Мәктәп һәм гаиләнең баланы тәрбияләүдә үзара йогынтысы, мәкалә

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәктәп һәм гаиләнең баланы тәрбияләүдә үзара йогынтысы


МБГБУ «Сарман гимназиясе», Ханова Н. В.


Татар халкының күренекле галиме Ризаэддин Фәхреддиннең «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас» дигән зирәк фикере һәркемнең күңеленә үтеп керсен, саклансын иде. Баланы тәрбияләүдә гаиләнең әһәмиятле роль уйнавы инде яңалык түгел. Тәрбия - күпкырлы һәм катлаулы күренеш. Бала беренче әхлакый дәресне гаиләдә ала, чөнки, бигрәк тә, бала чакта ата-ана аның өчен авторитет булып тора. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр аның кешелеклек сыйфатларына зур йогынты ясый. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык. Ә алга таба бу вазифа балалар учреждениеләрендә эшләүче тәрбияче, укытучы, сыйныф җитәкчеләренә йөкләнә. Ата-ана, сыйныф җитәкчесе һәм бала үзе бердәм , кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Ата-аналар белән эшне оештыруның иң отышлы формасы булып ата-аналар җыелышы тора. Уку елы барышында һәр чирек саен уздырыла, җыелышлар ата-ананы һәм баланы тәрбияләү максатын да күздә тота. Ата-ананың педагогик белемен арттыру, баланы гаиләдә тәрбияләү һәм ата-ананың үзе өчен дә зарури. Ата-аналар җыелышы алдан әйтелә, вакыты укучыларның көндәлекләренә языла, ата-ананың хәбәрдар булу-булмавы тикшерелә. Аның темасы, нинди проблема күтәрелүен дә белеп торырга тиешләр. Гадәттә 1-1,5 сәгать дәвам итә. Ул сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе белән башланып китә. Анкета үткәрелгән очракта, аңа анализ ясала. Алдагы этап - ата-ананы кызыксындырган тема буенча чыгыш. Мин сыйныф укучыларның яшь үзенчәлекләре белән таныштыруны әһәмиятле һәм кызыклы дип исәплим. Шулай ук укучыларның сәламәтлеге, әхлак темалары ата-анада кызыксыну уята. Бигрәк тә тәрбия процессында татар халык педагогикасына, күренекле педагогларның тәҗрибәсенә таянам. Аеруча, Р. Фәхреддин, Ш. Мәрҗани, Н. Думави, К. Насыйриләрнең фикерләрен ата-аналарга җиткерергә тырышам. Ата-ана һәм бала белән уртак тел табуны зарури дип исәплим. Чөнки һәр ата-ана өчен аның баласы бик кадерле һәм якын булган кебек, бала өчен ата-ананың да бик газиз булуын истә тотам. Уңай якларны санаганнан соң гына бер кимчелекне әйтергә мөмкин дип исәплим. Укучыларым белән дустанә мөнәсәбәтләрне булдыру өстендә эшлим. Шелтләгәндә дә, үз итеп, якын итеп эндәшәм яки кызык сүз аша фикеремне балаларга җиткерәм.

Ата-аналар - минем ярдәмчеләрем. Тәрбия эшендә вак мәсьәлә була алмый Шуңа күрә ата-аналар белән элемтәдә торам. Гаделлек һәм яхшы ниятне бала күңеле сизә, аңлый. Сыйныф җитәкчесе буларак бала һәм ата-ана белән берлектә эшләү үз нәтиҗәсен бирер. Укучыларыбыз тормышта үз урыннарын табар, сәламәт яшәү рәвешен сайлар, әхлаклы, кешелек өчен файдалы эшләр башкарыр дип ышанып каласы килә.

© 2010-2022