6 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан еллык йомгаклау тесты

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан еллык йомгаклау тесты

1.Халык авыз иҗатына кергән рәтне билгеләргә

А)бәет,табышмаклар,халык җырлары,мәкальләр

Б) мәкальләр, хикәяләр, шигырьләр, табышмаклар.

В) бәет, халык җырлары, роман, повесть.

2.Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәгеобразлар

А) Хәмзә бай, Исмәгыйль, Илсөяр.

Б)Мәрдән абзый, Вәли, Шаһбаз.

В) Хәмзә бай, Гафифә, Вәли, Хәбибрахман, Факиһә, Биби, Фатых.

Г)Ләйсән, Гөлназ, Гали, Галиябану.

3.Конфликт нәрсә ул?

А)Геройның шеренке, тирән хисләрен чагылдыра торган эмоциональ һәм ритмлы кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

Б)Әсәр геройларның үз арасында яки әсәрдә тасфирланган кеше образы белән тормыш хәлләре арасында тасфирланган каршылык.

В)Халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры.

Г) Матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләрен сүрәтләү.

4.Г.Тукайның Кырлайдагы этисе һәм әнисенең исеме

А)Вәли абзый, Газизә апа

Б)Галиәсгар, Газизә

В)Сәгъди абзый, Зөһрә апа

Г)Талип, Гайшә

5. Х.Туфан иҗат иткән шигырьләр

А)"Каеннар сары иде", "Кайсыгызның кулы җылы", "Илдә ниләрбар икән", "Гөлләр инде яфрак яралар"

Б)"Сабыйга", "Таз", "Туган авыл"

В)"Сез иң гузәл кеше икәнсез", "Энекәш кирәк миңа!"

Г)"Җырларым", "Кызыл ромашка"

6."Кызыл Чәчәкләр" әсәренең авторы

А)Муса Җәлил

Б)Әхмәт Фәйзи

В)Галимҗан Ибраһимов

Г)Габдулла Тукай

7.Г.Гобәй "Маякчы кызы" әсәрендә Илсөярнең әнисенең исеме

А)Мария

Б)Наташа

В)Варвара

Г)Лиза

8.Алтынайның беренче мөгаллиме

А)Шәпеш хәлфә

Б)Дүшән

В)Мулла

Г)Чыңгыз

9.Л.Ихсановның хикәясендәге "фокусчы" малай

А)Наил

Б)Олег

В)Фаил

Г)Зөбәрҗәт

10.Балалар өчен иҗат итүче шагыйрьне билгеләгез

А)Роберт Миңнуллин

Б)Фәнис Яруллин

В)Г.Ибраһимов

Г)И.Тази

11.М.Маһдиевның "Без-кырык беренче ел балалары" әсәрендә балалар кайда укыйлар

А)Мәктәптә

Б)Гимназиядә

В)Мәдрәсәдә

Г)Училищеда

12.Гадилә нинди чәчәкләр җиярга ярата

А)Кашкарый

Б)Ак төнбоек

В)Гөлчәчәк

Г)Ромашка

13.Т.Миңнуллин "Авыл эте-..." әсәрнең исемен дәвам итеп бетер

А)Сарбай

Б)Актырнак

В)Букет

Г)Акбай

14.Гадиләнең әтисе шөһрәткә нәрсә бүләк итә?

А)Түбәтәй

Б)Костюм-чалбар

В)Галстук

Г)Туфли

15.Ф.Яруллинның "Ак яфрак әсәрендә кызлар әсәрнең башында әниләренә кем дип дәшәләр?

А)Убырлы

Б)Әнием

В)Әнкәй

Г)Әни

© 2010-2022