5 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате (рус телле балалар өчен)

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы".



5 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате (рус телле балалар өчен).

Укытучы: Вагыйзова Гөлия Наил кызы


Максат:

1.Белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау.

2.Белемнәрен үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне дәлилли белү, чагыштыра, танып белү күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш,экологик культура тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, сандугач тавышы МР 3, күбүләк , гөл чүлмәге,чәчәк үсентесе, туфрак, һәр бала исәбеннә су тутырылган 3 әр савыт, кисточка һәм буяулар, А4 форматында кәгазь, (интернет ресурс edu.tatar.ru/)

План.

  1. Укытучының кереш сүзе.

  2. Эксперемент.

  3. Викторина.

  4. Табигатьне өйрән һәм сакла.

  5. Рефлексия









Тәрбия сәгатенең барышы:

I. Оештыру, теманы билгеләү.

Укытучы ишектән килеп керә, укучылар аны урап алалар.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

-Укучылар,түгәрәккә бер-берегезгә карап басыгыз әле(укучылар түгәрәк ясый).Бер-берегезгә карап елмаегыз. (Укучылар елмаялар)

- Кәфләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек!

-Утырышыгыз. Һәркемнең күңеле күтәренке,һәркем шат.

-Бүгенге тәрбия сәгатендә нинди темага сөйләшәсегез килә?

-Өлкәннәр турында, начар гадәтләр, дуслык, табигатьне саклау турында...

-Ә шулар арасында иң актуале кайсысы?

-Табигатьне саклау!

- Быел бит экология елы.

Слайд №2

-Әйе, Татарстан Республикасында -2013 нче ел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы.

II. Тәҗрибә ясау.

-Укучылар, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана).

-Җир-сулар, урманнар һәм хайваннар дөньясы,һава- климат, кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була. Табигать-ул без!

-Дөрес, рәхмәт укучылар.

Бүгенге тәрбия сәгатебезнең максаты- табигатебезнең ничек пычранганын аңлау, аны сакларга, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнү.

-Мин сезгә тәҗрибә ясарга тәкъдим итәм.

-Әйдәгез ясыйбыз!

-Сезнең каршыда савытларда су. Су- тереклек символы. Берсенә "+" куелган - бу уңай эмоцияләр, икен чесенә "-" -бу тискәре эмоцияләр. Өченче савытка "мин" дип язылган , бу - безнең күңелебез, табигатебез.

- Ягез әле, табигать тә нинди төсләрне күрәсегез килсә, "+" тамгасы куелган

савытка 1 төсле буяуны салыгыз. Берничә кат кабатлагыз.

Бик әйбәт, я кәефләрегез ничек? Уңай эмоцияләр белән эшләү ошыймы?

-Әйбәт..., миңа ошый...күңелле...

-Икенче савытка инде нинди төсләр табигатьне боза дип уйлыйсыз, шул төсне буягыз, шул ук эшне икенче савыт белән башкарыгыз.

Сезгә тискәре эмоцияләр белән эшләү ошыймы?

-Ошамый, матур түгел, кәефне төшерә....

-Ә хәзер "мин" савытына, "+" һәм "-" тамгалары куелган савытлардагы суларны салыгыз.

- Ошыймы?

-Юк суның төсе тоныкланды, пычранды...

- Менә табигатьне дә без шулай пычратабыз икән. Ул да үзен шулай начар хис итә. Ул бар нәрсәне үзенә сеңдерә.

  1. Экологик викторина.

-Без табигатьне сакламасак - киләчәгебез юкка чыгачак. Без - табигать балалары.

Слайд № 3.

-Менә карагыз, табигать ничек төссезләнгән!Сезгә ошыймы?

-Юк!!

(Күбәләк килеп керә, борчулы)

Күбәләк:

-Нишлим, инде кая барыйм?

Укучылар(күбәләкне әйләндереп алалар):

-Ни булды күбәләк?

Күбәләк:

-Табигатьне пычраталар, юкка чыгаралар!

Укучылар:

-Без пычратмыйбыз, аны саклыйбыз! Ышан безгә!

Күбәләк:

-Шулаймы?! Алайса мин сезгә сораулар бирәм, җавап бирә алырсызмы икән?!

Укытучы:

- Укучылар, күбәләкнең сорауларына дөрес җавап бирсәгез- табигать ямьләнер!

Слайд №4-8

Сораулар:

1) Урманда ташлап калдырылган кәгазь черемичә ничә ел саклана? ( 2-3 ел)

2)Походтан калган чүп-чарны кая куярга?

( үзең белән алырга һәм махсус контейнерларга салырга)

3)Гөмбә, дару үләннәрен ничек җыялар?( Автомо-

биль һәм тимер юллардан еракта үскән гөмбәләрне кисеп җыялар, дару үләннәрен кирәкле, файдалы вакытында гына өзәргә ярый).

4)Һаваны ничек сакларга?( агачлар утыртырга, ......).

5)Ни өчен урманда чәчәк җыярга ярамый?( Алар арасында бик сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгәннәре булуы мөмкин).

Слайдта табигать бизәлә.

- Табигать нинди? (укучылар рәсемгә карап җавап бирәләр)

- Табигать матур, кояш көлә, кошлар оча, ул яши,...күбәләкләр оча.

Күбәләк:

-Бик әйбәт! Мин сезгә ышанам! Минем дә очасым, уйныйсым килә, Саубулыгыз балалар!(кул болгап чыгып китә)

Укучылар:

-Сау бул!

-Молодцы!Сезнең ярдәмегез белән табигать яшәр. Булдырдыгыз!

IV.Табигатьне өйрән һәм сакла!

Слайд № 9-12

-Ә без табигатьне ничек пычратабыз соң?

-Игътибар белән карагыз әле, балалар. Бу фоторәсемнәрнең кайсында уңай, ә кайсыларында тискәре күренешләр? Сезгә ошаса кул чабыгыз, юк икән, аяк белән дөбердәтегез.

-Ник кул чаптыгыз? Ник аякларны дөбердәттегез?(Балалар җавабы тыңлана).

Көтелгән җаваплар:

-үсемлекләрне тамыры белән өзәргә ярамый, гөмбәләрне кисеп җыярга кирәк....

-урманда кычкырырга, музыка акыртырга ярамый, кыз кычкыра....

-урманда учак ягарга ярамый, янгын чыгарга мөмкин....

-кыз чүпне җыймый, ә малай җыя, кыз -тәрбиясез, малай дөрес эшли.....

-Әйдәгез, хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк. Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен нишләргә кирәк?

Көтелгән җаваплар:

-урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска,чүпләмәскә, суларны пычратмаска кирәк, агачлар утыртырга....

Укытучы:

-Табигать бездән һәрчак ярдәм көтә. Ә без ,үз чиратыбызда кулыбыздан килгәнне эшләргә бурычлыбыз.(Слайд № 13)

Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.

Кеше үз гомерендә кимендә 1 агач булса да утыртырга тиеш.. Сезнең агач утыртканыгыз бармы?

-Әйе,мин бабам белән каен.... утырттым...

-Быел безнең поселокта парк булачак....

-Дөрес сез парк утырту эшендә актив катнашырсыз дип ышанам. Әйдәгез әле, паркны сез ничек күз алдына китерәсез, рәсемгә төшерегез!

(Укучылар рәсем ясый)

Укытучы:

-Кемнең табигать турында шигырь сөйлисе яисә җырлыйсы килә?(укучыга сүз бирелә). Рәсемнәр әзер булгач нәтиҗә ясала(балалар түгәрәк ясап басалар)

-Нинди гүзәл рәсемнәр! Безнең паркның эскизына нигез салына башланды. Җитәкчеләребезгә планнарыбызны җиткерербез! Молодцы!

V.Рефлексия

Слайд №14

Урамда кыш, без әлбәттә агач утырта алмыйбыз, ә менә гөл утыртсак була (парларда гөл утырталар).

- Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала.

Укытучы:

-Табигать безнең белән горурлансын!

Укучылар:

-Без табигатьне яратабыз һәм саклыйбыз!


© 2010-2022