ТӘРБИЯ СӘГАТЕ ЭШКӘРТМӘСЕ“. .. ӘКИЯТ КЕШЕНЕ БАТЫРЛЫККА, МАТУРЛЫККА ӨЙРӘТӘ”

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Ф.Яруллин иҗаты буенча төзелгән тәрбия дәресе эшкәртмәсе.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РТ САБА РАЙОНЫ ОЕТ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ



"...ӘКИЯТ КЕШЕНЕ

БАТЫРЛЫККА,МАТУРЛЫККА ӨЙРӘТӘ"

Ф.ЯРУЛЛИН

(ТӘРБИЯ СӘГАТЕ ЭШКӘРТМӘСЕ)





Эшне башкарды:Саба районы Оет башлангыч мәктәбе укытучысы Гараева Зимфира Магруфовна.

Тема:Әкият кешене батырлыкка,матурлыкка өйрәтә.

Максат:-Ф.Яруллин иҗаты белән танышуны дәвам итү;

-укуга кызыксынучанлык тәрбияләү;

-иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

-аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү һәм укыган әсәрне анализлый белү күнекмәләрен булдыру;

-тормышта булган вакыйгаларны анализлый белү

һәм аларга нәтиҗә ясый белү күнекмәләре булдыру;

-укучыларда мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек,игелеклелек,

дуслык сыйфатлары тәрбияләү;

-татар халык иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Җиһазлау:Ф.Яруллин китаплары күргәзмәсе,мәкальләр язылган карточкалар,кәгазь һәм ручка,төсле кәгазьдән ясалган

чәчәкләр






Дәрес барышы.

1.1.Уңай психологик халәт тудыру

.

Ф.Яруллин шигырен уку"Сорау һәм җавап"

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

"Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?"

Диңгез әйтә:-Тирәнлек.

Урман әйтә:-Бердәмлек.

Таулар әйтә:-Горурлык.

Юллар әйтә:-Турылык.

Җир эндәшә:-Юмартлык.

Чык суы әйтә:-Сафлык.

Яшен әйтә:-Кыюлык.

Ипи әйтә:-Олылык.

-Гүзәллек ,-диләр Гөлләр.

-Иреклек,-диләр Җилләр.

-Нык канат,-диләр Бөркетләр.

-Биеклек,-диләр Күкләр.

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә-кешелеклелек!

1.2.Укытучы сүзе.

-Укучылар,без уку дәресләрендә.тәрбия сәгатьләрендә кеше төрле ситуацияләрдә үзен ничек итеп дөрес тотарга тиешлеген һәм үзе өстендә һәрвакыт эшләргә тиешлеге турында күп сөйләшәбез.

Кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына без аңа дөрес бәя бирә алмыйбыз бит.

-Әйтегез әле,кеше матур киенеп кенә матур кеше була аламы?

(җаваплар тыңлана)

-Нәрсәләр кешене ямьсезли дип уйлыйсыз?

(җаваплар тыңлана)

-Нәрсәләр кешене бизи?Кешене бизәүче сыйфатларны атагыз.

(җаваплар тыңлана)

-Кеше бу дөньяда үзе генә яшәми.Шуңа күрә ,кешеләр синең турыда бары яхшы фикердә булуларын теләсәгез ,үзегезнең тышкы

матурлыгыгызны гына кайгыртып калмыйча,эчке дөньягызның бай һәм матур булуын да кайгыртырга тиешсез.Кешенең эчке дөньясы,аның акылы,белеме,тойгылары,тәрбиялелеге аның

тышкы кыяфәтендә ,йөзендә,күзләрендә,йөрешендә хәтта гәүдә

торышында да чагыла.

-Без бүген сезнең белән кешенең эчке матурлыгын чагылдыручы сыйфатлар турында сөйләшербез.Дәрескә сез Ф.Яруллин әкиятләрен укып килергә тиеш идегез.Һәр хикәя,шигырь,әкият безгә нинди дә булса тәрбия бирергә тырыша.Без бүгенге дәрестә ул тәрбияне Ф.Яруллин язган әкиятләрдән эзләрбез,аның шигырь-

ләрен тыңлап нәтиҗәләр ясарбыз.Фәнис абыегыз әкиятләр турында

менә нәрсә дип язган:"Әкиятләр кешене батырлыкка,матурлыкка

өйрәтә.Әгәр әкият укыган баланың явызлыкка каршы йодрыклары

йомарлана икән,ул инде тормышка битараф булып үсмәячәк.Әгәр аның җәберсетелгән әкият геройларын кызганудан күзләреннән

яшь килә икән,аның күңеленә мәрхәмәт,шәфкать тамыр җибәрәчәк.Көн саен әнкәсенең әкиятләрен тыңлап йокыга киткән баладан да бәхетлерәк кеше юк,минемчә.Әкият-ул кешене туган

көненнән алып ахыргы көненәчә озата баручы тормыш фәне.

Дөньяда кеше яшәгән вакытта әкият тә яшәячәк."

2.1.Әңгәмә.

-Укучылар ,кешене бизәүче сыйфатларны кабат искә төшерик әле.

(эш сөючәнлек,намуслылык,кешелеклелек,пөхтәлек,тугрылык,

ярдәмчеллек ,шәфкатьлелек һ.б.) Ә хәзер шушы сыйфатлар турында сөйләүче кайбер татар халык мәкальләре белән танышыйк.

Мәкальләрнең беренче өлеше белән икенче өлешен дөрес итеп

тоташтырырга кирәк.Укучыларга карточкалар өләшенелә.

башы

ахыры

Уңганның кулы тынмас

Батыр булыр

Куркуын җиңгән

Абынмый калмас

Дусың булмаса эзлә

Суыкта тәне туңмас

Борынын чөйгән

Шуны урырсың

Ни чәчсәң

Тапсаң югалтма

-Бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?Сез мәкальләр әйткәннәрне тормышта үтисезме?Үзегез белән булган хәлләрне сөйләп күрсәтегез.(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

2.2.Ф.Яруллин әкиятләрендә автор әйтергә теләгән фикерне нинди

мәкальләр аша табарга була?Кем игътибар белән әкиятләрне укыган,ул минем сорауларыма җавапны бик тиз табар.Хәзер мин сезгә килеп чыккан мәкальләрне кабат укыйм.Ә сез аның

кайсы әкияткә туры килгәнен әйтерсез,фикерегезне дәлилләп бирергә кирәк.

1.Уңганның кулы тынмас ,суыкта тәне туңмас.

("Иң охшаган бүләк")

2.Куркуын җиңгән,батыр булыр.

("Алабай белән Соры")

3.Дусың булмаса эзлә,тапсаң югалтма.

("Канатлы ат")

4.Ни чәчсәң,шуны урырсың.

("Салпыкикрик һәм велосипед")

5.Борынын чөйгән,абынмый калмас.

("Биюче бака")

Ф.Яруллин шигыре укыла.

"Тауга карап

Тау булмасаң да,

Таңнарга карап

Таң булмасаң да,

Кешегә карап

Кеше була бел,

Олы җанлының

Ише була бел."

2.3.Укучылар,Ф.Яруллин әкиятләре,шигырьләре белән танышуны

дәвам итәбез.Сезгә яңа бирем: мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм.Сез аның кайсы әкияттән икәнен белергә һәм автор әйтергә

теләгән фикерне аңлатып бирергә тиеш буласыз.

Өзекләр уку:

1." Ялгыз башың яшәп булмый булмый бит дөньяда,иптәш кирәк бит сиңа да һәм миңа да".("Канатлы ат»)

2."Батыр булыр өчен җанда шәфкать кирәк.Батыр була бары мәрхәмәтле йөрәк Шәфкатьлеләр аямыйлар үз-үзләрен,яклый алар зәгыйфьләрне,көчсезләрне. Шәфкатьсезләр батыр булмый һичбер чакта.»(«Юылмас хурлык»)

3.»Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала»(«Зәңгәр күлдә ай коена»)

4.»Әйе, дөньяда Бер генә яманлык та,бер генә ялган да эзсез калмый шул.Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән»(«Кояштагы тап»)

3.1.Йомгаклау өлеше.

Дәресебез ахырына якынлашты.Сезнең игътибарыгызга Ф.Яруллинның тагын бер шигырен тәкъдим итәм.

"Олы юлда күпме билге

Юл күрсәтә шофёрга

Билгеләрне бутамыйча

Барырга да барырга.

Әнә анда борылышлар,

Әнә анда текә үр,

Әнә анда юл тарайган,

Куалама,саграк йөр.

Ничә чакрым артта калган,

Ничә чакрым барасы,-

Баганаларга язылган

Шәһәрләрнең арасы.

Адашма,дип,ялгышма.дип,

Һәрбер билге күрсәтә.

Адашабыз,ялгышабыз,

Билгеләрне белсәк тә.

...Билгеләр дә куелмаган

Тормыш дигән зур юлга.

Ничек итеп ялгышмыйча

Гомер буе барырга?"

Гомеребез буе безнең белән яхшы һәм тугры дуслар,ярдәмчел һәм шәфкатьле туганнар,мәрхәмәтле һәм намуслы танышлар янәшә булсын дисәгез,әйдәгез үзебез дә һәрвакыт кешелекле кеше булып калыйк!

Сезнең алдыгызда чәчәкләр куелган,чәчәкләр бик матур.Кеше дә матур булып яшәсен өчен, аның матур сыйфатлары булуы мөһим. Хәзер чәчәк таҗларына кешене бизәүче матур сыйфатларны язып куегыз һәм бер-берегезгә чын күңелдән елмаеп бүләк итегез.

Кулланылган әдәбият.

1.Ф.Яруллин."Сайланма әсәрләр",4 том.

2.Ф.Яруллин."Биюче бака"

3.Ф.Яруллин."Көн сулышы."

4.Ф.Яруллин."Зәңгәр күлдә Ай коена."

5.Ф.Яруллин".Сулыш"

6.Әдәплелек дәресләре."Көч һәм рух тамырлары."

7."Ачык дәрес" газеталары

8.Н.Исәнбәт."Мәкальләр".









© 2010-2022