Тестовые задания

Тестовые задания по татарскому языку для учащихся 5-11 классов Тестовые материалы разрабатываются в соответствии с программой общеобразовательной школы и действующими учебниками. Тестовые задания представлены в двух вариантах. Тестовые задания состоят из трёх частей: часть А содержит 10 заданий: 1. Найти переносное слово из текста. Часть В содержит 3 задания с кратким ответом: 1. Найди синонимы к фразеологизмам. Часть С содержит 1 задание с развёрнутым ответом: 1.Напиши своему другу (подруге) п...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

10 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

  1. рун-гарәп-латин-уйгыр-Кирилл;

  2. гарәп-латин-Кирилл;

  3. рун-уйгыр- гарәп-латин-Кирилл;

  4. уйгыр-гарәп-рус-латин

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?

  1. ут, ямь, көрт, урман, кое;

  2. сары, өстәл, бару, тавык;

  3. куян, кәгазь, оя, тәмам;

  4. буяу, мәче, машина, авыр

А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

  1. колын, төлке, көнендә;

  2. сабый, урман, китү;

  3. җиһан, риза, машина;

  4. болынлык, утын

А4. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. аръ-як, адъ - ю-тант, и-ше-гал-ды;

  2. аръ -як, адъю-тант, и-ше-гал-ды;

  3. аръ-як, адъю-тант, ише-гал-ды;

  4. аръяк, адъю-тант, ише-гал-ды.

А5. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

Туган якта һәр тал җырлый.( С. Хәким)

1) һәр; 2) тал; 3) җырлый; 4) туган як

А6. Түбәндәге мисалларда синоним сүзләр булган рәтне күрсәтегез.

  1. көн, төн, иртә, кич;

  2. бал, карт аю, картаю;

  3. ирекле, бәйсез, азат, хөр;

  4. бара-бара, тора-бара, алыш-биреш

А7. Көньяк, һәрвакыт, өчпочмак сүзләре сүз ясалышының кайсы төре буенча ясалган?

  1. сүзгә кушымчалар өстәү юлы белән;

  2. сүзләрне кушу юлы белән;

  3. сүзләрне кыскарту юлы белән;

  4. сүзгә яңа мәгънә өстәлү юлы белән

А8. Редукция

  1. сузык авазларның кыскаруы;

  2. тартык авазларның яңгыраулыкта, саңгыраулыкта ярашулары

А9. Тартык авазлар саны

1) 28; 2) 13; 3) 24

А10. Орфография нәрсәне өйрәнә?

  1. дөрес язу кагыйдәләрен;

  2. дөрес сөйләү кагыйдәләрен;

  3. дөрес язу һәм сөйләү кагыйдәләрен;

  4. диалектларны өйрәнә

В1. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Бер ялганласаң,...

  2. Бәхетне юлдан эзләмә,...

В2. Фонетик анализ ясарга.

Ямьле

В3. Фразеологизмнарның синонимнарын язарга.

  1. Күз - колак булу -

  2. Салкын карау -

С1. "Уйламыйча әйткән сүз- төзәмичә аткан ук" мәкаленә карата үз фикереңне язарга. ( 4 җөмлә)

10 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Фонетика нәрсә өйрәнә?

  1. авазларны өйрәнә;

  2. сөйләм төзелешен өйрәнә;

  3. сүз төркемнәрен өйрәнә

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?

  1. тарлавык, чәчәк, эз, бөтен;

  2. хезмәт, сөекле, абый, ягымлы;

  3. сабыр, ябалак, тәэсир, тиен;

  4. нур, тамчы, елан, җиләк

А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

  1. караңгы, әнкәй, алдынгы;

  2. әлеге, тигез, җан;

  3. фанилык, календарь, зәңгәрсу;

  4. бураннар, урманнан, көннәр

А4. Сингармонизм законы

  1. тартык авазларның яңгыраулыкта, саңгыраулыкта ярашуы;

  2. сузык авазларның калынлыкта, нечкәлектә ярашуы

А5. Түбәндәге мисаллардан антонимнар бирелгән рәтне күрсәтегез.

  1. алгарыш, прогресс;

  2. азатлык, бәйлелек;

  3. көч, җегәр;

  4. авызга су кабу, дәшмәү

А6. Тартыклар ассимиляциясе

  1. регрессив, пргрессив охшашлану;

  2. ирен гармониясе, рәт гармониясе

А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. шә-һәр-неке, ел-ма-ю, аю-дай, әрә-мә;

  2. шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, әрә-мә;

  3. шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, ә-рә-мә;

  4. шәһәр-не-ке, е-лма-ю, аю-дай, әрә-мә.

А8. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

Кояш, нәкъ аңа карап, алтын нурларын коя.

1) кояш; 2) нурларын; 3) алтын; 4) коя.

А9. Сузык авазлар саны

1) 12; 2) 10; 3) 13;

А10. Орфоэпия нәрсәне өйрәнә?

  1. дөрес язу кагыйдәләрен;

  2. дөрес сөйләү кагыйдәләрен;

  3. дөрес сөйләү һәм дөрес язу кагыйдәләрен;

  4. диалектларны өйрәнә.

В1. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Сабыр төбе...

  2. Үзе егылган...

В2. Фонетик анализ ясарга.

Кулъяулык

В3. Фразеологизмнарның синонимнарын язарга.

  1. Кулыңда ут уйнату -

  2. Юлга аркылы төшү -

С1. "Уңган кеше кулына туфрак тотса да алтын итә" мәкаленә карата үз фикереңне язарга

(4 җөмлә).


10 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1.Лексика нәрсәне өйрәнә?

  1. сүз төзелешен;

  2. сүз төркемнәрен;

  3. сүзлек составын.

А2. Телнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге (берәмлеге)

1) тамыр; 2) сүз; 3) морфема; 4) морф;

А3. Кайсы сүздә -ен кушымчасы фигыль ясый?

1) төшенде; 2) эшенә; 3) киенә; 4) игенче;

А4. Нинди сүзләр кушымчалау ысулы белән ясала алмый?

1) сан; 2) исем; 3) рәвеш; 4) фигыль;

А5. Кайсы сүз төркеме ясалма була алмый?

1) ымлык; 2) сан; 3) хәбәрлек сүз; 4) модаль сүз;

А6. Сүз ясалышы ягыннан кайсы сүз артык?

1) аучы; 2) утынчы; 3) җырлачы; 4) ташчы;

А7. Кайсы фразеологик әйтелмәнең татарча варианты туры килми?

  1. руки не доходят - кул җитми;

  2. как две капли воды - ике тамчы су кебек;

  3. прийти с пустыми руками - буш кул белән килү;

  4. сбиться с ног - бар көченә.

А8. Түбәндәге язылган җөмләнең аныклагычы янына нинди тыныш билгеләре куела?

Эшкә керештеләр () агач аудардылар, төпләрен казып чыгардылар, чокырларны тигезләделәр. ( Ш. Рәкыйпов)

1) өтер; 2) сызык; 3) җәя; 4) ике нокта;

А9. Исем сүзтезмәләр кергән рәтне билгеләргә.

  1. әнине сөю, мәктәпне ярату; 3) кырыйдан икенче, сөйләгәнчә эшләү;

  2. җылы яңгыр, кызыклы китап; 4) акылга килү, бәйрәмчә матур;

А10. Түбәндә нинди җөмлә бирелгән?

Кинәт караңгыланып китте.

!) исем җөмлә; 3) дөрес җавап юк;

2) сүз җөмлә; 4) фигыль җөмлә;

А11. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә сүз түгел?

  1. йорт куяны, хис итү; 3) сатлык мал, эчне бушату;

  2. җир җиләге, сабыр итү; 4) үги ана яфрагы, тәэсир итү;

В1. Эш кәгазьләре кагыйдәләрен истә тотып, гариза язарга.

В2. Сүзләрне кушымчаларының функцияләре ягыннан төркемләргә.

1) сүз ясагыч; 2) сүз бәйләгеч; 3) форма ясагыч;

1. Моңсу. 2. Килеп. 3. Якынлаш. 4. Чыга. 5. Туган. 6. Күреп. 7. Ярык. 8. Баткак.

9. Кешенең. 10. Ваграк.

С1. "Казан- Татарстанның башкаласы" темасына хикәя төзергә ( 15 җөмлә).




10 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1.Татар телендә сүз төркемнәренең саны

1) 10; 2) 12; 3) 13; 4) 14;

А2. Сүз ясалышы турындагы фән икенче төрле ничек атала?

  1. дериватология; 2) криминология; 3) ономасиология; 4) семасиология;

А3. Бер сүз төркеменең икенче сүз төркеменә күчүе белән яңа сүз ясалу ничек атала?

  1. инверсия; 2) конверсия; 3) конвульсия; 4) аффиксация;

А4. Кайсы төркемдәге сүзләрнең берсе дә мөстәкыйль сүз төркемнәренә керми?

  1. мөмкин, кеше, ат;

  2. рөхсәт, ризалык, рәхмәт;

  3. кышкы, әлбәттә, тирә-юнь;

  4. ихтимал, нихәл, имеш;

А5. Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме

  1. исем; 2) фигыль; 3) сыйфат; 4) рәвеш;

А6. Кайсы җөмләдә соң сүзе рәвеш?

  1. Ул миннән соң кайтты.

  2. Ул бик соң кайтты.

  3. Ул кайчан кайтты соң?

А7. Алгы рәт сузыкларын күрсәтегез.

  1. ә, э, ө, ү, и;

  2. а, ы, о, у;

А8. Тамырга ялганып, аңардан яңа сүз ясый торган кушымчалар

  1. төрләндергеч; 2) төр кушымчалары; 3) сүз ясагыч кушымчалар; 4) килеш кушымчалары;

А9. Түбәндәге җөмләнең иясе нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны туңдырмый.

  1. исем; 2) фигыль; 3) алмашлык; 4) сыйфат;

А10. Бу нинди җөмлә?

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

  1. аналитик иярченле кушма җөмлә; 3) синтетик иярченле кушма җөмлә;

  2. гади җөмлә; 4) тезмә кушма җөмлә;

А11. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләне билгеләргә.

  1. Шулай итеп, басуга чыгар көн дә җитте.

  2. Йөгерә торгач, кинәт түбәнгә очтым. (Т.Б.)

  3. Борын-борын заманда бик төзек, бик матур бер шәһәр булган. (Әкият)

  4. Күңеле турының теле туры. (М.)

В1. Эш кәгазьләре кагыйдәләрен истә тотып, ышанычнамә язарга.

В2. Сүзләрне кушымчаларының функцияләре ягыннан төркемләргә.

1) сүз ясагыч; 2) сүз бәйләгеч; 3) форма ясагыч;

1. Ямансу. 2. Кайтып. 3. Ераклаш. 4. Керә. 5. Кардәш. 6. Уйлап. 7. Кырык. 8. Баткак.

9. Халыкның. 10. Эрерәк.

С1. "Бөек Казан каласы" темасына хикәя төзеп язарга. (15 җөмлә)


10 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Морфология нәрсәне өйрәнә?

  1. сүз төркемнәрен;

  2. аваз һәм хәрефләрне;

  3. сөйләм төзелешен.

А2. Кайсы сыйфатта артыклык дәрәҗәсе кисәкчә ярдәмендә ясалган?

1) кып-кызыл; 2) җете кызыл; 3) ямь -яшел; 4) алдагы өч вариантта да.

А3. Нисби сыйфатларның төп билгесе нидән гыйбарәт?

  1. гарәп һәм фарсы теленнән кабул ителүләре;

  2. рус теленнән кыскартылып кабул ителүләре;

  3. ясалышы белән тезмә һәм кушма булулары;

  4. предметның башка предметлар белән төрле мөнәсәбәтләрдән килеп чыккан билгене белдерүләре.

А4. Фигыльнең лексик-грамматик төркемчәләре

1) 6; 2) 7; 3) 8; 4) 9;

А5. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

1) 4; 2) 5; 3) 6; 4) җаваплар дөрес түгел.

А6. Кайсы төркемгә бер сан ялгыш кергән?

  1. беренчесе, унынчыдан, өченче;

  2. бишәү, дүртебез, өчәүләп;

  3. өчәрләп, алтышар, утызар;

  4. унлап, ике-өч, мең ярым.

А7. Ике икең дүрт була. Бу җөмләдә саннар7

  1. исем функциясен башкаралар;

  2. абстракт төшенчә белдерәләр;

  3. ия һәм хәбәрнең санын белдерәләр;

  4. бер функция дә башкармыйлар.

А8. Ясалышы ягыннан саннарның түбәндәге төрләре була

  1. тамыр, кушма, тезмә;

  2. гади, кушма, тамыр, парлы;

  3. гади, кушма, тезмә, өлеш;

  4. тамыр, кушма, парлы, чама.

А9. Хәлләр күбрәк нәрсә белән белдерелгән кисәкне ачыклый?

  1. фигыль белән; 3) рәвеш белән;

  2. исем белән; 4) сан белән.

А10. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләргә.

Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп буламыни инде ул?!

  1. сорау җөмлә; 3) хикәя;

  2. боеру; 4) тойгылы.

Текстны укырга һәм В1,В2,В3 биремнәрен үтәргә.

(1) Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. (2)Ипи салу - хатыннарның бер тәүлеккә сузылган эше. (3) Бу тәүлектә йортта - зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана.(4) Ипи салган түәлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. (5) Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. (6) Беләләр: әни ипи сала. (7) Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә төсмерләре бертигез... (М. Мәһдиев)

В1. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләне билгеләгез.

1) 1, 2; 2) 1,3; 3) 5,6; 4) 6,7;

В2. Ясалышлары буенча парлы сүзләр кергән җөмләне күрсәтегез.

1) 1,3; 2) 4,5; 3) 6.7; 4) 3.7;

В3. 6 нчы җөмләдә ике нокта ни өчен куелген?

  1. тиңдәш кисәкләр алдыннан килүче гомумиләштерүче сүздән соң;

  2. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

  3. аныкланмыш фигыль белән белдерелгән;

  4. туры сөйләм белән автор сөйләме арасында.

С1. Бирелгән фикерне дәвам итеп, 10 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел...

10 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Татар телендә сүз төркемнәренең саны

1) 10; 2) 12; 3) 13; 4) 14;

А2. Ак хыяллар белән яшим. һәм Хыяллары аның ак иде. - җөмләләрендә ак сыйфаты:

  1. икесендә дә бер үк җөмлә кисәге;

  2. беренчесе- аергыч, икенчесе- хәбәр составында;

  3. беренчесе- аергыч, икенчесе- хәл;

  4. беренчесе- ия, икенчесе хәбәр составында килә.

А3. Кайсы төркемдәге сүзләрнең барысы да асыл сыйфатлар гына түгел?

  1. тигез, җылы, юаш; 3) төче, яссы, кыска;

  2. гүзәл, кичке, усал; 4) майлы, ямьле, тар.

А4. Саннар

  1. һәрвакыт тартым белән төрләнәләр;

  2. һәрвакыт килеш белән төрләнәләр;

  3. һәрвакыт исемнәр шикелле төрләнәләр;

  4. башка сүзләргә бәйләнеп, аергыч булып килсәләр, бер категория белән дә төрләнмиләр.

А5. Ундыр җаный бармагы, уникедер балдагы (җыр) җөмләсендә саннар

  1. аергыч; 2) ия; 3) хәбәр; 4) хәл булып киләләр.

А6. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә керәләр

  1. ымлык, модоль сүзләр; 3) аваз ияртемнәре, теркәгеч сүзләр;

  2. хәбәрлек сүзләр, аваз ияртемнәре; 4) алмашлыклар, модаль сүзләр.

А7. 0,1,2,3,4,5,6...Бу саннар?

  1. гарәп цифрлары; 2) рим цифрлары.

А8. Сыйфат белән ачыкланып килгән исем

  1. сыйфатланмыш дип атала;

  2. сыйфатланучы дип атала.

А9. Кайсы төркемгә фигыль ялгыш кергән?

  1. табыл, уйлан, суын;

  2. уят, кактыр, китер;

  3. сизел, юыл, алдан;

  4. терел, кара, йокла.

А10. -ырга, -ергә, - арга. - әргә, - рга. - ргә кушымчалары кайсы фигыль төркемчәсен ясый?

  1. исем фигыль; 2) боерык фигыль; 3) инфинитив; 4) хәл фигыль.

Текстны укырга һәм В1,В2,В3 биремнәрен үтәргә.

(1) Хәрби хезмәттә вакытта күргән хикмәтле шәһәрләр, портлар, затлы кафелар, бильярд заллары, шәм кырып сибелгән паркетлар, алтын погоннар, көмеш трубалар чыңы астындагы тигез атлап баручы колонналар, самолетлар - берсе дә торналар төшкән әнә шул басуны оныттыра алмады. (2) Авылда мин кайткан чак көздән кышка авышкан көннәр иде. (3) Нәрсә җитми? (4) Син бит инде ерак җирләрдә намус белән хезмәт срогыңны үтәп кайттың, син бит инде туган нигезеңне карт әниең янында чәй эчеп, киләчәккә матур планнар корып утырасың! (5) Тагын ни җитми?

В1. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләләрне билгеләргә. ( М. Мәһдиев)

1) 1,2; 2) 1, 4; 3) 3,5; 4) 2,5;

В2. 1 нче җөмләдә сызык ни өчен куелген?

  1. тиңдәш кисәкләр алдыннан килүче гомумиләштерүче сүздән соң;

  2. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

  3. аныкланмыш фигыль белән белдерелгән;

  4. туры сөйләм белән автор сөйләме арасында.

В3. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрен билгеләгез.

С1. Бирелгән фикерне дәвам итеп, 10 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Дөньяда куркак булу - иң зур яман.



10нчы сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) I-вариант

А1. Гади җөмлә ул...

  1. бер генә баш кисәктән тора;

  2. бер генә оештыручы үзәге булган җөмлә;

  3. оештыручы үзәге берничә булган җөмлә;

  4. ия белән хәбәр.

А2. Гади хәбәр...

  1. фигыль белән белдерелә;

  2. барлык мөстәкыйль сүз төркеме белән белдерелә;

  3. баш килештәге исем белән белдерелә;

  4. баш килештәге исем ролендә килгән сүз белән белдерелә.

А3. Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

  1. баш килештәге исем, сан, алмашлык;

  2. баш килештәге исем, сыйфат, сан;

  3. баш килештәге исем, зат алмашлыгы яки исем ролендә килгән сүзләр;

  4. теләсә нинди мөстәкыйль сүз.

А4. Нинди сүз җөмлә кисәге була?

  1. нинди дә булса сорауга җавап биргән сүз;

  2. җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап биргән сүз;

  3. җөмләдә ия турында хәбәр итә торган сүз;

  4. теләсә нинди мөстәкыйль сүз.

А5. Охшату-чагыштыру рәвешләрен билгеләргә.

  1. чәчәктәй, картларча, кояштай, китапча; 3) югары, түбән, ары, бире;

  2. әкрен, тиз, кинәт, озак; 4) кичен, иртән, язын, тиздән.

А6. Кыек тәмамлыкны билгеләргә.

Наил солдат тирәсендә бөтерелде: аның йолдызлы бүреген киеп карады. Солдат аның белән шашка уйнаган булды.

  1. аның белән; 3) солдат, шашка;

  2. бүреген; 4) аның, йолдызлы.

А7. Бәйлекләрнең кайсы килешне таләп итүен күрсәтергә.

Турында, буенча, саен, сәбәпле

  1. баш килешне; 3) чыгыш килешне;

  2. юнәлеш килешне; 4) барлык килешне.

А8. Ияртүле бәйләнеш...

  1. үзе генә дә сөйләм барлыкка китерә;

2) бер сүз икенчесенә буйсынмый;

  1. үзе генә сөйләм барлыкка китерә алмый;

4) бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына була.

А9. Урын хәле...

  1. үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

  2. үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче иярчен кисәк;

  3. үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

  4. үтәлү урынын һәм вакытын белдереп исемне ачыклап килүче кисәк.

А10. Эндәш сүз алдыннан килгән "и" ымлыгы...

  1. өтер белән аерыла; 3) сызык белән аерыла;

  2. өтер белән аерылмый; 4) өндәү билгесе белән аерыла.

В1. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатырга.

  1. Ике ут арасында - 2) Мөгез чыгару -

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Теле яманның... 2) Сөйләүче чәчә, ...

В3. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычларны куеп язарга.

  1. Иң башта гарәпләрнең дине - ... эләкте.

  2. Мин бу шигыремне фронтташ дустыма - ... багышлыйм.

С1. "Ана - бөек исем!" (Һ. Такташ) темасына үз фикереңне язарга ( 10 җөмлә)

10нчы сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант

А1.Җөмлә ул...

  1. төшенчәләрне атый; 3) иярчен кисәкләр;

  2. синтаксисның иң әһәмиятле берәмлеге; 4) оештыручы үзәге булмаган берәмлек.

А2. Тезмә ия...

  1. бер генә сүз белән белдерелә; 3) бер яки берничә сүз белән белдерелә;

  2. тезмә сүз белән белдерелә; 4) кушма сүз белән белдерелә.

А3. Җөмләнең оештыручы үзәге дип нәрсә атала?

  1. тиңдәш кисәкләр; 3) ия белән хәбәр;

  2. иярчен кисәкләр; 4) аерымланган хәлләр.

А4. Кушма хәбәр...

  1. исемгә фигыль өстәлеп ясала; 3) җөмләдә аергыч турында хәбәр итә;

  2. гади хәбәргә ярдәмче фигыль өстәлеп ясала; 4) баш килештәге исем белән белдерелә.

А5. Сүзтезмә ул...

  1. ике сүзнең аныклаулы мөнәсәбәткә керүе;

  2. ике яки берничә сүзнең тезүле мөнәсәбәткә керүе;

  3. кимендә ике мөстәкыль сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе;

  4. тәмамланган уй-фикерне хәбәр итүе.

А6. Вакыт хәлен билгеләргә.

Бүген сәгать унда клубта кичә була.

  1. бүген, кичә; 3) кичә;

  2. сәгать унда, кичә; 4) бүген, сәгать унда.

А7. Кыек тәмамлыкны билгеләргә.

Әтиеңне беләсең инде. Ул кешегә революция турында сөйләргә ярата.

  1. әтиеңне, кешегә, турында; 3) әтиеңне, кешегә сөйләргә;

  2. кешегә, революция турында; 4) әтиеңне, кешегә, революция турында сөйләргә.

А8. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык куела?

  1. Тәҗрибә иң яхшы укытучы.

  2. Сүз белән тел ачыла китап белән күз.

  3. Июнь аеның иң җылы иң ягымлы һәм матур чагы.

  4. Син генә апа түгел мин дә апа.

А9. Җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табыгыз.

  1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде.

  2. Яхшының сүзе татлы.

  3. Бәхетсезне ат өстендә эт талар.

  4. Кыюның бәхете алда.

А10.Тезүле бәйләнеш..

  1. бертигез хокуктагы сүзләр бәйләнеше;

  2. берсе икенчесенә буйсынган сүзләр бәйләнеше;

  3. берсе икенчесен ачыклый торган сүзләр бәйләнеше;

  4. ия белән хәбәр арасындагы бәйләнеш.

В1. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатырга.

1) җилгә очыру- 2) инә күзеннән үткәрү -

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

1) Ике уйла, ... 2) Туры сүз ...

В3. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычларны куеп язарга.

1) Аста, ..., авыл җәелеп ята.

2) Табигатьнең иң тырыш хезмәтчеләре - ... эшкә керештеләр.

С1."Китап - белем чишмәсе" темасына үз фикереңне язарга. ( 10 җөмлә)


Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 10 нчы сыйныф

I - чирек

А1- А10 - 1 балл

В1-В3 - 2 балл

С1 - 3 балл

Барлыгы - 19 балл

"5" - 19-16балл

"4" - 15- 10 балл

"3" - 9- 6 балл

"2" - 5 тән түбән


II - чирек

А1- А11 - 1 балл

В1-В2 - 2 балл

С1 - 3 балл

Барлыгы - 18 балл

"5" - 18-16балл

"4" - 15- 10балл

"3" - 9-6балл

"2" - 5 тән түбән

III - чирек

А1- А10 - 1 балл

В1-В3 - 2 балл

С1 - 3 балл

Барлыгы - 19 балл

"5" - 19-16балл

"4" - 15-10балл

"3" - 9-6 балл

"2" - 5 тән түбән

Йомгаклау тесты

А1- А10 - 1 балл

В1-В3 - 2 балл

С1 - 3 балл

Барлыгы - 19 балл

"5" - 19-16балл

"4" - 15- 10балл

"3" - 9-6 балл

"2" - 5 тән түбән

© 2010-2022