Татар сыйныфы житэкчелэренэ ярдэмлек

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балачакның хәтирәсе булып

Искә төшә мәктәп еллары.

Шуңадырмы, көзләр җитү белән

Мәктәпләргә илтә юлларым.

Сыйныфтагы һәрбер бала белән

Балачакка кайтам яңадан.

Балаларны яхшылыкка өндәп,

Көч һәм куәт алам алардан.


Чыгышыбыз белән без һәммәбез дә балачактан. Мәктәп еллары исә шул хәтирәләрнең иң яктысы. Мәктәптә һәркемнең якын дуслары, сыйныфташлары, яраткан фәннәре белән беррәттән яраткан укытучылары да була. Һәм, гадәттә, бу кеше - сыйныф җитәкчесе. Чөнки нәкъ менә сыйныф җитәкчесе белән бала күбрәк аралаша, табигать һәм әхлак нигезләренә өйрәнә, төрле низагларны бергә чишә һәм киләчәктә югалмас өчен, иң кирәкле нәсихәтләрне дә бала нәкъ менә сыйныф җитәкчесеннән ала. Балаларның сәламәтлеге, тәртибе, укуы, сыйныфташлары һәм фән укытучылары белән мөгаләмәсе, укучыларның ялын дөрес оештыру һәм башка бик күп төрле вазыйфалар сыйныф җитәкчесенә йөкләнә. Шуңа күрә дә баланың үсеш чорында сыйныф җитәкчесе иң мөһим кешесенә әверелә.

"Безнең яңа мәктәбебез" милли мәгариф инициативасында (тәкъдимендә): "Мөһим бурыч булып мәктәпнең тәрбия потенциалын ныгыту, һәр баланы индивидуаль төстә психологик-педагогик ярдәм белән тәэмин итү кирәк", - диелә. Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы бу инициативаны ныгыту өчен "Безнең яңа укытучыбыз" дигән программа тәкъдим итте. Бу исә мәктәпләргә яңа буын лидер-укытучылар китерү максаты белән эшләнә. Һәм инде сыйныф җитәкчеләре алдында да яңа таләпләр куя.

Мәктәптә эшләгән һәркем яхшы белә: иң күп физик һәм психологик яктан чыгымнар нәкъ менә сыйныф җитәкчесенең җилкәсенә төшә. Һәр укытучы үз фәнен яхшы белә, һәм дәрес үткәрү беребезгә дә авырлык тудырмый, ә менә сыйныф тормышын җаның-тәнең белән тоеп яшәү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән шул. Үзләренең өстенә нинди авыр хезмәт йөкләнгәнен белгәнгә күрә сыйныф җитәкчелегеннән баш тартучылар да бар. Замана таләпләренә туры китереп, балаларны дөрес тәрбияләү өчен сыйныф җитәкчесе алардан бер баш өстен булырга, үзенең белеме, мәдәният өлкәсендә нинди дә булса сәләте белән: театр я сынлы сәнгатьме ул, рәсем ясау яки әдәбиятнең бер юнәлешеме, музыка коралларында уйнау яки спорт белән шөгыльләнүме, мода белән кызыксыну яки Интернеттагы яңалыклар белән һәрдаим танышып тору дисеңме, һәм шул ук вакытта культуралы, югары әхлаклы шәхес буларак та балаларны үзең белән кызыксындырып торырга кирәк.

Балалар үзләрен әйдәп баручы итеп рухи яктан бай күңелле, гадел, таләпчән кешене күрәселәре килә. Сыйныф укучылары тормышы белән кызыксынып, кирәктә яклап калырдай, педагогик һәм психологик яктан ярдәм итәрдәй, юморны аңлаучы сыйныф җитәкчесен хөрмәт итәләр алар. Ә сыйныф җитәкчесе өчен иң мөһиме - һәр баланы шәхес итеп күрә белү, әлбәттә.

Хәзерге заман таләпләре буенча илебезгә лидерлар тәрбияләү зарур. Базар мөнәсәбәтләре элеккеге уңыш формуласыннан канәгать була алмый, чөнки иске метод һәм алымнар белән яңа заман кешесен тәрбияләп булмый. Шуңа да мәктәп алдына яңа төрле бурычлар куела: киләчәк заман кешесен тәрбияләү өчен мәктәпләрдә лидерлык сыйфатларын үстерә алырлык шартлар тудыру мөһим.

Шушы шартларның иң беренчесе - лидер тәрбияли алырлык сыйныф җитәкчеләре булу. Ә моның өчен мәктәптә эшләүче кадрларның профессиональ дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Менә безнең районда һәм мин эшли торган Питрэч 1 нче номерлы урта мәктәбендә сыйныф җитәкчесенең профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өчен системалы рәвештә максатчан эш алып барыла. Мэктэп сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе 3 төркемнән тора. Болар - «21нче гасыр сыйныф җитәкчесе», «Иҗатчылар мәктәбе» һәм «Яшь сыйныф җитәкчеләре мәктәбе». Алар үзара тыгыз бәйләнештә һәм бер-берсен тулыландырып торалар.

Мәсәлән, «21нче гасыр сыйныф җитәкчесе» төркеменең төп бурычы - укытучыны сыйныф белән эшләгәндә яңа инновацион технологияләр куллануга өйрәтү. Узган елда «21нче гасыр сыйныф җитәкчесе кем ул?» темасына семинар һәм «Информацион-коммуникатив технологияләр һәм яңа заман сыйныф җитәкчесе» дигән темага мастер-класс үткәрелде.

Балаларны уңышка өндәгез. "Син моны булдыра аласың, син кемнән ким? Башкалар эшләгәнне син дә булдырасың бит!" - дип үз көченә ышанырга өйрәтергә кирәк. Ә эш тәмамлангач: " Менә бит, бернинди авырлыгы юк. Искиткеч булган!" - дип мактап та куйсаң, бала күңеле ничек күтәрелер!

  • Яңага омтылырга, өйрәнергә, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтергә кирәк. "Беркем дә белеп тумаган, ләкин һәркем өйрәнгән. Әйдә син дә эшләп кара", - дияргә була.

  • Хата ясаудан курыкмаска өйрәтергә кирәк. "Берни эшләмәгән кеше генә бер дә хата ясамый. Хаталар ясый-ясый һәр нәрсәгә өйрәнә кеше".

  • Баларның хыялларына киртә куймагыз. Алар хыяллана белергә һәм хыялларын тормышка ашырыр өчен тырышырга тиешләр. "Хыялсыз кеше - канатсыз кошка тиң" диелә халык мәкалендә.

  • Балаларга лидерлык сәләтен практикада үстерергә мөмкинчелек бирегез. Үзе теләгән өлкәдә сәләтен үстерсә, баланың үз көченә ышанычы арта.

  • Сыйныф алдында беркемнән дә оялмыйча чыгыш ясарга өйрәтегез. Бу шулай ук лидерлыкның мөһим бер сыйфаты.

Шулай итеп, лидер булу өчен кеше төп 3 сыйфатка ия булырга тиеш. Болар: башкаларга карата хөрмәт, тапкырлык һәм җаваплылык. Ягъни ул әхлак-тәртип кагыйдәләрен аңлап, белеп үтәргә тиеш (бу башкаларга карата хөрмәтне аңлата). Хата җибәргән очракта, яңа юллар таба алу (монысы тапкырлык) һәм үзеңнең эшең яки ялгышларың өчен җавап бирә алу сәләте (монысы инде җаваплылык хисе). Шушы 3 төп сыйфатка ия булган кеше коллективта һәм тормышта лидер була ала. Менә шундый кешелекле, югары әхлаклы лидерларны тәрбияләү - безнең алдыбызга куелган төп бурыч та инде.

Никитина Валентина Николаевна



© 2010-2022