Тема: Марис Назиров-туган як җырчысы

Тема: Марис Назиров- туган як җырчысы.      Максат: якташ шагыйрь  М. Назировның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; туган җирнең,әниләрнең һәркем өчен дә бер генә булуын төшендерү; туган җиребезгә, туган телебезгә, әниләребезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, газета- журнал материаллары, шигырьләр җыентыгы,медиапроектор, экран,җыр кассеталары. 1 нче алып баручы (Талгын гына музыка яңгырый) -Туган як, туган туфрак, туга...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Марис Назиров- туган як җырчысы.

Максат: якташ шагыйрь М. Назировның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; туган җирнең,әниләрнең һәркем өчен дә бер генә булуын төшендерү; туган җиребезгә, туган телебезгә, әниләребезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, газета- журнал материаллары, шигырьләр җыентыгы,медиапроектор, экран,җыр кассеталары.

1 нче алып баручы (Талгын гына музыка яңгырый)

-Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате... Шундый кадерле, якын һәм назлы бу сүзләр. Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя.

Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз. Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.

2 нче алып баручы. Туган туфракның өреме дә, миләше- мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра. Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.

Бала:

Кояш, кояш

Син биектә.

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче.

Иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең?

Кояш: Әйе, беләм. Мин әйтәм. Тыңлап кара:

Иң матур җир

Туган җир ул

,,Онытма моны бала! ("Саумы, кояш!" җыры)

1 нче алып баручы. Безнең Башкортстан җире үзенең соклангыч шәхесләре белән данлыклы. Башкортстан Республикасының һәр районыннан күренекле шагыйрьләр, язучылар, артистлар, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре чыккан.

Укучы

Башкортстан - әткәм йорты,

Башкортстан ....

Болыт итәгенә канат салып,

Бөркет оя корган тау- кыям.

Булсаң иде, чал түбәңне чорнап,

Ак каеннан үргән такыяң! - дип яза шагыйрь Марис Назиров.

2 нче алып баручы. Укучылар, бүген без сезнең белән шушы шигырьнең авторы, бик күп санлы җырлар язган шагыйрь, республикабызның "Өмет", "Тулпар" басмаларында эшләгән журналист Марис Назиров белән очрашу кичәсенә җыелдык.

1 нче алып баручы. М. Назиров 1949 елның 9 августында Башкортстанның Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк авылы) авылында дөньяга килә.

1956-66 елларда Үрнәк урта мәктәбен тәмамлагач, Благовещен районы Карагайкүл авылының 8- еллык мәктәбендә немец теле укытучысы булып хезмәт юлын башлый.

2 нче алып баручы.1968 елда Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ә диплом алгач, М. Назировны институтның чит телләр халыклары әдәби кафедрасына эшкә алалар.

1972- 73 елл. армиядә хезмәт итә.

1973- 1993 елга кадәр "Кызыл таң" гәзитендә эшли. 1993 елда татар телендә яңа чыга башлаган "Гасыр" атналыгында өлкән хәбәрче булып эшли.

1 нче алып баручы.1995-2000 елл. " Тулпар" республика журналында җаваплы сәркәтип.

2002 елдан Чакмагыш районында " Игенче" гәзитенең баш мөхәррире булып эшли башлый. Һәм бүгенгесе көнгә кадәр шушы гәзиттә хезмәт итә.

2 нче алып баручы. М. Назиров башкорт һәм татар телендә чыккан дистәдән артык китап авторы,талантлы шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан һәм Русия Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы,Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро әгъзасы һәм шигърият секциясе рәисе, Башкортстан Татар телле язучылар союзы җаваплы сәркәтибе һәм идарә әгъзасы, Чакмагыш районының " Игенче"һәм " Чакмагыш чаткылары" гәзитләре баш мөхәррире .

1 нче алып баручы. 2003 елда Башкортстан Республикасы Президентының рәхмәт хатына, 2004 елда " Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре" дигән исемгә лаек булды.

М. Назировның шагыйрь булып китүенә нәрсә сәбәпче булды икән? Кичәбезнең иң кызыклы һәм мавыктыргыч мизгеле - шагыйрьнең үзенә сүз бирүдер, мөгаен. Рәхим итегез, Марис Назиф улы.

Укучы. " Иң газиз җир"шигыре

Иң газиз җир- туган җир:

Кошлар оя үргән җир.

Әткәң-әнкәң торган җир.

Тәүге тәпи баскан җир

Һәм телеңне ачкан җир.

Иң газиз җир- туган җир:

Гөлләр чәчәк аткан җир,

Халкың казык каккан җир.

Үз куышың корган җир,

Үз сөюең тапкан җир.

Иң газиз җир- туган җир:

Күге аяз булган җир,

Иле данга тулган җир,

Тозлы тирең аккан җир,

Йөрәк каның тамган җир.



  1. нче алып баручы. Һәркемнең үз туган ягында,табигать кочагында яраткан урыны була, кая китсә дә ул аны сагына, хыялында йөртә һәм ашкынып туган ягына кайтырга тырыша. Чит җирләр матур булып күренсә, үз туган ягы газиз булып кала.

Шагыйрь үз туган җирендә яшәве белән бәхетле.

Укучы."Гел сагынам сине, туган як" шигыре.

1 нче алып баручы. Шагыйрь үзе туып- үскән туган ягы, күркәм кешеләре, гүзәл табигате турында бик күп шигырьләр иҗат итә. Гомумән, туган авыл, туган як темасы- язучылар, һәм шагыйрьләр өчен мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып,иҗатының буеннан - буена сызылып бара.

2 нче алып баручы. Шигърият китабының киләсе бите: "Җирне бизим,шуңа кешемен" дип атала.Бу шигърият битендә без шагыйрьнең туган телгә һәм әниләргә багышланган шигырьләре белән танышып китәрбез.

Укучы." Ишетә алыр идемме" шигыре.

Укучы. " Туган телем" шигырьләре.



  1. нче алып баручы. Туган телне бала тугач та ишетә,иң беренче сүзләрен дә үз телендә әйтә. Ул телгә баланы иң газиз кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Туган телне сөяргә дә, хөрмәт итәргә дә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә. Ни кызганыч, М. Назировка ана назын тоеп , әнисенең бишек җырларын тыңлап үсәргә насыйп булмый.

Укучы. "Мин дөньяга тавыш биргән чакта" шигыре.

1 нче алып баручы. Әйе, М.Назиров күп кенә шигырьләрен үзенең әнисенең рухына багышлый. Ул үз әнкәсен сагынып,шигырьләрендә искә ала.

(М.Назиров сүзләре, Ф.Гасакирова музыкасына язылган "Чакмагышым- язмышым " җырын тыңлау).

1 нче алып баручы

М.Назиров - моңлы җырлар авторы да, аның шигырьләреннән моң агылып тора. Бүгенге көндә М.Назировның күпсанлы шигырьләренә композиторлар моңлы көйләр иҗат иткән. Һәм әйтергә кирәк, М. Назировның тормыш иптәше , Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,җырчы, композитор Фәүзә Гата кызы Гасакирова да язган матур җырларны радио дулкыннарында, телевизорда ишетергә була.

1 нче алып баручы. Шагыйрь :

  • "Өметсезлек өткән чакларда да

  • Җаннарыма бырыбер ямь таптым.

  • Йөрәк сыкрап,бәгърем өзелгәндә

  • Җырлар җырлап күңел юаттым," дип яза.

2 нче алып баручы.

Ул - җирнең мәңге тынмас улы.

Таулар арты аны тау көтә.

Тәүгесенә менсә, алдагысы

Биеклеге белән җилкетә,-

дип, Әзһәр Габиди сүзләре белән тәмамлыйсы килә бу матур, безгә дулкынландыргыч минутлар бүләк иткән кичәне. Шагыйрь Марис Назировның каурый каләме талмасын, илһам чишмәсе саекмасын. яңадан - яңа шигъри юллар, уй-тойгы өермәләре теләп, Башкортстанның олпат шагыйре Әнгам Атнабаев сүзләре белән :

Кайтарып булмый кирегә

Бер генә минутын да.

Тик үкенмә, ян, иҗатның

Иң газаплы утында!-

дип, сезнең белән саубуллашабыз.

Яраткан шагыйребезгә исәнлек- саулык , иҗат уңышлары теләп олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз, һәм яңадан- яңа шигырьләрен көтеп калабыз.



© 2010-2022