Классный час на татарском языке «Человек и природа»

Конспект классного часа на татарском языке на тему «Человек и природа». 2013 год - Год экологии в республике Татарстан. Мы порассуждали о том, как человек может помочь не только природе своего края, но и всей планете. Земля - наш общий дом. Это должны помнить ВСЕ. Также ученики получили информацию об экологических праздниках, о появлении «Дня Земли» и т.д. Учащиеся выполнили проектные работы о том, какие экологические проблемы существуют на Земле, какой вред наносят люди в свой же дом и как их ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе.

Сафина Резеда Рашатовна

Башлангыч сыйныфларда ачык тәрбия сәгате.

"Табигать һәм Кеше" ("Җир көне" уңаеннан)

Максат: 1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы

әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш

тәрбияләү.

2) белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, эзләнүчәнлекне, үз

фикереңне әйтә, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3) тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш,

экологик культура тәрбияләү, иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, глобус, балаларның рәсемнәре,

шигырьләре.

Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар.

Барыгызны да шушы тәрбия сәгатендә күрә алуыма бик шатмын.

Менә мин сезнең кулыгызга тылсымлы шар бирәм. (глобус) Сез аны кулыгызга алыгыз да, анда ниләр күрәсез, безгә әйтегез, яме. (диңгез, океан, урман, ком һ.б.)

  • Ә бу әйберләр кайдан килгән дип уйлыйсыз ?

  • Алар кайчан да булса бетәчәкме, әллә алар мәңгелекме?

Без бүген сезнең белән шушы сорауларга җавап эзләрбез.

Белүебезчә, 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Без барыбыз да табигатьне саклауга өлешебезне кертергә тиешбез, чөнки ул безнең туган йортыбыз. Башта без сезнең белән экологик бәйрәмнәр турында сөйләшеп китәрбез.

Белүебезчә, март һәм апрель айларында бәйрәмнәр бик күп.

22 март - халыкара су көне

23 март - халыкара метеорологик көн

1 апрель - халыкара кошлар көне

7 апрель - халыкара сәләмәтлек көне

15 апрель - экология көне

18 - 22 апрель - халыкара парклар маршы

22 апрель - Җир көне

26 апрель - радиация корбаннарын искә алу көне

31 май - тәмәкегә каршылык күрсәтү көне

5 июнь - тирә - юньне саклау көне, эколог көне

Шушы бәйрәмнәр арасыннан 22 апрельдә үтә торган "Халыкара Җир көне - чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме" турында сөйләшеп үтәрбез. Бу көнне генә булса да без Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.

Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Мондагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йортлар төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр. Мортонның моңа бик эче поша, шуңа күрә ул яшелләндерүгә багышлап бер көн кертергә тәкъдим итә. Иң күп агач утыртучыларга призлар да бирәләр хәтта. Бу көнне АГАЧ Көне дип йөртә башлыйлар.

Беренче Агач Көнендә әлеге штатта яшәүчеләр 1 млнга якын агач утырталар. 1882 елда Небраска штатында Агач көне официаль бәйрәм дип игълан ителә, аны Мортонның туган көнендә - 22 апрельдә билгеләп үтәләр.

1970 елда әлеге акциягә планетаның төрле почмакларында яшәүче 20 млн нан артык кушыла һәм бу көнне ҖИР Көне дип йөртә башлыйлар.

1990 елда инде ул халыкара бәйрәмгә әйләнә һәм акциядә 141 илдән 200 млн кеше катнаша.

Ә Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә.

Җир көне - яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә.

Ул әле дә яңа кешеләрне, яңа группаларны үз эченә алырга әзер.

Җир көненең символы -Ак фонда яшел грек Θ хәрефе.

Җир көненең флагы да бар. Флагтагы рәсем Җир көне һәм башка күптөрле табигатьне саклау мероприятияләре белән бәйле.

Елда җир көннәре икәү була. Алар төрле максатлар белән эшләнә.

Беренчесе - 21 мартта, икенчесе инде 22 апрельдә. Апрель Җир көненең тарихын карап киттек, хәзер инде икенчесенең тарихына да күз салыйк.

Бәйрәм 1971 нче елда ООН секретаре У Тан Җир шары халыкларына юлланган хатка кул куйгач башлана. «Салкын космоста очучы һәм әйләнүче җир шары бары чисталыкта һәм байлыкта гына яшәсен» - ди ул.

Бу көнне Җирнең барлык илләрендә дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңылдый. Ул кешеләрне Җирне сакларга чакыра. Беренче тынычлык кыңгыравы 60 илдә яшәүче балалар җыйган тәңкәләрдән коела.

Хәзер тынычлык кыңгыравы дөньяның калган илләрендә дә чыңлый. Тик Россиядә ул 21 нче мартта түгел, ә 22нче апрельдә чыңлый.

Бар дөньядагы хәрәкәт турында слайдлар карау (велосипедта йөрү көне, экологик демонстрацияләр, хайваннарны яклау хәрәкәте һәм башкалар).

Парклар маршы.

Бу акциядә безнең укучыларыбыз да катнаша. Сез бик күп әкиятләр, шигырьләр яздыгыз, рәсемнәр ясадыгыз. Табигатьне сакларга кирәклеген дә беләсез. Әйдәгез, кайбер укучыларның шигырьләрен тыңлап китик:

Ашыт елгасы ага

Бормалы юл буенча.

Ял итәргә киләләр

Кешеләр көн буенча.

Елга элек бик зур булган,

Чиста булган суы да.

Бик күп балыклар яшәгән

Аның көмеш суында.

Агачлары бик күп булган

Гүя бер сихри урман.

Урманында аю, төлке

Ак куяннар да булган.

Аккошлар килеп торганнар,

Ак төнбоеклар үскән.

Тик кешеләр күпләп өзгәч,

Ашытта алар беткән.

Бик күп чүпләр йөзеп йөргән

Ашытның суларында.

Күп тереклек харап булган

Кешеләр аркасында.

Браконьерлар кош, балыкны

Бик күпләп аулаганнар.

Кызгынмыйча, салкын җиргә

Агачлар аударганнар.

Агачларны бик күп кискәч,

Урманнар бушап калган.

Ашыт боларның барсына

Авыр сулап караган.

Кошлар да хәзер аз килә,

Тимик аларга, дуслар.

Җәй көннәре зәңгәр күктә

Каз-үрдәкләр дә очар.

Агачларны да сындырмыйк,

Суларга чүп ташламыйк.

Сирәк чәчәкләргә тимик,

Хайваннарны ауламыйк.

Байлыгы чиксез булса да,

Табигать тә авырый.

Нишләсәк тә ярый диеп,

Аңа саксыз кагылмыйк.

Мортазина Назгөл, 4 сыйныф

Мортазина Сөмбел "Ландышлар" шигырен тыңлау

Идрисова Ләйлә "Уйлап эшлик" шигырен тыңлау

Төхфәтуллин Раил Р.Фәйзуллин шигырен сөйли.

Әйе, болар барысы да өстән килгән

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.(Р.Фәйзуллин)

Җир безгә, кешеләргә ни өчен рәнҗи икән, балалар, ничек уйлыйсыз? Без бу хаталарны төзәтә алабызмы?

Ял минуты. "Яхшы һәм начар" (яхшы гамәлләрне әйтсәм, кулларны өскә күтәреп, чәбәклисез. Начар гамәлләрне әйтсәм, аяк тибәсез)

Кошларга җим бирү, елгага пычрак су агызу, су коену, кошларга таш ату, җирдән балчык казып алу, велосипедта йөрү, җәяү йөрү, кошларны куркыту, бензин агу, ашламаларны күп куллану, агачларны кисү, каен суы агызу, чүп ташлап калдыру.

Безнең укучыларыбыз табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр турында презентацияләр эшләделәр. Әйдәгез, аларны карап һәм тыңлап китик.

  1. Кеше һәм урман. Яруллин Инсаф эше.


  1. Урман-җир шарының агачлар белән капланган өлеше.Урманнар коры җирнең өчтән бер өлешен биләп торалар.Урманның барлык мәйданы 38 млн км².

  2. Урманның файдасы һәм әһәмияте. Ял итү урыны, аптека, чиста һава, су һәм азык чыганагы, үзагач чыганагы, ягулык чыганагы, үсемлекләр, гөмбәләр, хайваннар өчен яшәү чыганагы. Урман кислород, төзү материалы бирә. Аннан шырпы, карандаш һәм кәгазь ясыйлар.

  3. Кешенең урманга китергән зарары.

Үсемлек һәм бөҗәкләрне коллекцияләр өчен җыялар, коры үләнне яндырып җибәрәләр, урманны рөхсәтсез кисәләр, каен суы алалар, җәнлек һәм кошларны күпләп аталар.

(Укучылар белән каен суын агызу кирәкме - юкмы, каенга килгән зыян, штрафлар турында сөйләшү).

  1. Урманны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?(Укучыларның җаваплары)


  1. Кеше һәм Һава. Мортазина Сөмбел эше.

  1. Кеше үзен-үзе агулый. Кешеләр узләре дә сизмәстән һаваны пычраталар. Завод-фабрикалардан һавага көн саен күпме агачларга зыян китерә торган

агулы химикатлар чыга. Бу агулы химикатлар табигатькә, шул ук вакытта узебезгә дә бик күп зыян китерә.

  1. Авыл җирендә һава нинди? (җаваплар)

  2. Кеше һаваны пычратмас өчен ниләр эшли ала? Велосипедта йөрсәң һавага да, узеңә дә зыян килмәс. Киресенчә, саф һавага велосипедта йөрергә чыксаң йөрәгең һәм башка органнарын яхшы эшли башлар.

Һава агачлардан чыга.Тик кайвакытта без кирәкмәгәнгә аларның ботакларын сындырабыз, бик купләп кисәбез


  1. Кеше һәм Җир. Баһавиев Данил эше.

  1. Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?


  1. Җир ул - төп яшәү чыганагы. Бер үк вакытта җитештерү чарасы да, хезмәт кую урыны да. Менә шуңа күрә җирне без төп җитештерү чыганагы дип атыйбыз. Аны күчереп тә, алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлылыгын арттыра бара, байлык тудыра. Ә кешеләр җирне сакламаса, аңа куркыныч яный.

  2. Куркыныч саннар.

Урманнарның мәйданы кими! һәр ел саен җир йөзеннән якынча 11 млн. га урман юкка чыга. Ел саен җир йөзендә авыл хуҗалыгы җирләренең якынча 6 млн. га чүлләргә әйләнә. XXI гасыр башында дөньяның 40 лап илендә чиста су җитмәячәк. Җир йөзендә көн саен 6 мең бала чиста су җитмәгәннән үлә.


  1. Без нишләмәскә тиеш?

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта,коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул- безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

  1. Балалар хуш исле чәчәкләр иснәп үсәргә тиеш. Димәк, бакчаларда матур-матур чәчәкләр үстерергә кирәк.
    - Елга, күлләрдәге су чиста булырга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан аккан пычрак суны пычратырга тиеш түгел.
    - Табигатьтәге барлык тереклек ияләре дә чиста һава суларга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан чыга торган һаваны яхшы фильтрлар ярдәмендә чистартырга кирәк.
    - Җир йөзендәге кошлар, хайваннар юкка чыгарга тиеш түгел, һәрвакыт яшәргә тиеш. Димәк, аларны үтерергә ярамый.

  2. Зәңгәр күк, яшел чирәм, ягымлы кояш, җылы яңгыр, ак кар һәм җил-Һәммәсе дә бер генә. Җир шары безгә бик зур булып тоела. Ләкин аңа космостан карасаң,ул зур түгел. Без җиребезне сакларга өйрәнергә тиеш. Аның матурлыгы безнең кулда

Җир-Ананы саклау - безнең бурыч!

Укытучы: Бик зур рәхмәт, укучылар.

Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Без табигатьне саклау өчен ниләр эшли алабыз? (каен суы алмаска, кошларга тимәскә, сыерчыкларга оя ясарга, чүпләрне теләсә кая ташламаска, кошларга җим бирергә, тирә-юньне чистартырга, чәчәкләр, агачлар утыртырга була һ.б.)

Нәрсәләр сезнең хәтерегездә калды икән, тикшереп алыйм әле.

1-апрель-Кошлар көне.

22 апрель-Җир көне.

5 июнь- Әйләнә- тирәне саклау көне.

7 апрель - халыкара сәләмәтлек көне

15 апрель - экология көне

18 - 22 апрель - халыкара парклар маршы

22 март - су көне.

Укытучы: Сорауларга җавап биреп, белемнәребезне тагын да тулыландырыйк әле.

-Җир нәрсә ул? (Безнең уртак йортыбыз)

-Менә безгә Данил Җир-Ана диде. Ни өчен без Җир - ана дип әйтәбез икән?

Әниләргә карата без нинди карашта?

Нәтиҗә: Җир ул - безне туендыручы, аны без әниләр белән тиңлибез. Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә безгә шулай кадерле. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.

Укытучы: Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз.

Куанып хозурда йөргәндә

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң, табигать баласы! (Р. Вәлиева)


© 2010-2022