Выступление на родительском собрании на тему Әхлак тәрбиясе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әхлак - кешенең эш-хәрәкәтләрендә,көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе - тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Бала үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әх-лак нигезләрен туплый.

Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә инде әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба. Шуңа күрә аралашу һәм әхлак һәрвакыт - балалар уенында да, укуда, спорт ярышларында, хезмәттә дә - бер-берсенә тыгыз бәйләнгән.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра,- балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

Кыскасы, әхлак тәрбиясе процессы укучы баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, дөньяга карашында, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрендә чагыла, аның шәхесендәге төп чалымнарны билгели.

Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны - яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата килә. Гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү- укучыда әхлак сыйфатлары тәрбияләү өлкәсендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, кеше күңеленә гомерлек тирән эз калдыра, алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими була; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әверелә.

Җәмгыятҗкә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, димәк, укучыда граж-данлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән граждан итеп хис итәргә тиеш.

Укучы баланың хезмәткә мөнәсәбәтен билгеләүче төп күрсәткеч- аның хезмәтнең әһәмиятен аңлый белүе, башкарган эшенең нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоюы, хезмәт сөючәнлеге һәм әлбәттә, башкаларның хезмәтен ихтирам итә белүе.

Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң беренче нәүбәттә нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, хөрмәт итү хисе бала тормышының киләчәгендә мөһим роль уйный.

Еш кына кайбер гаиләләрдә өлкәннәр балаларга карата дөрес мөнәсәбәттә тормыйлар: я аларны артык битәрлиләр, яки "сукырларча" нык яратып, бик иркә итеп үстерәләр...

Балалар тәрбияләүдә гаилә тәрбиясенең әһәмияте һаман арта бара һәм ул балага гаять зур йогынты ясый. Ә без исә-мәктәп, укытучылар, үз чиратында, аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тиешбез. Менә шулай эшләгәндә генә гаилә белән мәктәпне бер-берсенә якынай-тырга мөмкин; әле гаилә тәрбиясенең сыйфатын яхшырту өчен, балаларга бердәм тәрбияви караш булдырырга тырышырга кирәк. Моңа исә сыйныф җитәкчесе һәм әти-әни бер- берсе белән педагогик телдә сөйләшкәндә генә, бер үк тәрбияви сәясәт үтәгәндә генә ирешеп була.

Һәр гаилә-зур һәм катлаулы дөнья ул. Аның үз гореф-гадәтләре, традицияләре, хәтта балалар тәрбияләү мәсьәләсендәүзенчәлекле карашлары да бар. Шуңа күрә әхлак тәрбиясе бирү буенча ата-ана-лар белән эшләү индивидуаль якын килүне сорый. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә белән бер төрле, ялгыз аналы гаилә белән икенче төрле;күп балалы гаилә белән бер төрле, бер балалысы белән башкача эшләү таләп ителә.

Укучы-укытучы-гаилә- менә шушы өч як арасындагы мөнәсәбәт-ләр, уртак тырышлык кына укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә уңай нәтиҗә бирәчәк. Әти-әниләргә түбәндә төзелгән эш программасын тәкъдим итәргә була:

- баланың тышкы кыяфәтен күзәтеп тору-көн саен;

- пөхтәлеккә, үз-үзнңә хезмәт күрсәтергә өйрәтү-көн саен;

- режим үтәвен күзәтү-көн саен;

- өйгә бирелгән эшләрне үтәвен күзәтх- көн саен;

- урамда,өйдә, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, табигатькә сакчыл карарга өйрәтү- ел дәвамында;

- үз балагызның нинди китаплар укуын, нинди фильмнар каравын барлап тору- ел дәвамында;

- мәктәптә, класста үткәрелгән гаилә бәйрәмнәрендә, кичәләрдә катнашу, дәресләргә килеп утыру- сыйныф җитәкчесенең эш планы нигезендә;

- аәа-аналар җыелышларына йөрү- ел дәвамында;

- гаиләдә уңай психологик халәт булдыру- ел дәвамында.

Барлык гаиләләрдә дә балалар һәм ата-аналар буш вакытларын бергә үткәрәләр, чөнки авыл мәктәпләрендә укучылар бер генә сменада укый, өлкәннәр дә бер генә сменалы эштә.Шуңа күрә балалар даими контрольдә; ял көннәрен дә ата-аналар балалары белән үткәрергә тырышалар.

Әхлак тәрбиясенең тулы бер юнәлеше укучы баланың тирә-юньгә, җәмгыять һәм кешеләргә, хезмәткә һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле мөнәсәбәтләрен билгели. Бу юнәлешнең кыйбласы гына бер- ул югары әхлак сыйфатларына ия булган һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү.






Кукмара муниципаль районы Березняк урта гомуми

белем бирү мәктәбе


Сыйныф җитәкчеләре семинарында сөйләгән чыгыш:

Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында әхлаклылык тәр-

бияләү.



Укытучы: Газизҗанова Н.Н.



2010 нчы ел

© 2010-2022