Классный час Гаилә -бала

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша.Гаиләдәге гомуми тәртип, үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь буынның үз- хзен тотышына гаять зур йогынты ясый.Чөнки бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә ошарга тырыша.Әгәр әтисе-әнисе, әбисе һәм гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч һәм ягымлы сөйләшсәләр, бер-берсе турында кайгыртучан һәм үзара ихтирамлы булсалар, эш һәм тәртип яратсалар, бала да бу сыйфатларны җиңел үзләштерә.

Тәрбия эшендә иң мөһиме - балага карата һәр эштә төгәл була белү.Белем алу-авыр хезмәт. Ул зур тырышлык, түземлелек һәм киеренке эш таләп итә.Шуңа күрә балада ихтыяр көче тәрбияләү бик мөһим.Сабый бала төрле эш- хәрәкәтләрнен теләп башкара, ә инде зурая төшкәч, әгәр һәр эшне аның өчен өлкәннәр эшли торган булса, балада мөстәкыйльлек һәм тырышлык тәрбияләү кыенлаша, шуның өчен балагызны кече яшьтән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтегез, кулыннан килә торган бөтен эшне үзеннән эшләтегез.Шул чакта гына ул һәрчак берәр шөгыль белән мәшгуль булачак.

Мәктәпкә йөри башлагач, беренче айларда укучы дәресләрнең гомуми дәресләрнең гомуми барышы белән кызыксына.Тора - бара, ул үзенә ошаган фәннәрне тырышыбрак өйрәнә башлый. Әгәр вакытында булышучы, күзәтүче булмаса, бала эшен ташлап, уйнарга чыгып китә. Мәктәптә ешрак булырга тырышыгыз. Ләкин очрашулар нәтиҗәле булсын өчен, сөйләшүне ачыктан-ачык һәм төгәл бер мәсьәлә хакында алып бару зарури. Очрашкан вакытта ата-аналар да, укытучылар да бер-берсенә гаять игътибарлы булырга тиеш. Алдан килешенмәгән,узып барышлый гына булган сөйләшүдән укытучыга да, ата-анага да файда юк.

Тәрбия эшендә вак нәрсә юк. " Баланы үзара сөйләшкәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялибез, дип уйламагыз,- дигән А.Макаренко ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. Сез аны тормышыгызның һәр мизгелендә. Хәтта үзегез өйдә юк чакта да тәрбиялисез.Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез һәм аларга нинди бәя бирәсез, ничек шатланасыз яки борчыласыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгыз белән ничек мөгамәлә итәсез, ничек көләсез, газетаны ничек укыйсыз- болар барысы да бала өчен зур әһәмияткә ия."

Мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз тәрбиялерәк, уңышларыбыз да зуррак булыр.

© 2010-2022