«Ягез әле, егетләр!»

“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе   I алып баручы: Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле, ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.   II алып баручы: Күңелегез булсын тыныч, аяз,                                Якты хисләр сезне биләсен.                                Өмет белән көтеп яшәгез                                Яңа сөенечләр киләсен.   I алып баручы :   Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын                                 Яшәр елларыгыз агышы.                                 Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның                                 Яшәр өчен канат кагышы.   II алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесен башлап җибәрергә һәм хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез: 1) Хәйбуллина Гөлшат Әсгать кызы 2) Гараев Фәнис Нәфис улы 3) Гафиятуллина Алсу Шахимуловна.        Ә хәзер бар да әзер, бүгенге бәйгедә катнашачак егетләребезне залга чакыра да алабыз. Рәхим итегез егетләр.(егетләр чыгып баса)   I алып баручы:  Бу бәйгедә тәүге тапкыр,                               Чыктыгыз сез каршыга.                               Уңганмы сез, зирәкме сез?                                Сыналырсыз җыр-моңда.   II алып баручы:  Яратырбыз, алкышларбыз.                                 Хәер-фатиха бездән.                                 Һәркем монда җан атып,                                 Җиңү көтә бит сездән.   Хәзер тулырак танышу өчен, сүзне егетләргә бирәбез.(исеме, яше, туган җире, яраткан шөгыле һ.б.) I алып баручы: Яхшы,молодцы! Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бүген без сезнең төрле өлкәдәге һөнәрләрегезне сынарбыз. Бәйгебезнең турлары да теге яки бу һөнәрләр белән бәйле һәм шулай исемләнә дә.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе


I алып баручы: Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле, ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.

II алып баручы: Күңелегез булсын тыныч, аяз,

Якты хисләр сезне биләсен.

Өмет белән көтеп яшәгез

Яңа сөенечләр киләсен.


I алып баручы : Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын

Яшәр елларыгыз агышы.

Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның

Яшәр өчен канат кагышы.

II алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесен башлап җибәрергә һәм хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез:

1) Хәйбуллина Гөлшат Әсгать кызы

2) Гараев Фәнис Нәфис улы

3) Гафиятуллина Алсу Шахимуловна.

Ә хәзер бар да әзер, бүгенге бәйгедә катнашачак егетләребезне залга чакыра да алабыз. Рәхим итегез егетләр.(егетләр чыгып баса)

I алып баручы: Бу бәйгедә тәүге тапкыр,

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез?

Сыналырсыз җыр-моңда.


II алып баручы: Яратырбыз, алкышларбыз.

Хәер-фатиха бездән.

Һәркем монда җан атып,

Җиңү көтә бит сездән.

Хәзер тулырак танышу өчен, сүзне егетләргә бирәбез.(исеме, яше, туган җире, яраткан шөгыле һ.б.)

I алып баручы: Яхшы,молодцы! Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бүген без сезнең төрле өлкәдәге һөнәрләрегезне сынарбыз. Бәйгебезнең турлары да теге яки бу һөнәрләр белән бәйле һәм шулай исемләнә дә.

II алып баручы: I турыбыз "Юмор остасы" дип атала. Бу турда сезнең шаянлыгыгыз, тапкырлыгыз сыналачак. Бәйрәм башланыр алдыннан без сезгә эмблемалар тараттык. Сезнең һәрберегезнең эмблемаларыгызда берәр хәреф язылган. Мин сезгә сораулар бирәчәкмен, ә сез шул хәрефкә башланган кызыклырак сүз белән җавап бирергә тиешсез.

(А, К, Б, М, П, Т, С.)

I алып баручы: 1) Исемең ничек? Ул нәрсәне аңлата?

II алып баручы: 2) Кайсы шәһәрдә яки авылда тугансың? Ничәнче елда?

I алып баручы: 3) Бүген иртә белән торгач нәрсә ашадың?

II алып баручы: 4) Өйдә нинди хайван тотасың?

I алып баручы: 6) Кызларга нинди матур сүз әйтеп эндәшәсең?

Ярар, моны да башкарып чыктыгыз. Сез бик тапкыр икән.

II алып баручы: Киләсе турыбызга күчәбез.

Сүтеп пар-пар толымыңны,

Чәчләреңне җилләр тарый.

Парикмахер булып хәзер

Егетләр дә эшләп карый.

II турыбыз "Парикмахер" дип исемләнә. Бу турда һәрберегез залдан берәр кызны алып чыгып, аңа матур, килешле прическа ясарга һәм шул прическага исем табарга тиеш була. Рәхим итеп, кызларны чакырыгыз һәм эшкә керешегез.

(Концерт номеры: )

I алып баручы: III турыбыз "Галим" дип атала.

Уеңны уйдырып сал

Фикерең анык булсын.

Галимлеккә барганда,

Юлларың синең уңсын.

II алып баручы: Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Сезгә икешәр сорау әйтелә, сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк. Башладык.


  1. Татар халкында язны каршылау бәйрәме? (Нәүрүз)

  2. Казан Кремле янында кемгә һәйкәл куелган? (М.Җәлилгә)

  3. Татар халкында ураза тоту ае ничек атала7 (Рамазан)

  4. "Туган тел"җырының сүзләрен Г.Тукай язган, көе кемнеке? (Халык)

  5. Татарстанда кайсы шәһәрдә сәгать заводы бар? (Чистай)

  6. "Шүрәле" әкиятенең авторы? (Тукай)

  7. Татар халкында җәй башында нинди бәйрәм үткәрелә, исеме кайдан алынган? (Сабантуй)

  8. "Рөстәм маҗаралары" повестеның авторы? (Гадел Кутуй)

  9. Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган татар кешесе? (Газинур Гафиятуллин)

  10. Татарстанда чыга торган популяр журналларны әйт. ("Мәгариф", "Ялкын", "Идел", "Сөембикә", "Салават күпере", "Мирас", "Казан утлары" һ.б.)

  11. Кайсы шәһәрдә вертолет җитештерелә? (Казан)

  12. Республикабызда иң зур шәһәр?(Казан)

  13. Татарстан территориясе буйлап ничә зур елга ага? (4: Идел, Агыйдел, Кама, Вятка)

  14. Машиналар өчен шиналар кайсы шәһәрдә җитештерелә? (Түбән Кама)

I алып баручы: Егетләрне сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә дә.

Аларга көч биреп торыйк

Бәрәңге әрчегәндә.

II алып баручы: Киләсе турыбыз "Повар" дип атала. Егетләргә тиз, чиста һәм кабыгын юка итеп бәрәңге әрчергә кирәк.(Пычак, бәрәңге, газета бирү) Бер, ике, өч.. башладык.

I алып баручы: Алдагы турыбызны "Нәфис сүз остасы" конкурсыбызны башлыйбыз.

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

(Ф.Кәрим)

II алып баручы: Сезгә хәзер шушы матур, мәгънәле шигырьне - Ф.Кәримнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк булачак. Әмма ул сез дәресләрдә күнеккән гадәти генә сөйләү булмаячак, сезгә төрле ситуацияләр бирелә. Сез шул ситуациягә яраклашып, шул вакытта кичергән халәтне мөмкин кадәр ышандырып сөйләргә тиеш буласыз (төрле ситуация язылган карточкалар сайлап алалар)

Ситуацияләр:

1) җинаятьчене гаепләгән сыман

2) телефон аша серләшү

3) микрофон эшләмәгән зур залда сөйләү

4) нәфрәтләнеп, орышып сөйләү

5) үлем алдыннан

6) кемне дә булса бәйрәм белән котлап

7) ата-аналар җыелышында директор сөйләме

I алып баручы: Киләсе турыбыз шулай ук интеллектуаль конкурс булачак. Без сезгә кроссвордлар таратабыз.Кайсыгыз тизрәк һәм дөрес итеп чишеп бетерер икән?

Кроссворд


1


2


3


4


5




  1. "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренең авторы.

  2. Казанда Кабан күле янындагы театр.

  3. Җырдагы каеннар арасында адашкан егет.

  4. Балалар журналы.

  5. Герой-шагыйрь, "Моабит дәфтәрләре"нең авторы.

(Егетләр кроссворд чишкән арада тамашачыларга табышмаклар әйтү. Һәр дөрес җавап өчен очко бирелә )

Табышмаклар


  1. Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (Авыз)

  2. Нинди савыттан эчеп булмый? (Буш)

  3. Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)

  4. Сыер судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса)

  5. Нинди сорауга "әйе" дип җавап биреп булмый? ("Йоклыйсыңмы?")

  6. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый)

  7. Су кайда коры була? (География картасында)

  8. Сыер ни өчен ята? (Утыра алмаганга)

  9. Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли? (Йоклый)

  10. Бер кеше утырып тора ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра? (Синең тезеңдә)

  11. Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы? (Юк, таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин)

  12. Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (Төшне)

  13. Патша кемгә баш ия? (Чәчтарашка)

  14. Кәҗә судан ничек чыга? (Юешләнеп)

  15. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)

  16. Сигез таякның дүртесен сындыргач, ничә таяк кала? (12 таяк)

  17. Биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә, берсе кәрзиндә калсын. (Бер кешегә кәрзине белән бирәсең)

  18. Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? ("Д" авазы)

  19. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана? ("З" авазына)

  20. Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый? (Кәбисә елда, 1көн артык)

  21. Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә килеп чыга? (Күл һәм мәк)

  22. "Б" белән башласаң - бик тәмле әйбер,

"С" белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме,

"К" белән башласаң - боерык фигыль. Бу нинди сүзләр? (Бал, сал, кал.)

  1. Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра? (Юеш)

  2. 1кг мамык авырмы, 1кг тимерме? (Тигез)

II алып баручы: Чираттагы ярышыбыз

Спорт өлкәсеннән булыр.

Отжимание ясарсыз

Кызлар исеме әйтеп.

I алып баручы: Сезгә хәзер отжимание ясарга кирәк булачак, кем күпме булдыра. Һәр отжимание саен кызлар исеме әйтергә кирәк, исемнәр кабатланмаска тиеш.

II алып баручы: Намус - җаның сакчысы,

Еллар - гомер баскычы,

Сөю - бәхет балкышы,

Шигырь - йөрәк ачкычы.

I алып баручы: Сиңа киңәшем бар, дускай,

Шагыйрь буласың килсә.

Теләгеңә ирешерсең -

Юллар чатында калганда,

Ихтыяр көчең җиңсә.

(Э. Шәрифуллина)

II алып баручы: "Шагыйрь" исемле турыбызга килеп җиттек.Сезнең арада булачак шагыйрьләр качып ятмый микән, шигырь язуга осталыгыгызны тикшереп карарбыз. Бирелгән рифмалар ярдәмендә шигырь язарга кирәк.

I алып баручы: йөрәк - терәк


алмагач - сандугач


яфрак -туфрак


ай - бай


кәлтә - пәлтә


бәхет - тәхет


сүз - күз


кич - мич


яулык - саулык


II алып баручы: Бәйгенең соңгы этабы үзешчән сәнгать өлкәсенә карый. Егетләрнең нинди талантлары бар икән, карыйк әле. Сезнең бурычыгыз бер таҗны алып, аның артына язылган биремне үтәү.

Мин үзем сәләтсез түгел

Күп нәрсә сөйли беләм

Теләсәгез сезнең өчен

Әкият сөйләп бирәм.

Безгә җыр бүләк итеп

Тукайның "Туган тел" ен

"Күбәләгем" көенә салып

Җырлап җибәр әле бер.

Су буенда таллар үсә

Былбылларга тәхеткә.

Бер шигырь сөйләп җибәрсәм,

Ирешер идем бәхеткә.

Үтә пешсә тәмле була

Алмагачның алмасы.

Йөрәкләрне җилкендереп,

Килә биеп аласы.

Мәзәк-ул күңелле нәрсә

Сөйләп җибәрче дустым

Шушы ямьле бәйрәмдә

Безгә күңелле булсын

Җырчы түгел син-димәгез

Мин барын да булдырам

Хәзер сезнең игътибарга

Ишәк булып кычкырам.

Акрын искән җил селкетә

Агыйдел камышларын.

Сезнең өчен чыгарам мин

Яшь әтәч тавышларын.

Биек тауга менимме?

Агым суга керимме?

Безнең чуар тавык кебек

Әллә җырлап биримме?

Матур гына утырасың,

Әйт бер яхшы сүзеңне.

Әйдә бер дә тартынмыйча,

Макта әле үзеңне.

I алып баручы: Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.

II алып баручы:

Халык телендә "кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр ватанны", диләр.Сезнең кебек егетләр булганда ил хур булмас.

I алып баручы:

Эзе калсын керсез намусыңның,

Ни үтсә дә синең кулыңнан.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!

II алып баручы:

Һәр адымыңда синең туры акыл,

Көчле йөрәк эзен күрсеннәр.

Кылыч белән түгел, турылык һәм

Чынлык белән көчле кешеләр.

I алып баручы:

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең, маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

II алып баручы:

Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Йомгаклау өлеше.

I алып баручы: М.Җәлил "Бер үгет" шигыре белән кешелеклелек, ирлек турында бик тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Сез дә намус белән, тугрылык белән яшәрсез һәм хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз, уңышлар сезгә. Хәзер җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне жюри әгъзаларына бирик.

(номинацияләр билгеләнә: "Иң тапкыр егет", "Иң шаян егет", "Иң талантлы егет"," Иң уңган егет", "Иң акыллы егет", "Иң сөйкемле егет", "Иң өлгер егет")



© 2010-2022