Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям!

"Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям! "Шигырь тыңланылаКишер ул – витамин "Җыр: Мухаметгалиева Алсу «Укытучылар көне» "Илһам: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Авылыбызда ___ сәгать ____ минут. Инде без үзебезнең программабызны дәвам итәбез һәм «Җырым булсын бүләккә» тапшыруын башлап җибәрәбез. "Алисә: Бүген бәйрәм - бүген яраткан һүмдә кадерле укытучыларыбыз көне. Шул хөрмәттән безгә бик күп рәхмәт хатлары һәм котлаулар килеп иреште. Хәзер шуларны яңгыратып утәрбез! "8 сы...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям!

Шигырь тыңланыла

Илһам:

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Алисә:

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Илһам: Кадерле, балалар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Алисә:

Зур өметләр белән киләбез без,

Мәктәбемнең ачык капкасы.

Биек булып үскән миләшләре

Җил-яңгырдан сакласын!

Илһам: Белем ачкычларын мөгаллимнәр

Тапшыралар безнең кулларга

Еллар узгач, ныклы канат куеп,

Озатырлар ерак юлларга.

Концерт №, җыр: Эльвира Шәмсиева - Укытучым, сезгә карап

Илһам: Хөрмәтле, укытучылар, укычылар! Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

Бүгенге программада:

  1. "Телдән-телгә күчеп" - "Яңалыклар"

  2. "Арабызда шундый кешеләр бар" - "Әйбәт - гайбәт"

  3. "Сәламәт булыйм дисәң"- "Хәрәкәттә -бәрәкәт"

  4. "Безнең сөйлисе килә" - "Яңалыклар"

  5. "Җырым булсын бүләккә" - "Котлаулар"

Безнең белән калыгыз!

"Яңалыклар"

Илһам: Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне мин -Яруллин Илһам һәм Хәбибрахманова алисә таныштырырбыз.

Илһам: Мәктәп - ул ямьле, бик күңелле, ди,

Һич кенә аннан кайтасы "килми".(җырлый)

Алисә: Илһам, нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

  • Алисә, карале, монда нинди матур хәрефләр белән "И мәктәбем - белем учагы" дип язылган. Әйе шул, Алисә, мәктәп бит ул безнең икенче йортыбыз. Карале, узган ел безнең укучыларга һәм укытучыларыбызга бигрәк тә күп тырышырга туры килде инде, әйеме.

  • Нигә алай дисең, Илһам?

  • Әй, Алисә, узган ел мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң ...ул ачык дәресләр, кичәләр, тикшерүләр дисеңме?

  • Әйе шул,Илһам. Алар безнең мәктәпне ошаттылар, ахры. Бигрәк матур шул безнең мәктәбебез. Илһам, синдә тагын нинди дә булса яңалык бармы?

- Мәктәбемнең матурлыгын

Сөйләп түгел, биеп бирәм

Чөнки туган мәктәбемне

Чын күңелемнән өзелеп сөям.

Хузиев Рүзәл "Татар халык биюе"

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" көе. Кыңгырау чылтырый. Сәхнәгә сикерешеп укучылар чыга, бер-берләренә бәреләләр. Кинәт барысы да бер якка чыгып йөгерәләр.

Рөстәм белән Эльвира керә

Рөстәм: Эльвира, син нәрсә дә булса аңладыңмы?

Эльвира: Әйе, Рөстәм. Бу безнең мәктәптә "Броун хәрәкәте" - атомнарның кая барып бәрелергә белмичә чабулары - тәнәфес вакытында була торган гадәти күренеш.

Рөстәм -Ә кая юкка чыктылар соң алар?

Эльвира: Әй, Рөстәм, син белмисеңмени, ашханәгә юнәлделәр ич алар. Анда пешекче Рәзинә апабыз тәмле ашлар пешереп үзенә чакырып тора.

Рөстәм Ә-ә, аңладым инде, Эльвира . Ләкин менә бу хәрәкәттән соң тузан болыты белән нишләргә соң?

Эльвира: Бер дә аптырама, Рөстәм. Җыештыручы апаларыбыз һәрбер очкан тузанга бер җиргә дә кунарга ирек бирмиләр

Җыр: Яруллин Илһам "Рәхмәтемне килә әйтәсем"

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" көенә 2 укучы килеп керә. Берсе зур кишер тоткан.

Эльвира: Рөстәм, кишер ашыйсыңмы?

Рөстәм: Куян түгел лә мин.

Эльвира Кишер ашасаң, күзең әйбәт күрә, диләр. Анда витаминнар күп, ди.

Рөстәм: Карале, мондый зур кишерне каян алдың син? Ашлама сибеп үстердеңме әллә?

Эльвира Юк ла, мәктәп бакчасында үскән ул. Аңа Рәдис абый суны бииик куп итеп сипкән.

Рөстәм: Эльвира, ишеттеңме, безнең мәктәп бакчасын бигрәк мактадылар. Хәтта урамнан узып баручылар да, авылыбызның кунаклары да мәктәп тирәсендәге чәчәкләрне карарга керә икән.

Эльвира Рөстәм, дөрес микән, мин бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Рәдис абый яз көне бакчаның рәсемен кәгазьгә ясаган да, сихерле дога укып өргән: көзгә шул бакча үсеп чыккан, ди.

Рөстәм: И, Эльвира, син арттырасың, ахры. Мәктәбебез укучылары белән укытучылары апрельдән августка кадәр бакчада ятмасалар, үсәр идеме икән ул яшелчәләр, чәчәкләр?

Эльвира: Рөстәм ,тырышсаң, нәтиҗәсе дә була инде. Кыш буе үзебез үстергән витаминнарны ашыйбыз бит. Бигрәк тә кишерләрен кая куярга да белмибез. Сатып та карыйбыз инде.

Кишер ул - витамин

Әллә ышанмыйсызмы?

Бутамыйм мин, бутамыйм

Лимонга тиң җимеше.

Сорасыннар "Кем эше?"

Белмәгәннәр белсеннәр,

Җыярга да килсеннәр.

Бакчабызны күрерләр,

Безне мактап йөрерләр.

  • Ә хәзер мәктәп бакчасын үстерүдә күп көч куйган укытучы апалар һәм укучыларга багышлап җыр тапшырабыз.

Җыр: Мухаметгалиева Алсу "Укытучылар көне"

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" көенә 2 укучы чыга.

Эльвира: Рөстәм, , син ишеттеңме, безнең мәктәптә кышын да көнбагыш белән абага чәчәк ата икән бит.

Рөстәм: Булмас, Эльвира. Абага җәй көне дә чәчәк атмый ул, бик беләсең килсә.

Эльвира Сишәмбе көнне мәктәп линейкасында әллә нинди хәбәрләр ишетергә туры килә бит, Рөстәм. Безнең мәктәп укучылары гына түгел, ә укытучылар да тәрле-төрле конкурсларда катнашалар икән.

Рөстәм: Әйдә, "Әйбәт-гайбәт" тапшыруына барабыз. Бәлки тагын нәрсә дә булса белербез.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә" көе

Илһам: Исәнмесез, хөрмәтле, кунаклар, укытучылар һәм укучылар! "Арабызда шундый кешеләр бар" - "Әйбәт-гайбәт" тапшыруын башлыйбыз. Бүген без мәктәбебез укучыларының гына түгел, укытучыларның да төрле конкурсларда катнашып яулаган уңышлары турында сөйләшербез. Мондый ярышларның укытучыларга кирәге бармы? Моңа карата сезнең фикерләрегез ничек? Бергәләп шул сорауларга җавап табарбыз.

Алисә: Илһам, тыңла әле, бер караганда бу конкурслар бер дә кирәк түгел инде, өстәмә мәшәкать кенә.

Илһам: Син нәрсә инде,Алисә. Ничек кирәк булмасын? Анда укытучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, мәктәп данын яклыйлар. Менә, мәсәлән, Хәмидуллин Данис абыебыз "Класс җитәкчесе - 2011" конкурсында катнашып, "Иҗат" номинациясендэ грамота, "Ел укытучысы - 2011" конкурсында "Лучшие традиции в образовании" номинациясендэ лауреат; "Татар теле хэм эдэбияты укытуычысы - 2011" конкурсынын "Укытучылар остазы" номинациясендэ җиңүче - диплом белән бүләкләнде.

Алисә: Әйе, әйе. Мин әле татар теле укытучысы Каюмова Мәдинә апаның "Иң яхшы татар теле дәресе"конкурсының "Татар теле" номинациясендэ сертификат, "За подготовку призера олимпиады" почет грамотасы алуын беләм. Әле кызы Резедә белән әллә ничә төрле министрлык үткәргән конкурсларда катнашып бик күп грамоталар алды. Ул чагында бөтен мәктәп шул диплом грамоталар турында гына сөйләгән иде.

Илһам: Ул Хәмидуллина Зөлфия апаны әйтәсе дә юк инде: "Ялкын" журналынын 2 нче дәрәҗә дипломы белән Татарстан Республикасы күләмендә үткәрелгән "Җитез уку" бәйгесе җиңүчесе, шулай ук "За большие заслуги в развитии детского движения и в связи с девяностолетием пионерской организации в РТ" диеп аталган грамота белән бүләкләнде.

Алисә: Хәтерлисеңме икән, Даутова Рәсимә һәм Дәүлиева Алсу апаның "За подготовку призера" грамота белән бүләкләнделәр

Илһам: Бу алган грамоталарны, дипломнарны саный китсәң, 1 көн узарга мөмкин. Әйдә эле, шулар хөрмәтенә бер матур җырымны бүләк итим әле.

Яруллин Илһам: "Укытучы апам, сез изге җан"

Алисә: Шуның белән "Әйбәт-гайбәт" тапшыруы тәмам.

Рөстәм белән Эльвира керә.

  • Рөстәм, син спортны яратасыңмы?

  • О-о, ничек кенә әле! Физкультура дәресен көтеп алам.

  • Рөстәм, узган ел безнең Ленар Яхиевич һәм мәктәп спортчылары бигрәк каты тырыштылар, әйеме.

  • Әйтмә инде, Эльвира, сишәмбе саен линейкада грамота бирделәр. Хәтта бер тапкыр кубок та алып кайттылар. Ярышларда мин үзем дә бик яратып катнашам бит.

Әйдә, "Сәламәт булыйм дисәң"- "Хәрәкәттә -бәрәкәт"тапшыруын карыйбыз. Анда безнең мәктәп турында сөйләячәкләр.

Илһам: Ә хәзер "Сәламәт булыйм дисәң"- "Хәрәкәттә -бәрәкәт" тапшыруын башлыйбыз. Без сезне үзебезнең спорт уңышлары белән таныштырабыз.

Укучыларыбызның уңышлары елдан-ел арта.

(алган грамоталар санап кителә)

Ә хәзер кечкенә спортчыларыбыз өчен Кәримова Энҗе башкаруында "Хәрәкәттә-бәрәкәт" җыры

Кыңгырау чыңлый

Рөстәм: Эльвира, ишетәсеңме кыңгырау чыңын. Ул безне кая чакыра икән?

Эльвира: И-и Рөстәм, әйдә тизрәк, бүген мәктәптә Укытучылар бәйрәме бит. Укытучы абый-апаларыбыз да бәйрәмгә килде. Тиздән "Безнең сөйлисе килә" тапшыруы башлана.

Илһам: Эфирда - "Безнең сөйлисе килә" тапшыруы. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар, һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган "Ромашка" өләшенә)

Сораулар:

  1. Беренче "2" лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?

  2. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

  3. "Тукып-тукып та кермәгән" баланы нишләтер идегез?

  4. Класстан куып чыгарган укучыларыгыз булдымы?

  5. Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?

  6. Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?

  7. Классыгыздагы барлык укучыларның да туган көннәрен хәтерлисезме?

  8. Үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?

  9. Мәктәптә булган берәр кызык хәлне искә төшерегез әле.

Шәмсиева Эльвира: "Бәхеттә, шатлыкта"

Илһам: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Авылыбызда ___ сәгать ____ минут. Инде без үзебезнең программабызны дәвам итәбез һәм "Җырым булсын бүләккә" тапшыруын башлап җибәрәбез.

Алисә: Бүген бәйрәм - бүген яраткан һүмдә кадерле укытучыларыбыз көне. Шул хөрмәттән безгә бик күп рәхмәт хатлары һәм котлаулар килеп иреште. Хәзер шуларны яңгыратып утәрбез!

Гүзәл: Укытучым!

Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр,

Сабырлыгың җитсен аңларга.

Һәр күңелне тоеп, бала зиһененә

Гыйлем шытымнары саларга.

Укытучым!

Һәрвакытта сине уйлый-уйлый,

Тормыш сукмагыннан атлармын.

Син күңелемә салган зур хисләрне

Каралтмыйча, һәрчак саклармын.

Очар кошлар күкне сагынгандай

Ашыгасыз көн дә мәктәпкә

Аңлатасыз тормыш, яшәү серен

Өйрәтәсез фәкать әдәпкә

Лилия: Мәктәп елы, белем юлы.

Һәркемгә дә килә ул.

Дәрес алу, дөнья тану

Безгә бик нык кирәк ул.

Укытучы дәресләрне

Безгә кат-кат аңлата

Аның һәрбер җөмләсендә

Бик күп мәрҗәннәр ята.

Укытучы якын кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Раил: Табигатьтән сезгә илһам иңгән,

Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.

Белем дигән илне якын итеп,

Яулагансыз текә үрләрне.

Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,

Исемегез һәркем телендә.

Беркайчан да болыт капламасын,

Кояш булсын тормыш күгендә.

Ипле генә, тыныч кына итеп,

Күңелләргә үтеп керәсез.

Балаларга терәк, таяныч сез,

Аналардай сөя беләсез.

8 сыйныф укучылары башкаруында "Вальс"

Энҗе: Директорыбыз Илдар абый

Мәктәп өчен тырыша.

Аң-белем алыгыз диеп,

Безгә укырга куша!

Аида: Элмира Илсуровна, Данис Мәхмутович!

Замана миңа, югарыга мен, дип

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе - татар теле,

Икенчесе, бөек рус теле.

Рәхмәт апа-абыйлар, спасибо!

Ике телле безне иттегез,

Хөрмәтебез билдәсе итеп,

Чәчкәләрне кабул итегез.

Гүзәл: Рәдис Наилович!

Кәбестә, суган, кишерне

Үстерәбез сулар сибеп.

Табигатьне аңларга,

Өйрәнәбез күңел биреп.

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә,

Чәчкә гөлләмәбез сезгә

Чын күңелдән бүләккә!

Аида: Флюра Саматовна!

Алу, кушу, кабатлау -

Замечательная!

Алгебраны белу кирэк -

Обязательная!

Тормыштагы мәсьәләләр

Катмарлы булмасыннар.

Ә без укучылар сезне

Бик яратып тыңлыйбыз!

Гөлчәчәк: Рафиль Нуретдинович, Фэридэ Фэнисовна!

Ньютонга түгел, безнең башка

Төшкән булса иде бер күсәк,

Җиребезнең, бәлки, тарту көчен,

Аңлар идек шунда җиңелрәк

Тик шулай да физиканы

Яратабыз без "үлеп".

Фиргать: Рәсимә Гаделҗановна

Фәнис: Алсу Рәсимовна

Сентябрьнең бере җиткән көнне

Мин дә булдым нәни укучы.

Якты йөзе, матур сүзе белән

Каршы алды мине укытучы.

Без бит әле сабый гына

Шаян да без, шук та, усал да.

Йөрәкләргә безнең үтеп кердең,

Нинди генә бала булсак та.

Энҗе: Гөлзирә Маратовна, Ленар Яхиевич!

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә.

Гөлчәчәк: Мәдинә Мингарифовна, Зөлфия Ясәвиевна, Гөлүсә Гайфетдиновна!

Өйрәтәсез сез язгы бөреләрнең

Күзгә рәхәт нурын сөяргә

Тәм уятасыз Тукай җырларына

Сәйдәш язган моңны көйләргә

Авылыбызның гүзәл табигате

Әсир итте мине үзенә

Сүнмәс сөю дәрте уятасыз сез

Укытучым туган телемә.

Барысы бергә: Бәйрәм белән Сезне!

Яруллин ИлҺам "Татар теле - туган телем"

Алисә: Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Илһам: Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Илһам: Укытучычы апалар һәм абыйларыбыз! Таләпчән һәм йомшак күңелле, сабыр һәм сизгер, безгә дөрес юлны табарга ярдәм итүче остазларыбыз. Сездән башка президент та , герой да була алмас иде. Аларның һәрберсенә олы тормышка ишек ачучы сез - хөрмәтле мөгаллимнәр. Сезнең эштән дә җаваплы һәм изге хезмәт юк, чөнки сез үзегезнең укучыларыгызга белем генә түгел, йөрәк җылыгызны, бөтен барлыгыгызны багышлыйсыз. Рәссам - картиналар ясый, ә сез илебезнең киләчәге булган чын кешеләр тәрбиялисез.

Ышаныгыз,укытучыларыбыз! Сез булганда , үзегез тудырган кечкенә планета гасырлар узу белән дә караңгылыкта югалмыйча һаман яктылыкка юл тотар.

Алисә: Кадерле укытучыларыбыз!

Яхшы теләкләрне телик әле сезгә болай

Тынычлык һәм исәнлектән

Аермасын иде Ходай!

Гадилектә-бөеклегең

Кешелектә-изгелегең.

Ходай насыйп итсен сезгә

Ике дөнья иминлеген.

Илһам: Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!

© 2010-2022