Ачык чара Язмышыма кырыс карашым

Мәктәбебездә даими “Алтын каләм” түгәрәге эшләп килә. Әдәби түгәрәккә шигырь, хикәя язу белән мавыгучы сәләтле балалар тартыла. Без язучылар тормышы турындагы мәгълүматларны,әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен, төзелешен өйрәнәбез. Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыйлар, фикер алышабыз һәм даими стена газеталарында яктыртып барабыз.   Үзебезнең авылдан чыккан күренекле кешеләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү,әлбәттә, укучыларда туган җиребезгә һәм әдәбиятыбызга ихтирам хисе тәрбияли. “Алтын калә...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановна

Мәктәбебездә даими "Алтын каләм" түгәрәге эшләп килә. Әдәби түгәрәккә шигырь, хикәя язу белән мавыгучы сәләтле балалар тартыла. Без язучылар тормышы турындагы мәгълүматларны,әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен, төзелешен өйрәнәбез. Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыйлар, фикер алышабыз һәм даими стена газеталарында яктыртып барабыз.

Үзебезнең авылдан чыккан күренекле кешеләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү,әлбәттә, укучыларда туган җиребезгә һәм әдәбиятыбызга ихтирам хисе тәрбияли. "Алтын каләм" түгәрәгенә йөрүче укучылар белән үткәрелгән мондый чаралар әдәбият дәресләрен кызыклы, җанлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Язмышыма кырыс карашым

(Фирдания Гыйльфанның тууына 50яшь тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль композиция )

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, компьтер,слайд

Укытучы сүзе: Исәнләшү. Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар. Бүген бездә зур бәйрәм дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки ерак араларны якын итеп , безне сагынып авылдашыбыз язучы, шагыйрь, галим һәм уйлап табучы Ринат Нуруллин бездә кунакта. Фирдания Гыйльфанның исемен телгә алуга, иҗаты турында сөйләшә башлауга, күз алдыма иксез-чиксез диңгез килеп баса. Ул диңгез үзенең ярсу дулкыннары белән сине бөтереп алырга тора. Дөрестән дә Фирдания Гыйльфанның шәхси батырлыгы, рухи көченең ныклыгы олы хөрмәткә лаек.

"Туган авылым Зур "Мәшләгем"җыры(Ф.Гыйльфан сүзләре, Сафьян Ибраһимов көе) башкарыла

1нче укучы.1961нче елның 20августында Балык-Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында гаиләдә дүртенче бала булып шомырт кара күзле кыз бала дөньяга авыз сала. Әти-әнисе аңа Фирдания исемен бирә. Фирдания(гарәп сүзе) биеклек, данлы дигән мәгънәне аңлата.

2нче укучы.Ул бала вакыттан ук бик хәрәкәтчән, гадел, кешеләр белән тиз аралашучан, гаҗәеп чибәр була. Аның матурлыгына һәркем соклана.

1укучы.1968нче елда Фирдания Зур Мәшләк башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. 1971нче елда укуын Мамадыш районы "Дружба" сигезъеллык мәктәбендә дәвам итә.

Бер укучы Ф.Гыйльфанның " Гомер юлы"шигырен сөйли

2укучы.7нче сыйныфта укыганда Фирдания апа борыны тыгылудан, сулыш алу авырлашудан зарлана. Теш казналыгын, борын сөяген ватып гайморитка операция ясыйлар һәм авыру кыз хакында оныталар. 14 яшендә Фирдания гарипләнә.

1укучы. Ул елны укый алмый кала. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укуын исәпкә алып, укытучылар сигезъеллык мәктәпне тәмамлавы турында аттестат бирергә тәкъдим ясыйлар. Ләкин белемгә омтылучан Фирдания бу тәкъдимнән баш тарта. Мәктәпне 1979нчы елда үз сыйныфташларыннан бер елга соң бетерә. 1979-1981нче елларда Котлы-Бүкәш мәктәбендә урта белем ала.

Бер укучы Ф.Гыйльфанның "Язмышыма кырыс карашым"шигырен сөйли

2укучы.Фирданиягә табиблар өметсез диагноз куйган була. Әмма ул яши. Гомер уза, ул яши. Мәктәпне тәмамлагач, канатланып, Казанга китә. Татглавснаб дигән оешмага секретарь-машинистка булып эшкә урнаша. Ике ел эшләү дәверендә (1981-1983) фотосурәтен алдынгылар янәшәсенә- мактау тактасына элеп куялар. Көн-төн язу машинкасында эшләү нәтиҗәсендә саулыгы какшый, алай гынамы, күзләре зәгыйьләнә. Күрүе начарлана, тәмам сукырайганын сизми дә кала.

Бер укучы Ф.Гыйльфанның" Сабырлык"шигырен сөйли

1укучы.Йокысыз төннәр, әнисенең яшьле күзләре, тагын больницалар... Төрле хастаханәләрдә каңгырап йөргәннән соң, аны Котлы-Бүкәш авылы хастаханәсенә урнаштыралар. Михнәт-газап эчендә ун ел вакыт узып китә.

2укучы.Үз язмышын җырга салырга тырышып Фирдания Гыйльфан кулына каләм ала. Шигърият авыртуларны да оныттыра, тор мышка мәхәббәт тә бирә. Ул шигырьләр яза башлый.

Бер укучы Ф.Гыйльфанның" Саф хисләрем белән"шигырен сөйли

1укучы.2000 елның 6 июлендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте сафларына баса һәм Татарстан Республикасы сукырлар китапханәсенә языла.

2001нче елда Казан шәһәренең «Отечество» нәшриятында «Гомер юлы» исемле шигырьләр китабы басылып чыга.

2укучы.2007 нчы елда Республика сукырлар китапханәсендә "Язмышыма кырыс карашым.." исемле җыентыгы дөнья күрә.

2008 нчы елда Татарстан китап "Күрше хакы"исеме астындагы җыентыгы басылып чыга.

1укучы. 2009 нчы елда "Җиңү салюты" исемле күрү буенча инвалидларның үзешчән сәнгате фестивалендә "Бөек Ватан сугышы темасын якты чагылдыру" номинациясендә дипломга лаек була.

2010 ел - Республика сукырлар китапханәсендә «Уч төбемә сыя Җиһан!..» җыентыгы басыла.

2укучы. 2010 ел - алтынчы халыкара "Филантроп" премиясен алу өчен барган конкурста номинант исеменә лаек була.

1укучы. Шагыйрәнең күп кенә шигырьләренә композиторларыбыз тарафыннан көйләр язылган. Аларны җырчыларыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Резедә Кадырова, Нурзадә, Дөбер-шатыр төркеме,Эссе төркеме һәм башкалар башкара.

" Шушы яктан,шушы туфрактан без"( К.Булатова сүзләре, Р.Нәгыймов көе)җыры башкарыла

© 2010-2022