Сценарий выпускного вечера для старшеклассников

Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кичә үтәсе зал бәйрәмчә бизәлгән , «Синен белән саубуллашыр вакыт та җитә , мәктәбем !» дигэн язу , шарлар эленгән .

Беренче тапкыр сабакка бара бала,

Сумкасын ачып . формасын киеп.

Каршылый мәктәп , карышылый сөеп.

«Кеше бул!- диеп,

«Кеше бул!- диеп.

Өлгереп эшкә юл ала бала.

Озата мәктәп «Якты юл !» - диеп.

Каршылый юллар, каршылый сөеп.

«Кеше бул!- диеп,

«Кеше бул!- диеп!

Исәнмесез, кадерле укучылар , укытучылар , әти -әнилэр ,килгэн кунаклар!

Хәерле кич!

Паташабикәләр генэ киярлек матур күлмәкле кызлар , нәзакатьләнеп киткэн егетләр , яшертен генэ күз яшьләрен сөртуче әти-әнилэр, моңсу гына елмаешып торучы укытучылар - без сезнең белән барыбыз да бер үк вакытта шатлыклы hәм моңсу да булган саубуллашу кичәсенә җыелдык .

Бу көн мәңгегә онытылмас. Анын hәр мизгеле, үзенә бер тарихны сыйдырган гаҗәеп бер вакыйга булып, куңелләрдә сакланыр. Ун елдан соң да, утыз елдан соң да шулай булыр.

Хыял канатларына тагылып , әллә кайларны урап кайткан куңел бүген моңсу да, ярсу да. Моңсу, чөнки унбер ел буе җил-яңгырдан саклап барган мәктәп - йорт ак күбәләктәй бөтерелеп йөргән кызларын, кинәттән олыгаеп киткән асыл егетләрен бүген тормыш дигән зур юлга озата, өлгергәнлек аттестатын тапшыра, алар белэн бөтенләйгә дип саубуллаша.

Шатлыклы , чөнки укытучылар hәм әти-әниләрнең тырышлыгы бушка китмәгән, бергэ биргән белем hәм тәрбия нәтиҗэсендә илгә лаек уллар hәм кызлар үстергәнбез.

Әгәр вакыт тәгәрмәчле булса ,

Тиз йөрешле поезд шикелле .

Бәлки ул артка да илтер иде

Артка омтылучы кешене.

Ләкин юнәлеше вакытның бер -

Алга , киләчәккә гел генә.

Үткәннәргә вакыт бара алмый .

Үткәннәргә карап тилмермә..

Үткәннәр дигәннән, сезнең каршыгызда басып торучы бу балалар әле күптән түгел генә кечкенә генэ сират күперен, тормыш сынавын уздылар.

Тугызынчы сыйныф укучылары традицион имтиханнар тапшырса, унберенчеләрә бердәм дәүләт имтиханы дигән диңгез төбенә дә чумарга туры килде. Бу сынаулар артта калды. Укучылар куйган билгеләрне акладылар, сынауларны унышлы гына тапшырдылар .

Ә хәзер, кадерле укучылар ,без сездән тагы бер имтихан алырга булдык әле. Соңгысына калгач, сынатмассыз дип уйлыйбыз. Имтихан бирү тәртибе мондый: билет алабыз да , җавап бирәбез. Башладык.

(Укучылар өстәлдә яткан билетларны алып , анда язылган сорауларга җавап бирәләр).

1 нче номерлы билет

Мәктәптә иң беренче өйрэнгэн шигыреңне сөйләп күрсәт

2нче номерлы билет

Мәктәптә җыр дәресендә иң беренче өйрәнгән җырыңны җырлап күрсәт.

3 нче номерлы билет

Иң беренче тапкыр икеле (бишле) билгесе алгач нинди хислэр кичерүең , әти-әниеңнең реакциясе турында сөйлә

4 нче номерлы билет

Беренче класста укыганда кайсы кабинетта укыдың , кайсы партада hәм кем белән утыруың турында сөйлә.

5 нче номерлы билет

Укытучы сине иң беренче тапкыр кайчан hэм нәрсә өчен ачуланды ?

6 нче номерлы билет

Син укыган мәктәптә ничә коридор , ничә ишек hэм ничә тәрәзә бар?

7 нче номерлы билет

Мәктәптә укыганда иң исеңдэ калган кызыклы көн яки вакыйга турында сөйлә

8 нче номерлы билет

Сезгә ничә фән керүе, аларны ничә укытучы укытуы hәм иң яраткан фәнең турында сөйлә.

9 нче номерлы билет

Үзегезнең класс-кабинетыгызда булган предметларны санап чык

10 нче номерлы билет

Мәктәп hәм укыткан укытучыларыңа карата теләкләреңне әйт.

11 нче номерлы билет.

Сезне дәрестэн куып чыгарганнары бармы ? Булса , нәрсә өчен, кайсы дәрестә?

12 нче номерлы билет

Күңелеңә хуш килгән кешене вальска чакыр.

Молодцы. Соңгы шаян имтиханыбызны да уңышлы тапшырдыгыз. Инде хәзер кулларыгызга документларны икеләнмичә тапшыра алабыз.

Тантаналы, укучыларга урта гомуми белем бирелү турында аттестат тапшыру минутлары якынлаша. Бу почетлы миссияне башкару өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез.

( Мәктәп директоры чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыра.)

Бакчаларда шомырт , сирень,

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Көтә сезне төрле юллар ,

Көтә , дуслар , тормыш үрләре.

Алда әле тормыш имтиханы .

Күп сынаулар әле үтәсе.

Максатларга әле ирешәсе,

Хыялларны чынлык итәсе .

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен бик тә истәлекле , дулкынландыргыч көн. Сезне котлау өчен бүгенге кичәгә укытучылар, әти-әниләрегез , район мәгариф идарәсеннән , авыл үзидарә советыннан да кунаклар килгән. Аларнын барысының да теләкләре изге.

Ә хәзер укучыларны котлау өчен сүзне бирәбез.

Котлау өчен сүзне җитәкчеләргә бирәбез.. Рәхим итегез , хөрмәтле кунаклар!

( Килгән җитәкчеләрнең котлавы )

Кадерле балалар!. Өйдә сезне алган «5»ле ләрегез белән горурланучы , «2»ле ләрегез өчен ут йотучы әти-әниләрегез булса , мәктәптә исә барлык уңышларыгызга сөенүче , борчуларыгызга көенүче укытучалар, сыйныф җитәкчеләрегез булды. Башлангыч классларда сезне кулыгыздан тотып укырга-язарга, җырларга -биергә , тәртипле булырга , әдәпкә өйрәтүче мәктәпнең югары басыкычына әзерләүче башлангыч укытучылары булды. Әйдәгез , хәзер аларның да сезгә теләкләрен ишетеп китик әле.

(Башлангыч сыйныф укытучылар котлавы)

Бишенче класстан башлап сез яңа төрле фән үрләрен яуларга, мәкальдәгечә әйтсәк, «энә белән кое казырга» керештегез. Бу четерекле эштә укучыларга төрле фән укытучылары ярдәмгә килде , кайберләрегез фән баскычларыннан йөгерә-йөгерә менсә , кайберләрегезне этеп-төртеп тә менгезергә туры килде.

Мәктәптә уку дәверендә сезнең шатлык-сөенечләрегез дә , кайгы-борчу-ларыгыз да күп булгандыр . Ләкин барысы да артта калды .Шулай итеп сез менә бүгенге көнгэ килеп җиттегез. Сезне укыткан укытучыларның теләкләре бер - иң беренче чиратта әдәпле кеше булыгыз , алга белемнәрегезне кул-лана алырдай профессияләр сайлагыз , әти-әниләрегез , укыган мәктәбегез йөзенә тап төшермәгез. Э хәзер үзләренең шәхси теләкләрен әйтү өчен сүзне сезне укыткан укытучыларга , тәрбияләгән тәрбиячеләрегезгә бирәбез.

(Укытучылар котлавы)

Без исә ике сыйныф җитәкчесе дә үзебез чыгарган балаларга

бары тик изге теләкләр генэ юллыйбыз. Ике сыйныф укучылары да мәктәп тормышында актив булдылар .

Саный китсэң башкарган эшләребез дә , уңышларыбыз да шактый ,

Балалар , киләчәктә дә сәләтегегез кимемәсен , эшкә булган энтузиазмыгыз көчәйсен, яна унышларга ирешеп, яна үрләр яуларга насыйп булсын сезгә.

Барыр юлларыгыз киң , офыклар зәнгәр , таңнарыгыз кояшлы булсын. Җырда әйтелгәнчэ : Борчылса да безнең куңел , янда тоту мөмкин түгел , тик бәхетле генә булыгыз.

Укытучыга hәйкәл булыр иде

Йөрәк утыбыз сездә яна алса.

Якты кояш булып юлыгызда

Сүнмәенчә торып кала алсак.

Балалары үскән чорда, алар тугызынчы hәм унберенче сыйныфка җиткәнче әти-әниләргә бик күп проблемалар чишәргә, күп борчулар кичерергә туры килгәндер. Сез, хөрмәтле әти-әнилэр, балаларыгызга сабыр гына акыл бирдегез, тәрбияләдегез , алар сезнен алда әлегә кайтарылмаган бурычта. Ләкин киләчәктә, сезнең картлык көнегездә бу бурычлар тулысынча түләнер дип ышанабыз. Балаларыгызны укытуда , олы юлга бастыруда сезгә сабырлык , сәламәтлек телибез hэм үзегезнең теләкләрегезне әйтү өчен сүзне сезгә бирәбез.

( Ата-аналар чыгышы)

Ә хәзер инде сүзне укучыларның үзләренә дә бирер вакыт җитте.

( Укучылар чыгышы)

1.Мәктәп еллары!

Нинди гузәл көннәр!

Тупланганнар аңа барсы да:

Укучының кайгы -шатлыклары,

Яшь кызларның борчу-сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат , шаян жырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары

Синдә кала, барсы синдә кала

Гузәл уку мәктәп еллары.

2.Сау бул инде, кынгыраулы мәктәп!

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергэ сүз бирәбез:

Гел биеккә - алга атларга.

3.Хуш, мәктәбем!

Сау бул , укытучым!

Башым иеп, рәхмәт житкерәм.

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә мина көч бирә.

4.Буген бездә яшьлек үзе кунак -

Бу очрашу шуңа кадерле.

Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Бу изге йорт, туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да .

Әйләнәдә - гөлләр,

Тормыш якты,

Бәйрәм хисе буген күнелдә!

Өлгергәнлек аттестаты

алдык диеп,

Горурлана hәркем бу көндә.

5.Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытычымның монсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

6.Укытучым язгы кояш кебек,

Күнелемне назлап жылытты,

Авыр чакта ярдәм кулы сузды,

Сабыр сүзе белән юатты.

7.Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр әйткән телэгебез.

Зур хөрмәт белән шигыребез

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

Жыр «Ин гузәл кеше икәнсез»

8.Әткәй-әнкәй, минем пар канатым,

Сез булганга дөньям тугәрәк.

Иңне- иңгә, жанны жанга куеп.

Яшик әле, яшик бергәләп.

9.Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдэм итәсез.

Адашканга ,ак юл күрсәтүче

Күнел күзе ул сез икәнсез.

10. Сезгә саулык телим hәр адымда

Тигез бәхет телим hәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Жыр: А.Булат . «Баланы читкэ җибәргәндә»

11.Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсак узгә бер якка.

Таллар жырлап, чишмәләре чынлап,

Өянкеләр елап озата.

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Читтә йөрсәк шуңа күрәдер

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

12.Парталар артында калдылар,

Калдылар балачак еллары.

Аттестат - кулларда,

Зур тормыш чакыра

Безне зур жаваплы юлларга.

13.Аерылыр чак җитә , дусларым,

Сизелмәде вакыт узганы.

Хыяллар ак җилкән,

Кузгалырбыз иртән -

Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Сузне алып баручылар ала.

Колачың җәй ,тормыш,

Киңрәк жәй,

Сиңа килә бүген үсмерләр.

Гомер буе безнең корыч сафлар

Юлларыннын җырлап үтсеннәр.

Җырласыннар алар басуларда ,

Заводларда, диңгез төбендэ.

Елмай , тормыш ,

Яшьлек балкып торсын

Синең иркен , аяз кугеңдэ.

Ярларыннан чыккан ташкын кебек,

Илем, җырым, халкым өчен дә,

Туар көннең якты нуры булып

Шаулап, гөрлэп яңа көч килә.

Елмай , тормыш!

Шушы изге хисләр

Маяк булып юлга үрелсен.

Елмай, тормыш!

Сине данлар өчен

Яңа яшьлек ачты бөресен.

Кадерле балалар! Без сезне укыткан укытучылар, сезнең класс җитәкчеләрегез тагын бер кат сезне бүгенге тантаналы көн белэн котлыйбыз.

Тормыш юллары сезгэ киң ачык . Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыгыз. Мәктәптә алган белемнәрегез , үзләштергән күнекмәләрегез сезне hәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын.

Бөек татар халкыбыз hәм ил алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне беркайчан да онытмагыз . Үзегез укыган мәктәпнең , туган авылыгыз йөзенэ кызыллык китерүче гамәлләр кылмагыз . Сезнең юлыгызга әдәпсез , тәртипсез кешеләр очрамасын . Кире юлларга кереп китмичә , hәрвакыт туры юлдан гына атласагыз иде.

Дусларыгыз үзегездән дә яхшырак булсын, сезнен турыда бары тик яхшы хәбәрләр генэ килеп торсын дигән теләк белән без сезнең белән саубуллашабыз.

Бәхетле булыгыз . Ак юллар сезгә!


© 2010-2022