Конкурс «Татар егете»

"Описание материала: Конкурс «Татар егете»нең максаты балаларда милли рух уяту,татар булуың белән горурлык хисе уяту.бөтен мәктәп алдында үз- үзеңне сынап карау,кеше алдында үзеңне тотарга өйрәнү. Төрле кызыклы конкурслар бәйрәм алдыннан күңелне күтәрә,бәйрәм мөһите булдыра. Татарстанның данлы тарихы , хорыф-хадәтләре милли киеме белән яңадан очрашу,Татар баласы булуың белән горурлык хисе уяту. Татар халкының нигезе булган Габдулла Тукайның «Туган телен» искә төшерү.БАлаларның татарча матур итеп...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Татар егете" бәйгесе

Максат-батырлык, кыюлык, тәвәкәллек сыйфатлары тәрбияләү.

"Егетләр булып җитештек, ир булып киттек менә."

Кайда нинди генә кичә,очрашу уздырсак та гел кызлар башлап йөри иде. Безнең егетләр тыйнаклык күрсәтеп читтәрәк кала бирәләр. Шуннан без "Татар егете" дигән бәйге оештырырга булдык.Уйладык,уйладык та егетләрдә татарлыкны уятырга кирәк дигән карарга килдек.Баксаң,егетләр үзләре дә татар рухын уятуны,кузгатып җибәрүне көткән булганнар, сусаган булганнар.

Татар дисәм мине дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән

Шатланган да ,янган, сызланган.

2Татар кызы , татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без, көч биреп яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган илебезне.

3Батыр, уңган,горур татар егете

Сәхнә түрләренә урын алсын

Көч сынашу бәйге булып түгел

Бәйрәм булып күңелләрдә калсын. Әйдәгез,хөрмәтле тамашачылар,бәйгедә катнашучы егетләрне бирегә алкышлап чакырыйк

Беренче бәйге "Танышырга рөхсәт итегез" дип атала.Егетләр бер-бер артлы үзләре белән таныштыралар. Монда бәйгече мөмкин кадәр үзен күркәм,оста,акыллы,уңган,җиңүгә дәрт-

дәрманы ташып торган егет итеп күрсәтергә тиеш.

Икенче конкурс-Әгәр дә сезне мәктәп директоры итеп билгеләсәләр,мәктәпкә нинди үзгәрешләр кертер идегез. Җавапларны- Әгәр мин мәктәп директоры булсам ...дип башлыйсыз.3 минут вакыт бирелә. Халыкларның җаны -ул җыр ,диләр

Җыр диләр дә, бездә-моң диләр

Телгәләсә, киссә багырьләрне

Татар җыры инде шул диләр.

Болельщиклар җан атып ,көч биреп торса һичшиксез җиңү яулана ,килешәсезме минем белән. Сез кычкыра беләсезме ,әйдәгез тыңлап карыйк.

1Футбол уены бара,менә хәлиткеч гооооллл. Хәрби парадта уррааааа. Аягыңа очлы туфля белән бастылар...

Молод цы, инде ярышларны дәвам итсәк тә ярый. Алдагы ярыш-"Төз атучы" дип атала. Алда торган мишенга туп ату ярышы.

4 Алдагы ярыш "Кер киптерү" дип атала.Сез суга төшеп чыландыгыз.Киемнәрегезне киптерергә кирәк.Залга озын бау тарттырыла. Күзне бәйләп сигнал буенча барыгыз бергә бау янына барып өстендәге бер киемен салып ,кер бавына киптерергә элә дә,үз урынына баса.

Киемнәрегез кипте инде.Барыгыз бергә бау янына барып, үзенең киемен табып,кер кыстыргычын алып,киемен кия дә үз урынына бара.

Егетләргә рәхмәт.Өс-башларыгызны тәртипкә китерегез,ял итегез. Кон.номеры.

Алдагы бирем-Безнең егетләр залдан берәр кызны сайлап алып комплимент ясарга тиешләр.

Алдагы бирем- Татар егетенең кул эше.

Алдагы бирем-"Туган тел"нең барлык куплетларын да белү. Алдагы бирем-сорау- җавап 1Татарстан Республикасы гимнының авторы кем 2 Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды 3 Казан сөлгеләренең үзенчәлекләре нәрсәдә 4Чуар алма рәсеме күрсәтелә.Г.Ибрахимовның бер әсәренең исемен атагыз. 5 Хатын- кызлар элек итәкләренә өстәмәләр куеп озын итеп тегелгән күлмәкләр кигәннәр.Итәктәге кат-кат өстәмәләрне ничек атаганнар.Укучылар башкаруында бер өзек карап үтәрсез.Бу кайсы әсәрдән ,анда нинди персонаҗлар катнашты,әсәрнең авторы кем.

"Күргәнегез бармы егетләрнең

Кия торган татар камзулын

Бизәгенә гүя сыйдырган ул

Бар тарихын илнең,бар моңын.

Буыннардан- буыннарга күчә

Халкымның ул асыл киеме

Түбәтәен кисә,билбау такса,

Бигрәк матур татар егете.

Ниһаять ,нәтиҗәләр белән дә танышырга вакыт җитте.Хөрмәтле җюри ,сүз сезгә.

© 2010-2022