Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерендә кабатлау алымы

“Кабатлау алымы” темасы 5 нче сыйныфта “Бәя бирү алымнары” бүлегендә өйрәнелә. Әсәргә бәя бирү алымнары : каршылык, чагыштыру, мәгънә, сыйфат дәрәҗәсе, кабатлау. “Кабатлау алымын” үзләштерү өчен  программада (“Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк  программалар” 1-11 нче сыйныфлар, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 . Төзүче – авторы: А.Г.Яхин)   2 дәрес вакыт бирелгән. Анализ өчен 2 әсәр: Габдулла Тукайның “Бәйрәм   бүген” шигыре һәм Га...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерендә кабатлау алымы

Максатлар:

1) дидактик - кабатлау алымының нәсер жанрындагы ролен танып белү;

2) үстерешле - алдан алган белемнәрне күчерә белү күнекмәсен камилләштерү, фикерләү ысулларын, ягъни охшаш вакыйгаларны җыю, берләштерү, гомумиләштерү, исем бирү кебек анализ күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви - әсәр нигезендә укучыларда туып үскән җиргә мәхәббәт хисләре үсеше өчен җирлек тудыру.

Дәрес тибы: Уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү дәресе. (Дәрес Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган)

Белем чыганаклары:

  • Дәреслек: А.Г.Яхин. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2010.

  • Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

Дәрес барышы

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы ( 10 минут )

1. а) уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар! Көннәрегез имин, кәефләрегез әйбәт булсын! Дәресебезне башлыйбыз.

б) белемнәрне актуальләштерү:

Үткән дәрестә нинди УМ тикшердек? Ниләр белдек? (модельне искә төшерү)

Көтелгән җавап: Без үткән дәрестә Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген" шигырендә кабатлау алымын өйрәндек һәм түбәндәгеләрне белдек: автор әсәрендә иң әһәмиятле урынны кабатлый. Кабатлау төп эчтәлекне ачарга ярдәм итә һәм интонацияне дә үзгәртә. "Бәйрәм бүген" сүзләрен кабатлап, шатлык хисенең дәрәҗәсен күрсәтә.

2. Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

Көтелгән җавап:

1) мәҗбүри - Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен укырга, сюжетын кыскартып сөйләргә.

2) ярымиҗади - кабатлау алымы кулланылган бер шигырь эзләп язарга.

3) иҗади - кабатлау алымы кулланып, иҗади эш башкарырга ( шигырь яки әкият, хикәя язарга, рәсем ясарга, ребус яисә кроссворд төзергә).

Көтелгән эш: Мәҗбүри өй эше төркемнәрдә, ә иҗади һәм ярымиҗади вариантлары баштан төркемдә тикшерелә, "иң яхшы эш" ләр сыйныф алдында тыңланыла, бәяләнә.

Үзбәя.

3. УМ (уку мәсьәләсен) кую ситуациясе.

Тактада нинди бәя бирү алымының моделе ясалган? Модельне тутырып бетерегез һәм өй эшенең мәҗбүри вариантыннан чыгып, дәрескә УМ формалаштырыгыз.

?

Иң әһәмиятле сүз, урын

Хис дәрәҗәсен арттыра

Төп эчтәлекне ача

Интонацияне үзгәртә


Көтелгән җавап: тактада бирелгән модель - кабатлау алымының моделе. Мәҗбүри өй эше Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен укырга иде. Димәк, без бүген Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерендә кабатлау алымының ролен өйрәнербез.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. Модельгә кабатлау сүзе өстәлә.

Үзбәя өчен критерий:

  • УМ мөстәкыйль билгели алу -"5";

  • УМ төркем ярдәме белән билгели алу -"4";

  • УМ билгеләүдә төркем фикере белән ризалашу-"3";

II.УМ адымлап чишү этабы. (25 - 30 минут)

Укучылар, әсәргә игътибар итегез әле! Нәсер сүзе сезгә танышмы? ( юк)

Әсәрдә нинди тыныш билгеләре күп кулланылган? (өндәү билгесе)

Өндәү билгесе нәрсәне белдерә? (көчле тойгыны)

Димәк, мондый әсәрләр нәсер дип атала. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлегеннән (татарча һәм русчасы) файдаланып, яңа төшенчә белән эш оештырыла: Димәк, нәсер - көчле тойгыны, тирән хисләрне чагылдырган кечкенә күләмле әсәр. Эчтәлеге хис.

1 нче бирем. Нәсерне ничек анализларбыз икән? Ысулны искә төшерик.

Көтелгән җавап:

1.Сюжетын өйрәнербез (укырбыз, укыганда кабатланган урыннарга, интонациягә игътибар итәрбез - пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп укырбыз).

2. 2 өлешкә бүләрбез.

3. Һәр өлешкә анализ ясарбыз.

4. Өлешләр арасында бәйләнеш табып, әсәрнең эчтәлеген ( темасын, авторның безгә - укучыларына җиткерәсе килгән фикерен) ачарбыз.

Үзбәя өчен критерий:

  • әсәргә анализ ысулын аңлатып бирә алу -"5";

  • әсәргә анализ ысулын терәк конспекттан файдаланып кына аңлатып бирә алу -"4";

  • әсәргә анализ ысулын укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -"3";

  • әсәргә анализ ысулын терәк конспекттан файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -"2".

1 нче бирем.Әйдәгез, шушы таләпләрне үтәп, нәсерне сәнгатьле итеп укып карыйк. (чылбырлап уку)

Үзбәя өчен критерий:

  • Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп, сәнгатьле итеп уку -"5";

  • Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп, сәнгатьле итеп уку, ләкин 1 - 2 хата җибәрү -"4";

  • Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп, сәнгатьле итеп уку, ләкин 3 - 5 хата җибәрү -"3";

  • Сәнгатьле һәм йөгерек итеп укый алмау - "2"

2 нче бирем. Төркемнәрдә киңәшеп эшлибез. Бу әсәр нәрсә турында? Бер җөмлә белән әйтергә әзерләнәбез. Нәсерне 2 өлешкә бүләбез һәм бүлү ысулын ачыклыйбыз. Өлешләргә бәя бирергә әзерләнәбез.

Көтелгән җавап:

Әсәр авторның (лирик геройның) туган илен сагынуы турында. Чөнки "сагындым" сүзе бик кабатлана; әсәрнең исеме дә "Сагыну".

Әсәрне чагыштыру ысулы ярдәмендә 2 өлешкә бүлеп була: 1 нче өлеш - чит ил, 2 нче өлеш - туган ил.

Чит ил һәм туган ил турында автор сүзләрен аерып алабыз, модельләштерәбез.

Чит ил

Туган ил

  • гөлләре матур

  • чәчәкләре хуш исле

  • елгалары шаулы

  • коелары тирән

  • таулары биек

  • кызлары елмая, чәчәк бүләк итәләр

  • әреме шифалы

  • елгалары шигъри, мөкатдәс

  • чишмә суы татлы

  • таулары мәһабәт

  • күлләре сихри

Матур

Матуррак, илаһи матур (хис күңелне били, күзләр шатлык һәм бәхет яше белән тула)

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

  • Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсеренең нәрсә турында булуын, нинди өлешләрдән һәм ничек белүебезне модельләргә карамыйча үз-сүзләре белән сөйләп бирү -"5";

  • модельдән файдаланып, үз-сүзләре белән сөйләп бирү -"4";

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -"3";

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -"2".

3 нче бирем. Киңәшегез әле, ни өчен авторга туган ил белән чит илне чагыштыру кирәк булган? 2 өлеш ничек бәйләнә?

Көтелгән җавап:

Чит ил матур, ә туган ил матуррак, кадерлерәк, якынрак. Чөнки туган илне лирик герой ярата. Туган илдә аны әтисе, әнисе, хатыны, балалары көтә.

Әсәрдә бик зур, бик көчле сагыну хисе сурәтләнгән. Автор аны кабатлау алымы ярдәмендә бирә алган. "Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!"-дип кабатлау сагыну хисенең дәрәҗәсен арттыра, интонацияне дә үзгәртә.

4 нче бирем. Хиснең 3 өлеше бар: дәрәҗәсе, сәбәбе, юану өлешләре. Сагыну хисенең дәрәҗәсен, сәбәбен, юану өлешләрен табыгыз.

Көтелгән җавап:

Сагыну хисенең дәрәҗәсен автор кабатлау алымы аша күрсәтә: Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Сәбәбе: туган илдән аерылу

Юану өлеше: Кайтырмын, кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Сагынган саен сагынасы килә...

Укытучы: Әйе... Кайтасы килгән саен кайтасы килә, ди лирик герой исеменнән автор... Ләкин Гадел Кутуй туган иленә кайта алмый. Сугыш бетәргә аз гына калгач, батырларча һәлак була... (озын пауза ).

Дәрес ахырына тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге модель эшләнә

Сагыну хисе

дәрәҗәсе

сәбәбе

юану өлеше

Кабатлау: Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Туган илдән аерылу

Кайтырмын, кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

  • Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерендә хис өлешләре бирелешен модельләргә карамыйча үз-сүзләре белән сөйләп бирү -"5";

  • модельдән файдаланып, үз-сүзләре белән сөйләп бирү -"4";

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -"3";

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -"2".


  1. Рефлексия, бәяләү этабы. (5 минут)

Төркемнәрдә киңәшегез: дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? Әсәр безгә ничек тәэсир итте ?

Көтелгән җавап: Без бүген дәрестә Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен өйрәндек, "нәсер" жанры үзенчәлеген, кабатлау алымының әһәмиятен танып белдек. Әсәрне ике өлешкә бүлдек, өлешләргә анализ ясадык, өлешләр арасында бәйләнеш таптык. Хиснең дәрәҗәсен, сәбәбен, юану өлешләрен таптык. Нәтиҗәләрне модельләштердек. Кабатлау алымы хиснең дәрәҗәсен арттыра дигән нәтиҗәгә килдек. "Сагыну" хисе белән очрашу безнең күңелләребезне нечкәртте. Тизрәк өйгә кайтасы, әнигә сыенасы килә башлады.

Гомуми бәя кую.

Үзбәя өчен критерий:

  • дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга модельләргә карамыйча үз-сүзләре белән сөйләп бирү -"5";

  • модельдән файдаланып, үз-сүзләре белән сөйләп бирү -"4";

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -"3";

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -"2".

Билгеләр саны ачыклана. Укучылар белән килешенеп ( укытучы һәм укучы килешкән билгеләр) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

"5"- "4"- "3" -

Өй эшләре:


  1. мәҗбүри - 40,41 нче биттәге мәзәкчәләрне укырга, сюжетын кыскартып сөйләргә.

  2. ярымиҗади -"Сагыну" нәсереннән үзегезгә ошаган өзекне ятларга.

  3. иҗади - кабатлау алымы кулланып, сагыну турында иҗади эш башкарырга (шигырь яки хикәя, әкият язарга, рәсем ясарга).


Кулланылган әдәбият:


  1. "Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар" (1-11 нче сыйныфлар, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) . Төзүче - авторы: А.Г.Яхин.

  2. А.Г.Яхин. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек . Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2010.

  3. А.Г.Яхин. 5 нче сыйныфта әдәбият дәресләре.Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2006.

  4. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2008.

  5. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Тарих. Казан, "Мәгариф"нәшрияты.

  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.

  7. Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

  8. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

  9. kros.ru/magarif

  10. tatartele.ru/

  11. tatar-magazine.ru:


© 2010-2022