Татар халкының иң борынгы аш-сулары

Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның үзенең базары, кирпич заводы, көнбагыш мае чыгару һәм ипи пешерү пекарнясы булган. Арыш, бодай, кукуруз, арпа, солы, киндер басулары, урман-кырлары ерактан үзенә тартып торган. Халык малны да күп асраган, катыгын-сөтен саткан, булган байлыгының берсен дә әрәм итмәгән. Сугыш еллары гына авылны бераз...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

СӨЛГЕ БӘЙРӘМЕ

Борынгы заманнарда әбиләр,әниләр,киленнәр,кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләр ,сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар. Күп кызлы гаиләләрдә чигү ярышлары уздырылган, ул бәйрәм төсен алган.

Бәйрәм узасы бүлмә чиккән татар сөлгеләре, сандыкка салынган чигүләр белән бизәлә. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла, алар хөрмәт йөзеннән өйнең иң түренә утыртыла. Укучы балалар татар милли киемнәре кияләр. Татар халык көйләре яңгырый. Уртага татар милли киемнәре кигән кыз һәм егет чыга.

Кыз: Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әни чиккән яшь чакта.

Малай: Сабантуйда көрәшәләр,

Чиккән сөлге батырга.

Толпарларда малай чаба

Сөлге алып кайтырга.

Кыз: Үз-үзебездән сорап карыйк әле,нигә җырларга, шигырьләргә кергән ул сөлге? Сабантуйларда колга башына менгән өченме? Элегрәк өйләребезне ямьләндереп торган өченме? Һәр борынгы шәһәрнең үз гербы,һәр шәһәрнең мәдхия гимны була. Безнең,татар хатын-кызларының да үз мәдхия гимны,үз сүрәт гербы бар. Ул- сөлге.

Егет: Җиз кыңгырау зеңгелдәгән туй атлары дугасында,

Җифер-җилфер килә кәләш сөлгесе.

Сабан туена бирнә җыючылар куанычы-

Колганың иң очында килен сөлгесе.

Җилкәсенә тәкә күтәргән батыр муенында-

Очлары җиргә тигән килен сөлгесе.

Милли киемнәр кигән җырчы кызлар башкаруында "Сөлге чигәм" җыры башкарыла.

Кыз: ...Калды ич, үткәннәрдә генә калды

Татар сөлгесе.

Сөлге! Бәлки син мәхәббәт җырыдыр? Үкенечле,ләкин үзең төсле ак, якты мәхәббәт җырыдыр?

Егет: ...Апасыннан матур сөлгесе...

Сөлге! Сине муеныма салам. Өнсез калып бик озак басып торам. Юк, мин сабантуй батыры түгел, һәм син бүләккә дә алынмаган,яшҗ киленнеке дә түгел син. Син- әбиемнеке.

Кыз: Әби-бабаларыбыз мирасы.Кайда ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы,чыңлавы да җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләребездәме,әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы,кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, сабан туе колга- баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы?

Малай: Сөлгене сандык төбенә салмагыз,саргая,- ди торган булганнарборынгылар.

....Калды ич, сандыкларда гына калды ич татар сөлгесе...

Кыз: ...Татар сөлгесе!

Бәлки син халкымның йөз аклыгыдыр? Ак яулык бөркәнгән татар әбиләре балаларын һәм оныкларын җыеп сандыкларын ачалар. Күз нурларын кушып тукыган,чиккән сөлгеләрен истәлеккә өләшәләр.

Әби: ...Төсем итеп саклагыз, балакайлар,төсем итеп саклагыз! (сандыктан чигелгән сөлгеләр,алүяпкычлар, кулүяулыклар ала һәм балаларга өләшә)

Малай: Татар сөлгесе! Бәлки, көннәрдән бер көнне, син җырларда гына калырсың.

...Калды ич, калды ич татар сөлгесе,

Апасыннан матур сеңлесе...

Кайда син матур сеңел? Ашык әле, матурлыгыдны сөлгеләргә чигеп калдырырга ашык әле.

Кыз: Ихтитрамымны белгертим хак сүз белән:

Кунак килсә, каршыладың ак йөз белән;

Дошман килсә, чыкмадың кулын юарга,

Һәм булмадың ак төстәге сатлык байрак!

Малай: И,ак сөлге!Беркайчан да пычранмадың-

Күпме сөрттең гаделләрнең халәл канын!

Син көрәштең сабантуйда,билгә яттың,

Көрәшченең гаделлеге, көче артты.

Кыз: Көрәшләргә озатып калдың син ирләрне,

Җилфердәдең кызыл туйлар пар атында.

Сау бул, диеп, кулга кушылып җилфердәдең,

Әверелеп туйның бәхет канатына...

Малай: Җеназада син, ак сөлге,безнең кулда,

Озатасың гүр иясен соңгы юлга...

Кичерешләрнең таныш сиңа һәркайсысы,

Илемнең һәрбер шатлыгы, һәр кайгысы.

Кыз: Син бит үзең дә халкымның күңеле төсле-

Сөттән сеңгән зур пакүлыкның бер көзгесе.

Һәрбер эшнең, һәр ниятнең өмете-уңыш.

Кешелекнең нияте зур, сөлге, булыш!

"Килен төшкәндә"җыры башкарыла

Малай: ...Килен сөлгесе! Килен сөлгесе!

Әфсен шикелле сүз ул. Әнә,күрше ббабайларның капкасы бүген елмаеп ачыла. Иң яшҗ килен аларда. Мәйсәрә апа оялып кына капкадан чыкты да колганың иң очына озын сөлгене күбәләкләп бәйләп куйды.

Ассалап тукылган озын татар сөлгесе!

Калды ич,күңелләрдә генң калды килен сөлгесе.

Кыз: Сөлгеләр! Әбиләрнең күз нурларыннан тукылган сөлгеләр! Һәр төснең җылысын тоя белүче куллар чиккән ашүяулыклар! Әйтегез әле, әйтегез, безне илаһи рәссамнар генә иңат итә белә диегез.Сезгә беркем дә каршы төшмәс. Чөнки беркем дә сезнекеннән матуррак чигешләр таба алмый.Халкымның йөз аклыгы бит сездә.

Әби: Әй, сөлге-сөлгекәй. Гомер юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш-өнсез генә бер серләшик. Үпкәләмә инде миңа, сабантуй клогасына яшҗ килен бүләге итеп сине элмәдем, бәйгедә җиңгән атларның ялларына да сине бәйләмәдем.Матурырак сөлгеләр бар иде шул. Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән. Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлларын бергә кичтек, шатлыкны да, авырлыкларны да бергә кичердек. Сугыш елларында, балаларым ачтан үлмәсен дип, бар булган мал-мөкәтемне ризыкка алыштырганда да мин сине бирмәдем, балаларым өчен кадерле булгансың ахры... Әй, сөлге-сөлгекәй, аппагым минем, сине гомер буе каралтмый сакладым мин. Баксам, син минем йөз аклыгымны саклагансың икән.Әй, сөлге-сөлгекәй, инде менә саубуллашыр вакыт та җитә бугай. Чү, җилфердәмә. Тавыш-өнсез генә саубуллашыйк. Кешеләргә йөз аклыгымны илт син, сөмсере коелганнарның да йөзләрен яктырт. Сабантуй колгасына да, ат ялына да элмәдем, менә хәзер кешеләрнең күңеленә күбәләкләтеп бәйләп куям...

"Сөлге" биюе башкарыла





НИКАХ МӘҖЛЕСЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ.

Авылыбыз фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров иҗаты



Кеше гомере олы бер хәзинә,

Кадерләрен белгән адәмгә.

Сынамакка яратылган бәндә,

Дөнья дигән олы галәмгә.

Ничек кенә итеп уздырсаң да,

Үтеп китә, кыска бу гомер.

Изге гамәл тормыш итсәң,

Әҗерләрен ходай бер бирер.

Һәр ниятнең була үз йоласы,

Белү кирәк аның серләрен.

Никах,бала туе,йорт туйлары,

Адаштырмыйк йола төрләрен.

Әле менә бүген зур тантана-

Шәригати Закон бәйрәме.

Яшь парларга теләп изге теләк,

Бүләк итик чәчәк бәйләме.

Олы туйда никах укыталар

Килен-кәләшкәйләр өендә.

Матур йолаларны үткәрәләр

Шушы изге никах туенда.

Бөтен кунак урнашалар

Үз урыннарын белеп.

Кодалар утыра түргә,

Аларга хөрмәт элек.

Йортка фатыйха кылалар

Аятел-көрси укып.

Никах туе күркәм була,

Башкарсаң шарты җитеп.

Кара-каршы танышулар

Килгән кунаклар белән.

Исемләп телгә алына

Туган һәм күрше-күлән.

Никах укучы хәзрәт

Яшьләрне җәлеп итә.

Шаһитләрнең исемнәрен,

Мәһәрен язып үтә.

Шаһәдәт калимәләрен

Яшьләргә бәян итә.

Ир белән хатын бурычын,

Хакларын сөйләп китә.

Үгет-нәсихәт укый,

Укый Хөтбә догасын.

Бәян итә ике яшьнең

Ир һәм хатын буласын.

Изге теләкләр теләнеп,

Тәфсилләп кыла дога.

Хәер-ихсан белән зурлап

Бу өлеш тәмам була.

Килен белән кәләш булгач,

Әти-әниләр уртак.

Имам тагы да кисәтә

Укыган җирдән туктап.

Сәдака догасы укып,

Бөтен шартын китергәч,

Шәригатьнең кануннарын

Төгәл ният иттергәч.

Килә матур мизгелләре,

Истәлекле өлеше.

Табынга килә зур чәк-чәк,

Бүләк- алтын, көмеше.

Чәк-чәк пешми гади генә,

Пешерә ике кеше.

Алтмыш йомыркадан бу эш,

Фәкать уңганнар эше.

Кодаларның хәллелеген,

Әйтә эре бавырсак.

"Яшь егетләр, чәк-чәк дәва,

Мәхәббәттән авырсак".

Көмеш поднос өсләренә

Куялар төшне өеп.

Матур кәнфитләп бизиләр,

Өстенә ширбәт коеп.

Иң кадерле туй бүләге,

Шундый кабарып пешкән.

Әйтерсең, өлгергән җимеш,

Сабактан әле төшкән.

Киҗеле ашъяулык белән

Капланган чәк-чәк килә.

Никах табыннарын бизи

Как япкан чәк-чәк кенә.

Кабарып пешкән чәк-чәккә

Җиләк кагы япканнар.

Өстендә пар Һинд чәйләре,

Ансын каян тапканнар.

Чәй өстендә күлмәк-яулык

Чәк-чәк ачкан кодага.

Парлап чәк-чәк өстен ачу

Кадимидән модада.

Айры тояклы мал бүләк

Чәк-чәк ачкан кодадан.

Акча салыйк, калмыйк әле,

Шәригати йоладан.

Чәк-чәк арты поднос йөри,

Кунаклар чәк-чәк котлый.

Иң кадерле туй бүләге

Шушы йоласыз үтми.

Подноста җыелган акча

Яшьләргә тапшырыла.

Шәригать тәртибе шулай

Гамәлгә ашырыла.

Чәк-чәк арты пар күмәчне,

Күрсәтәләр пар казны.

Мактый-мактый чыгаралар

Туйга дип килгән малны.

Бирнә бирешә ике як,

Уздыралар бер-берсен.

Ефәк-постау, алтын - көмеш,

Энҗе-мәрҗән, кем күрсен.

Кәләпүшләр, кушъяулыклар,

Күзнең явын алырлык.

Чәчәкле матур күлмәкләр

Истәлеккә калырлык.

Ике як та берсен-берсе

Котлагач бирнә белән,

Хәер-сәдака өләшә

Туганнар,күрше-күлән.

Изге теләкләр теләнеп

Укыла Коръән-аят.

Шулай итеп матур мизгел

Тәмам була, ниһаять.

Аш-су килә, кодаларга

Иң беренче бирелә.

Тоз кабып, дога кылынып

Җиткерелеп җиренә.

Күчтәнәч икмәк киселә,

Таратыла табынга.

"Бисмилла",- дип мулла бабаң,

Телгә килә тагын да.

Хуҗалар фатиха бирсә,

Тәгам җыя башлыйбыз.

Никах ашы- саваплы аш,

Бетергәнче ашыйбыз.

Туралган кайнар ит килә,

Казны бүлә башлыйлар.

Өлешләп биргәч бүлүче,

Көлә-көлә ашыйлар.

Кияүгә бирәләр башны.

Муен тия киленгә.

Муен башны әйбәт бора,

Ак алъяпкыч билендә.

Кайнешләргә ике боты,

Нык таяныч булсыннар.

Җизнә эшкә дәшкән чакта.

Һәрчак уяу торсыннар.

Ике балдызга - канатлар.

Алар тиздән очарлар.

Безнең кияү кебек уңган

Егетләрне кочарлар.

Каз күкрәген- чана диләр,

Төп кодага бу чана.

Кызның хәлен белү өчен,

Күчтәнәч төяп бара.

Каз хуҗасы кодага да

Өлеше чыга монда.

Күкрәк итен тәкъдим итик,

Ул каз китермәс көн дә.

Ике кодагыйга монда

Икегә бүлгән "күтик".

Боларга тигән өлешнең

Әҗерен тәсвир итик.

Күп сүзләрне искә алып,

Киләчәген,үткәнен.

Юк-бар сөйләп йөрмәсеннәр,

Кыссын болар "күтләрен".

Каз-күчтәнәч бүлү шулай,

Гаеп итеш юк гадәт.

Уен-көлке өчен шулай.

Саклана тәртип-әдәп.

Аш мәҗлесе- никах туе

Менә шушылай бара.

Йола булып дәвам итеп,

Нәселдән күчеп кала.

3 январь, 2010 ел.





Авылыбыз Исергәп бик борынгы авыллардан санала. Шуңа күрә дә аның халкы тирә юньдә кул осталары, төрле ризыклар пешерү, тегү-чигү, итек басу, бурачылары белән дан тоткан. Борынгы заманнарда ук авылның үзенең базары, кирпич заводы, көнбагыш мае чыгару һәм ипи пешерү пекарнясы булган. Арыш, бодай, кукуруз, арпа, солы, киндер басулары, урман-кырлары ерактан үзенә тартып торган. Халык малны да күп асраган, катыгын-сөтен саткан, булган байлыгының берсен дә әрәм итмәгән. Сугыш еллары гына авылны бераз аяктан ега, шулай да бал-чага, карт-коры авыр сугыш чорларын җиңеп чыга.Шушы чорларда иң яратып ашала торган ризыкларның берсе катык күзикмәге, сырлыкай була. Сугыш чорында һәркем сыер асрый алмаса да бер чиләк сөт, катык, ун йомырка күрше-күлән, туган-тумачага тамак ялгарга ярдәм иткән. Камыр катыкка гына басылганга күрә исеме дә катык күзикмәге дип аталган



Катык күзикмәге.

1 литр катык,

4-5 йомырка,

Ярты стакан көнбагыш мае,

Он,

Бер чеметем чәй содасы.

Җылы катыкны сода кушып күпертергә, йомырка, көнбагыш мае салып тугыларга, он кушып йомшак камыр басарга, камырны берничә кисәккә бүлеп таба зурлыгында уртача калынлыктагы җәемнәр җәяргә, шадра тастымал белән каплап 20 минут кабартырга. Җәемнәрне йөзе килгән мичтә яисә духовкада көнбагыш мае белән майланган табада пешерергә.

Сырлыкай.

Ярты литр җылы сөт,

3-4 йомырка,

Бер чеметем чәй содасы,

Тәменчә тоз,

Он.

Җылы сөткә йомырка, сода, тоз кушып яхшы итеп болгатыла, әзер массага он салып уртача катылыктагы камыр ясап берничә җәем җәелә. Камыр җәемнәрен калын итеп җәяргә, зурлыгын төрличә итәргә мөмкин, ләкин таба зурлыгыннан артмаска тиеш. Җәймәләргә пычак белән камырны кисеп чыгармыйча берничә урыннан сызыклар сызыла ( < ). Ике сызыкны ике бармак белән тотып кысып ябыштырырга. Аз гына көнбагыш мае салынган табада мичтә яисә духовкада пешерергә. Сырлыкай кырыйлары күпереп, уртасы кабарып пешә.

Борынгы эчемлекләр.

Төче бал балы.

Төче бал балының тарихы:

Халкыбыз элек- электән умартачылык белән шөгылләнгән, чәчәкле болыннары, икмәк кырлары умартачы кәсебе өчен бик уңайлы булган. Балы да күп булган, сатып дөньясын алып барырга, бала-чагаларын укытырга да ярдәм иткән бал. Туй -мәҗлесләрдә төче бал балы кунакларны сыйлаган. Бавыр,бөер, эчәк юллары авырулары вакытында, салкын тиеп чирләгәндә дә халык балдан дәва тапкан. Бүгенге көндә авылыбызның фольклорчысы Камил ага Шәмсуаров бик күп умарта тота. Ул үзенең рецептлары белән уртаклаша.

Татар халкының иң борынгы аш-сулары

Камил Лотфулла улы Шәмсуаров


3 литр кайнаган суга 1,5 кг тал бөресеннән җыелган серкәле кәрәзле бал салына. Ике 3 литрлы банкага бүлеп салып, банкаларга тыгыз итеп резина перчатка кигезелеп , кояшлы яисә җылы урынга куела. Ачып, кайнавы туктагач, кәрәз чүпләре аска утыра, резина перчатка башка кабармый башлый. Банкадагы сыеклык марля аша сөзеп чиста банкаларга салына, 2-3 аш кашыгы бал салып нык кына болгатыла һәм салкынча урынга куела. Озак саклау учен суыткычта тотарга киңәш ителә.

Солы сырасы.

Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг кабыклы солы салына һәм солының эче кабыгыннан аерылып беткәнче кайнатыла. Эре иләк яисә марля аша сөзеп чиста сыеклыкны 40 литрлы флягага салырга, шуның өстенә 20 литр кайнаган җылы су,

6-7 кг. шикәр комы яисә 6 литр бал салып 10 көнгә җылы урынга әчетергә куела. Әчеп әзер булгач марля аша сөзеп алына, банкаларга яисә шешәләргә тутырып салкынча урынга куела. Дәвалау үзлекләре бик күп.



© 2010-2022