- Преподавателю
- Классному руководителю
- Дәрес планы: Минем Татарстаным
Дәрес планы: Минем Татарстаным
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Газизуллина З.А. |
Дата | 02.11.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Тема: Минем гүзәл Татарстаным.
Максат:
-
Укучыларның Татарстан республикасы турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү. И.Юзеевның "Татарстаным" шигыре белән таныштыру.
-
Баларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
-
Укучыларда туган илгә, туган якка мәхәббәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: ТРсы картасы, гербы, флагы, президент портреты, Казанның күренекле урыннарының фотосурәтләре, ТРсы гимны, Салават Фәтхетдиновның "Мин яратам сине, Татарстан" җыры язылган кассеталар, Казан турында альбом, Татарстан турында стенгазеталар.
Дәрес тибы: ЛКК
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Дәреснең максаты, бурычларын әйтү.
- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез, саумы сез!
- Хәерле иртә, укучылар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.
2. Кереш өлеше. Дәреснең эпиграфын уку, укучыларның бу юлларның ничек аңлауларын белү.
Бергәлектә - берәгәйлек.
Аермасын бар дустан.
Бардыр, бердер - туган җирдер
Ватаным Татарстан.
Лена Шагыйрьҗан.
3. Белемнәрне актуальләштерү.
Укучы:
1) Татарстан - безнең Ватаныбыз.
Синнән башка миңа туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман...
Җирем, суым - Ватаным
Минем Татарстаным!
Укучы:
2) Татарстан - туган җирем,
Уртасында - Иделем,
Фонтаннары - кара алтын,
Сары алтын - игенем.
3) ( Укучыларның Татарстан турында белгәннәрен сөйлиләр).
4) Безнең Татарстаныбызның тарихы истәлекле даталарга бик бай. Әйдәгез, аларны искә төшерик.
1990 елның 30нчы августы - Тататрстан Республикасының дәүләт суверенинитеты турында Декларация кабул ителгән.
- Нәрсә соң ул Суверенитет?
- Мөстәкыйльлек - независимость. Бу Декларациядә Татарстанда татар һәм рус телләре - дәүләт телләре дип игълан ителде. Шуңа күрә ике тел дә бертигез дәрәҗәдә кулланырга тиеш. Бу турыда Ш.Маннурның бик матур шигъри юллары бар.
Укучы:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
1991 елның 12нче июне - Татарстан Республикасының Президенты сайланган.
- Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
1992 елның 6 ноябре - Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителгән. Бу көн бәйрәм көн.
1991 елның 29 нчы ноябре - Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән.
Укучы:
Өс төс балкый безнең бу байракта,
Ак төс - безнең яшәү тусе,
Яшел төсе - безнең яшәү төсе,
Кызылында - чагыла көчебез.
( Ф. Яруллин )
1992 елның 7 нче феврале - Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән.
Укучы:
Нинди бәхет безнең өчен бу көн,
Үз гербыбыз бар бит, күрегез!
Ак барслы герб бәхет тели;
Чәчәк атар туган җиребез.
Ап - ак барс. Канатлары да бар,
Үзе кою, горур, сөйкемле.
Бу җанварның әле безнең илдә
Булганы юк иде шикелле.
( Э. Шәрифуллина )
1993 елның 27 августы - Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителгән. Гимнның авторы Рөстәм Яхин. ( Гимн тыңлау )
Р. Яхин "Туган ягым" җырына язган музыкасы ТРның гимны буларак кабул ителде.
4. Ял итү. Кроссворд чишү.
1) Һәрбер илнең баш шәһәре. ( Башкала )
2) Татар халкының бөек шагыйре. ( Г.Тукай )
3) Бу бинада төрле тарихи экспонатлар була. ( Музей )
4) Татарстанда аларның барысы 43. ( Район )
5) Иң борынгы уку йорты. ( Университет ).
-
Нинди сүз килеп чыкты?
-
Казан.
-
Казан - Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр. Иделнең сул як ярында урнашкан. Казанда 1 миллионнан артык халык яши. Шәһәр 7 районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин, Авиатөзелеш районнары.
-
Ни өчен соң бу шәһәр Казан дип атала?
5. Казан турында легенда - риваять тыңлана.
-
Укучылар, бу шәһәр турында бик күп шигырьләр язылган. Әйдәгез шуларның берсен искә төшереп китик.
Казан
И нурлы Казан-
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
И якты Казан,
Синең нурларың
Кыйбласы безнең
Озын юлларның.
Еракта да син
Йорәккә якын,
Торган җир - көмеш
Туган җир - алтын.
Туган җир якын!
Туган тел якын!
-
Автор туган җирне нәрсә белән чагыштыра? Ни өчен һәрбер кешегә туган җире якын?
-
Казан бик борынгы шәһәр дидек. Анда истәлекле урыннар бик күр Сез аларны беләсезме икән?
-
"Танып әйт" уены үткәрелә. Бирем: Рәсемнәрдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгәнне әйтегез. Шуларның кайберләре турында өйрәнгәннәрне 1-2 укучы сөйләп китә.
-
( 2006 нчы ел - әдәбият һәм сәнгать елы икәнне дә әйтеп китәргә).
7. Дәреслек белән эшләү ( 212 нче бит). И. Юзеевның "Татарстаным" шигырен уку.
1) Сүзлек эше:
Көмеш -серебро
Якын күңелгә -близко душе
Идел буйлары - берега Волги
Ачык - открыто
Якты - светлый
Таң - заря, рассвет
Соклана - восхищается
Киләчәк - будущее
2) Укытучы укый.
3) Укучылар эчтән укыйлар.
4) 1-2 укучы сәнгатьле укыйлар.
5) Шигырьнең эчтәлеге өстендә эшләү.
- Нәрсә турында сүз бара?
- Шагыйрь нәрсәгә соклана? Моның турында кайсы юлларда әйтелә?
Татарстанның киләчәген шагыйрь ничек күрә?
-
Туган якны нәрсә белән чагыштыра? Шул юлларны укып китегез.
-
Шигырьнең төп фикере нинди?
8. Йомгаклау.
- Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Дәрес сезгә ошадымы?
- Нинди яңа нәрсәләр турында белдегез?
9. Өй эше:
1в. - шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.
2в. - шигырьне яттан өйрәнергә.
Дәресне Салават Фәтхетдинов башкаруында "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамларга.