Үз-үзеңне тоту культурасы

"Описание материала: Балаларны үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү үзләрен читтән күзәтергә, үз-үзләрен анализларга өйрәтү. .Кемдер синең турында начар сүз әйтсә,кемдер ямьсез итеп карап куйса-күңелсез, әйеме.Үзең өчен генә түгел,тирә-ягыңдагы кешеләр өчен дә уңайлы булырлык итеп яшәргә кирәк.Иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк- син җир йөзендә үзең генә яшәмисең. Шунлыктан тирә- юньдәгеләргә ,алар тарафыннан үзеңә нинди мөнәсәбәт булуын теләсәң,үзең дә шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк.Истә тотар...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үз-үзеңне тоту культурасы. Тәрбия сәгате.

Максат: Конкрет мисаллар ярдәмендә укучыларның үз- үзеңне тоту культурасы турында үзләрен читтән күзәтергә һәм үз- үзләрен тотышларын анализларга өйрәтү. Теләсә нинди ситуациядә сабыр, тактлы булу теләге ,әңдәмәшеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Укытучы: Кайчанда җир йөзендә барысын да кирегә эшләүче уңешсыз кеше яшәгән. Көләргә кирәк булганда елаган,исәнләшергә кирәк булганда саубуллашкан.Ә бәлки ,балачактан ук нинди вакытта үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген аңа беркем дә өйрәтмәгәндер. Шулай итеп ул үзенең эш гамәлләре белән бар кешене дә көлдерә торган булган.

Чынлыкта исә бар яктан да килгән ,барлык эшләре дә уңышлы барган кешеләр дә бар.Урамнан барса -артыннан кешеләр сокланып карап калалар, сөли башласа - тыңлап туймыйлар, шаяртса чын күңелдән көлеп , ял итәләр.Күлмәге дә килешле,һәр хәрәкәте урынлы.

Ә кайберәүләрнең киресенчә,бөтенесе урынсыз һәм һәм вакытсыз. Нәкъ теге уңышсыз кешенеке кебек. Кечкенә вакытында :Өлкәннәр белән иң беренче исәнләш, ашау алдыннан кулларыңны ю, уенчыкларыңны ватма, дип берәү дә әйтми калмагандыр.Мәктәптә дә гел:Яхшы укы. Хезмәтне ярат. Намуслы ,пөхтә,әдәпле бул,дип гел кабатлап торалар.

Кайбер балалар әлеге кагыйдәләргә кул гына селтиләр. Имеш ,әлеге кагыйдәләрдән башка да яшәп була. Яшәргә була да булуын,тик уңайлы ,рәхәт,күңелле итеп яшәве яхшырак.Үзең өчен түгел,тирә- ягыңдагы кешеләр өчен дә уңайлы булырлык итеп яшәргә кирәк.Иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк :Син җир йөзендә үзең генә яшәмисең.Шунлыктан тирә- юньдәгеләргә, алар тарафыннан үзеңә нинди мөнәсәбәт булуын теләсәң,үзең дә шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк.Димәк,тәрбияле булу нәрсә ул?

Тәрбиялелек - үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.Хәзер без сезнең белән үз-үзеңне дөрес тоту буенча күнегүләр үткәрәбез.

Әйдәгез уйныйк һәм уйланыйк.

  1. Ишектә ике малай бәрелешә,берсе5, икенчесе 6нчы классныкы.Кем кемне үткәрергә тиеш.

  2. Әгәр икесе дә сыйныф ишеге төбенә бер үк вакытта килеп җитсәләр,малай кеше сыйныфташ кызны алдан кертергә тиешме?

  3. Ике укытучы сөйләшеп тора.Укучыга аларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк .Ничек эшләргә?

  4. Кем телефонны беренче куярга тиеш,шалтыратучымы әллә шалтыратылган кешеме?

Әгәр туган көнегезгә төрелгән бүләк алып килгәннәр икән,нишләргә? Аны сүтеп карарга ярыймы?

Уен Хаталарны тап.

1нче ситауция -Телефоннан сөйләшү-

Алло,Миңа Алия кирәк. Юкмени?Ну,ярар,кем сорый? Болай гына ,бер иптәше.Ярар, мин соңрак шалтыратырмын

2 очрак-Дежур укытучы үтеп баручы малайны туктата-

-Садриев,зинһар өчен стенд кырыендагы кәгазне ал әле.

-Аны мин ташладым мәллә.Кем ташлаган ,шул алсын.

-Аны Айрат ташлады. Хәзер без аны алып киләбез.

Уен . Көзгегә карыйбыз.

Һәр укучыда көзге.

Укытучы- АСПушкин әкиятен барыгыз да хәтерли торгансыздыр -явыз патшабикә тылсымлы көзгедән гел үзенең тышкы матурлыгы турында сорап тора.Яңадан бит әле кешенең күңел матурлыгы,эчке матурлык була.

Кулыгыздагы көзгене тылсымлы дип күз алдыгызга китерегез ,үзегезне игътибар белән карап ,аңа шундый сораулар бирегез

1 Мин сиңа ошыйммы?

2Син үеңнең кайсы ягыңны үзгәртергә теләр идең.

3 Классташыңның каысысын көзгедән күрергә теләр идең.

4 Кемне күрергә теләмәс идең.

5 Син башкалар күзенә ничек күренергә теләр идең.

Балаларга ошаган сыйфатлар.....

Балаларга ошамаган сыйфатлар....

Һәр юл саен 2 тапкыр кул чабабыз.

Уяндыңмы-елмай

Көнне башла шулай

Елмай үз-үзеңә

Мендәрең бүзенә.

Һәр юл саен 2 тапкыр бармак шартлатасы.

Тәрәзәдән кергән

Өйне нурга төргән

Һәрчак изге көнгә

Сәлам биргән гөлгә

Елмай.

Һәр юл саен 2 тапкыр аяк белән идәнгә тибеп аласы.

Уяндыңмы- елмай

Көнне башла шулай

Елмай сәбәпсездә

Якты,әйбәт сүзләр

Табарсың һәркемгә.

Һәр юл саен 2 тапкыр ике кул белән тезләргә сугып аласы.

Олыга, кечегә

Бәхетлегә, кимгә

Җиде ят кешегә

Елмай.

Һәр юл саен хаха- хаха дип көлеп кую

Авырлыклар арыр

Башлаган эш барыр

Бар дөньяны бизә

Карап минем күзгә

Елмай.

Кыл яхшылык кешеләргә-кеше булыйм дисәң,

Авыр булыр өсләреңә гөнах туны кисәң.

Аера бел ак- караны,начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны берүк бутый күрмә.

Кирәк булса коткарырга батып баручыны,

Кулың суз да коткар сагыш-моңга таручыны.

Шатландыр син ярдәм кылып ялгыз бер әбине,

Үскәнем дип ,син матур дип,юат бер нәнине.

Кеше булып яшим,дисәң,

Бул син кешелекле,

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

© 2010-2022