Башлангыч сыйныфта Гаилә бәйрәме өчен сценарий

Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле  була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Тату гаилә-бәхетле гаилә ,ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете-аның гаиләсе.Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентяб...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаилә бәйрәме.

Ал.б. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар , килгән кунаклар! Белгәнебезчә без "Гаилә бәйрәме"нә җыелдык. Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Безнең сыйныфта да андый гаиләләр байтак .Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк. Алар кичә барышында минем кайбер сорауларыма җаваплар бирерләр. Уеннарда катнашырлар, ә инде жюри аларга бәя бирер.

1 ук.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

2ук.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек- ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

3ук.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр. Шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

4ук.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Җыр:

Ал.б. Тату гаилә-бәхетле гаилә ,ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны "җанга шифалы ял ял" дигән, ә икенчесе "психологик сыену урыны" дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете-аның гаиләсе.Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.

Ал.б . Гаиләләребезгә сорау бирәсем килә. Сезнеңчә , нәрсә ул гаилә?(Җаваплар)

Җыр:

Ал.б. Гаиләдә ана- иң изге,хөрмәтле кеше. "Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да,кайтара алмассың" ди халкыбыз.

Ана газаплар белән баласын тудыра,аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый.Гаиләдә ананы изгеләштерү, аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы-йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла.

Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Әйдәгез, хәзер әниләребезне тыңлап китик, нинди бишек җырлары беләләр икән.

Әниләр бишек җырлары башкаралар.

Укучылар башкаруында бию.

Ал.б. Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы,яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә- хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата- аек акыл иясе дә Ул булмаса тормышның рәте китә.

Хәзер әтиләребезгә бәйге игълан итәбез.Һәр әти бәрәңге кырган арада үз баласына әкият сөйли.Әкиятләр тәрбияви булырга тиеш.

Җыр "Әткәмә"

Ал.б. Гаиләләребездә балаларыбыз булмаса, гаиләбезнең бер чите китек булыр иде. Алар безнең гаиләләребезгә ямь бирүчеләр, нәселебезне дәвам итүчеләр. Безнең укучылар үзләренең гаиләләрен бик яраталар. Һәрберсе үз гаиләсе турында бик матур журнал ясады. Әйдәгез,хәзер шуларны карап,аларга бәя биреп китик әле.

Жюри нәтиҗә ясый.

Ал.б. Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр ,гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, сөйләмебезне баета, фикерләвебезне үстерә,халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Хәзер, шуны ачыклау максатыннан , "Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез"бәйгесе оештырыла.

Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)

Аз сөйлә,күп (эшлә)

Ашаганың белән мактанма,(эшләгәнең белән мактан)

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез(көн күрмәс)

Ул ояты атага, (кыз ояты анага)

Атасы барның (бәхете бар)

Атасы кем( улы шул)

Оясында ни күрсә,(очканда шул булыр)

Җыр:

Ал.б. Бәйгебезне дәвам итәбез . Гаиләләргә педагогик ситуацияләр тәкъдим итәбез. Ата-аналар аның нинди чишелешен табарлар икән.

  1. Укытучы балагызның тәртибеннән зарланып көндәлеккә язып җибәргән.

  2. Көтмәгәндә балагыз "2"ле алып кайтты.

  3. Балагыз урамнан елап керде .Аны иптәшләре кыерсыткан икән.

  4. Балагыз , кибеттән сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.

  5. Балагызның тәртипсез балалар белән уйнаганын күрдегез.

  6. Балагыз сездән акча сорый.

  7. Балагызга вәгъдә иткән әйберне вакытында алып бирә алмадыгыз.

  8. Балагыз көн саен башка балалардан зарлана.

Бию

Ал.б. Хәзер әйдәгез, балаларны да сынап карыйк әле. Кадерле кешеләре авырып киткәндә, баласы әти-әнисен ничек дәвалар икән? Әлбәттә, тәмле сүз белән.

( балалар савыктырырдай тәмле сүзләр әйтәләр)

Җыр:

Ал б. Безнең әниләребез гаиләләребезне үзләренең тәмле ризыклары белән һәрвакыт сыйлап торучылар. Һәр гаиләнең яратып ашый торган ризыгы була. Хәзер безнең әниләр шул ризыклар белән безне таныштырып китерләр һәм ничек хәзерләнгәнен дә аңлатырлар.

Бию

Ал.б. һәрбер гаилә нинди дә булса музыкаль сәләткә ия. Хәзер һәрбер гаилә концерт номерлары күрсәтеп китәр.

Җыр

Ал.б. Хәзер гаиләләргә тормыш көнкүреш турында сораулар биреләчәк. Ромашка таҗыннан үзегезгә тиешлеләрен сайлап алыгыз.

1.Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета -журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

Җыр

Ал.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше төгәлләнеп килә.Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт.Гаиләләрегез тату,күркәм, тигез булсын.Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез,аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагы да нурландырып, бизәп торсын.

Сезнең бәхет капкасын,

Кайгы-хәсрәт какмасын.

Бәла-каза дигән нәрсә,

Сезнең өйне тапмасын.

Кулыгыз-кулга нык торсын,

Бәхетегез мул булсын.

Ахыр сулуларга кадәр

Нигезегез бер булсын.

Тигезлектә-тиңлектә,

Гомер итеп иректә,

Аерылмыйча-каерылмыйча,

Картаегыз берлектә.

Хәзер сүзне жюрига бирәбез.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында үтә.



© 2010-2022