- Преподавателю
- Классному руководителю
- Сценка о спорте на татарском языке
Сценка о спорте на татарском языке
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Вахитова Р.В. |
Дата | 10.09.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Спектакль.
Катнашалар:
Әби -.
Ялкау спортчы -.
Укытучы -
Спуртсмен бабагыз -
1 бүлек.
(Пәрдә ачылганда әби бәйләм бәйләп утыра.)
Әби. И, ходаем, бу оныкка ни булды икән, һаман
кайтып җитми.
(Шулвакыт шап-шоп басып, кәефсез оныгы кайтып керә. Сумкасын әбинең аяк астына ыргыта.)
Әби. Уф алла, котымны алдың. Ни булды, бәбкәем?
Малай. Нәрсә булсын, «2»ле алдым.
Әби. Тагын нәрсәдән?
Малай. Нәрсәдән булсын, спорттан инде.
Әби. И, башыңны катырдылар инде спуртлары белән. Борчылма, бәбкәем, борчылма. Әйдә, утыр, тамагыңны туйдыр. Спурт белән тамак туйдырып булмас. Кил, әйдә, утыр. Нәрсә бирим,
бәбкәем?
Малай. Нәрсә булсын, шоколад инде.
Әби. Хәзер, бәбкәем, хәзер. (Әби шоколад алып чыгып
бирә.) Мә, аша, бәбкәем.
Малай. (Малай уйга калып шоколад ашап утыра да,
бераздан сорап куя.) Әби, әти кайчан кайта ул?
Әби. Иртәгә, алла боерса, нигә бәбкәем?
Малай. Иртәгә дисеңме, баш бетте болай булгач.
Тагын каеш эләгәчәк.
Әби. Эләкмәс әле, бәбкәем, борчылма.
Малай. Бу юлы точно эләгәчәк! Әби! Әйдә берәр
нәрсә уйлап табыйк әле әти кайтканчы.
Әби. Нәрсә эшлик соң?
Малай. Уйла әле, син андыйга башлы бит.
Әби. Алай булгач, китер көндәлегеңне, төзәтеп куйыйк.
Малай. Юк, әби, журналга төште бит инде ул.
Әби. Бәй, нишлик соң?
Малай. Белмим бит, уйла инде, Әби.
Әби. И, онытып торам, бабаң яшь чакта яхшы спуртсмен иде бит синең. Әйдә сорыйк, бәлки ул булышыр.
Малай. Нәрсәләр эшли белә соң ул?
Әби. Белә, барысын да эшли белә.
(Әби төрле күнегүләр эшләп күрсәтә: аякларын күтәрә, боксны аңлата.)
Малай. Алай булгач, бар, чакыр әле бабайны!
Әби. Хәзер, бәбкәем. Монда гына иде ул. Карт! Карт! дим. Кая юкка чыкты соң әле? Карт! дим. (Шулчакны гимнастика ясап ятучы картын күреп ала.) И, хәчтрүш, үләрсең! Карт чатан, таягың булмаса, күптән егылып үләр идең. 100 яшькә кадәр яшәмәкче буласыңмы әллә? Бар, әнә оныгыңа булыш!
Бабай. Нәрсә бар, карчык? Оныкка нәрсә булган?
Әби. Күп сөйләшеп торма, бар, кер, булыш!
Бабай. Кая, карыйк әле, әллә көймәсе комга
терәлгәнме? Нәрсә булды?
Малай. Нәрсә булсын, «2»ле алдым.
Бабай. Нәрсә эшли белмәдең? И, җебегән, спурттан
да «2»ле алгач, булмый инде ул. Булмый шул.
Бабай. Нәрсә эшли белмәдең?
Малай. Нәрсә булсын, отжимание.
Бабай. Утжимание? Анысы тагы нәрсә була?
Без яшь чакта андый әйбер юк иде.
Малай. Бабай, утжимание түгел, отжимание.
И, бу картларны!
Бабай. Эшләп күрсәт әле, кая!
Малай. Менә шулай ятасың да 10 тапкыр күтәрелергә кирәк. Мин ятам да тора алмыйм. (Ясап күрсәтә.)
Бабай. Хи, шуны да ясый алмагач. Карап тор менә!
(Бабай таягын куеп, тезләнеп идәнгә ята, үзе сөйләнә.) Бисмилла иррахман ирахим.
Малай. Алай түгел, бабай, артыңны тигезлә!
(Үзе төзәтә.) Менә шулай. Әйдә, бабай, була бу. (Бабайны күтәреп торгыза.) Ял ит, Бабай. Болай булгач, бабай, иртәгә минем урынга физкультура дәресенә кереп, «2»лене төзәтеп чыгасың инде.
Бабай. Нәрсә, нәрсә? Синең урынга дәрескә барырга?
Юк, бармыйм, оялмыйча.
Малай. Ну, бабай, пожалуйста, бер тапкыр гына тыңла
инде? Утыныңны ярып бирермен, ә?
Бабай. Юк, юк, бармыйм.
Укытучың күрсә, ояты кемгә булыр?
Малай. Безнең укытучы күрми дә ул. Аңа кем эшләсә дә ярый. «2»ле генә булмасын. Башка малайлар да абыйларын, әтиләрен алып киләләр бит әле.
Әби. Бар, карт, бар. Бер оныгың бар, булыш!
Шулар өчен яшибез бит.
Бабай. Шулай дисеңме, карчык? Ярар соң, барырмын.
Тик кара, соңгысы.
Малай, (сикергәләп). Урра, булды бу!
Бабай. Кая, карчык, берәр нәрсә пешердеңме?
Ашап алыйк. Көч җыярга кирәк.
Әби. Әйдә, карт, манный пешердем, чәй куйдым.
Бабай. Манный белән утжимание ясап булмас ул,
карчык.
Әби. Бәлеш пешердем. Әйдәгез, ашыйк.
(Чыгып китәләр.)
II бүлек
(Спортзал, физкультура укытучысы йөренеп тора. Ишек шакыйлар.)
Укытучы. Әйдәгез, кем бар анда, керегез!
Малай. Керергә мөмкинме?
Укытучы. О, Хөҗҗәтов! Кер әйдә!
«2»ле төзәтергә килдеңме?
Малай. Әйе.
Укытучы. Өйрәндеңме соң инде?
Малай. Өйрәндем.
Укытучы. Башладык. Сәламәт булыр өчен нәрсәләр
эшләргә кирәк?
Малай. Көн дә иртән кайнар су белән юынырга.
Укытучы. Кайнар су белән түгел, салкын су белән.
Тагын?
Малай. Көндәлек режимны үтәргә.
Укытучы. Дөрес! Тагын?
Малай. Иртән вакытың булса, йокыдан тора алсаң,
гимнастика ясарга.
Укытучы. Йокың туйса гына түгел, көн дә иртән
гимнастика ясарга, Хөҗҗәтов! Тагын?
Малай. Әкрен генә бакча артыннан атлап килергә.
Укытучы. Әкрен генә түгел, йөгереп. Тагын?
Малай. Саф һавада күп уйнарга кирәк.
Укытучы. Анысы синнән калмас инде, Хөҗҗәтов.
Тагын?
Малай. Шоколад ашарга!
Укытучы. Шоколад түгел, яшелчә ашарга кирәк!
Тагын?
Малай. Тагын, тагын ... Отжимание инде.
Укытучы. Вот, Хөҗҗәтов. Отжиматься!
Малай. Абый, абый! Тиз генә саф һава сулап керим
әле?
Укытучы. Тиз, Хөҗҗәтов. (Малай йөгереп чыгып китә.)
Ну, хәйләкәр дә инде бу Хөҗҗәтов! (Як ягына карана-карана бабай чыга. Укытучы күргәнче дип тезләнә-тезләнә идәнгә ята. Укытучы борылып «малай"ны күрә.)
Укытучы. Тәк, Хөҗҗәтов. Башладыкмы?
(Малай пәрдә артыннан карап, бабайга көч биреп тора.)
Укытучы. 1...2...3... Молодец, Хөҗҗәтов. Өйрәнгәнсең бит. Шөгыльләнсәң була инде ул. 4...5...6...7...8...9... (Бабайның хәле бетеп егыла.)
Укытучы. Нәрсә булды, Хөҗҗәтов? Әллә хәл бетеп
киттеме? Тырыш әйдә, тырыш!
(Пәрдә артында малай нишләргә белми, үзе пышылдый.)
Малай. Бабай, дим, бабай, башны бетерәсең бит,
тырыш әйдә!
Укытучы. Хөҗҗәтов! Хөҗҗәтов дим! (Малай янына килеп, башын күтәрмәкче була, бабайны күргәч, һушы китеп егыла. Малай йөгереп чыга, нишләргә белми.)
Малай. Бабай дим, бабай! Тор, башны бетерәсең, тор! Әби, чык әле! Бабай үлә бит! (Сөйләнә-сөйланә, әби чыга.)
Әби. Нәрсә булды? И, карткаем, ни булды? Башны катырдылар инде шул спуртлары белән! (Әби белән малай бабайны сөйрәп алып чыгып китәләр. Малай йөгереп чыга.)
Малай. Уф! Нишләргә? (Кесәсеннән көзге алып сөртә дә, укытучы авызына куеп карый.) О, исән! Тик нишләргә? Так ... ОБЖ ... Беренче ярдәм! (Чыгып йөгерә, авызына су кабып чыга да, укытучыга бөрки, үзе кача.)
Укытучы. Нәрсә булды бу? Хөҗҗәтов! Кая булды ул? Ну, хәйләкәр. Качты! (Сыбызгысын сызгыртып, артыннан йөгерә.)
Малай. (Сәхнәгә чыга.) Булды бу. Исән калдылар! Шулай инде ул спорт! Спортта җиңәсең дә, җиңеләсең дә. Җиңү өчен баш та кирәк, аяк та кирәк. Ә кайчакта хәйләсе дә кирәк. Менә минеке кебек.
(Катнашучылар сәхнәгә чыгалар.)
Бабай. Хөрмәтле, дуслар! Сез башлангыч класс укучыларының сәламәтлек дәресен карадыгыз.
Рольләрне башкардылар:
Әби -.
Ялкау спортчы -.
Укытучы -
Спуртсмен бабагыз -
Арагызда юкмы Хөҗҗәтов кебекләр? Була күрмәсен! Булса булсын минем кебекләр! (Гимнастика ясап ала.) Хушыгыз!