День знаний в малокомплектной начальной школе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Азкомплектлы башлангыч мәктәптә Белем бәйрәме.

Гатауллина Гөлфинә Котдүс кызы.

Питрәч районы Кибәк Иле башлангыч мәктәбе.

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да шатлыклар, сөенечләр генә алып килә. . Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Бу уку елы барыгызга да зур уңышлар, биек үрләр, сәламәтлек,тынычлык алып килсен.

2-4 сыйныф укучылары:

Мәктәптә бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие!

Барыбыз да көтеп алган

Кояшлы белем көне.

Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердем мин

Өй түребездә гөлләр

Мәктәпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

Җыр "Бүген Белем бәйрәме"

(Мәктәп директоры, килгән кунакларга сүз бирелә)

А.б. Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз - 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез әле үзләренә сүз бирик.

1 сыйныф укучылары:

Чәчәкләр тотып кулга ,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Исәнме, и мәктәп!

Сагынып беттеңме,

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак,

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Безгә карагач,

Сезгә кызыктыр,

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

4 сыйныф укучысы:

Син нәни дус, быел тәүге тапкыр

Китап-дәфтәр алдың кулыңа.

Тормыш үзе китап. Укы, өйрән

Гел уңышлар булсын юлыңда.

Киләчәктә син бу дөньяның

Серле йомгакларын сүтәрсең.

Галәм киңлекләрен айкап чыгып,

Гыйлем сукмагына үтәрсең.

("Өйрәтәләр мәктәпләрдә " җыры башкарыла)

1сыйныф укучылары:

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербез

Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

Укытучыга сүз бирәбез

Бик- бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч,

Белемнәр сараена.

Укытучы:

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын.

Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

Нәни дусларыбыз! Сезгә мирас итеп "Белем йорты" ачкычын тапшырабыз.Әлеге ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

2-4 сыйныф укучылары:

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер.

Гаҗәеп белем иленә

Ул сезне алып керер.

Әгәр иртән мәктәбеңә

Барып җитсәң, өлгереп,

Каршылар укытучылар

Кояштай балкып-көлеп.

Чәчәк тотып чыктым бүген

Укытучым каршына.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына.

(укытучыларга чәчәк тапшыру)

Мәрхәмәтле , изге олы җанлы,

Йомшак,назлы күңел җылыгыз.

Гомер юлыгызга якты нурлар

Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз!

(укытучылар хөрмәтенә җыр "Укытучыма")

Җир йөзендә төрле телдә

Ни кадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап бар.

Ул нинди китап ?

-Ул"Әлифба" китабы.(Әлифба китабы тапшыру.)

А б: Ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланалардыр мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату-алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели. Сүз сезгә хәрмәтле ата-аналар.

2-4 сыйныф укучылары:

Әти-әниләр сүз бирде

Сезгә ярдәм итәргә.

Хәрефләрне өйрәтергә,

Мисалларны чишәргә.

Шулай булгач,сезгә кирәк

Тик тырышып укырга.

Артык шаярмыйча,дуслар.

Зирәк, тапкыр, булырга.

Горурланып, һәрбер әни:

-Бу минем балам, дияр.

Чын күңелдән алар Сезгә

Хәерле юл телиләр.

Әйдә, дустым, хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән - Белем көненнән

Уку елын башларга.

(Беренче кыңгырау яңгырый)


© 2010-2022