«Кием әдәбе»

«Кием әдәбе». Максат: 1. Киемнәрнең, кешеләрнең төрлелеге хакында аңлату.              2. Киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.              3. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына                                 ирешү. Җиһаз, әдәбият. Вил Казыйханов « Әхлак дәресләре», Яр Чаллы, 1998. «Домоводство» китабы, «Өегез ямьле булсын», «Мәкальләр», плакат «Исендә тот» (укучыга киңәшләр), Плакат ( А. Чехов сузләре язылган) «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә» С.П.Кожин «Укучы балаларның көндәлек режимы», «Милли киемнәр» дигән стенд, 60-80нче елларда укыган балаларның мәктәп формалары (киемнәр), «Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү». Казан ,2005. Тәрбия сәгате барышы.  Сыйныфта 20 укучы. Алар утырырлык итеп 3 төркемгә өстәл – урындыклар тезелгән. Укучылар сыйныф алдында бер рәткә тезелеп басалар. Оештыру. «Иртәнге комплемент» энергизаторы белән дәресне башлау. Укытучы: Ягез, балалар, кулларны кулларга тотындык, бер - беребезгә карап елмайдык, хәерле иртә теләдек. Мин сезгә каплап куелган кәгазьләр - рәсемнәр тәкъдим итәм. Һәрберегез берне ала (Ул рәсемнәрдә пальто, майка, свитер). Ә хәзер I төркемгә - кулында майка рәсеме булганнар,  II төркемгә - свитер, III төркемгә - пальто рәсеме булган укучылар урнаша. II Рольләрне бүлешү. Группада беренче утырган кеше - җитәкче булыр. Ул барлык иптәшләренең дә катнашуын тәэмин итә. Икенче - өченчеләр – докладчылар – эш тәмамлангач, чыгыш ясыйлар. Дүртенче - бишенчеләр - рәссамнар, алтынчылар – хронометристлар – вакытның әрәм ителмәвен тәэмин итүчеләр.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Кием әдәбе».

Максат: 1. Киемнәрнең, кешеләрнең төрлелеге хакында аңлату.

2. Киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.

3. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына

ирешү.

Җиһаз, әдәбият.

  1. Вил Казыйханов « Әхлак дәресләре», Яр Чаллы, 1998.

  2. «Домоводство» китабы,

  3. «Өегез ямьле булсын», «Мәкальләр», плакат «Исендә тот» (укучыга киңәшләр),

  4. Плакат ( А. Чехов сузләре язылган) «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә»

  5. С.П.Кожин «Укучы балаларның көндәлек режимы», «Милли киемнәр» дигән стенд, 60-80нче елларда укыган балаларның мәктәп формалары (киемнәр),

  6. «Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү». Казан ,2005.

Тәрбия сәгате барышы.

Сыйныфта 20 укучы. Алар утырырлык итеп 3 төркемгә өстәл - урындыклар тезелгән. Укучылар сыйныф алдында бер рәткә тезелеп басалар.

Оештыру.

«Иртәнге комплемент» энергизаторы белән дәресне башлау.

Укытучы:

Ягез, балалар, кулларны куллрга тотындык, бер - беребезгә карап елмайдык, хәерле иртә теләдек. Мин сезгә каплап куелган кәгазьләр - рәсемнәр тәкъдим итәм. Һәрберегез берне ала (Ул рәсемнәрдә пальто, майка, свитер). Ә хәзер I төркемгә - кулында майка рәсеме булганнар, II төркемгә - свитер, III төркемгә - пальто рәсеме булган укучылар урнаша.

II Рольләрне бүлешү.

Группада беренче утырган кеше - җитәкче булыр. Ул барлык иптәшләренең дә катнашуын тәэмин итә. Икенче - өченчеләр - докладчылар - эш тәмамлангач, чыгыш ясыйлар. Дүртенче - бишенчеләр - рәссамнар, алтынчылар - хронометристлар - вакытның әрәм ителмәвен тәэмин итүчеләр.

Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы: Күз алдыгызга китерегез: сез моңа кадәр таныш булмаган, әмма танышырга тиешле булган кеше белән очраштыгыз ди. Иң башлап бер - берегездә нәрсәгә игътибар итәсез?

Укучы: Тышкы кыяфәткә, киемгә, әлбәттә.

Укытучы: Икенче төрле әйткәндә?

Кешенең төсенә, битенә.

Укытучы: Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк?

Укучы: Тышкы матурлыгына.

Укытучы: Бу уңайдан нинди мәкальне искә төшереп була?

Укучы: «Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар».

Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшү булучак?

Укучы: Кешенең киеме, тышкы матурлыгы турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем.

Укытучы: Нәрсә ул тышкы матурлык?

Укучы: Берәр нәрсә яки күренешнең чын асылына кагылмыйча, чын асылын чагылдырмыйча, тыштан, беренче карашка гына күренә торган, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек.

Укытучы: Кыяфәт сүзен ничек аңлыйсыз?

Укучы: Кешенең тышкы күренеше, килбәте, төсе.

Укытучы: Нәрсә ул кием?

Укучы: Тукымадан, күннән, мехтан һ.б. әйберләрдән тегелгән, эшләнгән, тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз: ни өчен кеше кием кияргә мәҗбүр булган?

Укучы: Кеше үзенең тәнен табигать стихиясе - суыктан, эсседән, судан, җилдән, тузаннан саклау өчен кием киеп йөри башлаган булырга кирәк.

Укытучы: Тагын?

Укучы: Бәрелүдән, сугылудан һ.б.

Укытучы: Икенче төрле әйткәндә, кием кеше тормышында нинди урын тота?

Укучы: Ул аның сәламәтлеген, саулыгын сакларга хезмәт итә. Моннан тыш, пөхтә кием кешене матурлый. «Җәй көне җиңел киен, кыш көне җылы киен», - диләр халыкта.

Укытучы: Бөтенләй диярлек кием кими торган халыклар да бар бит әле. Моны ничек аңлатасыз?

Укучы: Алар (мәсәлән, Африкадагы кабиләләр) яшәгән җирдә һава шартлары кешене кием киеп йөрергә мәҗбүр итми. Аннары аларның культура дәрәҗәләре дә түбән икәнлеген искә алырга кирәк.

Үз - үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

Укытучы: Кешенең киеме, тышкы кыяфәте белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

Укучы: Агач күрке- яфрак, кеше күрке- чүпрәк.

Агач - җирнең, кием- ирнең бизәге.

Кием матур итә, ат батыр итә.

Үз - үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

Укытучы: Укучылар! Кием турында һәрбер милләтнең элек - электән үк үзенә генә хас үзенчәлекле зәвыгы булган. Ягез әле, стендка игътибар итик, менә алар татар халкының милли киемнәре: түбәтәй, калфак, шәл, күлмәк, камзул, читек, изү, башмак, алъяпкыч. Сез аларның кайберләрен үзегез дә милли биюләр биегәндә киясез.

4нче бирем

Укытучы: Укучылар! Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да бастык. Уен - эниргизатор. «Минем әбием сәяхәтче».

Минем әбием сәяхәтче һәм ул барган җиреннән истәлекләр алып кайта. Япониядән ул җилпәзә (веер) алып кайтты (куллары белән хәрәкәт күрсәтәләр). Италиядән кайчы (бу хәрәкәт өстәлә), Голландиядән башмаклар (тыпырдау өстәлә), Франциядән кыршау (бил белән әйләндерү хәрәкәте өстәлә). Ул безнең һәммәбезгә дә күп итеп (кулларны өскә күтәреп аска төшерү хәрәкәтләре өстәлә) бүләкләр алып кайтты.

Урыннарга утыралар.

5нче бирем.

Укытучы: Ә хәзер акыл штурмы ясап алабыз.

Киемнәрнең нинди төрләрен беләсез? (Балалар әйтә тора, укытучы, тактага яза бара).

Укучы: Эш киеме (профессия белән бәйләнгән), йортта кия торган кием, ихатада (бакчада, гаражда) эшләү киеме, спорт костюмы, дәүләт хезмәтен башкару өчен тегелгән кием (милиция, армия, суд, прокуратура, медицина, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һ.б.)

Укытучы: Мондый киемнәрнең әһәмияте нидә? Кеше тормышында алар нинди урын тота? Конкрет мисалларда исбат итегез.

Җаваплар.

Үз - үзеңә бәя кую.

6 нчы бирем.

Укытучы: Ә хәзер һәр төркемгә кәгазь, фломастарлар бирелә. Укучылар өчен форма рәсемен үзегез теләгәнчә итеп ясагыз.

Аннан соң укучыларга 60-80нче елларда кигән мәктәп формалары күрсәтелә. Рәсемнәр тактага эленә

Үз - үзеңә бәя кую.

7нче бирем.

Укытучы: Бөек рус язучысы А.П. Чеховның афоризмга әйләнгән шундый сүзләре бар (тактага плакат эленә): «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә». Мондый билгеләмәсе белән язучы, барыннан да элек, нинди кешене күз алдында тота?

Укучы: Акыллы, үз-үзенә таләпчән, югары культуралы, зәвык белән киенучән, хезмәт яратучан кеше генә үзен хөрмәткә лаек дип исәпли.

Үз - үзеңә бәя кую.

8нче бирем.

Укытучы: Матур, зәвыклы итеп киенә белүне сез ничек аңлыйсыз?

Укучы: Сезонга карап, яшь үзенчәлекләрен, гәүдә төзелешен исәпкә алып, заман таләпләреннән чыгып эшләнгән модага ярашлы итеп.

Укытучы: Әгәр үзең кием сайлый белмәсәң?

Укучы: Якыннарыңга, дусларыңга мөрәҗәгать итәсең.

Укытучы: Киемгә, кием киюгә карата борын - борыннан нинди таләпләр куелган?

Укучы: Үзеңә охшаган киемне генә кияргә кирәк, югыйсә адәм көлкесенә калуың ихтимал.

Укытучы: Ни өчен?

Укучы: Тәнгә ятышлы кием кигәндә генә үзеңне иркен, рәхәт итеп сизәсең.

Укытучы: Бу уңайдан нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

Укучы: Пөхтә киенгән - матур кеше, шапшак киенгән - шапшак кеше. Пакь кием кадер арттырыр. Яман кием яшь кызны әби итә, әбине пәри итә. Һ.б.

Укытучы: Киемнән тыш кешенең тышкы күренешен тагын нәрсә бизи?

Укучы: Төсе - бите, прическасы.

Үз - үзеңә бәя кую.

9нчы бирем.

Укытучы: «Кием киемне саклар» дигән әйтем нәрсә турында сөйли?

Укучы: Әйбернең кадерен белергә куша. киемгә карата сакчыл караш булырга тиеш.

Укытучы: Кешенең чын матурлыгын ничек аерып була?

Укучы: Эшенә, кыланышларына, үз-үзен тотышына карап. Вакыт - кеше өчен иң зур сынау.

Укытучы: Бу хакта нинди мәкальләр беләсез?

Укучы: Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс.

Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

Нәтиҗә ясау.

Укытучы: Үзеңдә киемгә сакчыл, тышкы кыяфәтеңә җитди караш булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзегез.

План.

Матур итеп, зәвык белән киенергә өйрәнергә.

Киемне һәрвакыт пөхтә тотарга, пакь йөртергә.

Бәләкәйдән үк киемгә карата сакчыл караш тәрбияләргә.

Киемне эш, уен, ял төрләренә карап киенә белү сыйфатлары тәрбияләргә.

Үз -үзеңә бәя кую.


«Кием әдәбе».



Латыйпова Гөлсинә Габделфәрт кызы -

II квалификацион категорияле укытучы,

6 сыйныф җитәкчесе

Яшисе килә

(Әдәби - музыкаль кичә)

Максат:

  1. Укучыларга мәдәни тәрбия бирү.

  2. Математик белем - күнекмәләрне тормышта практик кулланырга өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.

  3. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның матурлыгын танырга, тоярга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Материал: «Начальная школа» газетасы, «Татар халык авыз иҗаты», Роберт Миңнуллин шигырьләре, Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасыннан өзек һ.б.

Эпиграф: «Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин кызганыч тән яшәве белән түгел, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә». Г.Ибрагимов

Плакатлар:

  1. «Туктый алмый тормыш, сүнә алмый - яшәргә дәшә яшәргә» Х.Туфан

  2. Яшисен килеп яшә.

  3. Иң шәп бәйрәм - балачак.

  4. Математика - фәннәр патшасы, яшәү тоткасы.

Кичә барышы

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Залга укучылар керә.

Җыр «Юкка түгелдер» Рим Хөсәенов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре.

  1. Кая барма, җирдә матурлыклар

Без шул җирдә туып үскәннәр.

Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит

Җиргә күпме килеп киткәннәр.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Яшәү - күкрәүләргә тиң гомер.

Бу дөньяга без килгәнбез икән,

Юкка түгел, юкка түгелдер.

  1. Берүк кояш җирне яктыртса да

Берүк булмый заман җилләре

Йолдыз белән йолдыз арасында

Янып ята кеше эзләре.

  1. Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,

Карлар ява, җилләр исәләр.

Син ышанма үзе өчен генә

Әгәр мине яши дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына

Безнең бергә үткән бу гомер.

Бер - беребезгә без кирәкбез икән,

Юкка тугел, юкка тугелдер.


  1. Исәнмесез, саумы сез!

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

  1. Исәнмесез, саумы сез!

Һәрберегез, барчагыз.

Бездән Сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп алсагыз.

  1. Исәнмесез, саумы сез!

Шикәрме сез, балмы сез?

Бик якын туганмы сез?

Ерактан килгәнме сез?

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз - исәнмесез.

Шушы сүзне ишетүгҗ,

Йөрәгем эреп китә.

Бу сүз яшәргә көч бирә.

Йөз ел яшисе килә -

Исәнмесез, исәнмесез!

Бүлмәгә Факиһә килеп керә, чана өстери. Чанада ике капчык: берсенә: «50 кг он», икенчесенә «50 кг шикәр» дип язылган. Факиһә янган, пешкән, «уф» дип капчыкка утыра.

Факиһә. Уф, туйдым бу дөньясыннан. Эш тә эш, эш тә эш. Беренче число җитә башласа, йөрәк җилкенә. Мин дә Ир белән торам дип яшим инде. Ходаем, Торна Касыйм да үзенең Разнясы белән мәктәпкә бәйрәмгә киттеләр. безнекенә бернәрсә кирәкми. Колхоз акчаны аз тулии, түләмәсә дә, барыбер акча үлми. өч ай макарон ашый, ашый да битенә гәҗит каплап йоклый. Тагын йоклыйдыр әле (кычкыра). Хабибрахман, Хабибрахман дим, Хабибрахман!!! (Хабибрахман ванна халатыннан, сөлге тотып килеп чыга).

Хабибрахман. Куркыттың бит, бурегеңне салдыралар дип торам.

Факиһә (төче телләнеп). Хабибрахман, Хабибрахманчик җаным. Әйдә барыйк инде бәйрәмгә.

Хабибрахман. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Буген дә син генә бар. Берни булмас. Юк-юк бармыйм. Ятып торасы килә. Юк, кыстама юк белән.

Факиһә. Хабибрахман чик, дим барыйк инде. Үзебезне кешеләргә күрсәтәбез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлаһи. Бүтәннәр кебек тә яшисе килә бит. Ул йокының туясы юк. Менә ара: кеше уртача 66 ел яшәсә, шуның 3 тән икесе н йоклап үткәрсә, яшәргә ничә елы кала? (үзе исәпләп күрсәтә). Әйдә җаным, калган гомерне булса да файдалы итеп яшик.

Хабибрахман. Шулай дисеңме? Ә өскә ничек? Нәрсә киябез?

Факиһә (башын кашып). Бер карасаң, хатын дөрес тә әйтә, үземнең дә барасы килә инде, әллә барыйк микән? Соң минем Әтәч Шәфыйдан кай җирем ким? (козгедән узен карап чәчләрен сыпыра, масаеп баш күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә).

Тратта - там, тратта - там.

Бүген мәктәпкә барам.

Көлү бит ул гөнаһ түгел,

Начальникка да ярый. Шулаймы, дусларым, шулай. Менә тыңла әле: бер минут шаркылдап көлсәң, бер кило ит ашаган кебек буласың, ди. Ә бер сәгать көлсәң, күпме ит яңа кала?

Әҗәл (исәпли). Һо, бер сан ит түгелме?

Әлмәндәр. Күрдеңме. Мин үлсәм, ул бер сан ит кемгә кала, ди. Шулай булгач, яшим әле мин.

Әҗәл. Бернинди яшәү юк. Менә приказ: 8601 нче номерлы Әҗәл дигән. 91 яшьлек карт Әлмәндәр дигән. Мә, каләм, яз әйдә тизрәк.

Әлмәндәр (хәйләләп йөри). Монда бит 1098 дигән, монда да 16 күрәм. Миңа чират җитмәгән әле. Куймыйм (ачуланып). План тутырам дип сан кумыйлар.

Әҗәл. Ничек булды соң әле бу? Бер дә ялгышмый идем бит. Чыннан да 1098. Монсы да 16. Гафу ит инде, Әлмәндәр дус.

Әлмәндәр. Дус булгач, ярар, миннән булсын яхшылык. Игелек елы да. Шулай да кунак ашы кара - каршы дигәндәй, мин дә сынап карыйм әле. Ризамы?

Әҗәл. Риза.

Әлмәндәр. Кырда кырык карама, карама саен 40 ботак, ботак саен 40 тармак, тармак саен 40 алма. Барысы ничә алма? Әҗәл (исәпли).

Әлмәндәр. Илсур улым, килегез әле бирегә (балалар чыга, шуларга ишарәләп). Менә болар ул алмалар. Шушыларны Кеше итәсем бар әле минем (мәсьәләне балаларга әйтә). Балалар, карамада алма үсәме? (үсми).

Әҗәл. Кара, кызык булып китте әле бу.

Әлмәндәр. Кызык булса, әйдә безнең күңелне ач. Сезне, балалар, бакчамдагы тәмле алмалар белән сыйлыйм әле (алмалар өләшә, укучылар мәсьәлә чишәләр, ял итәләр).

а) Су астында нинди таш ята?

б) Самат белән Камил икесе бергә ике вертолеи күрәләр. Малайларның һәрберсе ничә вертолет күрә?

в) агачта 10 карга утыра. Лесник шуларның алтысын атып тошерде. Ничә карга калды?

г) Әнинең 16 кыстыргычы бар идее, 7 се белән кер кыстырды. Әнинең ничә кыстыргычы калды.

д) Сан кергән сүзләр әйтергә.

е) Сан кергән мәкальләр әйтергә.

ж) 8 котлет 16 минут пешә. Бер котлет ничә минут пешә?

з) Ике яфрак, бер кое, ике чүмеч, бер элгеч. Ул нәрсә? һ.б.

«Татар халык биюе» башкарыла.

  1. Гомер үткән саен яшәрә күңел.

Ул шулай мәңгегә

Шиңми торган гөл.

Яшәгән саен яшисе килә.

Яшәреп яшисең

Чын дуслар белән.

Тормыш кадерен белеп яшик, дуслар.

Ничек матур Яши

Сайрашып кошлар.

Яшьлек назласын җыр белән ярын,

Шатланып яшик,

Якын дусларым.

Гөлләр иркәләнә җәйге таңнарда,

Йөрәкләр яшәрә

Язгы моңнарга

Мәңге, мәңге, мәңге яшисе килә.

Гөрләшеп яшик

Сез дуслар белән.

  1. Кешегә гомерләр бирелә

Мең түгел, бары тик бер генә.

Бәхетле булырга килгәнбез бу

җиргә.

И Ходай, исәнлек бир син безгә.

  1. Алма бакчасын чабыгыз

Үткен булса чалгыгыз.

Уйнарбыз да, көләрбез дә

Уйнар көләр чагыбыз.

Рус халык биюе «Брови»


  1. Безне кем дисезме?

Безне белмисезме?

Безнең кем икәнне

Әллә күрмисезме.

Без - гөлләр, сөмбелләр,

Нәркисләр, сиреньнәр,

Без сезнең сеңелләр.

Менә бит без кемнәр.

Без - гөлләр.

Шат көләч гөлләр без,

Гөл кебек көләбез.

Әйләнә - тирәне

Без гөлгә күмәбез.

  1. Балаларны көлүләре

Тынычлыкның җыры сыман.

Ул көлүгә балачакның

Әллә күпме җыры сыйган.

Балаларның көлешкәнен

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Тратта - там, тратта - там.

Хатынның күңелен күрәм.

Факиһә. Чү, чү. Җаным бу нишләвең?

Хабибрахман. Күп сөйләшмә, соңга калабыз. Мәктәп 300м. 1м да 2 адым. 2 адымын бер секунд (исәпләп чыгара). Әһә, 12 мин вакыт калган, җитешәбез (китәләр).

Алып баручы. Әйе, дуслар, бездә ул бәйрәм - тормыш бәйрәме. Рәхим итегез, һәрберегезгә урыныбыз түрдән. Күңел ишекләребез ачык. Күгебез аяз. Өебез якты. Җаныбыз сәламәт. Өстәлебез тулы нигъмәт. Шулай булгач, кунакларга да, Хабибрахманга да, Факиһә дә урын җитәрлек. Әйдәгез, бергә горлэшеп яшик әле, кадерле дуслар. Бәйрәмебез мөбәрәк булсын.

  1. Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше, -

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Җырлап, Әлмәндәр чыга. Кулында ышкы, такта.

Ала карга дигән әй, асыл кош,

Имән башларына ник кундың?

Имән башларына ник кундың да,

Якты дөньяларга ник тудың?

Әҗәл керә. Әссәләмәгаләйкүм. Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?

Әлмәндәр. Әлмәндәре мин буллам, карты кайдадыр, белмим. Кем дип белим үзеңне? Күргән сөйләшкән кешем түгел.

Әҗәл. Бабаң кырыкта, атаң кырык биштә дөнья куйган. Син нишләп туксан бергә җиттең?

Әлмәндәр. Дөньялар матураймаса, мин дә кырыктан әллә ни узмый идем. Туктале, бар, утбәләй, эшемне калдырып йөрмә әле (ышкы ала, җырлый).

Ала карга дигән әй, асыл кош,

Тәүбә иттең мәллә очмаска?

Син тәүбә итсәң дә мин итмәдем

Чибәр - чибәр кызлар кочмаска.

Әжәл. Җитте дим сиңа, Әлмәндәр карт. Яшен туксаннан узган, үзең һаман кызлар да кызлар дисең, Әйдә, болай да Алла кодрәтенә буйсынмыйча бер ел артык яшәгәнсең. Киттек минем белән.

Әлмәндәр. Кая?

Әҗәл. Ник? Кая дип? Үзем белән алып китәм. Кыягызга тамгамны куям да, киттек.

Әлмәндәр (уйлап). Тукта әле, Әҗәл дус. Бу якты дөньяларда яшәүдән кем туйган. Әле яшәмәдем дә ич мин. Дача чаласым, өйләнәсем бар. Әҗәл дус, мин кирәк әле бу кешеләргә, кирәк. Бүген бит бәйрәм. Әнә күпме Кеше килгән кунака, елмаерга көләргә. Шулаймы?

Кояш бөтен кешегә дә

Елмаеп карый.

Балаларның көлүеннән

Берчакта да тынмасын Җир.

Көлү безне дуслаштыра.

Көлү безне берләштерә.

Бәхетле дә, көчле дә без,

Бергәләшеп көлгәч кенә.

Ә балалар көлә икән,

Илебездә, җиребездә.

Димәк, җир дә исән әле,

Имин, димәк, илебез дә.

  1. Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без - дөнья балалары.

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

Сез «чәчәкләр» дисез безне -

Чәчәкләр сулмасыннар.

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

Ләкин әле җиребездән

Кан һәм яшь исе килә.

Юк, үләргә теләмибез.

Безнең яшисе килә

Барысы: Яшисе килә!!!


© 2010-2022