“Яратам илемне, халкымны, телемне!”

"Описание материала: "Тема: “Яратам илемне, халкымны, телемне!” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара) " "Максат: Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү. "Җиһазлау: кичәнең исеме язылган плакат, музыкаль үзәк, шарлар, залны бизәү өчен кулдан ясалган чәчәкләр. " Катнашалар: 5-11 нче сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Яратам илемне, халкымны, телемне!"

(татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Максат: Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: кичәнең исеме язылган плакат, музыкаль үзәк, шарлар, залны бизәү өчен кулдан ясалган чәчәкләр.

Катнашалар: 5-11 нче сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Факиһә: (чыга) Шул, шул, әйттем бит аны, концертка киткәннәр, дип. Мин аны үзем дә сизгән идем сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Безнеке генә ул тегермән ташы шикелле, һич кузгатыр хәл юк. Тукта әле, без дә барыйк. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? Кая әле. (кереп китә)

Хәбибрахман: (кулларын селтәп) Бармыйм дигәч, бармыйм инде. Иң әвәл мин ул мәктәпнең кайда икәнен белмим.

Факиһә: (мыскыл итеп бармакларын бөкләп санарга керешә) Бу булды- бер!

Хәбибрахман: Икенчедән, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.

Факиһә: Ике, өч.

Хәбибрахман: Өченчедән, анда кергәч тә нинди урынга утырырга белмим һәм мин-мин гомерем буе шул укытучылардан курыктым, хәзер дә куркааааам!

Факиһә: Булды бу, биш, дүрт, ун! Зинһар, ичмаса инде, эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетереп, кешене көлдермә; кеше ишетсә, моның белгән нәрсәсе бар микән, ди башларлар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.

Хәбибрахман: Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам.

Факиһә: Чү, чү, тагын куркуыңнан егылып китә күрмә! Шулкадәр зур гәүдәң белән, үзеңнән куркырлык.

Хәбибрахман: Кирәкми, бармыйк инде.

Факиһә: Нинди бармаган да, нинди нитмәгән! Кеше барган җирдән без генә калып торырга! Әйдә, әйдә, барабыз! Җизниләр декабрь аенда рус телчеләренә күрсәткән концертка да, Яңа ел кичәсенә дә, студентлар белән очрашуга да, хәтта та-та-та-та-та атарга "Зармица" уенына да бардылар. Әле, әле, әле җитмәсә, узган атнада пенсионер укытучылар белән бергәләп халыкара-хатын кызлар көненә багышланган шәп концерт карап, чәй дә эчеп кайттылар. Нәрсә соң безгә генә куркып торырга?!

Хәбибрахман: (башын кашып) Белмим шул инде, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасы килә дә бит.

Факиһә: Соң, алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Күпме Әлмәт районының татар теле укытучыларын күреп кайтабыз. Әйдә, әйдә! (чыгып китәләр)

(Сәхнәгә алып баручылар чыга)

Р. Хәерле көн, кадерле кунакларыбыз!

Г. Хәерле көн, хөрмәтле укытучыларыбыз!

Р.Үзебезнең мәктәптә сезне, татар теле укытучыларын күрүебезгә бик шатбыз!

Г. Мәктәбебез талантларга бик бай. Бездә бик оста биючеләр, моңлы итеп җырлаучылар, матур итеп шигырь сөйләүчеләр дә бар. Бераз сез эштән, укудан, булачак имтиханнардан бушаган арада сезнең күңелләрегезне күтәреп, ял иттереп алырга уйладык.

Р. Каршы алыгыз, сезне сәламли мәктәбебезнең җырчы егетләре

Г. Һәр елны салкын кышларны алыштырып, барча табигатне йокысыннан уятып, җиргә яз аяк баса һәм ул үзе белән

Р. Бик күп матур бәйрәмнәр алып килә.

Г. Хатын-кызларның гүзәл бәйрәме дә, татар халкының гүзәл Нәүрүзе дә, Туган тел көне-Тукай бәйрәме дә, 9 Май-Җиңү көне дә нәкъ менә язын була.

Р. Шулар арасында иң-иң мөһиме, мөгаен, 9 Май-Җиңү көнедер. Республикабызның йөзләрчә мең кешесе сугыш кырында Ватанны саклады, тылда фидакарьләрчә эшләде.

Г. Ир-егетләр яуда ялкын сулап,

Ил дошманын бергә якалар.

Ир-егетләр илнең күрке, диләр,

Тик эле бар солдат апалар.

Мылтык түгел, алсу кулларына

Салыр идек алтын алкалар.

Туй күлмәге кияр көннәрендә

Атакага китте апалар.

Бүген менә шуны искә алып,

Кайтып килеп тарих төбеннән

Сәхнәбездә хәтер хөрмәтенә

Кызлар бии хәрби киемнән

"Солдат кызлары" биюе

Г. И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле!- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай

Р. Туган телне өйрәнү-бөек эш

Яшәсен халык әдәбияты!

Яшәсен туган тел! -дип әйткән татар халкының бөек улы Г.Тукай

Г. Без-татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле тугач та иң якын кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнелергә мөмкинлеге булган, "Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын "тишеп чыгып", бөтен дөньяга яңгырыган, утларга-суларга салсалар да, "Чукындырсалар" да, "ассалар -киссәләр" дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән , сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Р. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып-белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?

Г. 26 нчы апрель көнне бөек шагыйребез, татар халкының сөекле улы Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.

Р. Тукай тууга быел 125 ел.

Г. Тукай үз халкын, телен яраткан кебек без дә аны яратыйк һәм хөрмәт итик.

Махмутов Ильяс җырлый "Туган тел"

Г. Тормыш ничек кенә авыр, ничек кенә мәшәкатьле булмасын, табигать үзенекен итә. Әнә, җиргә кояшлы, бәрәкәтле яз аяк басты.

Гомернең язына да, гомернең көзенә дә килә бу ашкынулы рәхәт мизгел. Кышын сарган кар кабыгы эреп, күңелләр яктыра. Мәхәббәткә назга ачыла.

Яз исен, яз җилен тоеп, кадерен белеп калырга

Р. Яз исе, мәхәббәт, дигәч, димәк сәхнәгә тагын кызларыбыз чыга. Карап карыйк әле, чибәрләрен сайлыйк эле.

"Гөлкәйләрем" бию төркеме башкаруында молдаван халык биюе

Г.Я, сайладыңмы инде, Руслан?

Р.Юк, сайлый алмадым, кызларны күргәч, аңымны югалтканмын, биегәннәрен дә күрми калдым. Ай, яратам шул мин кызларны, сезләрне чибәрләрне.

Г.Ай, һай, яратасыңдыр шул. Я, ярар, бер сөйли башлагач, сөйлә инде. Тагын кемнәрне, нәрсәләрне яратасың?

Р.О-О-о, мин күпләрне, бик күп нәрсәләрне яратам. Туңдырма, торт, конфет,,.....

Туганнарымны, иптәшләремне, мәктәбемне, авылымны!

Г.Туган җир..... Туган авыл......

Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?

Хурамшин Р.Р. җыр "Туган авылым"

Р.Бигрәк матур җырлыйсың инде, Руслан. Кызларыбызның һәммәсе сиңа гашыйктыр. Билләһи, көнләшеп лә үләрсең!

Г.Ә кызхларыбыз шулай да бер дә ким түгел. Үзләре чибәр, гүзәл, күркәм, акыллы.

Р.Ә менә хәзер чыгыш ясый торганы тагы да гүзәлрәк. Үзе чибәр, үзе тыйнак, таң кояшы кебек якты, тәрәз төбендә үскән гөлдәй Гөлиябез сәхнәдә.

Г.Әйе, вакыт йөгерә. Яңа буыннар җиргә килә тора. Нәсел-нәсәбеңне, халкыңны, илеңне, милләтеңне, телеңне..

Р.Аның язмышын, үткәнен, бүгенгесен онытырга һич ярамый. Татар халык биюеннән башка нинди бәйрәм булсын, ди.

Г. Әй, сез, минем сеңелләрем,

Гүзәл татар кызлары!

Тереклекнең саф чишмәсе,

Табигать йолдызлары.

Р. Җирдәге иң илаһи зат

Иң изге җан, җария

Сезнең алда бар табигать

Бар тереклек баш ия.

Г. Әй, сез, минем сеңелләрем,

Гүзәл татар кызлары!

Милләтебезнең кояшы

Халкыбыз йолдызлары

Р.Каршы алыгыз "Гөлкәйләрем" бию төркеме башкаруында татар халык биюе.

Г.Я, ярар, Руслан. Бүгенгә җитеп торыр. Я килгән кунакларыбыз туеп китәрләр.

Р.Әйе шул, туеп китәрләр дә, башка килмәсләр.

Г.Шуңа күрә тәмамлыйк. Килгән кунакларга да, укытучыларга исәнлек-саулык, сәламәтлек, бәхет. Иҗади уңышлар һәм

Р.Олы исемгә лаек Укытучы, Кеше булып калуларын телик.

Г.Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта

Башкаларны чакырганда

Үзе яккан учакка

Р.Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт

Иле өчен, халкы өчен,

Яшәгәндә җан атып

Г.Замананың авырлыгын

Иңнәренә алганда

Олы данга ирешеп тә,

Гади булып калганда

Р.Яратыйк, кадерен белик,

Саклыйк һәм яклыйк телебезне, илебезне, халкыбызны...

Г. Һәм бер-беребезне. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Хәбибрахман: Иллә дә, әллә дә килгәнбез икән, Факиһә. Миңа бик ошады, тагын киләчәкмен.

Факиһә: Белмим-белмим, нәрсә ошагандыр, кемнәр ошагандыр. Әллә концерт, әллә чибәр-чибәр укытучылармы? Шулай да карткаем яңадан килербез, Хәбибрахманкаем минем, тагын килербез, Әйдә, әйдә.(чыгып китәләр)


© 2010-2022