Габдулла Тукай буенча КВН-кичә

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Без - Тукай оныклары"

КВН - кичәсе.

Кичә үтәсе зал шарлар, Тукай портреты, рәсемнәр, китаплар һ.б. белән бизәлә.

А.б. Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Без бүген татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган "Без - Тукай оныклары" дип аталган КВН кичәсенә җыелдык. "Тукай оныклары" дидек, бу чынлап та шулай бит, дуслар. Без барыбыз да аның дәвамчылары, чөнки без үз туган телебезне ул яраткан кебек яратабыз, ул зурлаган кебек зурлыйбыз.

Бүгенге кичәбезнең ярышучылары - 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары, ә кунакларыбыз булып 2,3,4,5 нче сыйныфлар утыралар.

Жюри белән дә таныштырып үтим инде. (таныштыру)

I. Бәйгебезнең 1нче өлеше "Таныштыру" дип атала. Һәр команда үзе белән таныштырып үтә.(танышу)

А.б. Жюри бәя куйганда, укучылар өй эшен күрсәтергә әзерләнгәндә, сезнең өчен нәфис сүз тәкъдим итәбез.

Г.Тукай "Гали белән кәҗә".

II. Хәзер инде 2 нче өлешкә күчәбез. Ул "Тукай әсәрләре буйлап" дип атала. Өй эше итеп Г.Тукайның бер әсәренә кыска гына инсценировка әзерләргә иде. Рәхим итегез. Беренче булып ________________ командасы чыгыш ясый.

(2 команданың да чыгышы карала).

А.б. - Булдырдыгыз, молодцы. Инде командалар алдагы өлешкә әзерләнгәнче бер бию дә карап үтик. Сезнең алда татар егете биюе.

III. - Балалар, сез инде 2011 ел - Татарстанда Тукай елы икәнен беләсез. Алдагы бәйгебезгә дә без Тукай елы уңаеннан "Тукай тормышыннан мизгелләр" дип исем бирдек. Бу өлештә 2 командага да 10ар сорау биреләчәк. Кайсы команда ничә сорауга җавап бирә алыр һәм алмас микән? Сорауларга тиз генә уйлап җавап бирергә кирәк.

1нче командага сораулар:

1.Г.Тукай кайчан туган?

2. Әтисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була?

3. Г.Тукайның әнисе яклап бабасының исеме ничек?

4. Җаек мәдрәсәсендә укыганда Тукайның ачуын китергән хәлфәнең исеме?

5. Рәссам, " Тукай" триптихы авторы?

6. Тукайның балачак дусты кем?

7. 1906 елда Казанда чыккан газета?

8. Г. Тукайның балаларга мөрәҗәгать итеп язган бер шигыре?

9. Г.Тукай Казанда яшәгән кунакханә?

10. Г.Тукай кая күмелә?


2 нче командага сораулар:

1. Г.Тукай туган авылның исеме ничек?

2. Әнисе үлгәндә Тукайга ничә яшь була?

3. Г.Тукайның үги әтисенең исеме ничек?

4. Язучы, журналист-Тукайның һәм Ф.Әмирханның якын дусты?

5. Апушны кем Тукай иткән?

6. 1907-1909нчы елларда Казанда чыккан газета?

7. "Вакыт" газетасы, "Шура" журналының нәшире?

8. 26 апрельдә нинди бәйрәм үткәрелә?

9. Уральск шәһәре элек ничек аталган?

10. Тукай кайчан вафат була?

IV. -Рәхмәт , укучылар. Хөрмәтле җюри үзенең бәясен куя торсын, ә без алдагы өлешкә әзерләник. Ул "Рәсемнән әсәрне таны" дип атала. Бу бәйгедә һәр командага чиратлашып рәсемнәр күрсәтелә, алар бу рәсемнән әсәрнең исемен әйтергә һәм бер-ике юлын сөйләп күрсәтергә тиешләр. Әгәр команда үзенең рәсемен таный алмый икән, икенче командага җавап биреп, очко алырга мөмкин. (рәсемнәр күрсәтелә).

-Булдырдыгыз, молодцы балалар. Инде жюри әгъзалары безгә якынча балларны әйтергә әзерләнгәндә, сезнең өчен җыр тәкъдим итәбез. Җыр." Пар ат"

V. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

(жюри якынча таныштырып үтә)

А.б. - Менә капитаннар бәйгесе дә җитте. Ул "Сүзне төзе" дип атала. Сезнең алдыгызда хәрефләр. Шулардан Г.Тукайның бер шигыре исемен төзергә кирәк. Вакыт 2 минут бирелә. (төзиләр, исемен укып күрсәтәләр)

- Рәхмәт.

-Кичәбезнең соңгы бәйгесен башлап җибәргәнче, бер нәфис сүз тыңлап алыйк әле.

Укый Гафуллина Г. "Су анасы"

VI. - Кадерле дуслар, инде кичәбезнең соңгы өлешенә дә җиттек. Бу өлеш "Тукай әсәре-рәсемнәрдә" дип атала. Сезгә 2 минут вакыт эчендә төсле каләмнәр белән Г. Тукайның бер әсәренә иллюстрация ясарга кирәк булачак. Әсәрне сайлау өчен сезгә әсәр исеме язылган карточкалар тәкъдим ителә. Шулар арасыннан үзегез ,карамыйча ,берсен сайлап аласыз, чиратлап. Нинди әсәр исеме эләгә инде. "Өлешеңә тигән көмешең" диләрме әле? (Карточкалар сайлана, эш башлана. Укучылар ясаганда музыка куела).

  • Молодцы балалар. Хәзер рәсемнәрегезне жюрига күрсәтегез инде. (жюри бәяли).

А.б.Мөхтәрәм жюри, инде сүз сезгә бирелә. Йомгаклау сүзен һәм командаларга балларны әйтеп үтсәгез иде. ( жюри баллларны, җиңүче команданы әйтә)


  • Булдырдыгыз укучылар. Алга таба да шундый актив булыгыз. (Диплом, приз таратыла).

  • Хөрмәтле укучылар, укытучылар, без сезнең белән бүген бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган КВН кичәсе үткәрдек. Тукайны онытырга безнең хакыбыз юк. Чөнки татар телебез- Тукай теле, җырларыбыз - Тукай җыры. Инде кичәбезне бергәләшеп Тукаебызның "Туган тел"е белән дә тәмамласак, бик яхшы булыр. Икенче төрле бу җырны "Татар гимны" дип тә атыйлар әле. Рәхмәт сезгә.

(кичә җыр белән тәмамлана)

Гәрәева Фидания Мөнәвир кызы

Әлмәт районы Колшәрип урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

© 2010-2022