

Хәрәм малга кулың сузып,

Оятка калма.

Туганнарың, дустың белән

Ризыгыңны бүл.

Ятимнәргә, гарипләргә

Мәрхәмәтле бул.

Вөҗданыңны, намусыңны

Беркайчан сатма.

Кырын эш белән чуалып,

Тормышың ватма.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем.

14 СЛАЙД

Минем сезнең барыгызда да шушы күркәм сыйфатларны күреп, чын Кеше булуыгызны телим. Сезнең бәхет үз кулыгызда.

15 СЛАЙД

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!


© 2010-2022