ТЕМА: балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү

Хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчый. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтерә кирәк. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белергә кирәк. Шуңа күрә без балага хәзерге дөньяның чынбарлыгын ачып бирергә тиеш. Ата-ана һәрвакыт балага нинди дә булса чикләүләр куя. Билгеле бер чикләүләр куеп без баланың физик сәламәтлегеен гарантиялибез . Моңа билгеле сәбәпләр бар: кече яшьтәге балалар нәрсәнең куркыныч булуын аңлап б...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Таҗиев Айрат Әгъзәмович,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,

Татарстан Республикасы, Арча районы ,

Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе.



ТЕМА: балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү.


(Ата - аналар җыелышы)


Хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчый. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтерә кирәк. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белергә кирәк. Шуңа күрә без балага хәзерге дөньяның чынбарлыгын ачып бирергә тиеш. Ата-ана һәрвакыт балага нинди дә булса чикләүләр куя. Билгеле бер чикләүләр куеп без баланың физик сәламәтлегеен гарантиялибез . Моңа билгеле сәбәпләр бар: кече яшьтәге балалар нәрсәнең куркыныч булуын аңлап бетермиләр.

Персональ куркынычсызлыкның башлангычы булып баланы билгеле бер ситуациядә үз-үзен дөрес тотарга өйрәтү тора. Кече яшьтәге балалар бигрәк тә тиз ышанучан була. Шуңа күрә аларга таныш булмаган кешене ничек танып булуын аңлатырга кирәк. Бу этапта баланы кемнең кем икәнен аера белергә һәм тирә-яктагы кешеләргә карата күзәтүчән булырга өйрәтү аеруча мөһим.

Баланы һәрдаим күзәтү астында тоту да бик дөрес үк һәм мөмкин дә булмас иде. Шуңа да балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, әти-әниләр, билгеле бер ситуациядә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен балаларга өйрәтергә тиешләр. Бу тыюлар гына түгел, ә күрсәтмәләрне аңлап эшләүгә китерер иде.

Өйдә ата-ана урамда таныш булмаган кешеләр белән контактка керү мөмкинлеге булган ситуацияне бала белән бергәләп карарга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш. Бу очракта "үз кеше", "чит кеше", танышлар" категориясенә керүчеләрне аера белергә өйрәтергә кирәк. Бу турыда баладан сорарга һәм төшенчәләрне аермаган очракта аңа аңлатырга кирәк.

  1. "үз кеше"- әти-әни, әби-бабай , абый-апа һәм якын туганнар

  2. "танышлар"-көн саен яки еш очраша торган кешеләр

  3. "чит кеше"-бер дә күрмәгән яки күреп тә, аралашмаган кешеләр


Ә хәзер мин Сезгә өйдә балалар белән анализлау өчен берничә мисал китерәм:

а) таныш булмаган олы кеше баланы кая да булса барырга, кызыклы әйбер күрсәтергә, уенчык бирергә вәгъдә итә

б) таныш булмаган кеше балага аның әти-әниләре белән таныш булуын әйтә һәм үзе белән өйгә кайтырга тәкъдим итә

в) таныш булмаган кеше баланы машинада йөреп килергә чакыра

г) таныш булмаган кеше баладан аның кайда, кем белән торуын, әти-әнисе турында кызыксына


Мондый ситуацияләрне өйдә балалар белән чишеп карарга тәкъдим итәм.

Урамда балалар үзләре генә булган очракта таныш булмаган кешеләр белән үзләрен ничек тотарга тиеш соң?

  • таныш булмаган кешеләр белән әңгәмә кормаска

  • "минем вакытым юк", "мине көтәләр" һ.б. шундый сылтаулар табып тизрәк китәргә

  • әгәр дә чит кеше эзәрлекли башласа "булышыгыз", "чит кеше бәйләнә " -дип, кычкырып ярдәм сорарга


Шулай ук өйдә, өй тирәсендә дә чит кешеләр белән контактка кермәскә кирәклеген аңлатырга кирәк. Мәсәлән бала өйдә үзе генә булган очракта аңа нишләргә?

  1. эчтән өй ишеген бикләргә

  2. чит кеше ишек какса, ишеккә килмәскә, аның белән әңгәмәгә кермәскә

  3. әгәр дә инде контактка керә икән, өйдә үзе генә булуын әйтмәскә, әти яки әни йоклый, уятмаска кушты дип әйтә белергә өйрәтергә

Мондый очракта тиз генә телефоннан күршеләргә, яки якын торучы туганнарга, плоициянең "02" номерына шалтыратырга кирәклеген искәртергә.

Тагын шундый очракны карап үтик. Бала өйдә үзе генә. Телефон шалтырый. Таныш булмаган кеше өй адресын, әти-әнисенең исемнәрен, кайда эшләүләрен , кайчан кайтуларын соршырга мөмкин. Бу очракта бала телефонны куярга яки әти-әнисенең хәзерге моментта телефонга килә алмаулары турында әйтергә тиеш.

Интернет челтәрендә укучылар еш утыралар, күп кенә әти-әниләр чикләүләр куймый, нинди сайтларда регистрация ясауларын да белми дә.

Бала бу очракта үз мәгълуматларын чит кешегә җиткерергә мөмкин. Шулай ук балага үзе турында интернет аша берниниди дә мәгълумат бирмәскә кирәклеген төшендерергә.


Нәтиҗә ясап әти-әниләргә киңәшләр:


  1. Әгәр дә бала кая да булса барырга теләсә, ул Сезгә үзенең кем белән, кая баруы турында белдерергә тиеш.

  2. Караңгы төшкәч, кешесез, яктыртылмаган урамнарда йөрмәскә кирәклеген искәртегез

  3. Әгәр бала кайда да булса тоткарланса, бу турыда Сезгә хәбәр итсен

  4. Урамда балагыз каршына шау-шулы компания килә икән, аңа урамның икенче ягына яки башка куркынычсыз урынга китәргә кирәклеген аңлатыгыз

  5. Урамда таныш булмаган кеше баланы эзәрлекләсә, ярдәм сорап кычкырырга, авыл җирендә теләсә кайсы өйгә керергә кирәклеген аңлатыгыз

  6. Урамда таныш булмаган кешеләр белән контактка кермәскә, таныш булмаган машиналарга утырмака.

  7. Сез өйдә булмаганда бала өйнең ачык булуын күрсә, үзе генә өйгә кермәскә кирәклеген аңлатыгыз.


© 2010-2022